30.12.2021 Авыл
Апас районының Иске Йомралы авылында гомер итүче Сания апа Сафиуллина корычтай ихтыяр көченә һәм рух ныклыгына ия. Күрү сәләтен югалтса да, күңел көрлеген саклап, башкаларны сокландырып яши ул.
Ләйлә ШИҺАБИЕВА
--- | 30.12.2021
Апас районының Иске Йомралы авылында гомер итүче Сания апа Сафиуллина корычтай ихтыяр көченә һәм рух ныклыгына ия. Күрү сәләтен югалтса да, күңел көрлеген саклап, башкаларны сокландырып яши ул.
— Бер дә тик тормыйм. Бар эшне үзем башкарам. Идән юам, ашарга пешерәм. Камыр да куям. Дини ашларга бәлешләр салам. Балалар “бик тәмле булган” дип ашыйлар, шуңа күңелем була инде, — ди ул.
Сания апа Сафиуллина тумышы белән Карабай авылы кызы. 1972 елда язмышын Иске Йомралы егете Рифат абый белән бәйләп, 4 балага тормыш бүләк иткәннәр. Сания апа бар гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. Чир көтмәгәндә килеп кагыла. 1981 елда Сания апаның башы авырта башлый. Тикшеренә торгач, авыртуның күзләр белән бәйле булуы ачыклана. Бик сирәк очрый торган нәселдәнлек белән бәйле чир диагнозы куялар. Әлеге авыруын дәвалап булмау белән килешергә генә кала аңа. — Иң элек төсләр буталды. Бик күп тикшерендем, хастаханәләргә бардым. 2004 елда I төркем инвалидлык бирделәр. Яктылык, шәүләне бераз гына күрәм. Аллаһы Тәгалә үзе юл күрсәтә икән ул. Бармакларым күрә башлады кебек, сизү, тоемлау хисем артты. Бернигә дә карамыйча яшәргә, алга барырга тырышам, — ди Сания апа, һәрвакыттагыча көчле булуын исбатлап. Кемдер сау-сәламәт булып та, игътибар итмәгән әйберләрне Сания апа күңел күзе белән күрә. Матурлыкны аңлап яши. Гөлләр үстерә, назлап су сибә. Иң яраткан гөле — яран. Аның дүрт төслесен кышын тәрәзә төбендә, җәен бакчасында тәрбияли. Ялкын сары төстәге яранны аеруча үз итә. — Күрмим дип тә әйтә алмыйм. Бөтен матурлыкны төштә күрәм. Чәчәкләр, болыннар, мәктәп бакчалары, яшь вакытта йөргән инеш буйлары төшләремдә еш кабатлана. Шулай да күңелем белән әллә кайларга барасым, музейларда буласым, һәр экспонатны кулым белән тотып-тотып карыйсым килә, — дип сөйли ул. Гел хәрәкәттә ул, яшелчә үстерә, җиләк-җимештән кайнатма да ясый. Иң яраткан шөгыле кишер сирәкләү икән. — Башка чүпләрне күрмим. Кишерне кул белән тотып сирәкләп була. Утыртканнан соң 3 тапкыр сирәклим. Безнең кишерләр бик яхшы үсә, — ди, сөенеп. Сания апа сәхнә кешесе дә. Кечкенәдән үк биергә ярата, җыр-моңга оста. Иске Йомралы мәдәният йорты каршында оешкан “Асылъяр” фольклор ансамблен җитәкли. 20 елдан артык мәдәният өлкәсендә эшләүче кызы Резедәнең төп ярдәмчесе ул. — Әнидә тормышка, иҗатка мәхәббәт көчле. Кешеләрне ярата, аралашып яшәргә тырыша. Аңа гел киңәшкә керәм. Ул безнең бик уңган. Күзләре күрмәсә дә, итен вак итеп турап, өчпочмаклар пешерә. Ул пешергән кәбестә ашын ашап туеп булмый. Исән-сау гына булсын, — ди кызы Резедә Гайнетдинова.Ләйлә ШИҺАБИЕВА
--- | 30.12.2021