Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 38685

Ирек Шәрипов: Ким кешеләр булмасын!

$
0
0
09.06.2014 Милләт
Җәмгыятьнең бер өлеше аларны килмешәк, ким кеше итеп күрергә күнеккән. Ә бит чит җирдә, чит мохиттә мигрантларга болай да рәхәт түгел. Көнаралаш проблемалар килеп туа, алар ясаган хата-кимчелекләр кабартып күрсәтелә. Кайдан ярдәм сорарга, көндәлек мәшәкатьләрдән тыш, телне, гореф-гадәтне ничек сакларга? Бу хакта “Халыклар дуслыгы” йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов белән сөйләштек.

– Ирек Илдусович, Сез “Халыклар дуслыгы йорты”на чит төбәктә эшләп тәҗрибә туп­лап килдегез. Бу тәҗрибәне биредә дә кулланасыз.

– Шундый чорда яшибез: мил­ләтара мөнәсәбәтләр дәү­ләтнең иң мөһим мәсьә­ләлә­ренең берсенә әйләнде. Чөнки милләтләр үзара аңлашып яшә­мәсә, акча да, көчле армия дә илне тәртиптә тота алмый. Минем фикеремчә, илебездә милләтара, конфессияара мөнәсәбәтләр буенча төпле белгечләр әзерли башларга кирәк. Әгәр элегрәк, совет чорында дәүләтнең позициясе милләтләрне эретү, югалту булса, бүген бу мөмкин эш түгел. Ник дигәндә, илләр беләп аралашу көчәйде. Миграция мәсьә­ләләре килеп туды. Татарстанга Кавказ илләреннән, Азия­дән бик күп мигрантлар килә һәм алар телләрен, гореф-гадәтләрен югалтырга теләми. Шулай булгач, төрле булсак та, бергә тату яшәү юлларын, аның формуласын табарга кирәк. Ә милли мәсьәләләр буенча ныклы, әзер­лекле белгечләр аз. Бәлки шуңа күрәдер дә, Удмуртиядән күчеп килгәч, миңа Халыклар дуслыгы юнәлешен тәкъ­дим иттеләр. Чөн­ки чит төбәктә яшәү тәҗ­рибәсе бу мәсьәләләрне ачык күзал­ларга мөмкинлек би­рә иде. Удмуртиядә без, татарлар, милли азчылык идек. Бүген төп бурычым – Татарстан халыклар ассамблеясына кергән 35 милли-мә­дәни авто­номиянең эшен җай­­га салырга, аларга үз эшлә­рен дө­рес итеп корып җибәрергә яр­дәм итү. Тормыш – куласа, дигән­дәй, мин әле һәр­вакыт иҗтима­гый хә­рәкәт кешесе булсам, бү­ген дәүләт кешесе буларак, иҗти­магый хәрә­кәт вәкил­ләренә яр­дәм итәм, булган тәҗрибәм бе­лән уртаклашам.

– Милләтләр үзара аңла­шып яшәргә тиеш, дидегез. “Дуслык йорты”нда бу аңла­шу ничек бара?


– “Дуслык йорты” һәм Татарстан халыклар ассамблеясының ике төп принцибы бар: эшне диннән һәм сәясәттән аерым кору. Без шушы ике компоненттан кала барлык мәсьәләләр белән дә шө­гыльләнәбез. Бу бик мөһим нәрсә. Чөнки әлеге өлкәләргә аз гына кагылсаң да, шунда ук каршылыклар килеп чыга. Әйтик, күптән түгел Грузия, Әрмәнстан, Әзәрбайҗан көннәре зурлап билгеләп үтелде. Бу бәйрәмнәр мәдәни чара буларак бик яхшы узды. Әмма без беләбез, әгәр дә бу ил вәкилләре белән сәяси мәсьәләләр буенча сөйләшә башласак, аңлашыл­маучанлык­лар җитәрлек. Без, кайсы гына илдән килсәгез дә, бүген Татарстан Республикасында яшисез, шуңа күрә илегездә булган сәяси проблемаларны анда калдырып килегез, дибез. Шулай да, сәяси проблемаларны күтәрү омтылышлары булып тора, без аларны уртага салып сөйләшү, аңлашу аша хәл итәргә тырышабыз.

