05.11.2014 Шоу-бизнес
Халык яратып өлгергән “Татарча солянка” проекты иң популяр хитларны җыеп менә дигән концерт әзерли. Анда сез яраткан җырлар гына яңгыраячак.
|
Халык яратып өлгергән “Татарча солянка” проекты иң популяр хитларны җыеп менә дигән концерт әзерли. Анда сез яраткан җырлар гына яңгыраячак.
Гадәттә, без сәхнәдә җырчының чыгышын карыйбыз да, аңа сокланабыз, гашыйк булабыз, отып калган сүзләрне көйләп йөрергә яратабыз. Шулай җыр хитка әверелә дә куя. Бары тик хит кына артистны тамашачыга таныта. “Салкын чәй”, “Туган як”, “Сиреннәр”, “Карлыгач”, “Әлдермеш” җырларын гына исегезгә төшерегез! Аларны башкаручылары белән бербөтен итеп кабул итеп, яраттык.
Димәк, 22 ноябрь көнне 17:00 сәгатьтә “УНИКС” концертлар залында җырчыларга кушылып җырлап утырырга ашыгыгыз.
Билетларны “УНИКС” кассасында, https://www.kassir.ru, http://www.concert.ru сайтларыннан алып була.
Белешмәләр өчен телефон: 297-43-77.
|