Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 38776

“Тәртип FM” яңадан аваз салды

$
0
0
17.04.2014 Мәдәният
Кичә Казанда татар телендә сөйләүче“Тәртип FM”радиосы эшли башлады. Татарның танылган җырчысы Хәйдәр Бигичев башкаруында “Туган җирем, Татарстан” дигән җыр белән тәүге кат аваз салган радионы тәүлек буе тыңларга мөмкин булды.

“Тәртип FM”ның баш мөхәррире, озак еллар буе үзенең ягымлы тавышы белән радио тыңлаучыларны сөендергән Ризәлә Исмәгыйлева Intertat.ru газетасына хәбәр иткәнчә, 93,5 ешлыгында эшли торган радиода халкыбызның күңел җәүһәрләре булып саналган әсәрләр яңгыраячак. Туган телебез, үзенчәлекле мәдәниятебез, дин-әхлак, гореф-гадәтләрне пропагандалау белән бергә, спорт, сәламәт яшәү рәвешен дә алга сөрәчәкләр.

“Тәүлек буе саф татар телендә сөйләүче радиода, төнге сәгатьләрдә спорт яңалыклары рус телендә дә тәкъдим ителер, дип фаразлана. Беренче тапшыруыбыз - “Тел дигән дәрья бар”. Биредә телгә кагылышлы мәсьәләләр кузгатыла. Без тел сафлыгына, матур сөйләмгә да зур басым ясарга уйладык. Бу темага күренекле тел галимнәре, белгечләре белән тапшырулар яздырып куйдык та инде. Ә абыстаебыз Сәйдә Аппакова белән исә “Тузмый торган бүләк” дигән дини тапшырулар циклы барачак», - ди Ризәлә ханым.

Моннан тыш радиода поэзия сәгатьләре дә каралган. Шагыйрьләребезнең әсәрләрен укырга махсус театр артистлары, сәнгатькәрләр чакырылган. Шулай ук төрле буын кешеләренә гимнастика, физкультура минутларын да радио тыңлаучылар үз итәр, дип өметләнә яңа проект авторлары.

Әлегә яңа гына ачылган радиода нибары ике кеше генә эшләсә дә, тиздән алар интернет челтәренә чыгарга да ниятлиләр. Радиостанциянең үз сайты да дөнья күрәчәк, биредә һәркем радиога кагылышлы сорау-тәкъдимнәрен юллый алачак. 


Мөршидә КЫЯМОВА

в„– | 16.04.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 38776


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>