Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 38716

Артист балалары “Беренче театр”да уйный (ВИДЕО)

$
0
0
09.02.2015 Шоу-бизнес
Г.Камалның классик “Беренче театр” әсәрен буенча kids remake вариантының мини-спектакле төшерелде. Бу “шедевр”ның режиссёры – танылган ди-джей Айваз Садыров.

- Ике ел рәттән “Балалы солянка” проектын алып барам. Узган ел артист балаларыннан интервью алып, аларны видеога төшердек. Соңыннан аны халыкка тәкъдим иттек. Быел, уйлый торгач, Г.Камалның “Беренче театр” спектаклен балалар катнашуында төшерергә ниятләдек. Барлык идеяләр үземнән иде, күргән кеше нәтиҗәне үзе бирер дип уйлыйм, - диде Айваз Садыров Intertat.ru хәбәрчесенә.

Мини-спектакль Казанның Г.Кариев исемендәге театр декорацияләрен кулланып төшерелгән. Яшь артистлар: быелгы “Балалы солянка” концертын алып барган Илүсә Камалиева, Әлфир Зиннәтуллин, җырчы Айрат Ильясовның кызы Ралина Ильясова, Ләйсән Гыймаеваның олы кызы Таңсылу Җиһангәрәева, Гөлназ Сәфәрованың улы Айдан Мухин. Нинди рольләрдә уйнауларын сез түбәндәге видеодан карап, нәтиҗәне бирерсез.
Эльза ГАЗИЗОВА

| 06.02.2015

Viewing all articles
Browse latest Browse all 38716


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>