Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 38913

Булдыклы өлгерә, булдыксыз кеше көлдерә

$
0
0
05.08.2014 Авыл
Ни өчен кайбер хуҗалык­лар кыр эшләренә дәррәү керешеп китә алмады? Моңа беренче чиратта игеннәрнең тигез өлгер­мәве комачаулык итсә, кайдадыр техника, ягу­лык-майлау материаллары, запас частьлар җитен­керәми, кадрлар кытлыгы да үзен нык сиздерә. Башка сәбәпләре дә җитәрлек.

Әмма, белгечләр әйтүен­чә, төп җитешсезлек – урыннарда эшне тиешенчә оештыра белмәү, аерым очракларда хуҗалык җитәкче­ләре, икмәк язмышы өчен җаваплы кеше­ләрнең булдыксызлыгы, битарафлыгы да комачау итә. Нә­тиҗәдә инде август аеның беренче декадасы баруга да карамастан, игеннәр нибары 336 мең гектарда гына җыеп алынган. Бу исә – барлык эш­ләрнең 21 проценты гына тә­мамланган дигән сүз. Ре­спуб­лика буенча 771 мең тонна ашлык җыеп алынган. Шу­ның 382 мең тоннасы – көзге бодай, 334 мең тонасы – арыш, 8 мең 800 тоннасы – арпа, 12 мең тоннасы – борчак.

Республика буенча бер баш терлеккә 16,5 центнер күләмендә азык берәмлеге, көзге чәчү өчен 493 мең гектар җир әзерләнгән.
Кайбер төбәкләрдә, аерым алганда Кайбыч районы хуҗалыкларында урып-җыю эшләренең 40 проценты тә­мамланган. Буа, Апас һәм Әл­ки районнары хуҗалык­лары да быел эшне яхшы оештыра алулары белән аерылып тора.

Әлмәт белән Бөгелмә  ромашкага күмелә

Татарстан Авыл хуҗалы­гы һәм азык-төлек министрлыгында узган һәр киңәшмәдә диярлек Әлмәт белән Бөгелмә районнары тискәре яктан телгә  алына. Алар моңа үз­ләре дә күнегеп баралар бугай. Игенчелек яки терлекчелек бу­енча гына түгел, авыл ху­җалыгының барлык тармак­ларында диярлек бу ике район күрсәткечләре һаман саен түбән тәгәрәве белән аерылып тора.

Югыйсә һәр икесе дә мөм­кинлекләре буенча республикада иң алдынгылар рәтендә йөрергә хаклы. Нефтьчеләр башкаласы Әлмәт тә, үзенең сәнәгать предприятиеләре бе­­лән дан тоткан Бөгелмә ра­йонында да авыл хуҗалы­гына кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә була. Һәрхәлдә, бу район хуҗалыкларында дис­тәләгән мең гектар җирдә ромашка чәчәге үстереп, тер­лекләрнең баш санын елдан-ел киметүгә чик куярга күптән вакыт.

Мөмкинлекләргә килгән­дә, әле кайчан гына Бөгелмә төбәге авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча республикада иң алдынгы районнар арасында да булгалады. Бөгелмә районы узган гасыр ахырында ит һәм сөт җитештерү буенча Татарстанда беренче бишлектә иде. Әлмәт районында да эш нәтиҗәләре буенча тирә-якта дан алган хуҗалыклар бар. Тик тулаем алганда Бөгелмә белән Әлмәт районы хуҗа­лык­ларының бүгенге хәле игенчелектә дә,  терлек­че­лек­тә дә һич кенә дә мактанырлык түгел.

Хәер, бу ике район хуҗа­лыкларында гына хәлләр шәп­тән түгел дисәм, ялгыш булыр. Республикада игенчелек буенча да, терлекчелектә дә эленке-салынкы эшләүче ху­җа­лыклар шактый. Аннан килеп, Әлмәт районы хуҗалык­ларында, Бөгелмә  районы авыл­ларын­да уңай үзгәреш­ләр дә сизелә башлады бугай.

