03.02.2016 Авыл
Иң элек “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасында эшләүчеләр исеменнән редакциягә юлланган хатның кыскача эчтәлеге белән танышып узыйк: “Безнең район хуҗалыклары “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасына кергәч, сөенгән идек. Баштагы елларда, чыннан да, күп кенә яңа техника, трактор-комбайннар кайтартылды, фермаларда терлек саны артты, халыкка эш булды. Хезмәт хакы буенча кайчакларда тоткарлыклар булса да, җитәкчеләр мөмкинлек чыгуга түләргә тырышты.
Бер ел элек җитәкчелек алышынды. Яңа директор итеп үзебезнең районда туып үскән, моңарчы агрофирманың дуңгызчылык комплексы җитәкчесе булып эшләгән Ленар Нургаянов куелгач, хуҗалыкларда хәлләр тагын да катлаулана башлады. Олыны – олы, кечене кече дию бетеп бара. Җитәкченең сүзе генә дөрес, башкаларныкы гел ялгыш. Хезмәт хакының берничә айга тоткарлануы бер хәл. Хәзер инде ниндидер хозрасчет дигән булып, эш хакының нибары 40 процентын гына бирәләр. Шундый закон да бармы икән? Бу бит инде бездән көлү дигән сүз. Түләү булмагач, яшьләр генә түгел, озак еллар эшләгән тәҗрибәле кадрлар китә. Бер ел эчендә агрофирманың баш белгечләреннән беркем калмады. Кемнең бушка эшлисе килсен? Безнең дә бит гаиләбез, балаларыбыз бар. Утка, суга, газга да вакытында түләргә кирәк. Директорга керүдән файда юк. Ничек эшлисез, шулай түлибез, ди. Янәсе, бөтенесе өчен без гаепле. Элегрәк иттән дә, сөттән дә керем күбрәк булды. Хуҗалык йөзләгән гектар бәрәңге үстереп тә ярыйсы гына табыш алды. Хәзер нәрсә үзгәрде икән? Без бит элек ничек эшләсәк, бүген дә шулай. Тик акча бирмәгәч, бигрәк тә яртысын кисеп калгач, кемнең эшлисе килсен? Директор халыкны эчкечелектә, урлашуда гаепли. Элеккеге елларда да шул ук кешеләр эшләде бит. Нәтиҗәләр күпкә яхшырак иде. Хәзер күп нәрсә әрәм ителә. Никадәрле уңыш кырда калды. Бәрәңгенең дә бер өлеше кар астында калды. Хәзер черегәнен склад артына ташыйлар. Вакытында алынса, бу кадәрле әрәм булмас иде. Килә калсагыз, Пеләмәш терлек комплексына барып карагыз әле. Бу комплексны бездә хәзер “Пеләмәш концлагере” дип тә атыйлар. Утыз градус салкыннарда терлекне көн-төн ачык һавада тоту, тиешенчә карамау нәтиҗәсендә терлек-туар чирли, үлүчеләре дә бар”. Пеләмәш комплексында ниләр бар? Әгерҗегә барган көнне температура минус 30 градус чамасы иде. 1200 баш терлек, шул исәптән буаз таналарның тәүлек буена ачык һавада торуы аларның саулыгына тискәре тәэсир ясамасмы? Юлда барганда агрофирма директорына әлеге сорауны бирми кала алмадым. – Тиешенчә ашатканда мал-туар салкынга чыдый. Ышыкланыр өчен тактадан берничә сарай да корып куйдык, – диде Ленар Нургаянов. Пеләмәш авылы район үзәгеннән 90 километрдан артык ераклыкта урнашкан. Буранлы көндә авылга барып җиткәнче, кем әйтмешли, күзләр күгәрерлек икән. Ә терлек, чыннан да, япан кырда, ачык һавада. Алларына куелган тагарак янында салкыннан куырылып, кайсы кая бөрешеп басып тора. Нечкә күңеллеләр өчен күздән яшь китерерлек күренеш. Ни