06.02.2015 Язмыш
Биектау районы Татар Урматы авылында яшәүче 74 яшьлек Фәйрүзә Ибәтуллинаның өендә “Жди меня” төркеме булып киткән. Нишләп йөргәннәр дисезме? Фәйрүзә апаны шушы тапшыру аша кызы эзләп тапкан! Әлеге хәлләрне ишетү белән шул якларга кузгалдык.
Казан белән Татар Урматы арасы 40-45 чакрым тирәсе. Авыл зур түгел. Якынча 70ләп хуҗалык исәпләнә. Без эзләп килгән Фәйрүзә апа авыл башында ук яши булып чыкты. Ятып торган килеш, урын өстендә каршы алды мине язма героем. – Кан басымым уйный. Әле менә дару эчтем. Йөрәк беткән. Мин күргәннәр бер китап язарлык, – дип башлады ул сүзен. – Баламны табу белән “роддом”да калдырып чыгарга мәҗбүр булдым. Ул вакытта миңа 41 яшь иде инде. Оныта алмам, авыр булыр дип, бер тапкыр да йөзенә карамадым... Калдырмый да идем, Галимҗан “бала минеке түгел!” – диде. Алып кайтып үстерсәм, хәзер менә миңа булышчы була иде ул... Эх... Аннан соң авыр вакытлар иде, җаным. Тормыш йөген берүзем тарттым. Эшләмәсәң, ач утырырга кирәк. Кем караша иде соң ул баланы?.. 22 ел фермада сыер саудым. 13 яшьтән колхоз эшенә җигелгән кеше мин. Әтине бөтенләй белмим. Ул сугышка киткәндә тумаган да булганмын. Без – әнигә биш бала. Өчесе – башка анадан. Ачлы-туклы тормыш. Өскә кияргә кием дә юк. Апалар кайсы кая таралышып беткәч, авылда әни һәм абый белән торып калдык. Кызымны тапканда улым Наилгә 14 яшь, әнием вафат иде. Укучыларыбыз күңелендә туа башлаган сорауларга шушы урында җавап бирә башлау кирәктер. Кем соң ул Галимҗан? Нигә баланы үзенеке дип танымаган? “Каенанам улымны яратмады” Галимҗан дигәне Фәйрүзә апаның ире була. 25 яшендә кияүгә чыга ул аңа. – Акыллы, чибәр иде Галимҗаным, – дип җылы итеп искә ала ирен әңгәмәдәшем. – Йөргән егетем дә бар иде, югыйсә. Күрше авылныкы. Яныма китертмәде, кыйнап кайтара иде. Тәки тартып алды бит шуннан. “Өч кыз арасыннан сине сайлап алдым”, – дип сөйләр иде. Туйлар уздырдык. Бер елдан соң улыбыз Наил туды. Тик менә каенанам баланы яратмады. Элек бит хәзерге кебек декрет яллары юк. Дүрт айдан эшкә чыгарга кирәк. Эшкә киткәнче манный боткасы пешереп китәм, ә ашатучы юк. Баланың ыштанын да алмаштырмады каенанам. Бишек эләр өчен түшәмгә кадак та кактырмадылар. Имеш, түшәм бозыла. Эштән кайтканда эчәгеләр бөгәрләнеп килә иде, чәй дә кайнатып куймадылар. Сөйләсәң – сүз... Ирем белән ике-өч ел гына бергә яшәп калдык, аннары баланы алып әни янына кайттым. Балага көн юк дип кайттым мин. Рәхәт тормыштан берәү дә китми! Үземнең дә китек якларым булгандыр анысы. Ләкин бит баланың гаебе юк. Иремә тел-теш тидерә алмыйм. Әмма әти-әнисенә каршы бара алмады ул. Фәйрүзә апа улы белән әнисе янына кайтып киткәч, Галимҗан абый кабат өйләнә. Ул никахтан да ике малае туа. Кызганыч, гомерләре генә озын булмый балаларының. Иң олысы тугыз яшендә суга батып үлә, төпчегенең дә язмышы фаҗигале тәмамлана. – Үзләре үлгәнче малайлары китеп барды. Менә рәнҗеш нишләтә ул! Урыннары җәннәттә булсын инде. Икенче хатын дигәне миңа өченче буын туган тиешле иде. Галимҗан башкага өйләнсә дә, “бүтән ул йортка кайтмыйм” дип гел миңа килеп йөрде. Икебез дә фермада эшләдек. Яратып