Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 39296

“Син мине бәхетле яшәттең”

$
0
0
09.01.2015 Язмыш
Моннан бер ел элек дустым Кадриянең үз-үзенә кул салган хәбәре килеп ирешелде. Баштарак бу хәлгә ышанмый тордым. “Әни” дип өзелеп торган сабыйлары нишләр? Нәҗибе ансыз ничек яшәр икән соң?

Ниләр генә күрмәгән хатын бит ул. Без аның белән бер мәктәптә укыдык. Икебез бер урамда торгач, гел бергә идек. Мәктәпне тәмамлагач та, дуслык дәвам итте. Тик дустымның тормышы барып чыкмады. Яратып йөргән егете аны алдап китеп барды. Кадрия исә карынындагы сабыен калдырырга булды. Берничә айдан тупырдап торган улы туды.

Менә шул вакытта башланды да инде аның газаплары. Ирсез бала тапканын белгән әти-әнисе аны өенә кертмәде. Кадрия ничек итсә итте, баласын балалар бакчасына урнаштырып эшкә чыкты. Шул вакытта яңа гына эшкә урнашкан Фәрит белән танышты ул. Егет тә Кадрияне бик ошатты. Озак та йөрмәделәр, малаен үз исеменә яздыртып, Фәрит Кадриягә өйләнеп тә куйды. Тик аларның бәхетләре генә озын гомерле булып чыкмады. Кызына биш яшь вакытта Фәрит суга батып үлде. Тәмам төшенкелеккә бирелгән Кадрия бу хәсрәтне дә күтәрә алды. Ике баласын кеше итәм, дип ялсыз эшләде.

Бервакыт эштән кайтканда аның янына бер ир килеп утыра. Ул, ачылып китеп, Кадриягә үз тормышы турында сөйләп китә. “Күптән түгел хатыным үлеп китте. Ике бала белән калдым. Ялгыз аларны үстерү бик кыен. Берәр хатын булса, бергә ничек тә яшәр идек”, – дип тә әйтеп куя. Шулчак Кадрия бу кешегә үз адресын язып бирә. Нәҗип озак көттерми – өч көн үтүгә аның ишеген шакый. Үзе генә түгел – ике баласын ияртеп килә. Бу вакытта Ка­д­рия­нең улына – 15, кызына 10 яшь була. Балалар уртак телне тиз таба. Нәҗип шулай итеп ике баласы белән бер атнадан артык кунакка йөри. Шунда бервакыт Нәҗипнең улы: “Кадрия апа, әйдә безгә генә күчегез әле”,– дип куя. Шулай итеп, ике гаилә бергә яшәп китә. Тик матур гына яшәгәндә алар­ның тормышына күз тия. Кад­риянең улы наркотиклар бе­лән дуслаша. Шуның аркасында җи­наять кыла, күп тә үтми төрмәгә эләгә. Ә баласының мондый юлга басуына Кадрия үзен генә гаепли. Нә­җипнең балалары аны яратып яши, үз кызы да “әни” дип өзелеп тора.

Үз кайгысын кешегә күрсәтә белмәгән Кадрия бар борчуын эченә җыя. Соңгы араларда туганнары белән дә аралашмый. Тө­шен­келеккә бирелеп йөри. Улы төрмәгә эләккәнче кешедән бурычка акча алып торган була. Ә аның өстенә кредитлары да җые­ла. Борчу-хәсрәтләре хатынны бау алырга мәҗбүр итә. Һәр баласына хат та язып калдырган үзе. Нәҗи­бенә дә бар.

“Син мине бәхетле яшәттең. Йөрәгең мәрхәмәтле, балаларың да акыллы, тәртипле. Бер үте­не­чем бар – кызымны ташлама. Ми­ңа берәр нәрсә булса– ялгыз яшә­мә. Син әле тагын кемнедер бә­хетле итә аласың”,– дигән ул хатында.

Нәҗип әлеге хатны тотып, безгә еш килә. Аны юатыр сүзләр табып булмый шул. Ел ашы узса да, әле дә Кадриясен сагынып яши ул. Кайчандыр аның сабыйларына әни булган, аларны үзе­неке кебек яраткан кешесен сагынмаслык та түгел! Дустымның тырышлыгын, нинди генә авырлык килсә дә, җиңеп, горур атлап яшәгән вакытларын мин дә юксынып яшим. Тик бернишләп булмый. Якыннарның кадерен бе­лер­гә, аларны рән­җетмичә, авыр сүзләр ишет­термичә яшәргә ки­рәк дөньяда! 


Гүзәл МОРТАЗИНА

1 | 07.01.2015

Viewing all articles
Browse latest Browse all 39296


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>