Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 38701

Әни булып эшлим

$
0
0
12.04.2014 Җәмгыять
“Кайбер танышлар, син хәзер кайда, кем булып эшлисең, дип сорасалар, әни булып эшлим, дигәч, аптырап калалар. Әйе, әйе, унбер баламның әнисе булып эшлим. Эшем бик җаваплы, тынгысыз булса да, үземнең ике балам янындагы тугыз ятимгә әни җылысын бирә алуыма сөенеп туя алмыйм“, – ди Әгерҗедә яшәүче Зенфирә Баһаутдинова.

Бала тудыру йортында ук ташлап калдырылган дүрт үксез сабыйга һәм әниләре исән булып та, ана назын күрми үсүче биш бертуган ятим малайга әни булган Зенфирә ханымның бу эшен, иманым камил, теләсә кем башкара алмас иде. Тугыз ятимгә (!) әни булып кара әле син! Моның өчен олы йөрәкле генә түгел, батыр да булырга кирәк.

– Олы улыбыз Рамис читкә укырга киткәч, өйдә Алинәбез ге­нә калды. Аның әнисез калган дус кызын үзебезгә алырга теләгән идек. Ләкин әтисе риза булмады. Ә тәрбиягә ятим бала алу теләге күңелгә кереп урнашкан иде инде. Мин исә башыма кергән уйны тормышка ашырмый туктамыйм. Кирпеч заводында мастер булып эш­ләп йөргән чагым. Тиздән завод ябыла, диделәр. Эшсез утырганчы, ятимнәрне гаиләле, әти-әниле итәр­без, ичмасам, дип, бала алырга дигән ныклы карарга килдек. Казанда алты айлык нәни кызчыкны тәкъдим иттеләр. Дөресен әй­тим, бераз куркытты, – дип Зен­фирә сөйли башлагач, әң­гәмәгә ире Алик та кушылды:

– Өйгә алып кайтканда сез бу сабыйның ябыклыгын, бер хәрә­кәтсез ятуын күрсәгез... Алты айлык Иринабызның авырлыгы 3 кило да 600 грамм гына, калактан ашатканны йота да белми иде. Шушы кызыбыз менә ничек үсте инде. Биш яшь безгә, – дип аркасыннан сөйде ул алдына килеп кунак­лаган сабыен.

– Иринабызның аягы җиңел булды. Аның белән декрет ялында утыргач, нигә тагын башка ятим­нәрне дә әниле итмәскә дигән карарга килдем. Өебез зур. Ирем алтын куллы, эшчән, балаларны ярата...
Шуннан соң тагын 3 яшьлек Ангелина белән 2,8 яшьлек Анжеланы, 8 яшьлек Эдикны әти-әниле итә алар. Ә узган ел бу йортка биш (!) бертуган малайны алып кайталар.

– Приюттан башта өчесен алган идек. Аннан берсенең Әгер­җедә коррекцион мәктәптә, 15 яшьлек абыйларының авылда әбисе тәрбиясендә икәнен белдек тә бер ана балаларын аермаска ди­гән карарга килдек. Шулай итеп, биш бертуган гаиләбезне ишәй­т­те. Менә шул тугыз балама әни булып эшлим инде мин. Яшермим, җиңел түгел. Ләкин һич тә үкен­мим. Кич­ләрен, ял көн­нә­рендә бер­гә җыелгач, безнең ти­рәдә әти-әни дип мәш килеп йө­рүләре, эч сер­ләрен, мәктәп хәл­ләрен сөй­ләү­ләре, яңа кием ал­ган саен кат-кат рәхмәт әй­тү­ләре, кеч­ке­нәрәк­ләренең алга килеп ир­кәләнүләре җанга шундый рә­хәтлек бирә! Ирем белән өс­тебезгә мондый зур җа­вап­лылык алганбыз икән, бу балаларны кеше итү өчен барысын да эшләячәкбез, – ди Зенфирә.

Бу гаиләдә балалар ятимлекне тоймасын, гаилә җылысын тоеп үссен өчен бар шартлар да тудырылган. Йортлары болын кадәр. Андагы чисталык, пөхтәлеккә исең китәр.

Бу йортта тугыз бала авызыннан “әни” сүзе көнгә ничә тапкыр яңгырый икән?! Әйе, ни генә булса да, иң әүвәл әни кирәк шул. Әнә мәктәптә 8 Мартка әниләренең рәсемен ясарга кушкач, Артур бер дә үзен тудырган әнисен түгел, тәрбиягә алган Зенфирә әнисенең рәсемен ничек матур итеп ясаган бит!

Бу гаилә шәһәр читендәге урам­нарның берсендә яши. Балаларны җиңел машинада мәктәпкә озату, еш кына каршы алу – әтиләре җилкәсендә. Зенфирә үзе дә машина йөртергә таныклык алган. Җәйләрен балалар белән бергә, урман-кырга чыгып, җиләк, гөмбә җыярга яраталар, күпләп мунча себеркесе әзерлиләр.

– Тик моңа кадәр җиңел машинага барысы да сыймый иде. Әле күптән түгел генә Казанда “Ел хәйриячесе“ конкурсының йом­гак­лау тантанасына баргач, гаилә­безгә көтелмәгән зур бүләк ясадылар. Бөтен гаиләбез белән опера һәм балет театры сәхнәсенә менеп басулары үзе бер шатлык булды. Ә “Майский“ теплица комбина­ты­ның генераль директоры Илшат әфәнде Ганиев безгә җиде урынлы җиңел машина ачкычы тапшыргач, елап җибәрдем, – ди Зенфирә ханым. – Ә балаларның ничек сө­ен­гәннәрен күрсәгез иде... Сәх­нәдә чакта ук сикерешә башладылар. Ә сәхнә артына чыккач, бер-берсен кочаклап нишләргә бел­миләр, без­гә килеп сырпаланалар. Машинага утыргач, аларның йөз­лә­рен­дәге шатлыкны күреп, үземнең дә күңелем тулды. “Балаларыбызны шулай шатландырган Илшат Газимовичка нинди генә рәхмәт­ләр әйтик икән?!” – дип әңгәмәгә кушылды гаилә башлыгы.

Тугыз ятимне әти-әниле иткән алтын йөрәкле Алик белән Зен­фирәнең үзләренә мең рәхмәт. Аларның бу изге гамәле чын батырлыкка тиң. 


Рәмзия ЗАРИПОВА

в„–52 | 11.04.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 38701


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>