Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 38736

Ял көннәрендә ни эшләргә җыенасыз?

$
0
0
29.04.2013 Җәмгыять
Алда безне ял көннәре көтә. Беренче май бәйрәмнәре 5 көнгә сузыла, ә Җиңү көне уңаеннан 4 көн ял итәчәкбез. Ә сез бу көннәрне ничек уздырырга җыенасыз?

Илдус ЗАРИПОВ, Теләче муниципаль районы башлыгы:

– Мин ял көннәрен басу-кырларда уздырырга җые­нам. Хәзер бит чәчү вакыты. Эш вакытында барысына да өлгереп булмый. Хәзер исә иркенләп кырларны, хуҗа­лыкларны карап, чәчү эшен күзәтергә мөмкин. Әле бит яз көне һавасы да яхшы. Минем өчен шуннан да әй­бәтрәк ял була алмый инде. Шуңа күрә кышкы ялларның бер өлешен майга күчерү дөрес булды. Кыш көне, кар яумаса, эш юк. Яллар бушка уза. Яз көне табигать уяна. Тирә-якны чистартырга ки­рәк. Халык бакчага ашыга. Алар өчен анысы да ял бит. Буйыйсын буяп, чистартасын чистартып, бөтен эшен 4-5 көндә төгәлләп куя.

Хафиз МИРГАЛИМОВ, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Россиянең коммунистлар партиясе фракциясе җитәкчесе:


– Ял көннәрендә район һәм шәһәрләрдә митинглар, пикетлар, демонстрацияләр узачак. “Тынычлык. Хезмәт. Май”. Әнә шул чараларда катнашырга җыенабыз. Анда халыкны борчыган проблемалар күтәреләчәк. Ә алар аз түгел. Бәйрәмнәрдә буш вакытым юк диярлек. Түбән Камага барам, аннары Чаллыга. Бу шәһәрдә урнашкан кеч­ке­нә генә бакча кисәгем бар. Алла боерса, әнә шунда җир казырга чыгачакмын. Кышкы ялларның бер өлешен язга күчереп бик дөрес эшләде­ләр. Кулымнан килсә, май аенда тоташ 10 көн ял игълан итәр идем. Кыш көне халык кая барырга аптырап йөри. Анда 2-3 көндә бик җиткән. Ә яз көне халыкның эше күп була. Сүз уңаеннан, күптән түгел бакчачы ширкәтләренең съез­дына бардым. Миңа калса, дәүләтебез, түрәләребез бу ширкәтләргә булышырга тиеш. Ул бакча хезмәт тә, ял да, чисталык та, табигать тә дигән сүз. Кеше аннан үз борчуларыннан арынып, көч җы­еп кайта.

Зөфәр БИЛАЛОВ, Татар­станның халык артисты:


– Авылга җыенабыз. Зиратка барып, әтинең, туган­нарның каберләрен тәртипкә китерергә исәп. Аннары Зәй­нәпләрнең авылына кайтабыз. Ял көннәре исәннәрнең кадерен белеп, үлгәннәрнең каберен күреп узачак. Безнең татар халкы – чиста халык. Шуңа күрә бу ялларның бер­ничә көнгә сузылуы бик яхшы.

Рузалия ГАЙФУЛЛИНА, “Аромат” оешмасының кадрлар бүлеге җитәкчесе:


– Яз көне ялларны файдалырак итеп үткәрергә мөм­кин. Кыш көненә караганда язын эшләр дә күбрәк була. Яз көне бакча эшләре дә – кү­ңелле бер ял кебек кенә. Май бәйрәме ялларында эшләр­мен дип махсус билгеләп куйган эшләрем юк. Авылга – Яшел Үзән районына әнием янына кайтып бакча эшләрен карарбыз дип торам.

Айнур СӘЛАХОВ, офис хезмәткәре:


– Бик рәхәтләнеп уздырмакчы булам. Башта ничек тә булса кесә телефоныннан котыласы иде. Аннары авылга инде. Ә анда эш бетмәгән. Бу көннәрдә авылда халык шә­һәрдәгедән күбрәк тә булыр әле. Җитмәсә, Казанда бөтен җирдә “бөке”ләр. Без әйләнеп килгәнче, бәлки, юллар да бераз рәткә килер. Шуңа күрә мин бу яллар 10 көнгә сузылса да каршы түгел. Һава торышы да бик яхшы булырга охшап тора. 




в„–68 | 27.04.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 38736


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>