Театраль Сабантуй төрле елларда Саба, Арча районнарында, Казанның Мирный бистәсендә дә уздырылды. Быелгы 8 Сабантуй беренче мәртәбә Яр Чаллы шәһәрендә булачак.
2014 елгы Республика Театраль Сабантуй нигезләмәсендә әйтелгәнчә, әлеге Театраль “сабан бәйрәме” тәүге мәртәбә 2005 елда үтә. Беренче Сабантуй Биектау районы Әлдермеш авылында уздырыла. Шуннан бирле бу бәйрәмдә ел саен Татарстанның иҗат коллективларыннан 3 меңнән артык кеше катнашып килә.
Сабантуй “театраль” дип аталуга карамастан, аның программасында традицион уен-ярышлар: кашыкка йомырка кабып йөгерү, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, катыктан акча эзләү, һәм, әлбәттә инде, милли көрәш. Нәкъ менә шушы көч сынашу төрендә батыр калучы, тәкәдән кала, кыйммәтле бүләк – автомобильгә ия була.
Театраль Сабантуй – 2014 абсолют батыры исеменә Г.Камал театрыннан Алмаз Гәрәев, Айрат Арсланов һәм 2008 елда инде абсолют батыр калган Минвәли Габдуллин көч сынашачак. Сүз уңаеннан, Театраль Сабантуй милли көрәшендә бары тик театр артистлары гына катнаша ала.
Сигезенче Театраль Сабантуй 28 июньдә Яр Чаллы шәһәре Мәйданында узачак. Бәйрәм 11.00 сәгатьтә башлана.
Узган елларда узган Сабантуйларныж берсеннән ФОТОрепортаж.
---
--- | 25.06.2014