Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 38738

“40 ел буе йокы күргәнем юк” #7052

$
0
0
08.12.2012 Җәмгыять
Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылында яшәүче 74 яшьлек Шәмсебәдәр әби Мө­хәм­мәтҗанова йокы тәмен күптән оныткан. Ул инде дүрт дистә ел буе төнен гыйба­дәт кылып үткәрсә, көндез исә төрле авырулардан ярдәм сорап килүчеләрне өшкереп дәвалый. Без йокысыз яши тор­ган карчыкта кунакта булдык.

Телефон аша аятьләр укыйм

Үзбәкстандагы интернатта эш­ләгән вакытта Шәмсебәдәр, виноград куагыннан егылып төш­кән баланы коткарам дип, абынып, башын авырттыра. “Бу хәл­дән соң мин җиргә басарга куркып калдым. Әй­терсең, аяк ас­тында җир убылгандай була иде. Шулай итеп, туган якларыма кайтып китәргә туры кил­де. Республика хастаха­нәлә­рен­дә яттым. Дәвалауның файдасы ти­мәде. Нишләргә инде, дип аптырап йөргәндә иртәнге сәгатьләр­нең берсендә колагыма өч тапкыр “өш­кер” дигән сүз яңгырап китте. Ме­нә шуннан соң “Аятелкөрси” кебек догаларны укып, үземне өш­керә башладым”, – ди Шәмсе­бәдәр әби.

Соңгы берничә дистә елда ул үзенең жылы сулышы, сихри до­га­ларның көче белән башка­ларның да сәламәтлеген ныгыткан. Бүген аның янына Чаллы, Казан кебек шәһәрләрдән, төрле районнардан киләләр. Атнаның пәнҗешәмбе, җомга көннәрен­нән тыш, барлык көннәрне дә кабул итә икән ул. Уңайсыз вакытта килгәннәрне дә борып җибәр­мәс­кә тырыша.

Котлы Бөкәшкә килә алмаучыларга, бигрәк тә көйсезләнгән сабыйларга телефон аша да ярдәм итә икән ул. Тегермәнлек авылындагы балалар йортындагы сабыйларны кичке сәгать 11дә шифалы догалары белән йокыга талдыра. Өенә килгән балалар беренче вакытта кире­лә­неп карышса, икенче юлы үзләре изүләрен ачып, әбекәйнең дога укуын көтә икән.

Аның ишеген ша­кучылар, бозымнан, күз тиюдән интегәм, бала таба алмыйм, фә­лән жирем шеште, дип зарларын бел­дерә икән. Әмма ул аны бозым тү­гел, гамәлсез, дин­сез яшәү нә­ти­җәсе дип әйтә. Догалар язып, аны тәнгә бәй­ләп куярга куша.

Кунаклар бе­лән саубуллашкач, үземнең дә хәлем китәргә мөмкин, ди ул.

– Кеше кит­кәч, йөрәгем, башым авыртып ала, тәндә калтырау сизәм. Өшкергән су эчкәч, хәлем җиңеләя. Кайчак үземә, башка өшкермим, дип тә әйтеп куям, әмма файдам тигәч, сәләтем булгач, каршы килә алмыйм,– ди Шәм­себәдәр әби.

Күземне йомып, тәсбих тартам...

Әбинең кырык ел йокламыйча яшәвенә кемдер ышанмас та, бәлки. Берничә сәгать йокы калса да, үзебезне начар хис итә башлыйбыз. Шәмсебәдәр карчык ничек түзә икән соң?

– Күземне йомып, төне буе тәсбих тартам, тәһлил әйтеп чыгам. Аятьләрне йөзәр тапкыр кабатлыйм. Кайчак тәсбих кулымнан да төшеп киткәли. Шуннан соң муеным ял итсен өчен, аны уңга-сулга борып алам. Йокламаска сабырлыгым ярдәм итә. Иртәнге сә­гатьләрдә күзгә йокы төшеп ала, ул чакта кеше киләсен сизәм. Дога укып, ил-көнгә тынычлык, адәм­нәргә шәфкатьле­лек, туры юл телим. Башкаларның кү­ңеле дә минеке кебек миһер­банлы, иманлы булсын иде, дим үземә.

Шәмсебәдәр әби мәдрәсәдә укымаса да, кайбер абыстайларга караганда артыгын да белә кебек. Ахирәт тормышы, пәйгам­бәрләр тарихы, аятьләр турында да күпне сөйли ала. Аның абыстай әнисе яшь чакта гарәпчә өйрәнергә күп­ме генә үгетләсә дә, үзләштерә алмаячакмын, дип уйлаган. Вакыт үт­кәч, аны үзле­геннән өйрәнә.

Яшьтән үк дини кануннар буенча яшәргә тырышкан, төнен һәм көнен гыйбадәт кылып үт­кәргән, ай саен 4 мең сум пенсия­сенең 3 меңен мохтаҗ­ларга бирә. Шәмсебәдәр әби бер тапкыр да кияүгә чыкмаган. Үзбәкстаннан үзе белән алып кайткан ятим кызга да тәрбия биргән әле ул. Бүген аны күпләр, яратып, “Алма апа” дия. Менә шулай кеч­кенә генә йортта, иман ныклыгы белән кешеләргә хә­ерле тормыш теләп, яшәп ята ул. 

* * *

Шәмсебәдәр әби – рекордсменмы?

Йокламау рекордын 1963 елда 11 тәүлек буе күз йоммаган 17 яшьлек Рэнди Гарднер куйган. Биш көн уяу торганнан соң егеттә галлюци­нацияләр, паранойя һәм зәгыйфь акыллыларга хас башка билгеләр күзәтелгән. Шуннан соң сәламәт­лек өчен куркыныч дип, яңа рекорд куярга теләүчеләрне кире кагалар.

Йокламыйча яшәү – нормаль хәлме?

Ислам динен кабул итүгә мең ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе мөгал­лиме Рөстәм Ясәвиев:

– Тәннең дә ял итәргә хакы бар. Йокы ул ял итәр өчен бирелгән. Әмма аның да чамасы булырга тиеш. Бу очракта әбинең организмына зыян килми икән, ул бик зур савап­лы эш башкара. Төннең бигрәк тә өченче өле­шендә гый­бадәт кылу файдалы. Әбу Һурайра дигән сә­хабә төннең беренче өлешендә үзе, икен­че­сендә аның хатыны, өчен­чесендә балалары намазлыкта утыра торган була. Гыйбадәтне күп кылу – проблема түгел, гый­бадәт кылмау – проблема.

Казан медицина үзәге директоры, невролог, медицина фән­нәре кандидаты Ләйлә Бәйрә­мова:

– Йокламыйча тору организм өчен норма булмаса да, кешегә ул килешә икән, моның зыяны юк. Димәк, ул әбигә дога ял бирә. Медицина күзлеген­нән караганда да, гыйбадәт дәвалау үзен­чәлегенә ия. Менә шуның өчен аның йокысы килмидер.

 


Сәрия САДРИСЛАМОВА

№241-242 | 07.12.2012

Viewing all articles
Browse latest Browse all 38738


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>