Пильна районы авыл хуҗалыгы турында газета битләрендә һәрдаим язып киләбез. Сафаҗайда уңышлы эшләп килгән “Камалетдинов” фермерчылык хуҗалыгының эшчәнлеге, анда ачылган казылык (колбасный) цехын да яктырткан идек. Камалетдиновларның бу тәвәккәл адымнарына ике елга якын вакыт үтеп килә. Без шул вакыт эчендә булган үзгәрешләр белән барып таныштык.
- Хуҗалыгыбыз зур, мал-туар санын тагы да арттырдык. Әлегә, гомумән, 1100 баш терлек асрыйбыз. Шулар арасыннан 120 баш ат, 300 сарык бар, - дип сүзен башлады фермерчылык хуҗалыгының җитәкчесе Хәмзә ага (фотода). – Белгәнегезчә, казылык цехы төзедек. Бер ел эчендә сафка бастырдык без аны. Якты, зур, заманча җиһазландырылган цехта хәләл сосиска, сарделька, пешергән, ысланган казылык һәм Нижгар татарларының бренды булган казы җитештерергә планлаштырабыз. Әйе, җыенабыз гына хәләл ризыклар җитештерергә, чөнки безгә бераз бюрократия машинасы аяк терәде. Мал-туарны сую урынын экслуатациягә кертү тоткарлады эшне. Бүгенгә проблемаларны чиштек һәм ай ахырында цех тулы көченә хәләл продукция җитештерергә керешер. Үзенчәлекле продукция булганга, Россиянең мөфтиләр союзы әъзалары килеп, безне җентекләп тикшерделәр, ризыкларыбыз ислам кануннарына туры килә икәнне белдергән сертификатлар бирделәр. Хәләл продукция җитештерү бигрәк катлаулы кәсеп. Анда мал-туарларны чалуга зур игътибар бирелә. Мәсәлән, чала торган урын кыйблага юнәлгән булырга, чалынган туарның каны бөтенләй агып бетәргә, моны чиратта торган мал күрмәскә тиеш һәм башка нечкәлекләр таләп ителә. Гомумән, хуҗалыкта да, казылык цехында да кадрлар җитәс-лек. Өч дистәгә якын эшче хезмәт итә бездә. Хезмәт хакы уртача 20 мең. Цехның мәҗбүри тик торуын файда белән үткәрдек - белемебезне арттырдык, тәҗрибә тупладык. Хәзер югары квалификацияле белгечләр хәләл ризык җитештерер. Продукциягә сорау күп, шуңа күрә реализация проблемасы тумас дип уйлым. Сынау өчен, кечкенә партия товар җитештереп мәчетләргә тараттык инде. Мөфтиләр союзы да ярдәм ышандырды.
Иткә, сөткә тиешле хак булмаганга казылык цехы ачарга булдык. Кызганычка, тир түгеп асраган терлекне бүген дә кайда сатыйм икән дип көннәр буе баш ватып йөриләр фермерлар. Реализация шактый көчне дә, вакытны да ала. Җитмәсә, хакы да канәгатьләндерми крестьянны, аеруча итнеке. Бу хакта гаилә белән җыелып киңәштек тә, казылык цехы төзергә булдык. Һәм кыска вакыт эчендә булдырдык без аны.
Цехның җитештерүчәнлеге зур булганга, без шәхси хуҗалыклардан, фермерлардан, СПКлардан терлек сатып алырга җыенабыз. Хәләл продукциягә аерым симертелгән терлек кенә барыр. Ә соңгысын җитештерергә керем түгел, башкасы кузгады. Бу, үзенә карата, Аллаһы Тәгаләгә тормышка ашкан хыялларым, туган җиремдә яшәп, эшләргә мөмкинлек биргән өчен рәхмәт билгесе, - дип сүзен төпләде Хәмзә Камалетдинов.
Узган елның язында, язганыбызча, Казанда II Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены булып үтте. Аны икенче ел рәттән Бөтендөнья татар Конгрессы “Россия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы белән берлектә уздырып килә. Җыенга Россиянең 31 төбәгеннән 430 эшмәкәр җыелган иде.
Шул чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңниханов туган авылында җитештерүчәнлек белән шөгыльләнгән, авылын саклап калу өстендә җитди эш алып барган “Камалетдинов” КФХсын Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Хасил Хәмзә улы Камалетдинов алып барган уннан артык хәләл ризыкларны президент үзе авыз итеп караган һәм шәп продукция дип бәяләгән.
Тырыш, эштә батыр Камалетдиновлар туган авылларындагы иҗтимагый һәм мәдәни тормышта да читтә тормыйлар. Июнь урталарында алар популяр булып килүче җырчы Фирдүс Тәмаевны чакыртып, авылдашларына җыр-моң бүләк иткәннәр.
Шатлык тулы күңел белән, халкым, динем белән горурланып чыгып киттем мин Камалетдиновлардан. Хәмзә абый хушлашып, болай диде: “Җир эш сөйгән, тырыш, чын крестьянны ашата да, яклый да, тик аны әниеңдәй күреп, хөрмәт итәргә кирәк. Җир - ана кебек бит ул", - диде.
Ринат СӨННӘТОВ
|