Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 38807

“Матбугат.ру”га тәүлекнең кайсы вакытында күбрәк керәләр? (ГРАФИКА)

$
0
0
31.10.2014 Интернет
Бу сорау, бәлки, кемгә дә булса кызыктыр. LiveInternet статистикасына күз салсак, сайтыбызга керүчеләр динамикасы тәүлек буена үзгәрүчән. Аңа үзебезчә аңлатма бирергә тырыштык:
                         01.00 - 05.00 сәг. Сайтка сирәк кеше керә: йокысызлыктан интегүчеләр, гадәти булмаган график буенча эшләүчеләр һ.б.   05.00 - 09.00  Сайтка керүчеләр саны артканнар арта бара. “Матбугат.ру”га күпләр иртән торуга ук керә, димәк. Эшкә киткәнче.   09.00 - 12.00  Динамика бераз сүрелә, әмма һаман артуга бара. Халык эшкә барып җиткән. Эшли. Яки эш күрсәтә. Бу сәгатьләрдә керүчеләрнең шактые, рус әйтмешли, “офис планктоны”.   12.00 Сайтка керүчеләр саны сизелер-сизелмәс кимеп ала. Интернет интернетом, а обед по расписанию!   12.00 - 16.00  Караучылар саны кабат әкренләп арта. Эш көне дәвам итә. Әмма инде өйгә кайтасы килә.   16.00 - 17.00  Графика угы аска юнәлә. Халык эштән кайта, юлда интернетка керергә җай юк. Плюс ашарга пешерү, иреңне-хатыныңны каршы алу, балаңның көндәлеген тикшерү һ.б.   17.00 - 21.00  Кисәк күтәрелеш. Йорт эшләре тәмамланган кебек була, компьютер искә төшә.   21.00 “Матбугат.ру”га иң күп кеше керүче сәгать.   21.00 - 01.00  Керүчеләр саны сәгать саен кими бара. Халык берәм-берәм йокыга тала. Тәмле төшләр! Иртәгә кабат “Матбугат.ру”да очрашканга кадәр!     P.S. Чагыштыру өчен,
"Туйлар.ру" сайты графикасы "Матбугат.ру"ны тулысы белән диярлек кабатлый:
    Ә "Татпресса.ру" графигы, киресенчә, бөтенләй башка динамика күрсәтә:    Ә сез "Матбугат.ру"га кайчан һәм ничек керәсез? Языгыз әле, безгә бик кызык.
---

--- | 31.10.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 38807


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>