Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38195 articles
Browse latest View live

Гасырлар шаһиты ул

$
0
0
27.03.2014 Җәмгыять
Түбән Новгород өлкәсе Пильна районы Петрякс авылының хөрмәтле кешеләренең берсе Сәяр ага САБЕРОВ күптән түгел үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Редакциядә эшләү дәверемдә миңа бик күп кызыклы кешеләр, күренекле якташ-милләттәшләр, билгеле шәхесләр белән очрашырга, танышырга туры килде. Петрякста яшәүче, җәмәгатьчелек арасында киң танылган тарихчы, крайны өйрәнүче Сәяр ага САБЕРОВ шуларның берсе. Без Пильна якларына килгәндә бу кунакчыл гаиләгә, газетаның якын дусларына бер дә кермичә калмыйбыз. Аларның өй ишеге һәрвакыт ачык, һәр килгән кешене күптән көтеп алынган кунак итеп, кадерләп каршы алалар, сый-хөрмәт күрсәтәләр.

Сәяр абый югары эрудицияле, белемле кеше буларак искиткеч кызыклы әңгәмәдәш, аның белән төрле темаларга сөйләшкәндә вакытның узганын да сизмисең. Ул бик күп вакыйгалар, илдәге үзгәрешләр шаһиты, шулай булмыйча, гасырга якын гомер итә бит – нәкъ 90 яшен тутырды хөрмәтле аксакалыбыз. Шуңа да карамастан, төз гәүдәле, җитез хәрәкәтле ул, ә инде хәтере искиткеч – һәр вакыйга көне-сәгате белән хәтерендә, бер генә исем-фамилияне дә бутамый, әйтерсең, дистәләгән ел элек түгел, ә кичә булганнарны сөйли. Әби-бабайларының кайсы елларны туып, кем булуларына хәтле хәтерендә аның, боларын инде әти-әнисеннән ишетеп белә, әлбәттә. Аның әби-бабайлары заманасына карата бик укымышлы булалар һәм белемгә омтылу гасырлар буе буыннан буынга бирелә бара. Әтисе Вафа 7 яшендә чакта әтисез кала, кырыс бабасы тәрбиясендә үсә, аннары аның кыйнауларына түзә алмыйча, икенче бабасына яшәргә китә һәм 16 яшен тутыргач, бәхет эзләп Мәскәүгә юл тота. Анда ул абзыйсы янында фабрикада эшли, армиядә хезмәт итә, аннары авыл картлары юлламасы белән Казанга укырга китә һәм ул вакытта иң абруйлы булган уку йортларының берсе – “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен уңышлы тәмамлый. Бу мәдрәсәдә татар халкының күп кенә билгеле шәхесләре белем алган, анда дини фәннәр белән беррәттән дөньяви фәннәр дә укытылган. 25 яшьлек егет шушы уку йортын тәмамлап, туган авылы Петрякска кайта һәм аны анда яңа гына төзелгән мәчеткә мулла итеп билгелиләр. Вафа мулла яшьләргә шулай ук рус теле, география кебек дәресләрдән дә белем бирә һәм бүтән мәчетләр каршындагы мәдрәсәләрдә укучы шәкертләр дә аңа йөри башлый. Ул 1927 елга тикле мулла вазифаларын үти, аннары, хатыны Мәгъсүмә укытучы булганлыктан, бу эшен ташларга туры килә һәм 1929 елны, колхозлар оеша башлагач, ул беренчеләрдән булып колхозга керә һәм 70 яшенә тикле умартачы булып эшли.

Сәяр абыйның әнисен дә яшьли укырга-язарга өйрәтәләр, аннары әтисе каядыр Пенза ягында дөньяви белем бирүче абыстай барлыкны ишетә һәм кызын шунда укырга җибәрә. Дүрт ел туган авылына бер тапкыр да кайтмыйча укыган Мәгъсүмә шактый белем туплап килә. Нәкъ шул вакытта әтисе Хамидулла бабай авылда беренче кызлар мәктәбе ача һәм 14 яшьлек кызын укытучы итеп билгели. Аннары, 1918 елда, Мәгъсүмә апа совет мәктәбендә укыта башлый һәм пенсияга чыкканчы балаларга башлангыч белем бирә, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Менә шундый укымышлы гаиләдә 1924 елның 21 мартында дөньяга килә Сәяр ага.

“Миңа тикле әти-әнинең өч баласы булган инде, өченчеләре, Әнәс абыем, 1918 елны туа (ул Бөек Ватан сугышында һәлак була), аннары юклык, ачлык булу сәбәпле алты ел балалары булмый һәм мин бик тансык бала булып туыпмын. Безнең өйдән бер кеше өзелми иде, барлык укытучылар йөреп торды”, - дип сөйли Сәяр абый һәм ул кешеләрне һәрберсен исемнәре белән искә ала. Менә, ичмасам, хәтер! Җирле мәктәптә җиде классны тәмамлагач, Кочко-Пожар педучилищесына укырга китә. “Әти бүтән һөнәр алу турында ишетергә дә теләмәде, укытучы гына буласың, диде. Үземнең дә теләгем шул иде һәм 17 яшемдә училищены уңышлы тәмамлап, укытучы белгечлеге алдым”, - ди Сәяр абый. Бу дәһшәтле 1941 ел була. Яшь белгечне Кызыл Октябрь районының Мәдәнә мәктәбенә җибәрәләр, шунда ул гомерлек яры Кадрияне дә очрата. Бер ел укыткач, 18е тулган егетне сугышка алалар һәм хәрби училищега озаталар. Ул аны тәмамлап өлгерми, курсантларны фронтка, алгы сафка җибәрәләр. Дошман белән каты бәрелешләрнең берсендә яралана, операция уздырып, озак кына госпитальларда ята, әмма аны кабат сугышка җибәрәләр. 1944 елның августында гына өйгә кайту насыйп була аңа. Һәм кайткан көнне ук Уразавылда әнисе янында яшәүче Кадриясе янына чаба.

Бу Петрякс районы оешкан еллар була, Сәяр абый район мәгариф бүлеген оештыруда катнаша, 21 яшендә район мәдәният бүлеге мөдире итеп билгелиләр үзен.

Аны сугыштан көтеп алган, биргән вәгъдәләренә тугры калган Кадрия белән 1945 елның августында өйләнешәләр һәм туйның икенче көнендә ук Сәяр абыйны райком ерак колхозга урак вакытына уполномоченный итеп җибәрә. Ул вакытта бит машина түгел, атлар да кирәк титен булмый, димәк, аз дигәндә ике-өч атна яшь хатыннан аерылып тору дигән сүз! Ни хәл итмәк, партия кушканны үтәми булмый, китә яшь кияү колхозга. Әмма Кадриясе өчен йөрәге тыныч була аның, чөнки әти-әнисе киленне үз кызларыдай күрәләр, әле Сәяр абый сугышта чакны ук Фазыйлә апасы Кадрияне кунакка алып кайтып, әти-әниләре белән таныштыра.

