Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 38726

ГМОны тыймыйлар

$
0
0
01.04.2014 Экология
Россия Хөкүмәте ГМОны тыючы закон проектын кабул итмәгән. Мондый төр продуктларны сатуны тыю урынына алар бу өлкәне күзәтүне көчәйтергә һәм миллионлаган штрафлар билгеләргә тәкъдим итә.

“Известия” газетасы хә­бәр иткәнчә, бу көннәрдә ген­нары модифи­кациялән­гән организмнарга кагылыш­лы яңа закон проекты әзер­ләнгән. Әлеге документта бу өлкәне катгый күзәтү астына алырга: чик буе күзәтүе билгеләү, ГМОлы продуктларны дәүләт тарафыннан теркәү, экспертизалар үт­кәрү, мониторинг системасы булдыру, ГМО икәнен этикеткада күрсәтүне мәҗбүри итү, ә законнарны бозган өчен вазыйфаи затларга – 10 мең сумнан 50 мең сумга, юридик затларга 50 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр штрафлар билгеләү күздә тотыла.

Яңа законны Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы әзерләгән. Министрлык вәкиле Сергей Матвеев: “Без хәзер кинәт кенә ГМО­дан баш тарта алмыйбыз, чөнки азык-төлек, терлек азы­­гы әзерләүне геннарын модификацияләү юлы белән табыла торган витаминнар һәм башка матдә­ләрдән башка әзерләп булмый”, – дип белдергән. Шулай да, авторлар фикеренчә, закон проекты Хөкүмәткә кайбер төр продуктларны җитеш­тергән­дә ГМО куллануны тыярга мөмкинлек бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, мо­ңарчы Россиядә ГМОны азык-төлек һәм терлек азыгы җи­тештергәндә куллануны бө­тен­ләй тыярга тәкъдим иткән берничә закон проекты әзер­ләнгән һәм Дәүләт Думасына юлланган иде. Әмма аларның берсе дә кабул ителмәде. 




в„–46 | 01.04.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 38726


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>