Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 38820

1200000 нче казанлы туган

$
0
0
24.12.2014 Җәмгыять
23 декабрьдә Татарстан башкаласында 1200000 нче казанлы туган, дип хәбәр ителә Казан мэриясе порталында.

Шәһәр мэры Илсур Метшин сүзләренә караганда, Казан туучылар саны буенча елдан-ел яңа рекордлар куя.

“1200000 нче казанлы туды. Төгәлрәге, казанлы - гаиләдә икенче бала булып туган кыз бала. Бу барыбыз өчен дә зур вакыйга, чөнки халык саны арта, бу яхшы күрсәткеч. 90 нчы елларда халык саны кимегәндә, Казанның миллион кеше яши торган шәһәр статусын югалту куркынычы булу беркем өчен дә сер түгел иде. Соңгы 5 елда халык саны 65 меңгә артты, әлбәттә, шәһәрнең миграция, күчеп кайтучылар өчен җәлеп итүчәнлеге дә йогынты ясады. Бу җитди сан, шулай булгач балалар бакчалары һәм мәктәпләр, яңа йортлар төзергә кирәк булачак”, - дип ассызыклады Казан башлыгы. 




| 24.12.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 38820


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>