Башкалар кайгысына битараф булмыйча, бер-береңә ярдәм итеп, кулдан килгәнчә булышып яшәргә өйрәнә башладык. Хәер, элек-электән әби-бабаларыбыз бер-берсенә һәрчак терәк булган. Хәтта авылда әти-әнисез калган баланы да ятимнәр йортына җибәрмәгәннәр. Якын кешеләре булмаса, ерак туганнары, бер кешесе дә калмаган икән, авылдашлары алып үстергән.
Соңгы вакытта авыруларга ярдәм итүне киңрәк мәйданга чыгарып, кешегә күрсәтә башладык. Ни кызганыч, бу хәлне яңа мода дип тә атаучылар бар икән. Югыйсә, кешеләрнең күңелендәге игелек, яхшылык яңа гына баш калкытты дигән сүз түгел бит бу. Бүген теләсә нинди, шул исәптән авыру турындагы хәбәрне тарату мөмкинлекләре зур. Шуңа күрә авыру бала тәрбияләүчеләр, бәлагә юлыккан кешеләр дә, интернет челтәрендә ярдәм сорарга кыенсынмый башлады.
Татар эстрадасы артистларына да “хәйрия” сүзе күптәннән таныш. Моннан биш-алты ел элек Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров җитәкчелегендәге бер төркем җырчылар белән Дәрвишләр бистәсендә урнашкан психоневрология интернатында булырга туры килгән иде. Шөкер, бу күркәм гамәл ел саен дәвам итә.
Сер түгел, хәзер танышлары, дуслары булган кеше кемгәдер ярдәм итәргә тели икән, хәйрия концертларын оештыра да куя. Әмма ул тиз генә эшләнә торган эш түгел. Безнең тамашачыга хәйрия төшенчәсен башта яхшылап аңлатырга кирәк. Бары бик азлар гына: “Ял да итеп кайтырмын, савабы да булыр”, – дип уйлый. Күбесен: “Концертта нинди артистлар булачак?” – дигән сорау борчый. Хәер, тамашачыга сүз әйтеп булмый. Төрле кеше бар бит. Кайберәүләр бер-берсенең язмышына битараф, кеше кайгы-хәсрәтен күрми, ишетми. Хәтта туганнарының хәлен дә белми. Шул ук вакытта бер-берсенә ярдәм итәргә әзер булган кешеләр дә күп.
Моның шулай икәненә 1 февральдә Филармониянең концертлар залында бер төркем артистлар белән бергәләшеп оештырган концертны барып күргәч, тагын бер кат инандым. “Мондый концертларга бик йөрисе килмәгән кебек. Ә килеп эләккәч, күңелләр эреп китә. Кемгәдер булышасы килә башлый. Күңелләр чистарып, сафланып кайтасың”,– ди Зөһрә исемле тамашачы.
Әлеге хәйрия чарасы церебраль параличтан интегүче Наил Галләметдиновка махсус тренажер алу өчен оештырылган иде. Залда буш урыннар юк диярлек. Әлеге чараны башлап йөрүче – җәмәгать эшлеклесе Фәрит Мифтахов. “Барыбыз да изге эшләр эшләргә тиеш. Шундый концертлар оештырганда бер төркем артистлар белән эшлибез. Һәрчак риза булып, берсүзсез җырлап китәләр. Алар бу гамәлләре белән үзләренә тамашачыдан хөрмәт кенә яулый”,– диде ул.
Җырчыларга килгәндә, халык аеруча Сәйдә Мөхәммәтҗанованың, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаевның, Мөнир Рахмаевның чыгышларын җылы кабул итте. Нәфис сүз остасы Рәшит Сабировның чыгышын да халык яратты. Озак еллар буе әнисен баладай тәрбияләгән, аны кадерләп соңгы юлга озаткан Рәшит абый “хәйриячелек”, “кешеләргә булышу” сүзләренә битараф була алмаганын әйтте. Аның ятим балаларга мөнәсәбәтен күреп, үзем дә гаҗәпләнгән идем. Бу юлы да Рәшит абый матур гамәл кылды: үзенә бирелгән чәчәкләрне залда утыручы ак яулыклы әбигә бүләк итте. “Күңеле пакь, үзе чиста кеше генә ак яулык яба. Хәер, изге күңелле булмасагыз, бирегә килмәс тә идегез”,– диде ул.
Әлеге гади генә, әмма шул вакытта үз эченә тирән мәгънәне сыйдырган концертны алып баручы Татарстанның атказанган артисты Инсаф Абдулланың тыйнаклыгын бик күп яшьләргә үрнәк итеп куярга иде дигән уй килде башка. Менә кайда ул зәвык, сәхнәдән сөйли белү, халыкны үз авызына каратып тоту! Сәхнәдән тозсыз мәзәкләр, көлкеле сүзләр дә ишетелмәде. Халык матур гына ял итеп кайтып китте.
P.S. 4 февраль көнне Совет районының “Сәйдәш” мәдәният йортында элек “Болгар кызлары” төркемендә җырлап йөргән Альбина Мусинага ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узачак. Альбинага да табиблар яман шеш диагнозын куйганнар. Әлеге чарадан кергән акча чираттагы химия терапиясенә тотылачак. Изге эшләрдә бердәм булып, әйдәгез, Альбинага да ярдәм кулы сузыйк! Акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Альбинаның сбербанк картасы номеры:
4276620019093818.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
--- | 03.02.2016