– Милли мәсьәләләр белән шөгыльләнүче белгечләр кытлыгын ничек хәл итәргә соң?


– Бездә бу юнәлештә эшләүче галимнәр юк түгел. Әмма аларнын санын арттырасы иде. Безгә статистика, фәнни анализ, халык фикерен өйрәнү җитми. Әйтик, бүген Татарстанда, 2010 елгы халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча, 173 милләт исәпләнә. 2002 елдагы халык санын алуда исә 115 милләт исәпкә алынган. Сигез ел эчендә 58 милләт өстәлгән дигән сүз. Чынлыкта ничек соң, милләтләр саны артканмы, әллә элек биредә яшәүче халыклар үзләрен рус, татар дип зуррак милләткә генә керткән булганнармы, ягъни милли үзаң артканмы? Миңа калса, монда икесе дә бар.

Татарстанга килүчеләр саны, чыннан да, күп. Чөнки Татарстан мигрантлар күзлегеннән караганда, бик уңайлы төбәк. Шунысы да бар: Себер, Урал якларындагы белгечләр, мигрантлар җир­ле халыкка йогынты ясарга омтыла, дип әйтәләр. Әйтик, Яку­тиянең үз халкы бик аз, анда 50 мең мигрант килә икән, алар икътисадка, сәясәткә зур йогынты ясый. Татарстанга исә ел саен 200 меңгә якын мигрант килергә мөмкин, әмма алар бездәге хәлне үзгәртмиләр. Алар Татарстанның тоткан урынын, бездә нинди халык яшәгәнен белә, шуңа бирегә мигрантларның да белемлерәге, әзерлеклерәге килә. Чөнки бу таралып ятучы төбәк түгел, аягында нык басып торучы, горур халыклы төбәк.

– “Дуслык йорты”нда мигрантларга нинди ярдәм күр­сә­телә?


– Без иҗтимагый оешмалар белән дәүләт органнары арасында арадашчылар ролен үтибез. Әлбәттә, миграция мәсьәләләре белән, беренче чиратта, хокук саклау органнары шөгыльләнә. Без милли-мәдәни автономия вә­килләренең органнарга булган сорауларын туплап, турыдан-туры элемтә оештыру эшләрен алып барабыз. Өч айга бер мәр­тәбә зур “түгәрәк өстәл“ уздырабыз. Анда бездәге 35 милли мәдәни оешманың рәисләре һәм хокук саклау органнары вәкил­ләре катнаша. Кайбер мәсь­ә­ләләр бер көн эчендә хәл ителә. Күптән түгел “түгәрәк өстәл”дә Россия Прокуратурасы вәкиле катнашты. Ул Татарстанда проб­лемаларның нинди тизлек­тә хәл ителүен күреп гаҗәпләнде. Ә бит бездә бу эш күп ел дәва­мында алып барыла! Турыдан-туры элем­тә оештыру ул – корруп­циягә каршы көрәшнең дә бик нәтиҗәле ысулы әле. Гаеп­леләр дә тиешлесен ала – бу очракта без контроль органы ролен дә үтибез булып чыга.

– Милли үзаң чит җирләрдә кискенләшәме?

