Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 38716

Яңа ел бәйрәмнәрендә 300 машина йөртүче исерек килеш тоткарланган

$
0
0
09.01.2015 Авто
Яңа ел бәйрәмнәренең биш көнендә Татарстан дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре автомобиль белән исерек хәлдә идарә итүче 283 кешене тоткарлаган. Бүген бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге хәбәр итте.

Өстәвенә, республика юлларында исерек хәлдә чыккан 116 кагыйдә бозучы 31 декабрь һәм 1 гыйнварда ачыкланган.

Яңа елның биш көнендә Татарстан территориясендә автоинспекторлар 235 машина йөртүчене каршы як полосага чыккан өчен туктаткан. Балаларны махсус җайланмаларсыз йөртүнең 731, куркынычсызлык каешларын эләктермәүнең 2223 очрагы ачыкланган.  




| 05.01.2015

Viewing all articles
Browse latest Browse all 38716


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>