генә дисәләр дә, терлекне мондый суыкларда “чыныктыру” эзсез узар дигән ышаныч юк. Быелның утыз градустан артып киткән салкыннары бигрәк тә буаз таналар өчен куркыныч. Тикмәгә генә элек-электән мал-туар өчен кышлыкка махсус биналар төземиләрдер бит инде. Биредә әледән-әле терлек үлүен дә яшермиләр. Янәшәдәге коймага яңарак суелган терлек түшкәсе асылган. Комплекс җитәкчесе Михаил Тихонов әйтүенчә, үлү куркынычы булгач, чалырга туры килгән. Филиалда сенажны да, силосны да кыш буена җитәрлек әзерләгәннәр. Тик менә терлек алдындагысы гына таралып, чәчелеп ята. Югыйсә сакчыллык комачау итмәс иде. Язга кадәр шактый вакыт бар бит әле. Михаил Тихонов әйтүенчә, ул җитәкләгән филиалда 386 кеше эшли. Ягулык-майлау материалларына, электр энергиясенә, запас частьларга һәм башка кирәк-яракларга чыгымнарны мөмкин кадәр азрак тотарга тырышалар. Бу кадәресен һәркем аңлый. Эш нәтиҗәләренә дә зыян китермәскә тырышалар. Әмма яшисе дә бар бит әле. Гаиләләребез алдында оят. Өйгә дә кайтасы килми инде, ди терлекчеләр. Ферма мөдире Владимир Иштуганов әйтүенчә, теләгәннәргә хезмәт хакы исәбеннән терлекләтә дә алырга була икән. Тере үлчәмдә итнең килограммы – 130 сумнан. Тик менә ни өчендер ферма эшчеләренең биредән терлек аласылары килми. Кыйммәтсенәләр дә, башка сәбәпләре дә бар бугай. Авылда терлекне арзанрак бәядән дә алып була, диләр. Хезмәт хакын түләүгә кагылышлы хәлләргә бүлекчә җитәкчесе Юрий Семенов, биредә эшләүче терлекчеләр, механизаторлар, сак хезмәткәрләре – кыскасы, һәркем аптырашта. Акчаның берничә айга тоткарлануы – бер хәл, биргән кадәресе дә тиешле сумманың 40 проценты гына, диләр. – Хезмәткә тиешле түләү булмагач, кешеләр белән эшләү, алардан ни дә булса таләп итү кыенлашты, – ди Михаил Тихонов. Шул ук вакытта нәтиҗәләр дә начарая бара. Ашаган белми, тураганның мөмкинлеге җитми Хатта бәян ителгән хәлләр Әгерҗе муниципаль районы җитәкчесе Валерий Макаровка да, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе рәисе Дилүс Гатауллинга да яхшы таныш икән. Бу арада һәр көн саен диярлек район авылларында узган җыеннарда да хатта искә алынган проблемалар турында ачыктан-ачык сөйләшүләр бара, ди Валерий Владимирович. Нәтиҗәсе дә бар сыман. Өметләндереп, канатландырып торганда, Әгерҗе халкы иренә торганнардан түгел. Берничә ай элек кенә терлекчелек буенча республикада 21 нче урында барган район хәзерге вакытта көн саен 58,8 тонна сөт җитештереп, 15 нче урынга күтәрелгән. Бер сыердан тәүлегенә уртача 13 килограм сөт савалар. Тик районның иң зур агрофирмасындагы авыр хәлләр эзсез узмаган. Гәрчә “Ак Барс Холдинг”ка керүче хуҗалыклар, тулаем алганда, узган ел 141 мең тонна сөт җитештереп, республикада беренче урынга чыкса да, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, Әгерҗе районы әлегә сөт җитештерү буенча узган елдагы күрсәткечләрдән түбәнрәк нәтиҗә белән эшләүче 5 район арасында кала. Агрофирмада хезмәт хакын түләү буенча кыенлыклар килеп чыгу сәбәпләренең берсе – банкларга