Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 38752

Корпоративка үз кесәгездән түләргә ризамы? (Сораштыру)

$
0
0
15.12.2014 Җәмгыять
Быел Россия Хөкүмәте вәкилләре Яңа ел корпоративын үз хисабына үткәрәчәк. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев журналистларга әнә шулай диде.

Хөкүмәт башлыгы фикеренчә, дәүләт структурасында эшләүчеләрнең Яңа ел корпоративларына бюджет акчасын сарыф итү дөрес түгел, аны һәркем үз кесәсен “бушатып” оештырырга тиеш. “Без Россия Хөкүмәте вәкилләре белән Яңа ел корпоративына, үзара акча җыешып, рес­торанга барачакбыз”, – дип белдергән ул журналистларга. Яңа елны исә Дмитрий Медведев Россиядә каршылап, озын ялларда чаңгы шуып ял итәргә җыена икән. Ә сез эштәге бәйрәмгә үз кесәгездән түләргә ризамы?

Илдус ГАБДРАХМАНОВ, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты:   – Быел Яңа елга планнар зур. Аны гаилә белән каршылаячакбыз. Күптән түгел генә яңа фатир алдык. Хәзер анда ремонт эшләре бара. Яңа елга өлгертеп, өй туе ясап булмасмы дип кызыгам. Театрда да эш кайный. Ике спек­такльдә уйныйм. Көн саен репетициягә йөрим. Корпоративларга килгәндә, аны оештыру чыгымнарын оешма үзе капларга тиеш, билгеле. Без бу бәйрәмне өйдә болай да үз хисабыбызга үткәрәбез. Шундый вакытта да булышмагач, профсоюз оешмасы нәрсә өчен кирәк, алайса?   Разил ВӘЛИЕВ, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:   – 26 декабрьдә Дәүләт Советында корпоратив үткә­реләчәк. Анда да һичшиксез катнашабыз. Корпоративларны үз хисабыңа уздыру Татарстан Дәүләт Советы депутатлары өчен гадәти кү­ре­неш. Ул инде күптән тра­ди­циягә әйләнгән һәм бу дөрес тә. Яңа ел бюджет хисабына үткә­рерлек дәүләт бәйрәме түгел бит. Ул – кешенең шәх­си бәйрәме. Шуңа күрә аны һәркем үз хисабына уздырырга тиеш.   Гөлназ ГЫЙНИЯТОВА, “Яңа гасыр” каналы журналисты:   – Минемчә, бу очракта 50гә 50 принцибы буенча эш итәргә кирәк. Яңа ел ул – күмәк бәйрәм. Эш бирүченең бюджеты корпоратив чыгымнарын күтәрә алырлык икән, хезмәткәрләргә нигә бәйрәм ясамаска? Хезмәткәр дә бюджетка гына салынып утырырга тиеш түгел. Кү­ңелле итеп бәйрәм итәсе килсә, түләргә була акчаны. Бездә, мәсәлән, корпоративка баручылар үз өлешләрен кертә, бу яктан проблема булганы юк.   Раяз ФАСЫЙХОВ, җыр­чы:   – Бу тәкъдим белән ки­леш­мим. Кеше шәхси бәй­рәмен дәүләт акчасына тү­гел, үз хисабына үткәрә. Анысы аңлашыла. Тик бу очракта бит кешенең эш урыны турында сүз бара. Хезмәт коллективы катнашындагы чара булгач, аны теләсә кайсы оешма үз хисабына оештырырга тиеш. Бу тәкъдим халыкта зур ризасызлык уятачак. Соңгы вакытларда күзә­телгән мәх­шәр чорында кеше нәрсәгә генә акча җиткерсен ди? Аны бүген болай да кысалар. Корпоративлар санын киметергә ди­сәләр, бер хәл. Әйтик, елга, күп дигәндә, дүрт корпоратив үткәрү рөхсәт ителсен ди. Кайсыдыр кол­лективның өстәмә бәйрәм итәсе килсә, бу очракта инде һәркем үз кесәсеннән түләсен. Быел Яңа елны дуслар белән бергә өйдә каршыларга уйлап торабыз. 31 декабрь көнне “атсалар да, киссәләр дә” банкет яки корпоративларда чыгыш ясаганым юк, чыгыш ясарга да җыенмыйм. Еш кына: “Андый көнгә калырга язмасын”, – дип шаяртам. Яңа ел – иң могҗизалы гаилә бәйрәме. Шуңа күрә аны гаиләм белән каршылау­ны өстен күрәм.


189 | 13.12.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 38752


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>