Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 38747

Теләгән ризыкны ашыйсызмы? (Сораштыру)

$
0
0
21.07.2014 Җәмгыять
Росстат Россиядә яшәүчеләрнең ничек туклануын тикшергән. Белгечләр кызык мәгълүматларга тап булган. Бүген 1990 нчы еллар белән чагыштырганда ит, яшелчә, җиләк-җимешне күп ашыйлар, сөт ризыкларына да кытлык кичермиләр. Ә менә икмәк белән бәрәңгене азрак ашый башлаганбыз.

Сораштыруда катнашкан гаиләләрнең 52 проценты: “Ни телибез, шуны ашыйбыз”, – дигән, 42 проценты: “Ашарга бар, әмма теләгәне белән ризыкланмыйбыз”, – дип җаваплаган, 4 процент кеше кайчакта ач утыра икән, ә 1 проценты, гомумән, гел ач. Шәһәрдәгеләрнең табыннары авылныкылардан аерыла, беренчеләренеке мулрак һәм төрлерәк булып чыккан. Әмма белгечләр ашаган ризыкның сыйфаты тиешенчә түгел дип әйтә. Ә сездә ничек: теләгән ризыкны ашыйсызмы, әйләнә-тирәгездә ачлыктан интегүчеләр бармы?

Айрат ФӘЙЗЕЛӘХМӘТОВ, эшкуар:


– Шөкер, теләгән ризыкны ашый­быз. Иткә дә, балык ризыкларына да кытлык юк, ел дәвамында табында – яшелчә, җиләк-җимеш. Хәзер бит элек­­кеге кебек дефицит ри­зык­лар юк. Чират торып азык-төлек алулар онытылды. Әмма бүген дә ачлыкка ин­тегүчеләрне беләм. Казанда 5 баланы ялгызы тәр­бияләгән ир яши, бик авыр тормыш көтәләр, очны очка ялгыйлар. Аларга мөм­кин кадәр ярдәм итәргә тырышабыз. Ерак йөрисе түгел, Корбан гаете алдыннан шә­һәрнең социаль яр­дәм бү­легенә мөрәҗәгать иткә­небез булды, мохтаҗ­ларның озын исемлеген би­рәләр. Караучысы булмаган­нарның хәле авыр, акчалары квартплатага китә, ашаулары ка­ты-коты.

Йосыф ДӘҮЛӘТШИН, Түбән Кама районы имамы:


– 1990 нчы елларда шә­кертләр буларак Коръән ашларына йөргәнебезне хәтер­лим. Әле дә мәҗлесләргә барабыз, элеккеге еллар белән чагыштырганда, күк белән җир арасы – табыннар муллыктан сыгылып тора бит! Кеше баймы, хәерчеме – аерма юк, барысы да бер дәрәҗәдә ашый. Әмма ке­шенең нәфесе дә көчле, элегрәк ит белән икмәккә куансак, хәзер кешеләрнең кызыл уылдык белән бергә карасын да ашыйсы килә. Карын тәм-том тели. Ризык күп, әмма, кызганыч, аның кадере дә кими. Ярый, авыл кешесе үзе үстерә, җитештерә, хезмәтенең бәясен белә, үзеннән артып калганын мал­ларына бирә, әмма шә­һәр кешесе аны чүп чиләгенә чыгарып сала. Ачка интегү­челәр әллә ни юк, күп очракта пенсионерларның пеше­рергә мөмкинлеге булмый, җылы ризык ашый алмыйлар.

Раил ӨМЕТБАЕВ, “Татарлар” тапшыруы алып баручысы:


– Теләгәнебез табында була. Аллага шөкер, туганнарым, дусларым арасында мохтаҗлыкка интегүчеләр юк. Кибетләргә керсәң, киш­тәләр сыгылып тора. Әмма сыйфатлы ризык табу авыр. Без гаилә белән кышын үсем­лекләрдән генә торган диета тоттык. Сәла­мәтлекне кайгыртып ризыклану байлар өчен генә дигән фикергә килдек. Ни дисәң дә, сыйфатлы ризык кыйммәт. Мәсәлән, соя сөтенең бер литры 130-150 сум. Ризыкка киткән айлык чыгым 2-3 тапкырга артты.

Наилә ИБРАҺИМОВА, пенсионер (Әлмәт районы):


– Кара әле, чыннан да, бәрәңге аз ашала бит! Элек кыш эчендә 5-6 капчык бәрәңгене ашап бетерә идек. Хәзер тавыкларга пешереп ашатып бетерәм. Әмма аны барыбер утыртабыз, дөнья хәлен белеп булмый! Элегрәк ул төп ризык иде, хәзер төрлесе бар. Ашау начар түгел, сугыш елларында әти-әниләрнең, абый-апалар­ның туйганчы ашый алмаганнарын искә төшерәм дә, шөкер, дим. 1920 нче еллардагы ачлыктан Ходай сакласын!  




104 | 19.07.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 38747