Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 38701

Рәсим Низамов телефоны тыңланудан куркамы? (СОРАШТЫРУ)

$
0
0
03.03.2015 Җәмгыять
Россия Элемтә министрлыгы кәрәзле телефон аша кешенең нәрсә турында сөйләшкәнен тыңлап торып (прослушка), аның яшерен серләрен теләсә кая таратуны булдырмый торган махсус системаны гамәлгә кертмәкче. Проект авторларын бу фикергә сим-карталар җитештерүче Gemalto компаниясендә булган җәнҗал этәргән.

Мәгълүм булганча, күптән түгел дөньяда иң эреләрдән саналган әлеге компаниянең компьютер челтәрен “җимерделәр”. Россия элемтә министры Николай Никифоров фикеренчә, бу куркыныч теләсә кайсы элемтә һәм мәгълүмат чарасына яный. Ике кешенең берсе кәрәзле телефоннан файдаланган хәзерге заманда исә бу куркыныч икеләтә арта. Ә телефоннан сөйләшкәндә сезне тыңлап торалар дип курыкмыйсызмы?

Айсылу ХАҖИЕВА, “Бол­гар” радиосында “Шөпшә-шоу” тап­шыру­ының алып баручысы:   – Тыңлап торырлар дип курыкмыйм, тик кайбер шәх­си темаларга сөйләшә башласам, мине ишетмиләрме икән, дип уйлап куям. Шкафымдагы “скелет”ларны чыгарырга уйласам, билгеле, әң­гәмәдәшем белән күзгә-күз карап сөйләшүне кулайрак күрәм. Тыңлап торырлар дип куркудан түгел. Очрашып сөйләшү телефоннан сөйлә­шүгә караганда күң­еллерәк.   Резеда СӘЛАХОВА, Кә­рим Тинчурин исемен­дәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты:   – Әйбәт система! Ялгышмасам, Казанның меңьел­лыгын бәйрәм иткән көн­нәрдә Татарстандагы барлык кешене тыңладылар. Бу, әлбәттә, куркынычсызлык өчен эшләнде. Аны бөтенебез белеп тордык, шуңа күрә авызыбызны да чамалап кына ачтык. Гадәти тормышта да синең бөтен сөйләшкән сүзеңне тыңлап торалар дигән уй бик үк куандырмый. Тик шулай да куркам дип әйтә алмыйм. Теләгән кешемә шалтыратып, теләгән сүземне әйтәм. Гомумән, телефонны яшерен серләр сөйләшә торган нәрсә дип кабул итмим. Күзгә-күз карап сөйләшү, әлбәттә, кулайрак. Әңгәмә­дәшеңнең күзләрен күреп сөйләшмәгәч, нинди аралашу инде ул? Шәхсән минем өчен телефон – әти-әнием­нең хәлен белеп тору һәм эш буенча сөйләшү җайлан­масы.   Руслан ФӘТХРИЕВ, Саба районы “Лесхоз” оешмасында юристконсульт:   – Телефоннан сөйләш­кә­немне тыңлап торалардыр дип курыкмыйм. Сөйләшү барышында яшерен серләр­не дә ачкалаган бар. Тик бик яшереннәрен күзгә-күз оч­рашкач кына әйтәм.   Зөһрә ТИМЕРОВА, шәф­кать туташы:   – Телефоннан сөйләш­кән­дә бу хакта уйлап та караганым юк. Аның каравы янәшәмдәгеләр тыңлар дип куркам. Яшерен серлә­рем­не телефон аша сөйләгәнем юк. Аларны кеше белән очрашып сөйләшкәндә ге­нә ачам. Ә менә министр­лыкның сак­лау системасы турындагы тәкъдимен хуплыйм.   Рәсим НИЗАМОВ, җыр­чы:   – Тыңлап торасы булса, бездән сорап тормыйлар инде аны. Тыңлауның бит сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Закон нигезендә, берәр нинди мәсьәләне хәл иткәндә телефон аша сөйләшүне тыңлауларны аңлап була әле. Ә менә законсыз рәвештә кешенең шәхси тормышына тыкшыну монысы инде бөтенләй башка нәрсә. Шәхсән үзем телефоннан сөйләшкәндә сүзләрнең менә монысын гына әйтергә ярый дип аермыйм. Яшерерлек серләрем дә юк.


28 |

Viewing all articles
Browse latest Browse all 38701


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>