булган бурычның артык зур булуы, дип саный район җитәкчесе. Болай да авыр заманда җилкәңдә 1 миллиард 700 миллион сумлык әҗәт булу – теләсә нинди хуҗалыкны аяктан ега алырлык йөк шул ул. Хуҗалыкның финанс хәленә килгәндә, 2015 ел нәтиҗәләре буенча агрофирма үз тарихында беренче тапкыр 7 процент табыш белән эшләгән. Әмма узган еллардагы зыян күләменең 504 миллион сум тәшкил итүе аларны янә чабудан артка өстери. Агрофирма бүген сумалага ябышкан саескан хәлендә. Томшыгын алса, койрыгы ябыша. Җитмәсә, дәүләт ярдәме дә ни өчендер узган ел белән чагыштырганда 2 тапкыр кимегән. Дөрес, юлларын табып, бер ел эчендә хуҗалыкның төрле оешмаларга бурычын шактый киметә алганнар алуын. Якынча исәпләүләр буенча, эшләр шулай дәвам иткәндә, агрофирмага бүгенге бурычларыннан котылыр өчен ким дигәндә тагын берничә дистә ел кирәк булачак, ди белгечләр. Ярый ла бу еллар эчендә әҗәтләр тагын да өстәлә тормаса. Әлегә исә алар банкларга процент ставкаларын гына да аена 25 миллион сум түли. Бер караганда, шулкадәр зур суммада бурыч түләгән хуҗалыкның башка кирәк-яракларга акчасы җитмәвенә гаҗәпләнәсе дә юк. Агрофирмада эшләүче 1300 кеше өчен уртача хезмәт хакы 11-12 мең сум булганда да, аена 13-14 миллион сумнан артык акча җитәр иде. Әмма башка түләүләр дә бик күп икән шул. Пенсия фондына, электр энергиясенә, газга, салымнарга, ветеринария препаратларына, ягулык-майлау материалларына тагын шулкадәрле акча кирәк, ди хуҗалык белгечләре. Шул сәбәпле 2014 елда хезмәт хакының күләме уртача 15100 сум булса, узган ел аны шактый киметергә туры килгән. 2015 елда агрофирма буенча эш хакы аена уртача 11200 сум булган. Ел дәвамында башка төр чыгымнарны да кысарга туры килгән. – Урлашып яшәүгә күнегеп баручыларның шуңа да ачуы килә. Бер ел эчендә 900 мең литр ягулык-майлау материалларын янга калдыра алдык, – ди Ленар Фәрит улы. Җитештерелгән продукциянең үзкыйммәтен шактый киметә алулары да шуңа бәйле бугай. Җитәкче әйтүенчә, төрле урлашуларга каршы һаман да көрәшергә туры килә. – Кайбер авылларда борылганыңны гына карап торалар. Кул астына эләккән һәрнәрсәне юкка чыгаралар. Ягулык-майлау материаллары, терлек азыгы, фураж һәм башка кирәк-яраклар турында әйтеп тә тормыйм, хәтта фермадан сөт урлап сату очраклары булды, – дип уфтана агрофирма директоры. – Иң аянычы: барлык төр продукцияләргә бәя артканда, авыл хуҗалыгында җитештерелгәннең кабул итү хаклары һаман да бер урында таптана. Кайберләренә хәтта төшә дә. Әйтик, бүген агрофирмада сату өчен меңнәрчә тонна бәрәңгебез бар. Ә аның 1 килограммын... 6 сумга алмакчылар. Бу хәтта бәрәңгенең үзкыйммәтеннән дә кимрәк. Алыпсатарлар язга таба бәрәңгенең сакланышы начарлануын, аны әрәм итмәс өчен әледән-әле черегәннәреннән аралап торырга кирәклеген дә яхшы белә. Шуңа арзан бәягә өметләнәләр. Бәрәңге турында сүз чыккач, Красный Бор авылы янындагы склад артында тау-тау булып өелеп торучы черегән бәрәңге турында язылганнарның дөресме-түгелме икәнлеген сорыйм. Тау-тау ук булмаса да, шактый черегән икән шул быел бәрәңге. Бурычлы үлми, көн дә күрми Райондагы барлык сөрү җирләренең 90 проценттан артыгы – агрофирма карамагында. Хуҗалыкның бер читеннән икенчесенә барып җитү өчен 120 километр ара үтәргә кирәк. 