1954 елга кадәр Сәяр абый мәдәният бүлеге җитәкчесе булып эшли, югары уку йортының тарих факультетын тәмамлый шул чорда, аннары аны югары партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. Аны тәмамлап кайткач, Кызыл Октябрь районына парткабинет мөдире итеп куялар, аннары ул, өйгә якынрак булу өчен, Пильна райкомына күчерүләрен үтенә. Ә 1965 елны Сәяр абый баштагы һөнәренә кайта – ул елларда Сафаҗай мәктәбе директоры булып эшләгән Рифат абый Ибраһимов аны уку-укыту бүлеге мөдире итеп билгели. “Сәяр, синең урының мәктәптә, диде миңа Рифат һәм мин бик теләп аның тәкъдименә риза булдым. Дүрт елдан Рифат Фатыйховичны райкомга эшкә күчерделәр, ә мине мәктәп директоры итеп билгеләделәр”, - дип сөйләде әңгәмәдәшем.

Ул 1984 елга тикле мәктәп белән җитәкчелек итә, нәкъ шул елларда авылда 640 урынлы өч катлы яңа мәктәп бинасы төзелә, яңа мебель, укыту җиһазлары бик күп алына. Сәяр абый авыл җире өчен кирәкле кадрлар мәсьәләсен чишү өстендә дә эшли, мәктәпне генә түгел, бөтен авыл учреждениеләрен белгечләр белән тәэмин итүне кайгыртып, югары уку йортларының җитәкчеләре белән тыгыз элемтә урнаштыра һәм Сафаҗай балаларын укырга алуны сорап, аңлатып йөри. “Авылның үз белгечләре булырга тиеш, яктан килгәннәрдә ышаныч юк”, - ди ул. Нәкъ ул эшләгән чорда мәктәптә хезмәт тәрбиясенә зур әһәмият бирелә башлый, производство бригадалары оештырыла. Сафаҗай мәктәбе катнашыннан башка бер генә район түгел, өлкә семинары да узмый. Намуслы хезмәтен бәяләп, хөкүмәт аңа “Халык мәгарифе отличнигы”, соңрак “РСФСРның атказанган укытучысы” исемнәрен бирә, Пильна районының хөрмәтле гражданины да ул. Эшләгән чакта таңнан китеп, кич кенә өйгә кайта булган һәрвакыт, өйдән якта яшәүдән шул хәтле арган, күрәсең, пенсияга чыгып бер көн дә эшләмәгән, хәтта уку елын да тәмамламыйча эштән китә Сәяр абый.

Тормыш уртасында кайнаган җәмәгать эшлеклесе 60 яшеннән өйгә калып, кул кушырып ятмый, әлбәттә – авыл тарихы турында китап яза, күренекле җырчы, якташыбыз Рәшит Ваһапов турында язган китабы да бар. Бөек җырчы бер заман Петрякста эшләгәнлектән ул аны якыннан белә. Район тарихы язылган китапта да аның өлеше зур. Илдә үзгәрешләр чоры башлангач татар газетасы, милли-мәдәни оешма булдыруга үзенең зур өлешен кертә, “Туган як” чыга башлагач ук газета битләрендә тарихи язмалары басыла башлый һәм беренчеләрдән булып, 1992 елны ук газетаның Кави Нәҗми исемендәге публицистик премиясына лаек була, бүгенгәчә редакция каршындагы тарихчылар клубының актив әгъзасы.

Әтисе эшен дәвам итеп, умарталар тоткан гомер буе, аларны бетергәненә әле берничә генә ел. Кадрия апа белән бергәләп үзләре рассада үстереп, күп итеп яшелчә үстерәләр иде, бу эш белән дә шулай ук соңгы өч-дүрт ел гына шөгыльләнмиләр, ә бакча эшкәртү өчен Сәяр абый байтак кына хезмәт кораллары да үзе уйлап чыгарган, ул җайланмаларын бер баруыбызда безгә дә күрсәткән иде.

Аның тагын бер гомерлек мавыгуы бар – фотога төшерергә ярата. Архивында үзе төшергән бик күп тарихи фотолар бар, аларны эшләү өчен барлык җайланмалары булган аның. Самолёттан төшергән фотолары да бар хәтта, ашлама сибүче самолётның очучылары янына утырып йөреп төшергән ул аларны. Соңгы бер ун ел чамасы инде балалары бүләк иткән кыйммәтле, заманча фотоаппарат белән эш итә. Сафаҗай, Петрякс авылларының барлык урам-тыкрыкларын, биналарын фотога төшереп, альбомнар эшләгән – менә бусы инде авыллар тарихы, киләчәк буын өчен әйтеп бетергесез зур хәзинә. Ә инде төрле тарихи документларның, язмаларның исәбе-хисабы юк. Шунсы искиткеч – ул кәгазьләр барысы да тәртипкә салынган, кирәклесен бер минут эчендә табып ала. Тагын бер тәртипкә салынган бик җаваплы шөгыле бар – 1980 елдан бирле зур калын дәфтәрләргә һәр көннең һава торышын, авылда булган хәлләрне, гаилә даталарын терки бара. Авыл халкының кушаматлары да анда язылган. Без барган көнне дә иртәнге яктагы һава торышын язып куйган иде инде. Бу төгәллеккә безгә алардан өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле.

Кадрия апа белән бергә гомер итүләренә 69 нчы ел инде. Гомерегездә нинди иң бәхетле мизгелләр булды дигәч, беравыздан диярлек: “Бергә булган һәр минутыбыз бәхет”, - диделәр. Алар бер–берсен бер караштан аңлап, кадерләп, хөрмәт итеп яшәгәннәр, җиде дистә елга якын бергә гомер итүләренә карамастан, яшьлектә кабынган мәхәббәт хисләре әлегәчә сакланган. Сәяр абый сүз арасында да хатынын “Кадриям” дип телгә ала, карашларында җылылык, яктылык. Әлбәттә, өч баланы тәрбияләү тулаем диярлек Кадрия апа җилкәсендә булган, Сәяр абый күбрәк аларның йоклаган чагын күргән, әмма әтиләрен үрнәк итеп, әниләре аларга дөрес тәрбия бирә алган һәм өчесе дә лаеклы кешеләр булып үскәннәр, югары белем алганнар. Әнәс авиация инженеры булган, Кәримә белән Гүзәл әти-әниләре һөнәренә тугры калып, педагогия юлын сайлаганнар. Кызганычка, бала кайгысы да кичерергә язган Саберовларга – сигез ел элек дөнья гизгән уллары Әнәс алтмыш яшен дә тутырмыйча вафат була, ата-ана өчен аннан да зур кайгы юк, йөрәк әрнүләре бер дә бетми. Кызлары, онык-оныкчыклары аларны гел кайгыртып тора, килеп йөриләр. Ә соңгы берничә ел әти-әнисенең саулыгы чамалы гына булгач, Кәримәләре бөтенләй яннарында яши башлый. Икесе дә туксаншар яшендәге картларга ялгыз яшәү мөмкин түгел инде шул.

90 яшьлек юбилее көнне, Сәяр абый бик күп котлау сүзләре кабул итте. Арада Россия Президентының котлау хаты да бар. Күп кенә җылы сүзләр әйтелсә дә, аның өчен иң мөһиме – саулык һәм без дә аңа иң беренче шул изге теләкне телибез һәм милләт өчен, авылы өчен куйган олы хезмәтенә рәхмәт әйтеп, аның алдында баш иябез. Исән булыгыз, хөрмәтле Сәяр абый, гасырлык юбилеегызны да каршы алырга язсын Ходай!
 


