Лениногорск районының Керкәле авылы — чишмәләргә бай салаларның берсе. Анда юл буйлап бер-бер артлы берничә кизләү тезелеп киткән. Юлчыларны чишмәләр белән бергә текә таулар озата бара. Чыннан да, җырдагыча, Керкәленең таулары бигрәк биек икән. Озынлыгы 4 чакрымга сузыла, ди. Шешәгә чишмә суы тутырдым да, “Керкәле таулары биек, биек булса да меник”, — дип, өскә таба юл алдым. Әмма тиз генә түбәсенә җитәм димә. Артыма борылып карыйм да, өстән авылны күзәтәм. Барысы да уч төбендәге кебек күренә. Керкәленең табигате искиткеч матур!
Керкәле таулары астыннан ташларны ярып, әллә ничә кизләү юл алган. Шуларның берсе — “Әкият” чишмәсе белән таныштырырбыз.
— Бу урында су 1970 елларда чыккан. Бабайлар чистартып, чишмәгә таш улаклар куйган. Элек әлеге кизләү картлар телендә “Тактакуш” дип әйтелә иде. Чишмә янәшәсендәге урам да шушы атаманы йөртә, — дип сөйләде Керкәле авыл җирлеге башлыгы Галия Шириязданова. — 1977 елда Казаннан сынчы Рада Нигъмәтуллина һәм рәссам Виктор Рогожин безгә килеп, чишмә янәшәсенә курайчы егет белән су чүлмәге тоткан озын толымлы кыз сыннарын ясап китте. Бу, чыннан да, әкияти дөнья кебек. Әйтерсең, егет курай моңнары аша үзенең хисләрен, сөюен җиткерә, ә кыз, карашын түбән иеп, уйларын суга төбәп торганын аңлата. Аларны кайнар мәхәббәт бәйли кебек.
2005 елда үзебезнең район советы депутаты, хәзер лаеклы ялда булган Суфия ханым Сөнгатуллина, чишмәгә реставрация ясарга кирәк, дип тәкъдим итте. Керкәле таш карьеры җитәкчесе Наил Галимовны чакырып сөйләштек. Ул барысын да матурлап яңарттырды, кыз белән егет янына Керкәле ташларын да төшертеп куйды. Шул ук 2005 елда чишмәгә “Әкият” дип исем бирелде.
Чишмәне нефтьчеләр контрольдә тота. Рәхмәт аларга. Ел саен май аенда өмә оештыралар, чистарталар.
Юл буенда кемнәр генә туктап, чишмә суын эчми. Рәхәтләнеп ял итеп китәләр. Күрше авыллардан да киләләр. Шунысы гына күңелне әрнетә: күпләр чүп-чарын ташлап калдыра. Алар артыннан без җыябыз. Юлчылардан, табигатькә карата битараф, салкын карашлы булмасыннар иде, дип үтенеп сорыйбыз.
Лилия ЙОСЫПОВА
--- |