Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 38840

Путинга нинди сорау бирер идегез?

$
0
0
08.04.2013 Сәясәт
Владимир Путин апрель ахырында россиялеләрнең со­рау­ларына җавап бирәчәк. Президентның халык белән туры элемтәсен “Россия” телеканалы алып баручысы Мария Ситтель һәм “Беренче канал” генераль директоры урынбасары Кирилл Клейменов алып барачак. Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков сүзләренчә, хәзер Кремльдә әлеге чарага әзерлек бара, һәр структура үз эшчәнлеге хакында мәгълүмат әзерли.

“Сөйләшүдә нинди темалар кузгатылачагы алдан билгеләнмәгән. Әмма җәмгыятьне борчыган иң төп мәсьәләләр – ришвәтчелек, эшсезлек, медицина, мәгариф, торак-коммуналь хезмәтләр бәяләре турында сораулар күп булыр дип фаразлана”, – дигән Песков.

Ә сез Владимир Путинга нинди сорау бирер идегез?

Шакир Яһудин, Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәрти­бе комитеты рәисе:

– Минем элекке елларда оештырылган туры элемтәләр барышында республиканың дәүләтчелеге турында сораулар җибәргәнем булды. Әмма алар Президентка бирелмә­де. Анда миллионлап сорау ки­лүе аңлашыла инде. Торак-комму­наль хуҗалык, пенсия мәсьә­лә­лә­ренә киңрәк урын бирелә, милләт мәсьәләсе икенче планда кала. Респуб­ликаның дәүләтчелеген ныгытырга һәм үстерергә кирәк. Былтыр 2025 елга кадәр милли үсеш стратегиясе кабул ителде. Анда республикалар, аларның дәүләт теле турында бер сүз дә юк. Бу өлкәдә Федераль үзәк ягыннан хәрәкәт сизелми. Консти­туциядә, республикалар статусы Россия Конституциясе һәм Республика Конституциясе тарафыннан бил­геләнә, ди­елгән. Үзебез­нең яктан без Конституциябезне үстерәбез – Татарстан­ның Дәүләт киңәш­чесе вазыйфасы булдырылды, прокурорга Дәүләт Советында закон тәкъдим итү хокукы бирелде. Туры элемтәдә бу турыда сорау-тәкъдимнәр әй­түемне алга таба да дәвам итәчәкмен.

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА, шагыйрь, язучы:

– Республика статусына каршы чыгучы сәясәтчеләр бар. Бу мәсьәләдә ил җитәк­челәре бер сүз дә әйтми. Моны ризалык билгесе дип аң­ларгамы? Президент вазыйфасын бетерү турында карар кабул ителгән иде. Янәсе, Россиядә Президент берәү генә була ала, дип. Ә бит зур оешмалар, Фәннәр академия­ләре, Халыкара дуслык клуб­лары җитәкчеләре дә Президент дип йөртелә. Аларны да бетерергәме? Бу – мәгъ­нә­сезлек. Россиядә милли сәя­сәттә билгеле бер тәртип булырга тиешме-юкмы дигән сорау бирер идем.

Вакыйф ХАРИСОВ, Арча районы мәгариф хезмәт­кәрләре профсоюзы рәисе:

– Мәктәп укытучылары һәм балалар бакчалары хез­мәткәр­ләренең эш хакы арттырылды, зарланырлык түгел, әмма өс­тәмә белем бирү һәм һөнәри белем бирү уку йортлары укытучыларыныкы түбән калды. Аларның хезмәт хакын арттыру өлкәсендә эш барамы икән һәм бу кайчанга планлаштырыла? Бу хакта кайчак мәгъ­лүмат күренеп китә, әмма эш күренми. 1 июльдән дигәннәр иде, ләкин аның документы әле дә чыкмады. Хезмәт хаклары хәзерге дәрәҗәдә калса, бу өлкәдәге белгечләр таралып бетәргә мөмкин. Аларны кире туплау зур кыенлыклар тудырачак.

Илфар КӘРИМОВ, “Болгар” радиосының музыкаль мөхәррире, алып баручысы:

– Яшьләрне торак белән тәэмин итү турында сорау бирер идем. Россия – шактый бай ил. Әмма торак бәяләре кыйм­мәт. Алга киткән илләр­дә яшь­ләргә торак 2-3 процент өстәмә түләү белән генә бирелә, ә бездә – 13-14 процент. Бу өл­кәдә ташламаларны арттырып булмыймы икән? Газ, бензин бәяләре белән дә шул ук хәл. Россия бу ресурсларга бай, бездә иң күп газ табыла, әмма аңа бәя һаман арта бара.

Кадрия ӘХӘТОВА, аспирант:

– Мин Президенттан соң­гы тапкыр укыган китабы турында сорар идем. Һәм, гому­мән, аның нинди әдәби китап­лар укуы, кайсы авторга өс­тенлек бирүе кызыксындыра.




в„–56 | 06.04.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 38840


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>