Бу көннәрдә Интернет челтәре ташламалар кибете игълан иткән бәйгедә ижаулыларның 1 миллион сум отулары турында мәгълүмат белән тулы иде. Бәйгедә катнашу өчен “Ташламалар сайтыннан - миллион” дигән шигарьне кулланып, кызыклы видеоролик төшерергә кирәк була. Ижаудан 3 егет үз көчләрен сынап карарга булалар. Видеороликның режиссеры милләттәшебез - Айдар Миннәхмәтов. Аның белән якыннанрак танышыйк.
Айдар тумышы белән Киястан. Тауҗамал авылында гомер итүче, дини тормышта актив катнашучы әбисе - Галия Мәҗитова белән мин яхшы таныш. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлагач, Ижауга югары белем алырга килә. Һәрвакытта да актив егет фән белән кызыксына, шул ук вакытта КВНда катнашып, аның командасы җиңүле урыннар ала. “Кечкенәдән актив булырга яраттым. Спорт белән шөгыльләнү, үзеңне төрле яктан сынап карау, һәрвакыт үсеш юлында булу - бу минем яшәү рәвеше”, - ди ул.
Югары белем алгач, дусты нигез салган компаниядә менеджер булып эшли башлый. Бәйгедә катнашу аларның икесенең дә уртак теләге була. “Аңа кадәр без миллион эшләп карамакчы идек инде. Тик без алган юнәлеш тиешле акчаны китермәде, чыгымнары күбрәк тә булды әле. Интернетта видеролик төшереп, миллион отарга була дигән бәйгене күргәч, моның ярдәмендә максатыбызга ирешергә мөмкин булуын аңладык”, - диде Айдар.
Видеода төшәргә команданы бер атна эчендә җыялар. Роликта яңгыраган җырны, шигырьне, гомумән, бөтен сценарийны Айдар үзе яза. Буа буендагы флешмобны оештыруда тагын бер милләттәшебез - Алинә Сабирҗанова ярдәм итә. Төшерү эшенә ике көн вакыт китә, әзер видеоны егетләр сайтка ноябрь ахырында куялар. Ике атна эчендә ике меңнән артык тавыш җыялар алар. “Бәйгедә Россиянең төрле төбәгеннән катнаштылар. Барлыгы 147 видеоролик иде. Көрәш бик көчле барды. Безне катнашудан төшереп калдыру өчен дә тырыштылар. Гомумән, безнең видео башкалардан күпкә көчлерәк иде. Үзебезне җиңүгә лаеклы дип уйлыйм”, - ди ул. Бәйгедә катнашуларының максатлары да кызыклы. Әлеге акча аларга яңа бизнес проект ачу өчен кирәк була. “Үз эшеңне булдыру бик кирәк. Бу хөкүмәткә дә файдалы, яңа эш урыннары да дигән сүз. Дөрес, салымнан соң безнең исәпкә 650 мең сум гына күчте. Ролик төшерүдә катнашучыларга да 5әр мең сум бирергә вәгъдә иттек. Калганын шәхси эшебезне ачу өчен тотачакбыз”, - дип, әңгәмәдәшем үзләренең планнары белән бүлеште. Айдар тормышын бизнес белән бәйләсә дә, үз-үзен төрле яктан камилләштерү, үстерү өстендә даими эшли. Милләттен дә онытмый. “Үз халкымны, аеруча туганнарымны бик яратам, татар булуым белән горурланам. Гел туган телдә аралашмасам да, гаиләдә, кайбер дусларым белән татарча сөйләшәм. Гореф-гадәтләребезне саклап, тарихыбызны белеп яшим. Башкача мөмкин дә түгел. Гаилә корганда да булачак тормыш иптәшемнең бары тик татар милләтеннән булуын телим”, - ди ул. Һәр яктан да килгән, тормышта күп максатлар белән янып-көеп яшәгән Айдарга уңышлар, теләкләренең чынга ашуын телик! Туган елы: 1990 елның 1 гыйнвары Белеме: ИжДУның “Җылылык техникасы” факультетын, аннан соң магистратураны кызыл дипломга тәмамлый Эш урыны: Менеджер Гаилә хәле: ӨйләнмәгәнЭльвира ХУҖИНА
|