Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 38701

15 ел эчендә 9 мең сабыйга туарга ярдәм иткән Айрат Шәмсетдинов бүген үзе ярдәм көтә

$
0
0
17.02.2015 Медицина
Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендәге бала тудыру бүлегендә эшләүче акушер-гинеколог Айрат Шәмсетдиновка ярдәм кирәк. Ул – 15 ел эчендә 9 меңнән артык сабыйга дөньяга аваз салырга булышкан кеше.
Айрат  2009 елда, тән тире­сендә үзгәрешләр кү­реп, табиб­ларга мөрәҗә­гать итә. Әмма анализлар нәтиҗәсе сөендерми – тире меланомасы, ягъни яман чир дигән диагноз куялар. Ул бу турыда кешегә сиздерми, элеккечә яшәвен, эшләвен дәвам итә. “Мин  төшенкелеккә бирелеп утыра торган кеше түгел. Го­ме­ремдә авыруым өчен кайгырганым юк. Әле бит балаларымны аякка бастырасым бар. Алай гынамы, тагын бик күп сабыйларга дөнь­яга килергә булышырга кирәк бит”, – ди ул.   Мондый диагноз куелган кеше озак яшәми дисәләр дә, Айрат Фаил улы аның киресен раслый. Ме­нә 6 елдан артык әлеге чир белән көрәшеп, моңа кадәр аның турында кешегә дә сиздермичә яши ул. Россия табиблары да, чит илне­ке­ләр дә ярдәм итеп караган. Ул бик күп опе­рацияләр ки­черә, тик яман чирне туктатып бул­мый.   “Бу хакта кешеләргә сизде­рәсем, башкаларны борчыйсым килмәгән иде. Әмма дарулар кыйм­мәт­лән­гәнгә,  мәрхәмәтле ке­шеләрдән ярдәм сорарга булдым”,– ди ул. Авыруны дәвалау өчен дакарбазин дигән дару тәкъ­дим иткән­нәр. Әлегә табиб шушы дару белән яши. Тик аның тәэ­сире көннән-көн  кими бара икән. Алман табиблары Айратка  кейтруда дигән препарат тәкъ­дим итәләр икән. Әлеге даруны өч атнага бер тапкыр кулланырга кирәк икән. Ә ул бик кыйммәт – 957 мең 600 сум. Бу бит бер айга гына. Елына 12 миллион сумга якын акча кирәк дигән сүз бит бу. Табибның гаиләсе, туганнары, дуслары моны үзләре генә күтәрә алмый. Ярдәмгә 15 ел дәвамында Айрат Шәмсет­ди­нов­та бала табучы хатыннар алынган. “ВКонтакте” социаль чел­тәрендә алар­ның уй-киче­реш­ләрен укып белергә була.  Аларга Айрат Фаил улы  җавап  та язган: “Сезнең изге теләклә­регезне укып, са­быйларыгызның фо­то­сурәт­лә­ренә карап, яшәргә көч алам. Мондый теләкләр булганда, мин яшәргә тиеш. Авырыйм дип булмый, мин яраткан эшемне ташлый алмыйм. Барыгызга да рәх­мәт, тагын очрашырга язсын!” Әлеге табибта бала тапкан  Га­бидә Шаһиева менә мондый сүзләр язып калдырган:   “Айрат Фаилевич! Сез бит 11 ел элек баламны иң беренче үз кулыгызга алган КЕШЕ. Шушы елларда без сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен теләп яшәгән идек бит. Нишлисең, тормыш сынаулар бе­лән бара шул. Сез бу сынауларны җиңәрсез, Аллаһ ярдәм итәр.Безнең ярдәмнең игелеген кү­рергә насыйп булсын дип теләп калабыз!” Айрат Шәмсет­динов­ның язмышына битараф калмаучылар газета укучылар арасында да табылыр. Андыйлар өчен исәп-хисап счетлары:   +7(987)227-85-05. МТС  +7(917)269-72-73. МТС  +7(906)322-83-35. Билайн Карта Сбербанка  6761 9600 0355 7064 59 Карта Энергобанка  5398 5085 2157 3122 Карта Татфондбанка  4232 1730 0264 5106 Карта Спуртбанка  4197 8150 1105 8738 Карта Связнойбанк  5203 3907 0599 9992
Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 17.02.2015

Viewing all articles
Browse latest Browse all 38701


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>