Quantcast
Viewing latest article 26
Browse Latest Browse All 37906

Музыка мәктәбендә Георгий Ибушев белән очрашу булды (ФОТО)

05.04.2025 Мәдәният
Кичә Казанның Илһам Шакиров исемендәге татар балалар музыка мәктәбендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидат Георгий Ибушев белән очрашу булды. Артист олпат җырчы Илһам Шакиров турындагы истәлекләре белән бүлеште, аның репертуарындагы җырларны яңгыратты.

Георгий Ибушев Габдулла Тукай сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкарды, балаларны үз иҗаты һәм тормышы белән таныштырды. Мәктәп укучылары аның “Рәхмәт сиңа җыр”, “Балачакны сагынып”, “Рәшә чыңы” китапларында урын алган әсәрләрен яратып кабул иттеләр.

Әдәби-музыкаль кичәдә җырчының иҗатташ дуслары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Резедә Галимова, баянчылар – Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәйдәр Сафин, Раушания Җиһангирова һәм Зифа Сафина да катнашты. 

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Image may be NSFW.
Clik here to view.


---

--- | 05.04.2025

Viewing latest article 26
Browse Latest Browse All 37906