– Әйе, чөнки туган туфра­гың­нан еракта да балаларыңда, оныкларыңда телне, динне сак­ларга кирәк бит әле. Тормыш тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам: милли оешма ул чишелмәгән проблемалар булганга гына барлыкка килә – моңа бик җитди карарга кирәк! Әйткә­немчә, Татарстанда 173 милләт бар. Без үзебез оешмалар төзү эшләре белән шөгыльләнмибез. Әйтик, бездә зур гына милләт­ләр бар, әмма оешмалары юк. Теләмиләр икән, оештырмыйлар. Иң активы – чуаш милли автономиясе. Аның рәисе, Константин Яковлев, үзе эшкуар, меценат. Эшен элеккеге татар меценатлары кебек алып бара. Үз тирәсенә чуаш зыялыларын, эшмәкәр­ләрен, иҗат кешеләрен туплап, чуаш милли-мәдәни министрлыгы кебек эшли дисәң дә була. Алар һәр райондагы чуаш милли мәк­тә­бенә, ансамбленә ярдәм итә. Һәр районда диярлек үз бүлек­чәләре бар. Үрнәк оешма. Читтән килгән халыклар арасында исә иң актив эшли торган оешма – үзбәкләр­неке. Алар­ның бүл­мә­сендә ир­тәдән кичкә кадәр дежур хезмәт­кәр­ләр утыра, бирегә килгән кеше­ләрне даими кабул итәләр. Теркәлү, эш табу, кире китү мәсь­әләләрендә ярдәм итә­ләр. Үз­бәкләр монда килеп кер­гәч тә, кайда монда үзбәк илчелеге дип сорыйлар. Әзәр­байҗан, грузин, әрмән оешмалары да нәтиҗәле эшли.

– Татарстанда төрле мил­ләт­ләр белән эшләүнең тагын нинди алымнарын файдаланасыз?


– Якшәмбе мәктәбе бик уңыш­лы башлангыч булып чыкты. Гадәттә, бу атаманы ишеткәч, кайдадыр, уңайлыклары булмаган шартларда ата-аналардан җыелган юк кына акчага эшләүче укытучылар, аз санлы балалар күз алдына килә. Татарстанда алай түгел. “Дуслык йорты”ндагы күпмилләтле якшәмбе мәктәбе –Казан мәгариф идарәсенә карый торган рәсми учреждение. Анда 20дән артык тел өйрәнелә, 400дән артык бала шөгыльләнә, балаларга берничә төрле юнә­лештә ныклы белем бирәләр. Бу балалар үз милләтенең ан­самб­ленә дә йөри. Горурлыгыбыз – “Энҗе бөртекләре” дигән кызлар ансамбле. Анда 8 кыз җырлый. Сигез милләт кызы саф татарча “Казаным урамнары” җы­рын җырлап җибәргәч, күп­ләр таң кала! Татарстанның “Халыклар дуслыгы йорты“нда башка милләт вәкилләрендә кечке­нәдән үк татар халкына карата хөрмәт тәрбияләнә.

– “Дуслык йорты” читтәге милләттәшләребез мәнфә­га­тен кайгыртамы соң?

– Билгеле булганча, бу мәсь­әләләр белән Бөтендөнья татар конгрессы, Федераль татар мил­ли-мәдәни автономиясе шө­гыль­­ләнә. Әмма мин биредәге милли оешмалар эшчәнлегендә татар милли хәрәкәте өчен дә файдалы мисаллар шактый дияр идем.

– Әңгәмә алдыннан, без әле эшнең башында гына торабыз, дигән идегез. Алга таба “Дуслык йорты”н ни көтә, нинди уй-фикерләр белән яшисез?

– Һәр эшкә тотынганда, иң беренче җаваплылык хисе булырга тиеш. “Гыйлемсез эшкә алынма“ дигән хәдис бар. Милли мәсьә­ләләр күп яктан өйрәнүне һәм шуннан чыгып кына карарлар кабул итүне таләп итә. Шул ук миграция мәсьәләсе. Әйтик, Татарстан читтән килгән күпме эшчегә мохтаҗлык кичерә? Шуны белү­ һәм шушы күләмдә генә үз эшенең осталарын кабул итү, аларга лаеклы яшәү шартлары тудыру зарур. Әгәр без 5 урынына 15 кешене кабул итсәк, әл­бәттә, алар монда артык булачак, үз­ләрен кирәксез кеше итеп тоячак. Җирле халыкта да канә­гать­сезлек хисе уятачак. Бу мәсь­әләләр дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителергә тиеш. Шул ук вакытта үзебезне дә онытмыйк!  


Гөлинә ГЫЙМАДОВА

в„–81 | 06.06.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 38685


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>