Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 38878

Тәтеш кызы Рузалия бакчасын әкият дөньясы иткән (ФОТО)

$
0
0
27.10.2014 Киңәш-табыш
Тәтештәге әлеге бакчаның бизәлеше исең-акылың китәрлек. Кулдан ясалган әйберләрне күреп, үзеңне әкият илендә йөргән кебек хис итәсең. Җир асты хәзинәсен саклаучы кәрлә гномнар да, төлке, бака, сарык һәм башка геройлар да бар монда. Ә аларны мыек астыннан гына бакча каравылчысы күзәтә. Бу матурлыкны Рузалия Сәмигуллина тудырган.
— Бакча геройларын баштарак күпләр куллана торган әйберләрдән ясадым, — ди Рузалия. — Иске машина көпчәкләре, пластик шешәләрдән төрле әйберләр ясап була. Сабырлыгың гына җитсен. Вак эш, билгеле. Менә бу тавис кошын ясау өчен 100 дән артык пластик шешә кулланылды. Ә ике ел элек бакча өчен фигураларны монтажлау эшендә файдаланыла торган күбек ярдәмендә ясап карарга булдым. Теләп тотынгач, барып чыкты. Бүгенге фигураларның күпчелеге шул күбек ярдәмендә ясалды.                   
Фәрит САЛИХОВ

--- | 27.10.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 38878