Найлә ЖИҺАНШИНА

в„– |

«Урлагач та качтым»

$
0
0
27.03.2014 Ир белән хатын
Мин аны бәхетле кешегә санап йөри идем. Ә менә аның белән бу турыда ачыктан-ачык сөйләшкәч...

– Ярату, ярату дисең син. Беләсеңме, баламны бик яратам, ә менә иремне...

– Син әллә аңа яратмыйча гына кияүгә чыктыңмы?

– Нишләп, яраттым мин аны.

– Алдама, күзеңнән күренеп тора. Яратмыйча нәрсә дип шундый адымга бардың инде?

– Ул – әйбәт кеше, бик әйбәт тормыш итәбез. Менә озакламый өй сала башларга уйлыйбыз, балабыз да, Аллага шөкер.

– Аның бер генә тискәре сыйфаты да юкмыни соң?

– Бар инде ул, ансыз булмый, шулай да алар артык күзгә бәрелеп тормый.

– Кыскасы, тормышың килгән, күңелең тыныч инде алайса.

– Тыныч кебек, мин бит шулай буласын белеп, шулай булырга тиеш дип кияүгә чыктым. Юк, минем бит һинд киноларында күрсәтерлек мәхәббәтем булды! Мин бит, унбиш яшеннән, бар дөньясын онытып, мәхәббәт дәрьясына чумган кеше.

– Ничек инде? Ә ул мәхәббәтең хәзер кайда?

– Монда – Казанда. Аның үз гаиләсе бар, балалары. Без бер-беребезне сабый вакыттан ук беләбез. Ә хисләребез ул – унынчыда, мин сигезенчедә укыганда кабынды. Безнең очрашып йөрүебезне бөтен авыл халкы хуплады. Шулкадәрле матур пар, дип бәхет теләде. Мин, иртән торуга ук, аның белән очрашу турында уйлый башлыйм, шимбә клубка чыгу бер зур бәхеткә тиң. Ул да шулай ук дип әйтә иде. Мәктәпне тәмамлагач та өйләнешик, дип тәкъдим ясады. Мин шулчакта бераз сагая калдым. Әле без бик яшь, бераз белем алыйк, үзебез эшли башлыйк, дидем. Ул да ризалашкандай итте. Икебез дә Казанның ике институтында студентлар булдык. Авылга кайтканчы да, авылда да очраша идек. Аның белән табигать кочагына чыгулар, аның матур итеп җырлый белүе, миңа биргән бүләкләре күңел түрендә иң истә калган якты хатирә булып саклана. Беренче сессияне тапшыргач, авылыбызга бергәләп кайттык. Юл буе миннән башка яши алмавы, мине яратуы турында сөйләп кайтты ул. «Их, – дидем шулчакта аңа. – Хәзерге егетләр бигрәк нечкә күңелле инде. Менә минем бабам алай җебеп йөрмәгән – тоткан да әбиемне урлап үзләренә алып кайткан». Янәсе, хәзер андый егетләрне көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмыйсың. Бу шунда елмаеп тыңлап барды, җавапка бер сүз дә эндәшмәде. Кич белән, гадәттәгечә, клубка юл алдым. Күз ачкысыз буран чыккан. Дөньяның асты-өскә килгән диярсең, бер адым алга атласаң, ике адым артка алып ата. Әллә кире борылып өйгә кайтыйммы икән, дип тә уйладым. Тик аны яратуым шулкадәр көчле, хәтта урамдагы буранны да җиңәрлек көч бирә. Әмма клубка кадәр барып җитү насыйп булмаган икән. Яныма ук килеп туктаган тракторга бер сәерсенеп карасам, аннан төшкән ике кешене күргәч, бөтенләй гаҗәпкә калдым: бик сәер итеп киенгән иде алар, йөзләрен дә күреп булмый. Шуннан болар мине күтәреп трактор кабинасына алып кермәсеннәрме! Кычкырырга да өлгерми калдым, трактор кузгалып та китте. Барабыз шулай, мин селкенергә дә куркып утырам. Шунда минем янда баручы егет битен ачып миңа карап елмайды. Инде аңлагансыңдыр, бу – ул иде. «Мин дә җебегән түгел, бәхетем минем, хәзер безгә кайтабыз, иртәгә туй ясарбыз», – диде. Минем тузынганны күрсәң. Ахырдан ризалаштым. Алар әнисе белән икесе генә яшиләр иде. Әнисе безне елмаеп каршы алды. Миңа аерым бүлмәгә урын җәйгәннәр. Мәхәббәтемнең күзендәге бәхетне күрсәң! Шулай да күңелемдәге тынычлык югалган иде инде. Төне буе күзгә йокы кермәде: шул була ул телеңне тыя алмасаң... Әмма, яшермим, мин бик бәхетле идем: ниһаять, хәзер һәр көн аның белән булачакмын. Үземне шулай дип тынычландырырга тырышсам да, таң алдыннан гына йоклап киткәнмен.
Иртән мин кемнеңдер утын ярган тавышына уянып киттем. Тиз генә киенеп ишегалдына чыксам, анда сөеклемнең әнисе утын яра. Кичәге буран өйгән кар көртен дә көрәгән, ишегалды ялт иткән. Тирләп-пешеп утын ярган бу хатынга шундый кызганып карадым, тизрәк барып, аңа ярдәм итәсе килде. Ә ул, көлеп, баш тартты... «Хәзер миңа унбиш минут вакыт җитә!» – ди. Эчемә ут каптымыни, йөгереп өйгә кердем һәм ярымачык каршы бүлмә ишегеннән мәхәббәтемнең әле дә булса рәхәтләнеп йоклап ятуын күрдем. Болай булгач, булмый инде бу, дигән уй баш миемне телеп үтте. Тиз-тиз хат яздым: аны яратып йөрүем чын булмаган икән, бик ялгышканмын... Ахырдан, аңлату сорап, артымнан килмәвен үтендем. Шуннан чыгып әнисе белән саубуллаштым да, гафу үтенеп, өйгә кайтып киттем. Качтым! Беркемне гаеплисем дә, аклыйсым да килмәде ул чакта. Үксеп-үксеп еладым да еладым. Үз әти-әнием гаҗәпкә калды. Әмма бу турыда мин беркемгә дә ачылып сөйләмәдем, син беренче кеше. Менә шул...

– Кызык, бик тә кызык булып китте әле... Шулай да күзләреңнән күренеп тора – күңелеңдә тынычлык юк синең.

– Кемнең күңелендә генә бар икән ул тынычлык?! Үкендем дип тә, үкенмәдем дип тә әйтә алмыйм. Тик, шулай да мәхәббәтсез тормыш мәхәббәтсез тормыш инде ул... 


Айсылу ИМАМИЕВА

в„– | 27.03.2014

Гүзәл Сәнҗапова: "Кешеләрнең яхшырак яши башлавын телим"

$
0
0
27.03.2014 Җәмгыять
Мәскәүдә социаль эшмәкәрлек популярлаша бара. Берәүләр ишетмәүчеләргә чәчтараш ачып эш урыннарын булдырса, икенчеләре авылларда эш урыннарын булдырып, аларны саклап калырга тырыша. Шундыйларның берсе – татар кызы Гүзәл Сәнҗапова.

