Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 39296

Салават Фәтхетдинов: үзенә – 54, йөрәгенә – 18

$
0
0
20.08.2014 Шоу-бизнес
Салаватның август аендагы беренче концертларына гаиләләре белән респуб­ликаның мәгълүм шәхесләре Рифкать Миңнеханов, Азат Хамаев килгән иде. Аннан гаиләсе, туган-тумачалары белән Радик Гайзатуллин тамаша кылды. Аларның аягы җиңел булды.

Камал театрына 13-14 көн дәвамында халык агылды, алар концерттан һәр елдагыча яхшы кәеф, күңел күтә­ренкелеге белән таралды. Шулай итеп, җыр­чының иҗатын­дагы икенче 25 еллыкның беренче сезоны уңышлы башланды. Са­лаватның: “Үземә 54 тулса да, йөрәгемә – 18”, – дип кабатлавы да юктан гына түгел, күрәмсең. Салават шәх­сән үзе: “18 түгел икәнлеген дә беләм, әмма ышанасы килә”, – дип аңлатма бирергә ярата. 18 санын кабатларга сәбәбе дә табылган: “54не өчкә бүлегез әле, ничә килеп чыга? Унсигезме? Өч унсигез хәзер миңа”. Яңа концерт программасы да – тормыш, яшәеш хакында уйлану. “Тормышыбыз – бер мизгел, ул буыннардан буыннарга сөйләрлек яхшы төш кебек үтсен иде”. Нинди генә җыр башкарса да – әти-әни турындамы ул, авыл бе­лән шәһәр мөнәсәбәт­лә­реме һ.б. – Салават менә шул тө­шенчә­ләргә басым ясый, репертуарында гомер-го­мер­гә яратып башкара торган җыр­лары, өр-яңа җырлар һәм дә: “Бу җыр­ларны нишләп мин дә башкармыйм әле?” – ди­гән­нәре дә бар. Концерт дә­ва­мында алар җәмгысы егер­медән артыкка җыела. Һәр җырны да тамашачы күңе­ленә якын кабул итә, талант­ның мулдан булуына вә саекмас икәнлегенә ышана.

Хәмдүнә Салаватны иң бай кеше дип исәпли


– Бай, бик бай ул. Ходаем аны берүк исәнлек-сау­лык­тан гына аера күрмәсен. Байлыгы нәрсәдә дисеңме? Аның күңеле чиста. Бу инде үзе зур байлык. Минем җыр­ларымның гомерен озайт­ка­ны, миңа илһам, дәрт өстә­гәне өчен аңа бик зур рәхмәт. Ходай да рәхмә­теннән ташламасын!

Венера да аның яклы


– Бер көнне Салават миңа шалтыратып: “Син башкара торган “Гомерләрне үлмәс җыр итәек” дигән җыр­ны башкарсам, каршы кил­мәс­сеңме икән?”– дип рөхсәт сорады. “Каршы түгелмен, –дидем, – әмма шартым бар: Казандагы концертларыңда мине дә җырлатсаң иде. Хәмдүнә ге­нә димәгән ич, мин дә сине яратам”.

Пеләшлеге ярап куйган

“Салават” җыр театры быел шактый яңартылган. Иҗат әһелләрен сайлауда аларның үз ысуллары икән. Клавиатурада уйнаучыны эшкә алганда Ядкәр: “Казанда яшәүче булсын”, – дигән шарт куйган, баянчы Рифат: “Башкортстаннан булса яхшы булыр иде”, – дигән, кызлар егет кеше булуын теләгән, Альфред исә: “Салават Зәкиевич, минем үземә генә күңелсез, пеләш кеше булмасмы?” – дип шарт куйган, Тоха исә: “Миңа барыбер”, – дип кул селтәгән. Менә шулардан чыгып иҗат әһеле сайланган. Вадим Фәт­хинуров үзе көйләр яза, үзе җырлый, тамашачы аны һәм яшь җырчы Рәзил Ис­мә­гыйлевне дә бик җылы кабул итте.

Тоха – юбиляр


Бу коллективта һәркем­нең үз кушаматы. Хәтта җыр­ланачак җырларына да кушамат тагалар. Тоха – Таһир Гайнуллинга утыз яшь тулган. Ул концертның буеннан- буена миңа атказанган исеме бирегез, фатирлы итегез, юньле костюм кидерегез, дип ялынып-ялварып йөри, төрледән-төрле төшләр кү­рә. Концерт азагындарак Салават аны өр-яңа костюмлы итә. Егетнең шатланганлыгын күрсәгез иде! Бәхет өчен күп кирәк тә түгел икән югыйсә. Җырга-биюгә, нәфис сүзгә талантлы Таһир, һич­шиксез, теләгенә ирешер. Талант барыбер үз юлын таба ул.

Илһам вәгъдәсендә торды


Салаватның һәр концертында нинди дә булса күңел­ле вакыйга, сюрприз булып тора. Бу көнне дә нәкъ шулай булды. Тамаша ахырында сәх­нәгә Балык Бистәсе районы хакимияте башлыгы Ил­һам Госман улы Вәлиев белән Казандагы “Балык Бистәсе” якташлык җәмгыяте җитәк­чесе Нурия Миннәхмәт кызы Хашимова күтәрелде. “Глава” сүзен шаяртып сөй­ләүдән башлады. Янәсе, моннан шактый еллар элек, колхоз рәисе булып эшләгәндә, ул Салаватны авылга, колхозчылар алдында чыгыш ясарга чакырган була. Концерт өчен вәгъ­дә ителгән бер бозау артистка бирелми калган. Салават­ның әй­түенчә, инфляцияне исәпкә алып, теге бер бозау хәзер йөз бозау хакы тора икән. Район башлыгы, балык­бистәлеләр бурычлы булып калмас дип, Салаватка район­ның мактаулы гражданины исеме бирелүе турында таныклык тапшырды һәм күк­рәк билгесе такты. Әлбәттә, бозау дигәне сүз уйнату гына. Районның мактаулы гражданины исемен теләсә кемгә бирмиләр. Ул халык алдындагы казанышлар, эш-гамәл өчен бирелә. Казанда яшәү­челәрдән аның беренчесе күренекле артистыбыз Равил Шәрәфиевкә бирелгән булса, икенчесе – Салаватка. Җыр­чы атаклы артистыбыз Равил Шәрәфи белән янәшә шулай үзен олылаулары өчен район халкына рәхмәтен белдерде. “Бу – минем өчен зур дә­рәҗә”, – диде ул. Аннан соң, шаяртып: “Килькиградка (Балык Бис­тәсен үзара шаяртып шулай атап йөриләр икән) трамвайлар йөриме соң?” – дип кызыксынды. Янәсе, мондый исемгә ия булучыларга андый төр транспортта бушлай йөрү каралган. Медаль­ләр­нең соңгысы булмасын, өс­тәлеп торсын, дигән теләктә иде Илһам Госман улы.

***
Салаватлылар Казан та­ма­шачысының хәер-фати­хасын алды. Хәзер аларның Россия буйлап гастроль­ләре башлана, белеп, сизеп торабыз: “Салават” җыр театрын зарыгып көтеп алачаклар, тагын килегез, дип озатып калачаклар. 


Габделбәр РИЗВАНОВ

121 | 20.08.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 39296


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>