24.12.2021 Криминал
Түбән Камада яшәүче ир-атны 13 яшьлек балаларны көчләгән өчен хөкем иткәннәр. Тикшерүчеләр ачыклаганча, быелның августында 13 яшьлек ике кыз Әлмәт районына туганнарына кунакка килгән. Өйдә ике хатын-кыз һәм шуларның берсенең Түбән Камада яшәүче 37 яшьлек танышы да булган.
Кәеф-сафа корып утырганнан соң хатын-кызлар йоклаган, ә ир-ат ике кызга карата да сексуаль характердагы җенси гамәлләр кылган. Шуннан соң аларның берсен бәдрәфкә алдап алып кергән һәм шунда мәсхәрә иткән, дип яза Татар-информ. Ир-атка карата «Сексуаль характердагы көчләү гамәлләре» һәм «Көчләү» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган. Аны 13 елга каты режимлы колониягә хөкем иткәннәр. Фото: пиксабай
---
--- | 24.12.2021