Гүзәл Сәнҗапова – Екатеринбурда туып-үскән татар кызы. Мәскәүгә 8 ел элек укырга килгән. Берничә ел элек Гүзәл Cocco bello бренды астында күлмәк күбәләкләре (бабочка) тегә башлаган. Хәзер аның Мәскәүдә берничә сату ноктасы бар һәм Гүзәл шактый танылган дизайнерлардан санала. Күптән түгел Гүзәл тагын бер бизнес-проектка нигез салды – ул Урал якларында табыла торган табигый балдан җиләкле крем ясап сата. Гүзәл һәм аның әтисе алып барган бу кәсеп чынлыкта акча хакына түгел, ә үлеп баручы татар авылында эш урыннары булдыру, авыл кешеләренең тормыш шартларын яхшыртуга хезмәт итә.

"Әтием Равилнең Урал якларында Кече Торыш авылында (Екатеринбурдан 200 чакрымда) умарталыгы бар. Авыл бетеп бара – анда нибары 20 генә йорт калган. Авылда бер генә урам, ул Габдулла Тукай исемен йөртә. Элек бу зур колхоз булган, ә бүген җимерек хәлдә. Әбием укыган мәктәп – түбәсе ишелгән бер иске бина. Якын тирәдә шундый кечкенә авыллар күп, ә халыкка эш бөтенләй юк. Кече Торышта 50 кеше яши. Монда минем әбием туган. Авыл кешеләренең бер өлеше – минем ерак туганнарым", дип сөйли Гүзәл.

Умарталык Гүзәлнең бабасыныкы. Ул аны яхшы карап тоткан. “Әтием белеме буенча геолог, Екатеринбурда кечкенә кибете бар. Умарта аңа калгач, нишләтергә дә белмәде”, ди кыз. Ләкин гаилә эшен туктатмаска булалар. 69 баш умартаны карап тору җиңел булмый билгеле. Умартаны бетереп, кортларны иреккә чыгарып җибәрергә дә уйлыйлар. Тик бу тагын да авыррак булып чыга – гомер буе сыер асраган кешегә сыерын суйган кебек. “Әтигә булышыр өчен, без дуслар белән кечкенә трактор сатып алдык. Узган ел, ниһаять, аның бәясен түләп бетердем”, ди Гүзәл.

Тагын бер кыенлык – балны сату. Бабасы балны аерткан да таныш-белешләренә саткан, кергән акча кыш буе яшәргә җиткән. Ә хәзер инде Гүзәлнең әтисе җитештергән бал ике тоннадан арта – танышларга гына таратып бетерерлек түгел. “Сыер асраучы яисә иген үстерүче фермерларның да шул ук проблема – сатып алучы табу”, дип сөйли кыз.

Бүген бөтен Русиядә балны кечкенә умартачылыклар җитештерә. Колхозлар беткәннән соң умарта кәсебе аерым фермерлар кулына күчкән. Step by Step маркетинг агентлыгы ачыклаганча, 2013 елда умартачылык хуҗалыкларында 85-100 мең тонна бал табылган. Тик умартачылык белән чын-чынлап шөгыльләнүче хуҗалыклар саны елдан-ел кими. Алар барысы да бер үк продуктны сата. Ничектер аерылып тору өчен, умартачылар балга нидер өстиләр – шулай итеп, продуктка уникаль сыйфатлар бирәләр. Гүзәл дә әтисе җитештергән балны үзенчәлекле продукт итеп, аңа ребрендинг ясаган, кечкенә ферманы конкуренциягә сәләтле итә алган, үз бизнесларын социаль актив проект дәрәҗәсенә җиткергән.

"Без гади бал түгел, җиләк салынган крем-бал эшләргә булдык. Европада ул бик популяр. Технологиясе гади. Балны махсус җайланмада тәүлек буе күпертәсең, һәм ул кремга әйләнә. Аннары кояшта киптерелгән җиләк өстисең. Җиләкне авыл әбекәйләре җыя. Бернинди хушландыргыч-тәмләткечләр кулланмыйбыз, чын җиләк һәм бал гына.

Безнең умарталык – үлеп баручы авылга эш бирә торган бердәнбер хуҗалык. Башта биш төрле җиләктән крем-бал ясый идек, хәзер сигез төрлене эшлибез – җир җиләге, кара җиләк, нарат җиләге, чия, лимон, сырганак, урман чикләвеге. Бервакыт җиләкне эшкәртеп бетерә алмый башладык – кайнатма кайнатып та карадык, киптердек тә, тик барыбер бер өлеше әчи иде. Авыл әбиләренә “җыймагыз, бүтән кирәкми” диеп тә әйтә алмадык, алар өчен бу керем чыганагы", ди Гүзәл.

Җитештерүне арттыру өчен Сәнҗаповлар махсус җиһазлар сатып алырга була – зур медогонка, киптерү шкафлары, болгаткыч. Кирәкле сумманы җыю өчен Boomstarter ресурсында проект бастырып чыгаралар. Нәтиҗәдә көтелгән 150 мең сум урынына 500 мең җыела! Бу акчаларны 50 кеше үзләре теләп, проектка ярдәм итәр өчен бирә. Акча җыярга булышкан кешеләргә бүләк вәгъдә ителә – бер банка бал-крем, Cocco Bello муен күбәләге, иясә Кече Торыш авылыннан рәхмәт хаты.

"Яңа җиһазлар алгач, җитештерүне киңәйтергә була, – ди Гүзәл. – Мисал өчен, бу сезонда безгә дүрт әбекәй җиләк җыйды: һәрберсе көненә 5 литр. Литрына 200 сум түләдек, көнгә 1000 сум чыга. Кечкенә авыл өчен бу бик зур акча. Без шул ук җиләкне Мәскәүдә килосы 170 сумнан да сатып алыр идек, тик без авыл кешеләренә эш бирәбез, авылны саклап калуга ярдәм итәбез.

Уралда балны июльнең ике кызу атнасында җыялар. Шул ике атна өчен син инде гыйнварда ук көч куя башлыйсың. Рамнар ясыйсың, кортларга бал бирәсең, умарталарны чистартып чыгасың. Боларның барысын да әти үзе һәм аның бер ярдәмчесе эшли. Җәен җир җиләге җыела, көз көне нарат җиләге, сырганак җитешә. Ким дигәндә ярты еллык эш.

Авыл кешеләренең күбесе бик теләп эшләр иде, тик эш юк. Безнең бизнес күпмедер кешегә хезмәт урыны бирә алганын аңлагач, кичекмәстән моны тормышка ашырырга булдык. Бүген башламасак, авылны саклап калып булмас, ә ун елдан Русия үз продуктын эшләп чыгара алмый башлаячак. Безнең проект кечкенә авыллар проблемасына игътибар җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.

Авыл хуҗалыгына акча кертүнең ул кадәр үк куркыныч түгеллеген дә үз мисалыбызда күрсәтәсебез килә. Бөтен авыллар эчкечелеккә бирешкән, дию – дөрес түгел. Авыл халкының күп булса 15-20 проценты эчәдер, алары да өметсез түгел. Безнең авылда, мәсәлән, Мөнир абый бар. Ул эчә, ләкин сыерын да тота. Авыр аңа, шуңа да пенсиягә чыкканын көтә, шул 5-6 мең пенсиясен зур бәхет һәм котылу дип саный. Пенсиягә чыккач сыерын суярга уйлый, чөнки сөте ачый, алырга кеше юк.

