Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 38810

Гөлнара апаны күреп шаккатканнар

$
0
0
29.05.2013 Җәмгыять
“Татарстан – Яңа гасыр” телевидениесе журналисты (элеккеге журналисты дип әйтергә тел әйләнми, аны алыштырырдай кеше күренми әле) Гөлнара апа Зиннәтуллина янына хәл белергә барам да, канатлар үскәндәй дәртләнеп кайтам.

Һәрвакыт шулай. Булса булыр икән бу кадәр көләч йөз. Хәтта урын өстенә калып, бәгыренә үткән сызланулар аша да үзендә елмаерга, көләргә көч тапты ул. Хәзер исә килгән кешене ишек төбендә каршы ала, кунак итәргә тырышып, бер алдыңа, бер артыңа төшә. Гөлнара апа белән берничә минут сөйләшеп утыр­саң да, кайгың онытыла, шат­лыгың арта.

Ул һаман сөйли дә сөйли: “миеломная болезнь” дигән яман чирне ничек итеп әкрен­ләп җиңә баруын, шуның өчен рес­публика клиник хастаханә­сендә туктаусыз химия терапиясе алып йөрүен (шушы көннәрдә ка­бат хастаханәгә керергә җыена), бакчасындагы чәчәк­ләргә, куакларга карап куануын, иренең аның өчен җан атып, бөтен авырлыкны үз өстенә алырга тырышуын, оныкларына күлмәк, итәкләр бәйләвен... Күп вакыты өйдә – дүрт стена ара­сын­да үтсә дә, бөтен дөнья яңалыкларыннан хәбәрдар. Ә чире хакында инде диссертация яклардай мәгълү­мат туплаган. Берәр кайчан шул хакта китап та язып чыгар әле, билләһи. “Эшләгәндә үземне бигрәк кайгырта белмәгәнмен. Хәзер рәхәтләнеп ял итәм. Әле авыруым да булмасамы?..” – ди ул. Хәер, көчле авырту умыртка баганасын эштән чыгармаса, аяктан екмаса, сазлык кебек үзенә суырган телевидениедән китә алмас, ял күрмәс, яңадан-яңа тапшырулар дип чабар иде.

Күптән түгел, телевидениедә бергә эшләгән ахирәт дусты Заһирә Куртаева: “Килә алырсың микән?” – дип борчылып кына юбилеена чакырган. Гөлнара апа исә “юк” дип әйтә белми. Моңа кадәр иреннән башка урамга чыгып йөрмәсә дә, бу юлы тәвәк­кәлләгән. Табын түренә җыелган кунаклар әлеге “сюрприз”га әзер булмаган, сау-сәламәт чактагы кебек балкып торган Гөл­нара апаны күреп шаккатканнар: кайсы кочаклый, кайс ы көлә, кайсы күз яшьләрен тыя алмый икән. Менә Гөлнара апа шундый инде безнең: аның янында уй­ланасың да, моңланасың да, әм­ма сагышланырга, кайгырырга гына ирек бирмәячәк.

Үзе исә бик авыр вакытларында ярдәм кулы сузучыларга изге теләкләр тели. “Булышучы булмаса, кечкенә генә гәүдәм белән яман чирне җиңә алмас идем. Миңа яхшы энергия кил­гәнен һәрвакыт сизеп яшим. Туганнарым, таныш-белеш шалтыратып хәлемне сораша, диңгез ризыклары, уылдыклар, бүтән төрле күчтәнәчләр ташыйлар, дару үләннәре китерәләр, бер белмәгән кешеләр акча җибәрә. Рәхмәттән башка сүзем юк”, – ди Гөлнара апа. Аны ихтирам итү­челәр, игелекле кешеләр бигрәк күп, шөкер. Редакциябезгә даими килеп йөрүче Казанда яшәүче Әнвәр ага Гыйльметдинов кышкы зәмһәрир суык көндә Гөлнара апага дип атап акча китергән иде. Кесәсен актара, акчасын таба алмый. Өендә онытып калдырган икән. Яңадан кайтып кил­мәкче булды. “Ярар, Әнвәр абый, туңып йөрмә, синең өчен үзебез генә бирик”, – дибез. “Калган эшкә кар ява”, – дип, акчаны тәки шул көнне китерде. Ә Гөлнара апа­ның сәла­мәтләнүен теләп дога кылучылар күпме? Шуларга өс­тәп, үзенең үҗәтлеген дә эшкә җигеп, Гөлнара апабыз аякка басты. Күз генә тия күр­мәсен!  


Фәния АРСЛАНОВА

в„– | 29.05.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 38810


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>