24 авылны берләштерүче агрофирманы бер әйләнеп чыгу өчен генә дә шактый вакыт таләп ителә. 55 мең гектар җирне эшкәртәсе, ашлыйсы, чәчәсе, корткычлардан саклыйсы, уңышын җыеп аласы да бар бит әле. Аннан килеп, дистәләгән ферма, терлекчелек комплекслары, 13600 баш мөгезле эре терлеге, меңләгән дуңгызы, машина-трактор парклары, механика мастерскойлары заманча техника һәм технологияләре булган хуҗалыкның эш-мәшәкатьләре хәттин ашкан. Техникасын көйлисе, җайлыйсы, төзәтәсе, чәчүлеген, ашламасын юнәтәсе, ягулык-майлау материалларын туплыйсы, язгы кыр эшләренә әзерләнәсе бар. Әле бит ике дистәдән артык авылның һәркайсында үзенә күрә сәгате-минутында хәл ителергә тиешле проблемалары, эш-мәшәкатьләре дә җитәрлек. Кыскасы, агрофирмада эшләүче меңнән артык кеше – зур бер гаилә, өмет-кайгылар, чишелешен көткән төеннәр дигән сүз. Бу кадәрле йөкне бер җитәкче генә колачлый алмый шул инде. Моның өчен директор янәшәсендә үзе кебек аркадашлар, фикердәшләр, ярдәмчеләр булу кирәк. Кызганыч, бер ел эчендә Ленар Нургаянов тирәсендә моннан бер ел элек агрофирмада эшләгән баш белгечләрдән бары тик баш инженер гына калган. Мин куйган таләпләргә риза булмадылар, ди җитәкче. Продукция җитештерү күләменә килгәндә, хуҗалыкның төп керем чыганагы булган сөт җитештерү күләме бер ел эчендә шактый кимегән. 2014 елда агрофирмада һәр сыердан уртача 14,9 килограмм сөт сауган булсалар, 2015 елда бу күрсәткеч 13,7 килограммга калган. 3630 сыердан алынган сөт күләмен елның 365 көненә тапкырласаң, югалтулар миллионнарча сум белән исәпләнә. Хуҗалык буенча мондый югалтулар күләме 70 миллион сумга җитә. Бу кадәр акчаны эшләүчеләргә хезмәт хакы түләүгә юнәлдергәндә, бәлки, бернинди “хуҗалык исәбе” яки тиешле акчаның 40-45 процентын гына түләү проблемасы да килеп чыкмас иде. Бу урында агрофирма җитәкчеләренең мөстәкыйльлеге турында берничә сүз әйтеп үтү урынлы булыр. Бүген алар хәтта үзләрендә җитештерелгән продукциягә дә хуҗа түгел. Башкасы турында әйтеп тә торасы юк. Шул ук Әгерҗе агрофирмасын гына алыйк. Сөт саткан акча турыдан-туры хуҗалык исәп-хисабына керсә, отышлырак булмас иде микән диюем. Кем әйтмешли, олы юлда рульне ышанып тапшырганнар икән, кайсы түмгәкне ничек әйләнеп үтәргә кирәген ерактан өйрәтеп тору нигә? Ул чагында хуҗалык җитәкчеләре кирәкле техника, запас частьларны, башка кирәк-яракларны да үзләренә кулайрагын сайлап алыр иде. Шул ук кредитлар мәсьәләсендә дә. Сүз дә юк, кредитка алынган техника, төзелгән терлекчелек комплекслары, токымлы терлекләр – вакытында барысы да кирәк булгандыр. Тик алу җиңел, бирү бик кыен бит. Бөтен табышы банктан алынган кредит ставкаларын түләп барырга да җитмәгәч, киләчәктә андый агрофирмадан ни көтәргә?
Камил СӘГЪДӘТШИН
--- | 03.02.2016