Якындагы ике авыл юкка чыкканга күрә, мин бу проект турында җитди уйлана башладым. Мин үземә ниндидер файда алырмын дип уйламыйм. Әлбәттә, күпмедер дәрәҗәдә бу минем үз киләчәгемә нигез салу. Тиздән безнең кызыбыз туачак, һәм без аны авылда үстерергә телибез. Табигатькә мөмкин кадәр якынрак буласыбыз килә", ди Гүзәл.

Фәкыйрьлекнең чигенә җиткән әби-бабайларга кибеттә ашамлыклар алырга ярдәм итүчеләр турында Фейсбукта шактый күп язалар. Гүзәл дә әтисе белән шундый ук хәлгә очрый. Авыл янындагы кечкенә шәһәрдә кибеттә бик начар киенгән бер әбигә игътибар итәләр. Әби ярты ипинең күпме торганын сорый, учындагы тиеннәрне кат-кат саный да, чыгып китә. Гүзәл ак ипи, печеньелар сатып алып, аны куып тота, тик әби бүләкне алмый. “Мин ипи алырга килмәдем”, дип җавап бирә. “Кешеләр хәер эстәргә теләми, алар көнбагыш сатып булса да, җиләк җыеп булса да, үз көчләре белән акча табарга тырыша”, ди Гүзәл.

"Крем-бал идеясе күптән башка килгән иде. Ләкин аны җиләкләп эшләүне кызым үзе уйлап чыгарды. Ул авылда мөмкин булганча күбрәк кешегә эш бирергә теләде. Узган җәен бездә 6 кеше даими эшләде, килеп китеп йөрүчеләр дә булды. 2 ир-ат умарталыкта, 4 хатын-кыз җиләк җыйды. Мин аларны үзем машина белән илтеп куйдым, барып алдым. Җиләкне ачык һавада киптердек. Белмәгән әйберләрне интернеттан өйрәндек", ди Равил Сәнҗапов.

"Безнең хуҗалыкның кереме зур түгел, хакимият безне күрми дә. Мин грант та ала алган булыр идем, социаль эшмәкәр, фермер хуҗалыгы буларак. Теләмим. Берничә ай кабинетларда йөрүгә китәчәк, йөз мең бирерләр дә, бер өлеше салымга китәр. Безнең илдә үз көчеңә таяну хәерлерәк. Башың эшләсә, күп нәрсә булдыра аласың. Миңа “Син дәүләт эшләргә тиешне эшлисең”, диләр. Тик бездә нидер үзгәрә башласын өчен, сайлауларга йөрмәү яисә Навальный газетасын тарату гына җитми. Ниндидер чын эш белән ярдәм итәргә кирәк, кечкенә булса да, үз эшең булсын. Шул вакытта гына балаларны яхшырак тормыш көтә.

Чит илгә дә китә алыр идем. Тик нигә мин китәргә тиеш? Минем үз илем бар, аның табигате искиткеч матур, кешеләре әйбәт. Алар белән уртак тел табарга гына кирәк. Сатып-алу базарында үз урыныңны табарга мөмкинлек бар. Бүген берәр әйбер уйлап табам икән, иртәгә минем барысы да яхшы булачак. Иң мөһиме – эшеңне намус белән башкару", дип саный Гүзәл Сәнҗапова.

Бүген Cocco bello балына Русиянең 40 шәһәреннән заказлар килә, Мәскәүдә, Петербурда сату нокталары бар. Киләчәктә крем-бал әзерләү процессын интернет аша карау мөмкинлеге дә булачак, теләгән һәр кеше умарта тормышын онлайн күзәтә алачак.  


Гөлназ БӘДРЕТДИН

в„– | 23.03.2014

«Тантана-2014». ФОТОрепортаж

$
0
0
28.03.2014 Мәдәният
Казан. Камал театры. 27 март. "Тантана-2014" театраль премиясен тапшыру тантанасы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Фото # 7

Фото # 8

Фото # 9

Фото # 10

Фото # 11

Фото # 12

Фото # 13

Фото # 14

Фото # 15

Фото # 16

Фото # 17

Фото # 18

Фото # 19

Фото # 20

Фото # 21

Фото # 22

Фото # 23

Фото # 24

Фото # 25

Фото # 26

Мидхәт Арсланов фотолары.


---

в„–--- | 28.03.2014

Ркаил Зәйдулла: "Тукай бүләге комиссиясендәгеләр әдәбияттан, сәнгатьтән бихәбәр"

$
0
0
28.03.2014 Мәдәният
Ркаил Зәйдулла Тукай бүләген дәгъвалаучылар исемлегендә Фатих Сибагатуллин бөтенләй булырга тиеш түгел дип белдерә. Башка язучыларның да исемлеккә каян килеп эләккәненә аптырый.

Азатлык радиосы Тукай бүләге иясе, язучы Ркаил Зәйдулла белән Тукай бүләге, аны дәгъвалаучылар һәм Татарстанда Мәдәният елы турында сөйләште.

– Тукай бүләге ияләрен игълан итәргә айдан азрак вакыт калып бара. Бу бүләкне тапшыру үзгә елга туры килә. Татарстанда һәм Русиядә Мәдәният елы игълан ителде. Мәдәни тормышта мәдәният ел икәнлеге сизеләме?


– Алай гына да түгел, ТӨРКСОЙ Казанны төрки халыкларның мәдәни башкаласы итеп игълан итте. Мәдәният елы дигәннән, гайре-табигый хәлләр күзәтелми. Бу елны игълан итү – ул декларация генә. Илне дә, халыкны да Мәдәният елы игълан итеп кенә мәдәни итеп булмый һәм бу мөмкин хәл дә түгел, чөнки мәдәнилекнең традицияләре гасырлар буена килергә тиеш. Бу җәһәттән безнең ил дә, халык та мактана алмый.

Мәдәният елы дип игълан ителгәч, мәдәни чаралар булыр, әлбәттә. 25 мартта Казанда опера театрында мәдәният елын ачу тантанасы булды. Анда Русиянең мәдәният министры Владимир Мединский, Татарстан премьер-министры Илдар Халиков чыгыш ясады, концерт булды. Мин шактый өлкән кеше буларак, советлар вакытын да хәтерлим. Бу концерт өчен нәкъ Советлар берлеге вакытындагы кебек халыклар дуслыгы темасына програм төзелгән иде. Халыклар дуслыгы начар нәрсә түгел, алар арасында дуслык булырга тиеш әлбәттә, әмма аны декларатив рәвештә күрсәтү эчне тырнап тора. Ул табигый булырга тиеш.

– Сез мәдәни традицияләр гасырлар буена килергә тиеш дидегез. Шул уңайдан, Мәдәният елында әнә шул традицияләргә борылыш елы булырга тиеш дип уйламыйсызмы? Мәдәният елында нәрсәгә күбрәк игътибар бирелсә әйбәтрәк булыр иде?


– Мин хәзер гомум культура турында күбрәк уйланам. Аны мәдәният дип кенә әйтеп бетереп булмый. Мәдәният – ул югарырак һәм зуррак мәгънәдәге төшенчә, минемчә. Ул, бәлки, цивилизиция дигәннең безнең телдәге вариантыдыр. Алар икесе дә шәһәр дигәннән. Мәдәният гарәпчәдән мәдинә, шәһәр дигән сүздән алынган. Цивилизация дә латинчадан шәһәр дигән төшенчәдән килә. Борынгы заманнарда мәдәният, культура шәһәрләрдә барлыкка килгән. Шуңа күрә бу сүз төшенчә булып киткән күрәсең.

