02.04.2013 Мәдәният
Татар дәүләт филармониясенең Фольклор ансамбле “Нәүрүз” фестивалендә Россия һәм Татарстан исеменнән чыгыш ясады
в„– |
Татар дәүләт филармониясенең Фольклор ансамбле “Нәүрүз” фестивалендә Россия һәм Татарстан исеменнән чыгыш ясады
2013 елның 20-21 март көннәрендә Ашхабад шәһәреннән ерак түгел яз килүен белдерүче “Нәүрүз” бәйрәменә багышлап ел саен үткәрелүче чираттагы “Нәүрүз” Халыкара фестивале булды. Фестивальдә 9 илдән 245 делегат катнашты.
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле анда “Татар эпосы” дигән музыкаль-хореографик композиция башкарып, тамашачылар мәхәббәтен яулады.
Коллектив чыгышына шулай ук Президент Рөстәм Миңнеханов һәм фестивальгә Татарстан делегациясе составында килгән ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да югары бәя бирделәр.
1
2
3
в„– |