Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 38787

Ваһапов фестивале вәкилләре – Финляндиядә (ФОТО)

$
0
0
05.11.2014 Мәдәният
Рәшит Ваһапов фестивале вәкилләре Финляндия татарларының чәй кичәсендә махсус программа белән чыгыш ясады.

Рәшит Ваһапов фестиваленең Финляндия татарлары белән күптәнге тыгыз элемтәләре бар. Ун ел эчендә фестиваль вәкилләре Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез алдында инде 4-нче тапкыр чыгыш ясый.

Фестивальнең продюсер Рифат Фәттахов җитәкләгән иҗади төркеме бу юлы Суоми иленә FTB дигән милли-мәдәни оешма чакыруы буенча килде.

Казан кунаклары 2 ноябрьдә Финляндия татарларының мәхәллә йортында үткән чәй кичәсендә концерт программасы белән чыгыш ясады.

Рәшит Ваһапов фестивале лауреаты, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев һәм “Болгар кызлары” төркеме (Айгөл Зәйнуллина, Айгөл Гардисламова, Гөлүсә Кашапова) чыгышын милләттәшләребез кайнар алкышларга күмде.

3 сәгатькә сузылган милли кичә гадәттәгечә “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.

1

2

3

4

5

6

7

Рәсемнәрдә: Бәйрәм күренешләре. 2 ноябрь. Хельсинки
 




|

Viewing all articles
Browse latest Browse all 38787


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>