алмады ул аны. Дөрес, бөтен авыл халкы икенче хатынны яклады, мине гаепләде. Үз яныма көчләп китермәдем, югыйсә. Куып та кайтарып булмый иде аны, – дип тормыш йомгагын сүтә яңа танышым. Кыскасы, Галимҗан аганың килеп-китеп йөрүләре эзсез югалмый. Фәйрүзә апа 40 яшендә авырга уза. Ә ахыры ничек тәмамланганын инде беләсез. “Икесен дә мин карадым” Фәйрүзә апа сөйләвенчә, ирен дә, аның икенче хатынын да соңгы елларда ул карый. Булышкалап тора. – Икенче уллары үлгәч, киемнәрен юарга мин бардым. Көндәшем соңгы дүрт-биш елын караңгылыкта уздырды, сукырайды. Ул – 2010да, Галимҗан – 2012 елда бакыйлыкка күчте. Хатыны үлгәч тә: “Мин сине үземә алып чыгам”, – дип йөрде. “Наилне өйләндермичә беркая да бармыйм. Ялгыз калдырмыйм”, – дидем. Үги әти белән үсмәсен дип, башка кияүгә дә чыкмадым. Менә хәзер Наилгә 45 яшь. Өйләнмәгән. Авылда өйләнерлек кызлары да калмады инде аның. Күрше Чыпчык авылына барып, терлек карый улым. Өч ай хезмәт хакы күргәне юк. Ә минем гомер буе тир түгүем, колхозга бил бөгүләрем 7 мең сум пенсия белән бәяләнде. Шул акчага түләвен дә түлисе, җан да асрарга кирәк. “Кызым белән аралашып яшисем килә” – Кызыгызны бала табу йортында калдырып чыккач, сабый төшләрегезгә кереп йөдәтмәдеме? – дим Фәйрүзә апага. – Юк... 1982 елның җәе иде ул. Аен хәтерләмим... Бу хәлләр булырга атна-ун көн кала кызым хәзер кайларда, исәнме икән ул, дип уйлап йөргән идем. Сизенгәнмен, күрәсең. – Кызыгызның табылуы турындагы хәбәрне ничек кабул иттегез? – Ничек дип... Йөрәк урыныннан купты инде. Нишләргә белмәдем. Аңлатып булмый торган хис. “Жди меня”ның Татарстан буенча үз волонтеры бар икән. Илгизәр дигән кеше. Шул шалтыратты. Кызымның исемен кем дип әйттеләр соң әле? Төгәл генә хәтерләмим. Ике баласы бар, ди. Миндә әлегә артык мәгълүмат юк. Берничә көн элек Мәскәүдән килеп, менә шушы караватка утыртып, сюжет төшереп киттеләр. Камерага карап: “Гафу ит мине, кызым!” – дидем. Мәскәүгә “Жди меня” тапшыруына җыенабыз. Киемнәремне әзерләп куйдым инде менә. Сәламәтлек кенә аяк чалмаса... – Кызыгыз белән очрашудан ни көтәсез? – Ташлап калдыргансың дип яңагыма китереп сукмаса ярый инде дим. Әгәр мине гафу итсә, монда кайтып йөрерләр, без аларга барырбыз. Әлегә очрашмыйча берни дә әйтә алмыйм. Үкенеп яшәгәнче, бер күреп кайтырга иде инде... Соңгы сүз Казанга кайткач, Фәйрүзә апаның кызын табарга ярдәм иткән Илгизәр Шәрәфетдинов белән дә элемтәгә кердем. Илгизәр абый 15 елдан артык “Жди меня” тапшыруының волонтеры булып тора икән. Шул еллар эчендә 1500гә якын кешене табарга ярдәм иткән ул. – Тапшыру төшерелмичә бернинди дә мәгълүмат бирә алмыйм. Дөрес тә булмас, – диде Илгизәр әфәнде. – Фәйрүзә апа белән 5нче февральдә Мәскәүгә кузгалабыз. Тапшыру бер-ике көн төшереләчәк. Телевизордан кайчан күрсәтәсен бер атна алдан хәбәр итәчәкләр. Димәк, 30 елдан артык күрешмәгән ана белән кызның очрашу мизгелен күрәсегез, әлеге тарихның ахырын беләсегез килсә, “Жди меня” тапшыруын карап барырга кирәк булыр. Без исә, бу тетрәндергеч вакыйгага янәдән әйләнеп кайтырбыз әле.
1
2
3
4
Казан – Биектау – Татар Урматы – Казан.
Нәзилә ХУҖИНА
|