Шимбә көнне “Татарстан - Яңа гасыр” телевидениесенең “Сиңа миннән сәлам” тапшыруын карап утырам. Гәбделфәт Сафин “Уф, Алла!” арбасы” җырын башкара. Бигрәк яхшы җыр инде, шуны тыңлаган саен балачак елларыбыз искә төшеп китә...
Гали авылында да, якын-тирә авылларда да ул арбаны “темпы” дип атап йөртәләр иде. Безнең өчта ул Сәлихҗан бабай белән Рәзифә әбидә генә бар. Сиртмәле кое да аларда гына. Бөтен халык шунда су алырга йөри, ә күпчелеге бабай өйдә булмаганда килергә тырыша, чөнки бабай бик зәһәр кеше. Чәчләре дә ап-ак, һәрвакыт ап-ак күлмәк тә киеп йөргәнгә, аны Ак бабай дип атый идек. Без, 5 – 6 яшьлек бала-чага, Ак бабайның “Уф, Алла” тартып чыкканын, ала каргалар көтүе кебек, көтеп кенә торабыз. Чыгуы була, арбаны сырып алабыз да, алмашып утырып, бер-беребезне тарта-тарта, бабайны озата барабыз. Кайчакта аны да утыртабыз. Утыруы була, озын көй сузып җибәрә. Бик матур җырлый иде бабай, хәтта бер Сабан туенда чиккән-суккан сөлге дә биргәннәр иде үзенә. Ә ул вакытларда сөлге - иң зур бүләк иде бит!
Урманнан “темпы”сына печән салып кайтуын күрсәк, тагын иярәбез һәм арба артына асылынырга тырышабыз, яисә шыпырт кына менеп утырабыз. Ә бабай кечкенә генә булса да, арбасына җигелеп, җан-фәрманга тартып бара. Сизсә, эш харап инде, эләгә юләрләргә. Ходаем, кичер инде балачак шуклыклары өчен, ә Сәлихҗан бабайга ахирәттә урынны түрдән бир.
Үсә төшкәч, тагын да кызыграк хәлләр булды. Яңа ел кичендә Ак бабай хатынын ияртеп, кунакка киткән, ә оныклары Саимәне (без адашым белән бергә үстек, фермада бергә сыер саудык, әле дә янәшәдә генә яшибез) хуҗа итеп калдырганнар. Ул мине, дустыбыз Фәнияне, аның энесе Ядкәрне аулак өйгә дәшеп алды. Йорт себерә торган карагай агачын өйгә сөйрәп керттек тә, конфет кагәзьләре тагып, идән уртасына утыртып куйдык. Саимә печенье пешерергә дип камыр баскан. Нәрсәләр салып баскандыр инде, белмим, тик ул камыр бик зур күпереп, мич башын басты. Печенье пешерү түгел, мичкә дә сыймады бу камыр. Шуның белән маташкан арада, көтмәгәндә, әби белән бабай кайтып керделәр. Без, тараканнар кебек, кем кая тишек, ишек эзләп чабышабыз. Мин сәкедән мич башына сикердем, аннан сикереп төшкәндә, аягым казанга эләкте һәм мин башым белән сәкегә барып төштем. Ничек ишеккә атылуымны, аягыма нәрсә эләктереп өйгә таба йөгерүемне хәтерләмим. Шунысы гына истә калган: мин чыгып йөгергәндә теге карагай агачы баш өстемнән очып үтте. Бабайның матур сүзләре дә әле дә колакта. Саимәгә дә нык эләккән ахыры, ә без качып котылдык. Шунысы гына үкенечкә калды: инәйләрдән шикәр-конфет чиертеп аулак өйгә алып барган идек, шуларны тәмләп ашарга насыйп булмады...
Әйе, Гәбделфәт Сафинның җырлары үзенә генә хас моң булып йөрәкләргә үтеп керә һәм яшьлек елларына кайтара. Кайчакта күңел тулып, ярларына сыймый башлый һәм күз яшьләре белән тышка бәреп чыга. Эх, кайтасы иде “уф, Алла!”лы балачакка, яшьлеккә кайтасы иде. Булмый шул. Сагынып сөйләргә генә калды.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
Клипны карыйбыз:
Саимә МОРЗАХАНОВА
в„– |