Гомум культура ул урамда йөргәндә дә чагылыш табарга, халыкның борынгы йола-гадәтләрне тотуында чагылырга тиеш. Ата-бабалардан килгән яшәү рәвешен саклау кечкенәдән үк, гаиләдән, мәктәптән, балалар бакчасыннан башланырга тиеш. Әгәр бу культура дәвам итсә аның мәдәнияте дә югары булачак. Бу очракта мин цивилизация мәгънәсендә түгел, ә таррак мәгънәдә, әдәбият, сәнгать төшенчәләрен күздә тотып әйтәм, чөнки әдәбиятны, сәнгатьне аңлар өчен кечкенәдән үк шушы культурага табынырга кирәк. Аннан башка югары әдәбият та, югары сәнгать тә була алмый.

Хәзер урамга чыгасың, мәктәп тора, ә аның артында балалар туп уйный. Аларның әйткән сүзләренә колак салсаң, чәчләр үрә тора, анда нинди генә сүзләр ишетмисең. Алардан ниндидер югары мәдәнилек көтү шактый кыен булачак. Аларның барсы да начар кешеләр, җинаятьчеләр була дигән сүз түгел, тәрбия үсә-үсә керә, әмма күбесе безнең түбән мәдәни кимәл даирәсен тутыручылар булачак. Мәдәни кимәл балачактан ук башлана дип уйлыйм мин. Хәзер төп игътибарны шушы юнәлешкә, кечкенәдән үк тәрбиягә бирү кирәк.

– Тукай бүләген дәгъвалаучылар барысы да татар халкының элек-электән килгән гореф-гадәтләренә тугрылыклы кешеләр дип уйлыйсызмы?


– Без аерым бер татар дәүләтендә яшәмибез. Татар-гореф гадәтләренә тугрылык кагыйдә була алмый. Элек-электән Татарстанны татар дәүләте, республикасы итеп кенә кабул итмиләр. Тукай бүләген дәгъвалаучылар арасында төрле кешеләр, мисал өчен, татар мәдәниятен бөтенләй инкарь итүчеләр дә булырга мөмкин. Аларга бирәләрме, әллә юкмы, анысы бүтән мәсьәлә.

"Шәһри Казан"да режиссер Әхтәм Зариповның мәкаләсе чыккан иде. Шактый гына буталчык язма ул, әмма өлкән кешенең ихлас язганлыгы күренеп тора. Аның күп фикерләре белән килешергә була. Мин үзем Тукай бүләгенә намзәтләр тәкъдим итү, комиссия мәсьәләсендә аның белән килешәм. Дүрт ел элек үзем дә Тукай бүләгенә ия булдым. 2008 елда ук тәкъдим ителгән идем, әмма лаек булмадым.

Зарипов язганча, ул комиссиядә кемнәр булуы сер түгел. Аларның күбесе татар мәдәниятеннән, һәм гомумән, театр сәнгатенннән дә, җыр сәнгатеннән дә шактый ерак торган кешеләр. Безнең әдәбиятны укырдайлар дип Фәрит Бикчәнтәевне (Камал театры режиссеры) беләм, йә булмаса Разил Вәлиев (Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе) булырга мөмкин. Калганнар исә гомумән бихәбәр. Иманым камил, алар әдәбиятны укымый. Бөтенләй таныш булмаган өлкәдә кемнәрдер премия биреп утыра икән, бу минем башыма сыя торган нәрсә түгел. Бәлки бүләк бирүнең башка ысулларын эзләргә кирәктер.

Нобель бүләгенә килсәк, бу бүләкне әдәбият өлкәсендә алучылар һәм алмаучыларны чагыштырып карасак, алмаучылар исем буенча да, укылу буенча да һәм гомумән әдәбиятның кимәле буенча өстенрәк торалар. Нинди генә форма тапсаң да премия бирү объектив була алмый. Чөнки ул бик күп факторлардан һәм күпләгән субъектив факторлардан да тора. Кемгә бу, ә кемгәдер теге язучы ошый, һәркемнең зәвыгы бар. Канәгатьсезләр һәрвакыт булачак инде. Алган кеше генә канәгать каладыр инде.

Быелгы исемлеккә күз салсак, әдәбиятка караганнарын әйтәм, бу исемлекне матбугатка чыгарганда кемнең кайдан тәкъдим ителгәне язылмый. Мисал өчен, Нурислам Хәсәнов язучылар берлегенең проза остаханәсендә каралып кирәкле тавыш җыймады. Вахит Имамов, шигърият өлкәсендә Флера Гыйззәтуллина күбрәк тавыш алды. Быелгы бүләккә язучылар берлегеннән турыдан-туры ике генә кеше тәкъдим ителде. Бу министрлыкның ризалыгы белән иде, әгәр алар әйтсә, гадәттә бер генә кеше тәкъдим ителә. Калган язучыларның кайдан тәкъдим ителгәнен мин әйтә алмыйм. Ул берсүзсез язылырга тиеш.

– Язучылар берлегендә бүләккә тәкъдим иткәндә хәйран гына әйткәләшүләр дә булган икән дигән сүзләр йөрде.


– Юк сүзләр ул. Ул язучылар берлеге турында гел гайбәт таратып торучы кешеләр бар. Алар интернетта да исемсез аноним кушаматлар белән язалар. Флера Гыйззәтуллинаны тәкъдим иткәндә бернинди тавыш та булмады. Яшерен тавыш бирелде. Бәлки аны да яратмаучы кешеләр дә бардыр. Вахит Имамовны тәкъдим иткәндә дә "менә мин булам" дип кычкырган кешене ишетмәдем.

– Фатих Сибагатуллин, Нурислам Хәсәнов һәм Клара Булатова язучылар берлегеннән булмады инде алайса?


– Фатих Сибагатуллинны мин бөтенләй язучыга санамыйм. Аны язучылар оешмасы түгел, ә ишетүемчә, Тарих институты тәкъдим иткән. Ул гомумән номинациягә дә туры килми. Бүләккә әдәбият-сәнгать әсәрләре тәкъдим ителгәч, ничек инде Тарих институты тәкъдим итә?! Ул тарихка багышланган язмалар һәм гомумән бу китапларны Тукай бүләгенә тәкъдим ителергә тиеш түгел дип саныйм мин. Әгәр Тарих институты аны бик югары бәяләргә тели икән, фән һәм техника өлкәсендә дәүләт бүләгенә тәкъдим итсеннәр иде. Әгәр Сибагатуллинны тәкъдим итәләр икән, әдәбият өлкәсеннән булса әкиятләр дипме, белмим, мин анысын әйтә алмыйм.

Нурислам Хәсәновны кайдан тәкъдим итүләрен дә әйтә алмыйм. Клара Булатованы турыдан-туры Әлмәт язучылар берлеге тәкъдим иткән булырга тиеш. Ул гомере буе әдәбиятка хезмәт иткән кеше, бик күп җырлары бар. Ул, гомумән, чәчән һәм шагыйрә. Аның белән күрешсәң, шаклар катып торасың, ул яттан поэмалар сөйләп җибәрә. Ул борынгыдан килгән чәчәнлек традицияләрен дәвам итүче. Аңа шундый талант бирелгән.

