Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 38264

Авариядә зыян күрүчеләрнең берсе һәлакәт урынында ук үлгән

$
0
0
02.01.2022 Фаҗига
Татарстанның Югары Ослан районында кичә кичке сәгать алтынчыда юл һәлакәте булган. Chevrolet Aveo һәм Dodge автомобильләре бәрелешү нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган.
Казан-Ульяновск юлының дүртенче чакрымында Chevrolet автомобилен йөртүче 23 яшьлек кыз идарә итә алмаган һәм каршы як полосага чыгып, Dodge автомобиле белән бәрелешкән, дип яза Татар-информ.   Шаһитлар сүзләренчә, өч зыян күрүчене Chevrolet автомобиленнән коткаручылар алган.   Агентлыкка билгеле булганча, зыян күрүчеләрнең берсе һәлаәкт урынында ук үлгән, икенчесе - ашыгыч ярдәм машинасында, ә өченчесе хастаханәдә үлгән.   Һәлакәт урынына район прокуроры Василий Егоров барды, дип хәбәр итте Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев. 
---

--- | 02.01.2022

Viewing all articles
Browse latest Browse all 38264


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>