Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 38763

Иң яхшы 100 татар әсәрен сайлау эше башланды

$
0
0
25.04.2013 Мәдәният
Иң яхшы 100 татар әдәби әсәрен барлау эшен башлау өчен чәршәмбе көнне “Татмедиа” агентлыгында түгәрәк өстәл сөйләшүе үтте.

Исемлек бик кыска вакыт эчендә тәгаенләнергә тиеш. Башта Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ИЯЛИ) әсәрләрне сайлап алу шартларын әзерләячәк. Аннан соң эшче төркем 200-250-ләп әсәрне барлаячак. Бу төркемгә институт, милли китапханә, китап нәшрияты һәм язучылар берлеге вәкилләре керә.

Эшче төркем халык тавыш бирсен өчен барланган 200-250-ләп әсәрне киң татар җәмәгатьчелегенә чыгарырга җыенмый. Бары тик интернетта укытучылар, татар җәмәгатьчелеге, галимнәр күп керә торган сайтларга “100-леккә иң лаек дип кайсы әсәрләрне саныйсыз?” дигән сорау урнаштырылачак. Бу фикерләр һичшиксез исәпкә алыначак, дип белдерә эшче төркем.

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә язучылар белән шагыйрьләр бәхәсләшеп тә алган. “Безнең бер шигырь генә, ә сезнең фәлән йөз битле әсәрегез исемлеккә керү гадел буламы?” дип ризасызлык белдергән шагыйрьләр.

Май ахырларында тагын бер түгәрәк өстәл сөйләшүе үткәрергә планлаштыралар. Бу җыелышта әлеге тупланма иләк аша үткәрелеп 100 әсәрдән торган исемлеккә калдырылачак. Бу исемлеккә кергән һәм электрон күчермәләре булган әсәрләрне шунда ук интернет челтәрендәге сайтларга урнаштыру эшен башларга ниятлиләр. Булмаганнарының, авторлык хокукларын бозмыйча, электрон нөсхәләрен дә эшләү башланачак һәм алар да пәрәвезгә тәкъдим ителәчәк.

“Бүген интернетта 400-ләп татарча сайт бар, аннан да кала 8 меңнән артык сәхифә татар йә Татарстан сүзе белән, ягъни республика, татар халкы белән бәйләнештә дөньяга чыга. Татарстанның һәм татар халкының әлеге әдәби визиткасын бөтен дөньяга ипләп кенә таныта башлау безнең максат булып тора. Чөнки Татарстанны шәһәрләре, тарихи урыннары, архитектура биналары, аш-суы, спорт аша күпмедер дәрәҗәдә беләләр, әмма республиканы танытуда әдәби мирасыбыз да үз өлешен кертергә тиеш. Моның өчен әлеге 100 әсәр башта рус, аннары инглиз теленә тәрҗемә кылыначак һәм шулай ук интернет чәлтәренә тәкъдим ителәчәк”, диде түгәрәк өстәлдә катнашкан “Татмедиа” җитәкчесе урынбасары Нүрия Беломоина.

Әлеге түгәрәк өстәлдә язучылар, шагыйрьләр, Татарстан язучылар берлеге, Милли китапханә, ИЯЛИ, Татарстан китап нәшрияты, Дәүләт шурасы, мәдәният министрлыгы, элемтә министрлыгы, “Татмедиа” вәкилләре катнашты.

Узган ел 12 майда Русиянең 40-лап төбәгеннән татар милли-мәдәни мохтарияте вәкилләре Казанга җыелган иде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов алар белән очрашуга килгәч автономия вәкилләре аңа Татарстанда басылган татарча китапларны үзләренә дә җибәрүне җайга салу мөмкин булмас микән дигән үтенеч белән чыкты. Президент ул вакытта электрон версияләрен тарату күпкә отышлырак һәм заманчарак та булачак дип әйткән иде. 


Наил АЛАН

в„– | 24.04.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 38763


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>