– Клара Булатованы татарның электән килгән традицияләрен дәвам итүче дип әйтеп буламы?


– Чәчәнлекне бу очракта мин импровизатор буларак әйтәм. Ул безнең төрки халыкларга хас әйбер. Далада бара, ни күрә шул турыда җырлый. Шунда ук рифмасын һәм ритмын табу бик кыен әйбер бит. Андый кешеләр бик сирәк. Мин Казакъстанда булганда чәчәннәрне тыңладым. Бер темага берәү башлый, аннары икенчесе дәвам итә. Кем дәвам итә алмый, ул төшеп кала. Бу төрки халыкның борынгыдан килгән ярышлары.

Флера Гыйззәтуллинага килсәк, монда 80 яшьлек карчыкларны тәкъдим иткәнсез дип мыек астыннан көлүчеләр дә бар. Эшнең башы анда түгел бит, бу апалар икесе дә гомер буе әдәбият дип яшәгән кешеләр. Мин Флера Гыйззәтуллинаның күптән түгел генә чыккан китабын укыдым. Әлбәттә, анда миңа ошамаган яклар да бар, озын, чаманы белеп бетермәү. Әмма андагы метафоралар һәм сурәтлелекне дә инкарь итәргә ярамый.

Сайлап алу шактый кыен. Шудңа күрә бу комиссиядә әдәбиятны белмәүчеләр булуы табигыйдыр да, алар күзне йомган килеш исем бирә. Әгәр ике шагыйрәне алып карасак, сайлап алу шактый кыен монда.

– Матбугатта да, интернетта да лаек булып та ала алмый кала торган язучылар бар, алар - Айдар Хәлим һәм Фәүзия Бәйрәмова дип яздылар.

– Мин аларны әлбәттә Тукай бүләгенә лаек язучылар дип саныйм. Бу хакта беренче тапкыр гына әйтүем түгел. Бигрәк тә Фәүзия Бәйрәмова, ул гомумән әдәбият өлкәсендә генә түгел, ә әдәби публицистикада да эшчәнлеге соңгы елларда нык көчәйде. Ул кайларда гына булмады, кайларга гына бармады һәм алар турында язды. Тарихи әсәрләр дә иҗат итте.

Мин үзем идарәдә Бәйрәмованы тәкъдим итү мәсьәләсен берничә тапкыр күтәрдем. Анда алар билгеле бер сәбәпләр аркасында үтмәячәк дип әйтәләр. Монда аерым кешеләрдән генә тормый. Анннан соң, әгәр дәүләт премиясе дип атала икән, шул дәүләтне тәнкыйтьләп торучы язучыларга аны бирмиләр дип тә әйтүчеләр булды. Монда да күпмедер хаклык бар. Кайсы юлны сайлыйсың бит инде. Оппозиция юлын сайлыйсың икән, син гомумән ул премияләргә өстән аска гына карарга тиеш.

Безнең татар язга таба бер кат премия дип уянып ала инде ул. Бу бүләк дөньяның кендеге түгел бит. Минемчә, ул хезмәт өчен бирелергә тиеш, әмма аннан ниндидер бөек мәгънә эзләү юк нәрсә. Язучылар үлгәч йә тарихка күчә, йә төшеп кала. Аларның кайсы бүләк алганмы, әллә алмаганмы - бу ягы бөтенләй укучыны кызыксындырмый.

Нобель премиясенә килгәндә дә, анда сәясәт бик зур роль уйный. Бер елны төрек язучысы Орһан Памукка бирделәр. Әйбәт язучы, әсәрләрен укыганым бар. Аңа премияне язучы булган өчен генә түгел, зур чыгышлары өчен бирделәр. Ул әрмәннәрне үтерү геноцид булган дип зур чыгышлар ясады. Төркия моны танымый. Аннан соң төрекләр көрдләрне рәнҗетә дип тә чыгыш ясады. Бу белдерүләр Төркиягә ошамады, мәхкәмә эшләре дә кузгаттылар, ә Европа аны яклап чыкты. Менә шушы дулкында аңа Нобель премиясе бирелде. Шуңа да карамастан ул - зур язучы. Зур язучы булган өчен генә дә бирмәскә мөмкиннәр. Сәясәт килеп керә. Нобель премиясе андый кимәлдә булганны, безнең дәүләт премиясен генә биргәндә ансыз барыбер булмыйдыр.  


Наил АЛАН

в„– | 27.03.2014

Алсу Хәбибуллина: «Үз кешемне көтеп яшим»

$
0
0
28.03.2014 Шоу-бизнес
Бүгенге көндә әрсезлек – ярты бәхет, дигәннәре белән күпләр килешер. Мыштым гына үз дөньяңда яшә, иҗат ит – сине күрүен күрсәләр дә, күтәреп алмаячаклар. Чыштырдавык-ялтыравык кабырчыкка төренгән, күзгә бәреп керә торганнар заманы.

Җырчы Алсу ХӘБИБУЛЛИНА белән сөйләшеп утырганда да шуңа кат-кат инандым әле: искиткеч матур тавышлы Алсуда гына юк ул әрсезлек дигән сыйфат. Инде аның белән бергә сәхнәгә күтәрелгәннәр исемнәрен дә күптән алды, үзенең иҗаттагы ныклы урыннарына да хуҗа.

Алсуның исә бик озак тәнәфестән соң, кабаттан иҗади киңлеккә чыгып килүе. Балык Бистәсе, Алексеевск, Арча районы авыллары, мартның соңгы көнендә – Кукмара, апрельдә исә Казан тамашачысы каршында имтихан тотарга җыена ул. Иҗаттагы тукталышы, шәхси тормышындагы глобаль үзгәрешләр, кызы-йолдызы Эльвинасының уңышлары хакында Алсуның үз теленнән ишеттем...

– Бәлки, гаҗәп тә тоелыр, әмма мин сәхнәдә үз урынымны кабат нульдән башлап булдырырга керештем, – дип сөйләп китә Алсу, яңалыклары белән уртаклашып. – Бер син генә түгел, күпләрдән: «Кая югалдың?» – дигән сорау ишетергә туры килде. Югалмадым да кебек үзе – сәхнәгә чыгу бит әле ул үзе бер әзерлек сорый: афишалар ясату, күлмәкләр тектерү, репертуар, программа булдыру...

– Репертуар, белүемчә, синең һәрвакытта булды кебек – озын-озак тәнәфес алып, тамашачы хозурыннан гына югалдың...

– Югалып торуымның сәбәбе җитди булды: башта гаиләле булгач, күзгә артык чәчрәп керми торган рольгә – хатын-кыз, әни булуга зур басым ясадым. Җыелма концертларда катнаштым, дуэт буларак җырладык. Ул чорда сәхнәгә, гастроль тормышына артык басым ясыйсым килмәде дә. Табигатьтән шундый холыклылык, күрәсең, мин – өй кешесе. Анда чисталык булырга тиеш, ашарга пешкән-төшкән, бала караулы дигәндәй... Алай ук булырга ярамаганын хәзерге каланчамнан торып кына әйтә алам – хатын-кыз өй мәшәкатьләренә генә чумарга, гаилә дип кенә «эреп бетәргә» тиеш түгел икән. Үз һөнәреңне, үз теләкләреңне чынга ашыру юлында да тырышырга кирәк. Хатын-кыз да шәхес, ул да һәрдаим формалашып торырга тиеш.

