Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 38685

Туйдым шул баладан...

$
0
0
02.04.2014 Җәмгыять
Дания белән күптән күрешкән юк иде. Соңгы ун ел эчендә тазарып, олыгаеп киткән. Әле утызы яңа гына тулып узса да, әби-карчык кыяфәте кергән үзенә. Ул да, мин дә табиб көтәбез. Егылып, аягын авырттырган икән. “Һаман шешә дә шешә, һич төзәлми”, – ди Дания. Шулай сөйләшә-сөйләшә, моң-зарларын да ачып салды бу. Күрәсең, күптән кемгә дә булса сөйлисе килгәндер.

Беренче баласын тапканда Даниягә нибары 17 генә яшь иде. Алдандым дип тә, алга таба ничек яшәрмен дип тә аптырап тормады ул. Әнисе Әлфирә апа белән икәү генә яшиләр иде. Әтисе күптән үлгән. Әлфирә апа: “Әллә төшерттерәсеңме? Ир­сез бала үстерүе җиңел түгел, киләчәгеңне уйла!”– дип әйтеп караса да, Дания аны тыңламады: “Табам булгач, табам!” – диде. Мин ул чакта – авылдан килгән студент, шушы кешеләрдә бүл­мәгә акча түләп тора идем.

Дания тупырдап торган малай алып кайтты. Баласы бик елак иде. Әмма мин аның бер генә тапкыр да уфтанганын ишетмәдем. Төннәрен йокламады, бала аз гына чирләп китсә дә, табибка йөгерде. Ул чакта: “Яшь булса да, карый белеп карый бу баласын”, – дип соклана идем. Әле бертуган абыйсы хатыны белән аерылышып йөргән чорда да Дания нык ярсыган иде. “Баланы ятим итеп, үзең турында гына уйлыйсың!” – дип кычкырганы истә калган.

Бу вакыйгалардан соң ун еллап гомер узды. Сөйләве буенча, Дания икенче бе­рәүгә кияүгә чыккан. Инде аннан да ике бала табарга өлгергән. “Каенана белән торам. Бернәрсәгә дә акча җитми”, – дип зарлана. Ире салгаларга ярата икән. Каенанасы беренче улын – Дәнифне кабул итә алмый, ди. Әмма аннан бигрәк Да­ниянең үз баласына булган карашы аптырашта калдырды мине. “Тәртипсез, бер сүзне тыңла­мый. Туйдым шул баладан. Әниләргә китеп торганда бик рәхәт. Ирем дә сүз дәшми, каенана да тыныч йөри. Дәниф кайту белән өйдә тынычлык бетә. Торып укый торган интернатка да биреп карадым үзен. Тәр­тибе начар булгач чыгардылар. Нишләтергә дә белгән юк. Әнинең дә үзе белән яшәтәсе килми: “Минем өчен тапкан балаң түгел, үз яның­да яшәсен”, – ди. Белми монда унга ярылганны! Югыйсә өч бүлмәле фатирында берү­зе яшәп ята әнә!”– дип сөй­ләде Дания.

Кеше тормышы – карурман инде ул. Киңәш биреп тә, үз фикереңне тагып та булмый. Дания тормыштагы чатаклыкларын бары тик әнисеннән һәм олы баласыннан күрә булып чыкты. Әнисе баланы үзендә яшәтми, аның аркасында Дания иза чигә икән. “Элегрәк киендерергә дә булыша иде әни. Укуына да түли иде. Соңгы елларда котыртучылары күбәйде. Акча бирми башлады. Декрет акчам памперс белән бала ризыгына гына җитә. Ирем эшләгәне түләүләргә китә. Дәнифкә берәр әйбер кирәк булса, әниеңнән сора, ди. Бирмәгәнен белсә, ачуы котыра иремнең. Кайчан армия яшенә җитәр дә аерым тора башлар, түзәр чама юк”, – дип зарланды да зарланды танышым. Аның йөзендә баласына карата ярату хисе дә, кызгану да, аңа булышырга теләү дә сизелмәде. Бер караганда, унбер яшьлек баланың ни гаебе бар соң инде? Аны тудырганнар, ул үскән. Аңлавымча, иптәшләрендә булган әйбер­ләрне кайтып сорый икән. Тәртипсез диюе дә әллә нәрсә түгел. Даниянең кечкенә балаларын карашырга теләми икән. Унбер яшьтә ир бала­ның түгел, кыз баланың да бәби карыйсы килмидер шул. Уйныйсы, иптәшләре белән аралашасы киләдер. Шуның өчен балачак, яшүсмер чак бит инде ул. Дания белән сөйләшкәндә, минем никтер гел ачуым килеп утырды. Күңелемнән генә үксез баланы кызгандым.

– Бала үскәндә проблемасыз булмас инде ул. Монысы җитлегеп, яныгыздан китсә дә, калганнары нинди булып үсәр бит әле? – дидем мин аңа.

– Әбиләре бар, әтиләре исән. Үз балаларын карарлар, – ди Дания. – Әле ике атна элек кенә полициягә чакырттылар. Бер өлкәнрәк иптәше рөхсәтсез әтисенең машинасын алган да “пра­ва”сы булмаган көе машина йөрткән. Минеке янәшәдә утырган булган. Уннан соңга калып кайткач, өйгә керт­мәгән идем. Дәү әнисе янына барыр дип уйладым. Ул әнә анда бармаган. Дусты белән кичке Казанны карап йөр­гәннәр. Полициядән барып та алмам дигән идем. Әни шалтыратып, аптыратып бетерде. Хәзер нәрсә булып бетәр инде...

Сөйләде дә сөйләде Дания. Бушанырга, әллә яклау табарга теләдеме – белмим. Әмма төннәр буе йокламыйча, шулкадәр яратып карап үстергән баласының бу чак­лы кадерсезгә әверелүенә гаҗәпләндем. “Ходай башка, зуррак хәсрәт бирмәсен, үтәр!” – дидем Даниягә. Әмма ул мине гүя ишетмәде дә. “Туйдым, валлаһи, туйдым шул баладан, табасым да калмаган”, – дип мыгырдап калды...  


Сәйдә ГОМӘРОВА

в„–47 | 02.04.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 38685


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>