Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 38264

Укытучы, тренер, тәрбияче булып эшләүчеләрнең хезмәт хакы 26 процентка арта

$
0
0
29.12.2021 Җәмгыять
2022 ел башыннан Чаллы шәһәрендә укытучы, тәрбияче һәм спорт мәктәбе тренерларының хезмәт хакы арта. Бу мәсьәлә шәһәр советының 21нче йомгаклау утырышында хәл ителде.
Укытучының хезмәт хакын 17 процентка, тәрбияченең 19 процентка, ә кече тәрбияченең 26 процентка арттыру планлаштырыла, дип яза Татар-информ.   1 гыйнвардан спорт мәктәпләре тренерлары, агымдагы елга караганда, 18 процентка күбрәк хезмәт хакы ала башлый, ә мәдәният учреждениесе хезмәткәрләренә 35 процентка арттырып түләнәчәк. Моннан тыш ярдәмче персонал да 11 процентка күбрәк акча ала башлый.   Утырышта искәртүләренчә, хезмәт хакы күләме бюджет ассигнованиесе ярдәмендә арттырыла. Бу максатка 1 млрд 211 млн сум акча юнәлдерелгән. 
---

--- | 29.12.2021

Viewing all articles
Browse latest Browse all 38264


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>