– Хатын-кыз җырчы өчен анысы аеруча четерекледер инде аның – сәхнәдә дә балкы, өйдә дә барысына да өлгер.


– Аның өчен сине тулаем аңлап кабул итәрлек терәгең булырга тиеш. Яшь чакта кияүгә чыкканда аны уйлап бетермисең икән. Мин дә яшь чакта, үземнең кешем булса иде, дип тели белмәгәнмен. Аңа еллар узгач кына төшендем. Акыллы, төпле булса иде, дип теләдем – алары чынга ашты, әмма без Эльвинаның әтисе белән җандашлар булып чыкмадык. Холыклар туры килеп бетмәгәч, бер-беребезнең тормышын ваткаламыйк, дип, икебез ике юлдан китәргә булдык.

– Бу карарга килү өчен, бала күңеле турында мең кат уйланылгандыр, Алсу?


– Эльвинага яхшылап аңлаттык, ул аңлады. Әмма аерылыштык та дошманлаштык, дигән сүз түгел. Без бик яхшы мөгамәләдә – әтисе Эльвина тормышында, элек ничек – хәзер дә шундый ук күләмдә роль уйный. Һәркөнне иртән мәктәпкә илтә, бала тормышындагы мөһим карарларны кабул итүдә дә Ирекнең сүзе иң мөһиме. Безгә һәрвакыт ярдәм итеп тора, анысы да күп нәрсә турында сөйли: ул – бик яхшы ата, төпле, акыллы ир-ат. Шуңа мин, ул безнең тормыштан югалды, бала күңеле кителде, дип тә әйтә алмыйм. Эльвина да минем өчен башка кыйммәтләр, башка мөнәсәбәтләр кадерлерәк икәнен аңлады, әти-әнисенең карарына хөрмәт белән карады.

– Алсу, иҗаттагы яңа сулыш, яңа күтәрелеш шушы рухи үзгәрешләр белән бәйле булдымы?


– Шулайрак. Үземне берничә ел чикләп яшәгәнмен. Монда кемнедер гаепләп әйтүем түгел, әлеге нәрсә үземнең рухи дөньям белән генә бәйле. Әмма шәхси тормышымдагы үзгәрешләр миңа кабаттан «уянырга», иҗади талпынырга ярдәм итте. Урыс әйтмешли, «всё, что не делается, всё к лучшему». Әле шушындый глобаль үзгәрешләр булмаса, мин сәхнәгә үзем генә, ныклы ышаныч белән кайта алыр идемме икән?! Берүзем район-шәһәрләргә чыгып китеп, концертлар оештырырга алыныр идемме?

– Бу хатын-кызның, көчсез булуы белән беррәттән, анда арыслан гаярьлеге яшеренгән булуы турында сөйли инде.

– Аллага шөкер, үземне көчсез дип әйтә алмыйм. Аерылышуым турында ишетелгәч тә, күпләр аптырап калды. Әйе, кемдер булганына шөкер итеп, эчтән көеп яшәсә дә, тотрыклыланган тормышын үзгәртергә кыймас иде. Мин үзгәрттем – җаным теләгәнчә яшисем, үз кешемне – мине аңларлык, җандаш булырлыкны табасым килде. Ышанам, ул кешене табачакмын. Ул, бәлки, минем янәшәмдә генәдер дә әле...

– Ишетелгәч, дидең – безнең җәмгыятьтә бит әле ул ялгыз калганнарга «специфик» караш та яшәп килә...


– Ялгызларга җиңел булмаганын да тоярга өлгердем – ул көндәлек тормышта да үзен сиздертеп торырга онытмый. Һәр эштә ир-ат кулы, ир-ат ышыгы кирәк дигәндәй. Шөкер, алай бик кирәктә Эльвинаның әтисе ярдәм итә, дуслар-туганнар, әти-әни ярдәмен дә тоеп яшим.

– Эльвина үзең буе булган инде, сөбханалла – кызлы кеше үзе үк бәхетле кеше, диләр.


– Мин Иреккә кызым өчен булса да зур рәхмәтле: Эльвинам – тормышым мәгънәсе. Әтисенә дә охшаган, миннән алган сыйфатлары да җитәрлек. Бүген ул 12 нче татар гимназиясендә белем ала, Аллага шөкер, бу мәктәпкә күчкәч, татарчасы яхшырды. Яхшы билгеләргә укый, бию белән «җенләнә». Хәер, үзем дә аның яшендә – 12-13тә биергә бик ярата идем.

– Әнисенә охшаса, сәхнәгә дә чыгар әле?


– Алла боерса, апрель ахырында Казанда булачак концертымда ул үзенең хип-хоп биюе белән чыгыш ясаячак. Аннан битәр, үзем дулкынланам инде – олы сәхнәгә тәүге күтәрелүе бит.

– «Җырларымда – язмышым» дигән әлеге программада без Алсуның язмышы белән танышачакбызмы?


– Язмышым да, бүгенгем дә, киләчәккә уй-хыялларым да әлеге концерт программамда урын алыр дип уйлыйм. Инде районнарда концертларымда булган тамашачы игътибар иткәндер – быелгы программам күбрәк элеккеге ретро җырларга, халык моңнарына нигезләнгән. Концерт киемнәрем дә милли орнамент-бизәкләр үрнәгендә тектерелде. Яңа яздырылган җырларымның бик азын гына әлеге язгы программамда тәкъдим итәчәкмен. Бу концертым белән тамашачыга элеккеге Алсу булып кайтасым килә. Алдагы көзге программада исә тамашачы Алсу Хәбибуллинаны бөтенләй башка ракурстан ачар дип уйлыйм... 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

в„– | 27.03.2014

Әлмәт театрының апрель репертуары

$
0
0
28.03.2014 Мәдәният

 

 

 

 




в„– |

Әлмәт театры: гаепсез гаеплеләр

$
0
0
28.03.2014 Мәдәният
Әлмәт Татар дәүләт театрының 70 еллык юбилее уңаеннан Уфадагы гастроле күңелсез вакыйга белән тәмамланды. Биш спектакль куярга дип ниятләгән әлмәтлеләр ике тамаша гына куеп өлгерде. Аларны, милләтара низаг куптаруда гаепләп, гастролен туктатырга мәҗбүр иттеләр. Уйламаган җирдән ике рес­публика арасында шау-шу куп­ты, хәтта республика җитәк­че­ләренә үзара аңлашырга туры килде. Ике республика арасында җылы мөнәсәбәтләр урнашылып кил­гәндә, арага чөй кагу кем­гә кирәк иде? Моннан кем ота һәм оттыра? Бу очрак турында хис-эмоцияләрне читкә куеп, аек акыл белән ни булганын, бу вәз­гыятьтән ничек чыгарга кирәк­леген уйлап карыйк.

Давыл Интернетта купты

Әлмәтлеләрнең гастроле 21 мартта Таҗи Гыйззәтнең “Кыю кызлар” спектакле белән башланды. Икенче көнне “Туй” спектакле күрсәтелгән. Ләкин шу­ның белән гастроль өзелде. “Кыю кызлар” спектакле аркасында “ВКонтакте” сайтында шау-шу купты. