Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 38787

Гөлшат Гыймадиева «Чәк-чәк шоу»дан ник киткән?

$
0
0
09.10.2014 Шоу-бизнес
Бу соравыбызга Гөлшат болай дип җавап бирде:
– Гаиләләр дә аерылыша бит. Өч ел бергә яшәгән «Чәк-чәк» гаиләсеннән аерылып, башка чыктым. Гаилә аерылышса яхшыга түгел инде, диярсез. Аерылышкан һәм яңа гаилә корганнар бәхетлерәк тә була. Әлбәттә, башта кыенрак иде, егетләргә аеруча да  авыр булды. Хәзер кадерләп иртән шалтыратып уятучылары юк, эштә тәмләп чәй эчертүләр бетте. Ләкин тормыш дәвам итә бит. Мин хәзер гаилә әгъзасы түгел, мин хәзер – мин! Әле сез сорагач, 98 нче елларны искә төшердем. Чөнки иң беренче татар радиостанциясе «Курай»да 98 нче елда эшли башладым. Эфирга Язгөлем булып чыга идем. Мөстәкыйль алып баручы булу рәхәт. Бәлки тиздән яңа гаиләгә кушылырмын.  
---

--- | 09.10.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 38787


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>