07.04.2025 Фаҗига
Юл-транспорт һәлакәтендә әнисе һәлак булган хатын-кыз шартлы срокка хөкем ителгән. Биектау районы прокуратурасы 47 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Суд аны Россия Җинаять кодексының автомобиль белән идарә итүче зат тарафыннан саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, шулай ук кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерү маддәсе буенча гаепле дип тапкан.
---
--- | 07.04.2025

2024 елның 20 мартында гаепләнүче хатын-кыз Биектау районы территориясендә BMW X5 маркалы автомобиль белән тупас рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләрен боза. Сәгатенә 110 километр тизлек белән хәрәкәт итеп, ул каршы як хәрәкәт полосасына килеп чыга, анда Scania G4X200ADR FL маркалы машина белән бәрелешә. Юл-транспорт һәлакәте аркасында БМВ автомобиле пассажирына - йөртүченең әнисенә зыян килгән, ул һәлакәт урынында һәлак булган. Моннан тыш ике пассажирга, шоферның улына һәм ире сәламәтлегенә авыр зыян салынган.
Аварияне китереп чыгаручы хатын-кыз үз гаебен тулысынча таныган һәм гафу үтенгән. Биектау районы прокуратурасы позициясен исәпкә алып, суд аны 2 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 1,5 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Моннан тыш, суд аны 2 елга транспорт чаралары белән идарә итү эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм иткән.---
--- | 07.04.2025