Әл­мәт муниципаль районы­ның “Чиш­мә”, “Зәй”, ”Чагылтау”, ”Чулпан”, “Ярыш” һәм баш­ка кайбер ху­җалык­ла­рында быелгы урып-җыю эшләрен ныклы әзерлек бе­лән каршылаганнар. Рай­он­ның авыл ху­җалыгы һәм азык-төлек ида­рәсе Извил Габдракипов әй­түенчә, 45 мең гектарда урып-җыю эшләре башкарып чыгасы бар. Шуның 14 мең гектары – көзге культуралар. Көзге арыш һәм бодай­ның уңышы быелгы катлаулы елда да чагыштырмача яхшы булуын исәпкә алып, быел аның мәй­даннарын арттырырга исәп­ләре. Тулаем алганда уңыш гектарыннан 20 центнер чыга, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җи­тәкчесе.

Хуҗалыкларда урып-җыю эшләре белән берлектә терлек азыгы әзерләүгә дә игътибар кимеми. Кышлату чоры шактый дәвамлы. Шуны искә алып, хуҗалыклар җитәрлек күләмдә печән, сенаж һәм баш­ка төр терлек азыгы әзер­ләү белән мәшгуль. Быел витаминлы үләннәр һәм яфрак азык әзерләүгә дә игътибарны арттырганнар.

Ким дигәндә кырык проценты

Быелгы урып-җыю эшлә­ре барышында кыр кораб­ларының искергән булуы, уңышны тиз арада җыеп алу өчен җитешмәве үзен аеруча сиздерде. Кайбер хуҗа­лык­ларда бер комбайнга икешәр норма күләмендә эш башкарырга туры килә. Шу­ның өс­тенә әле тагын ва­тылып-җи­мерелеп, алтындай вакытны әрәм итү хәл­ләре дә еш очрый. Берни эшләп булмый: искереп бет­кән техниканың чыдаганына рәхмәт әйтерлек.

Биектау районы хуҗа­лык­ларында да хәлләр катлаулы. 34 мең гектар мәй­данда урып-җыюда 38 кыр корабы эшли. Җитмәсә, район хуҗалыклары быел кыр эшләренә дә шактый соңа­рып тотынды. Хәзер инде көнне төнгә ялгап эшләргә туры килә.

Хәер, комбайнчылар авыр­­­лыкларга бирешергә җы­енмый анысы. Һәркайсы кулыннан килгәнчә тырыша. Ху­җалыкларда матди кызыксындыру чаралары да киң кул­ланыла. Көн саен кыр эш­ләренә йомгак ясала. Алдынгы комбайнчылар, механизатор яки машина йөр­тү­челәргә Рәхмәт хатлары, акчалата бү­ләкләр тапшырыла.

Соңгы елларда әледән-әле кабатланып торучы корылык хуҗалыклардан яңа эш методларын күбрәк куллануны та­ләп итә. Шул исәптән көзге культураларның мәйданын арт­тыру да максатка ярашлы булыр иде. Узган еллар тәҗ­рибәсеннән чыгып караганда, көз көне мөмкин кадәр ир­тәрәк чәчелгән мәйданнар кояш нурларында ныгып, дымны күбрәк күләмдә туплап калырга сәләтле. Язын җир кардан арыну белән көздән чә­челгән игеннәр иң беренче булып баш калкыта. Кыскасы, корылыкка да чыдамрак, уңы­шы да югары. Шуңа да быел көзге культураларны барлык чәчүлек мәйданының ким ди­гәндә 40 процентын көздән чәчеп калдырган хуҗалыклар киләсе елда мулрак уңышка исәп тота ала, ди белгечләр.


Камил СӘГЪДӘТШИН

112 | 05.08.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 38913


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>