Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 38752

"Нефтехимик" хоккей командасының ярты составы чиргә сабышкан

$
0
0
26.12.2014 Спорт
Бүген, 26 декабрьдә, КХЛның регуляр чемпионаты кысаларында узарга тиешле "Югра" — "Нефтехимик" матчы башка вакытка - 18 гыйнварга күчерелгән. Бактың исә, Түбән Кама командасында 11 хоккейчы һәм 3 тренер йогышлы чир эләктергән.

Хоккейчыларның тән температурасы югары күтәрелгән, көчле йөткерү күзәтелә, ди. Шул уңайдан "Нефтехимик" клубы КХЛның медицина үзәгенә мөрәҗәгать белән чыккан. Матчларны үткәрү департаменты уенны күчерергә рөхсәт иткән.

- Без матчны күчергән өчен КХЛга рәхмәтле, - ди "Нефтехимик"ның баш тренеры Владимир Крикунов. - Ник кешеләрне азапларга? Түбән Камадан китәр алдыннан ике уенчыны хастаханәгә алып киттеләр. Аннары авыручыларның саны артты гына. Ханты-Мансийкига барып җиткәнче тагын өч уенчыбыз чирләде. Бүген командада 12 генә кеше сәламәт. Иртәгә ни буласын фаразлап та булмый.


| 26.12.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 38752