Арча районының Урта Пошалым авылында гомер итүче Җиһаншиннар ике ел эчендә ике баласын салкын җир куенына салган. 2023 елда онкологиядән уллары Фәнис китеп бара. Күңел яралары төзәлеп тә бетми, 28 яшьлек кызлары Алинә вафат була.
Күптән түгел аның җидесен уздырдылар. Бик авыр көннәре булса да, гаилә башлыгы Котдус абый редакциягә үзе шалтыратты. Ярдәм иткән кешеләргә рәхмәт әйтәсе килгән икән.
Котдус абый белән Рәхилә апа икесе дә бер авылдан. 1982 елда гаилә кора алар. Матур яшиләр. Бәхетләрен тулыландырып, бер-бер артлы өч балалары дөньяга килә. Иң олылары Фирдүс, аннан соң Фәнис, аннары көттереп кенә кызлары Алинә туа. Балалар бәхетенә сөенеп, игелекләрен күреп яшәрбез дигәндә, гаиләләренә кайгы арты кайгы килә аларның. Әмма бирешмиләр, күз яшьләрен эчкә йотып, хәсрәтләрен кешегә сиздермичә яшиләр.
– Йөрәк яраларына түзеп булмаса да, алга таба яшәргә тырышабыз. Ятим калган оныклар бар бит. Аларга әтисен, әнисен алыштыра алмасак та, килен белән кияүгә терәк буласыбыз, сабыйларны үстерергә ярдәм итәсебез килә, – ди Котдус абый.
Бар терәкләре – Фирдүс гаиләсе. Ул да газиз туганнарын югалтуны авыр кичерә, ди әти-әнисе.
– Балаларым шулкадәр ярдәмчел, бер-берсенә бик якын булып үстеләр. Уртанчы улыбыз Фәниснең үлеменнән айнып бетмәгән идек әле без. 2023 елның 25 апрелендә 36 яшендә китеп барды бит балам. Бер дә авырыйм дип зарланмаган иде ул. Табиблар баш миендә лимфома тапты. Киленебез Венера гел йоклаганына игътибар итеп, табибларга күрсәтте аны. Әмма соң булган икән инде. Операция дә ясап булмаячагын әйттеләр. Улымны Мәскәү белән Казан арасында тик йөрттеләр инде. Казан без булдыра алымыйбыз дип җибәрде, Мәскәүләр үзегездә дәвалап була дип кайтарды. Әнә шулай йөри торгач, бер ай дигәндә үлде дә китте, – ди Котдус абый.
Улы Фәнис белән соңгы очрашуларын әле дә еш искә ала ул. Фәнис гаиләсе белән Биектауда яшәгән. Ул чакта Котдус абый Казаннан кайтышлый, улының хәлен белеп чыга. Бергә чәйләр эчәләр. Әтисен матур итеп озатып калган Фәниснең икенче көнгә үлем хәбәре килә.
– Ул үзенең дәваланмый торган чир белән авырганын белми дә иде. Табибларга күренергә Казан онкология диспансерына килеп кергәч, «Хәлем әйбәт түгел икән бит минем», – дигән. Шунда үләсен белгәндер инде, – ди әтисе. – Улымның 6 һәм 9 яшьлек ике баласы ятим калды. Киленебезне дә кызганабыз. Ялгыз яшәүләре рәхәт түгел. Шөкер, аралашып яшибез, балалар яныбызга кайтып йөри. Без дә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз.
Кайгыларын бергә күтәрергә өйрәнгән гаилә, кызлары Алинә авырый башлагач, аңа ничек тә ярдәм итәргә тырыша, ул куркыныч чирне җиңәр дип өметләнә. Ул үзе дә яшим әле, дип еш кабатлый. Бер төркем җырчы Алинәгә ярдәм итү нияте белән 10 апрельдә хәйрия концерты да уздырырга җыена. Тик өлгерә алмыйлар. Әмма концерт барыбер узачак.
– Кызым да бу концертны көткән иде. Ул аңа өмет бирде. Шуңа барыбер уздырырга рөхсәт сорап килгәч, каршы килмәдек. Үзе дә күкләрдән күзәтәдер, – ди Котдус абый.
Сүзгә хатыны Рәхилә апа кушыла.
– Алинәбез тугызынчы сыйныфтан соң Арча педагогика көллиятендә укыды. Казанга китеп, балалар бакчасына эшкә урнашкан иде. Читтән торып югары белем алды. Башкалада эшләп калды. Булачак ире Биектауда фатир алгач, өйләнешеп, шунда кайттылар. Әле өч ел элек кенә гөрләтеп туй уздырдык, – дип сөйли, күз яшьләренә буылып, Рәхилә апа. – Кызым 2023 елның августында кыз бала тапты. Сабыена 6 ай чагында ашказаны авыртудан зарлана башлады. 6 айлык баланы үзебезгә алып кайттык. Кияү Алинәне табибларга йөртте. Тик табиблар диагнозны белмәде. Башта үпкәсенә су җыелган, диделәр. Аннары бавырын тикшерделәр. Соңыннан гына чирнең ашказанында икәнлеге ачыкланды. Кызым елдан артык бик азапланды. Сызланулары көчле булса да, безгә сиздермәскә тырышты. Ничек сизмисең инде: аңа да, безгә дә бик авыр булды.
Алинә белән әнисе кичтән күрешә, иртәнге якта инде кызының үлем хәбәре килә.
– Кызым миңа шалтыратып: «Әни, бик тә юынасым килә», – диде. Бәрәңге боламыгы ашыйсы килүен дә әйтте. Район хастаханәсендә ятты ул. Кияү белән бардык. Мин кызымны юындырдым. «Әни, тәннәремне ю әле, аяклармын суга тыгып утырыйм», – диде. Чиста киемнәр кидердем. Иртәгә табиблар суымны суырта, бәрәңге боламыгын аннары ашармын дип алып калды, – ди Рәхилә апа. – Ишектән чыкканда артыма борылып карарга көч таптым. Балам, тәрәзәгә карап елый иде.
Иртән Алинәне реанимациягә күчерәләр. Берничә сәгатьтән Рәхилә апага кайгылы хәбәр җиткерәләр. Бөтен баласы, киленнәре килеп керүгә үк, нидер булганын аңлый ул.
– Без Алинәне яшәр дигән идек. Аның кебек диагнозлы кешеләр яши бит! Яшь организм бирешмәс, дип уйладык, – ди Котдус абый. – «Ватаным Татарстан» аша безнең гаиләгә килгән хәсрәтне җиңеләйтергә тырышкан авылдашларыбызга, туганнарыбызга, кызымның дусларына, сыйныфташларына, курсташларына киявебез Илназ исеменнән дә мең рәхмәтебезне җиткерәбез. Сезнең гаиләләргә мондый хәсрәт килмәсен!
Гөлгенә ШИҺАПОВА
--- | 06.04.2025