Бу хәбәргә башта ышанмый да торган идек. Әмма Илфакның үзенә шалтыраткач, барын да үзе сөйләде.
Баксаң,Мәскәүдәге иң атаклы балет труппасы яңа типажлар эзли икән. Шундый мода китте, саллы гәүдәле кешеләр хәзер телевизордан һава торышы әйтә, “особое мнение” сыманрак сәхифәләр алып бара. Күрәсең, балет та шул юнәлешне сайламакчы.
Илфак Шиһапов кастингны уңышлы гына узып, эшкә чакырылган. Сайлап алу турында Татарстаннан башка катнашучылар да булган ди. Әмма алар имтиханны уза алмый. Әйтик, Римзил Вәлиев үзе белән таныштыруны артык озакка сузып, биеп күрсәтергә вакыты калмый. Фән Вәлиәхмәтов исә гранд батман эшләгәндә әз генә фальш җибәрә.
Журналист, продюсер, язучы, драматург, юморист, копмозитор һәм җырлар авторы Илфак Шиһапов алдында бүген яңа һөнәр үзләштерү максаты тора. “Кичә Колхоз базарында балет өчен трико сатып алдык. Хәзер чешка эзлибез,” – диде яшь, өметле балерун “Матбугат.ру” хәбәрчесенә.
---
в„–--- | 01.04.2014