Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 38763

Донецки татарлары калырга да, китәргә дә курка (ФОТО)

$
0
0
24.01.2015 Җәмгыять
Донецкиның Махеевка татар мәдәни үзәге җитәкчесе Нурия Ситдыйкова моннан ярты ел элек хәрби низаг кискенләшкәч, төбәктән китәргә теләк белдерүен әйткән иде, әмма алар әле дә анда көн күрергә мәҗбүр. Бу гына да түгел, Казанга киткән олы улы да фатир кыйммәт һәм эшләгән акчасы җитмәү сәбәпле кире әти-әнисе янына әйләнеп кайтырга мәҗбүр булган

“Без монда йә үләчәкбез, йә инде ничек тә булса китәргә кирәк. Монда хәл начарланганнан-начарлана. Кече улым – 18 яшьлек Рамазан укыган сәүдә университетның бер ягына ядрә эләгеп ишелде. Ул бер имтиханын тапшырды да, инде башкаларын бирә алмый, чөнки Донецкига барып җитеп булмый. Һичъюгы аны Татарстанга кайтарасы иде.

Өлкән улым Казанга китеп ресторанга пешекче булып урнашкан иде һәм эше дә бик яхшы иде, әмма фатир яллау кыйммәт булуы сәбәпле кире кайтты. Башта ул туганнарда торды, әмма анда да озак торып булмый. Ә Казанда фатирлар кимендә ун мең сум тора һәм шуңа өстәп тагын коммуналь-хуҗалыклар өчен дә түләргә кирәк, ди. Мин өченче төркем инвалид, белмим, анда китсәм пенсия түләрләрме-юкмы? Нишләргә дә белмибез. Яшьләр күбесе инде китә. Бер туганыбызның баласы Грузиягә, икенчесе Чаллыга китте”, ди 52 яшьлек Нурия ханым.



Нурия ханым ике улы беләнНурия ханым ике улы белән

Аның әйтүенчә, инде элек җыйган акчалар да бетеп килә икән.

“Көн дә ашыйсы килә бит. Кибетләр ачык, ә халыкның ризык алырга акчасы юк. Менә бер көнне Волновахага барып дүрт айлык пенсия акчаларымны алып кайттым, шуннан соң икенче көнне үк анда автобус шартлады. Менә гомерең бетмәгәч. Хәзер инде чыгып та булмый, блогпостлар куелды. Бары Ростов ягыннан гына юл ачык. Даруханәләрдә дураулар юк. Аеруча да шикәр авыруы кебек каты чирләрдән дарулар табып булмый. Бик куркыныч”, ди ул. 

22 гыйнвар Донецкида бер троллейбус утка тотылып дистәдән артык кеше һәлак булды


Ландыш ХАРРАСОВА

| 24.01.2015

Viewing all articles
Browse latest Browse all 38763