Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 38763

Татарстанга Украинадан 2 меңләп качак килгән

$
0
0
05.08.2014 Җәмгыять
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында Украинадан килгән 2 меңләп качак исәпләнә. Казанда барлыгы качакларның 142 гаиләсе, ягъни 416 кеше теркәлгән, шуларның 127се — балалар. Бу хакта бүген Казан җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Игорь Сивов хәбәр итте.

Гаиләләрнең кайберләре үзләре яшәү урыны тапкан. Кайберләрен исә “Стрела” кунакханәсе, берничә югары уку йорты тулай торагына урнаштырганнар. Аларның барысына да медицина һәм психологик ярдәм күрсәтелгән, эшкә урнашу, миграция буенча теркәлү узу, белем алу һ.б. буенча консультацияләр үткәрелгән.

Казан башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин да качакларга ярдәм итәргә теләүчеләрнең күп булуын ассызыклады.
“Республикадагы органнар һәм бу бәлага битараф булмаган кешеләр белән берлектә, әлеге кешеләргә ярдәм итү — безнең бурыч. Фаразлаулар буенча, качакларның саны тагы да артачак. Аларның үз ватаннарына кайчан кайта алулары да әлегә билгеле түгел. Шуңа да аларга, бу шок халәтен кичереп, вакытлыча яшәү урыны булдыру өчен тиешле шартлар тудыру мөһим”, - диде ул.


Лилия ЛОКМАНОВА

--- | 04.08.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 38763


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>