Атна ахырында республиканың Әлки, Аксубай, Нурлат, Әлмәт, Зәй һәм башка кайбер районнары хуҗалыкларында булган идек. Иң беренче күзгә ташланган нәрсә – чәчүлек җирләренә карашның төрле хуҗалыкларда төрлечә булуы. Кайбер район чикләрендә, бигрәк тә җитәкчеләр сирәк йөри торган ышык урыннарда озак еллар дәвамында чүп үлән үрчетеп ятучы ташландык җир кишәрлекләре генә түгел, хәтта уңышы җыелмаган иген кырларын очратырга була икән.
Аерым алганда Нурлат районының Аксубай хуҗалыклары белән чиктәш кырларында уңышы җыелмаган йөзләрчә гектар рапс бүген дә сабакта утыра. Шнайдер исемле инвестор кырлары, диләр. Аның исә бу кырларны килеп күргәне дә юк бит, дип сукрана җирле халык.
“Кызыл Шәрык”ның ашлама сибүдә очкычлар куллануыннан да риза булмаучылар бар. Бигрәк тә бал кортлары асраучыларга югарыдан агу сиптерү зыян сала. Әлмәт һәм Зәй районнары иген кырларындагы нефть калдыклары, химик матдәләр белән зарарланган кырлар булуы да аяныч.
Бүген Россиядә, шул исәптән Татарстан кырларында да сөрү җирләренә кытлык юк сыман. Эшкәртеп кенә бетер, янәсе. Бәлки шуңа күрә дә аерым җир кишәрлекләренең озак еллар буена эшкәртелми ятуына күпләр әллә ни борчылмый бугай. Күп мәйданнарның конкрет хуҗаларын ачыклау да кыенлаша, битарафлык арта. Россия буенча 42 миллион гектардан артык җирнең сөрү әйләнешеннән төшеп калуына да күнегеп киләбез, ахры. Ни кызганыч, ташландык җирләр Татарстан хуҗалыкларында да очрый шул әле.
Гомумән алганда, Россия кебек иң бай табигатьле илгә ачлык янамый да кебек. Әмма өлкән буын кешеләре андый хәлләрне бүген дә искә ала. Югыйсә Җир шарындагы уңдырышлы җирләрнең яртысыннан артыгы, төче су запасының биштән бер өлеше бездә. Галимнәр исәпләвенчә, мондый байлык белән ким дигәндә 500 миллион кешене азык-төлек белән тәэмин итәргә була. Россия исә бүген азык-төлек куркынычсызлыгы чиген ике тапкырга узып бара. Ил халкы куллана торган азык-төлекнең читтән кертелә торган өлеше 18-35 проценттан артырга тиеш түгел. Бу – чик. Россиядә исә бу күрсәткеч күптән инде 60 процент чиген узган. Димәк, азык-төлек куркынычсызлыгы буенча без упкын читендә.
Камил СӘГЪДӘТШИН
в„–69 | 30.04.2013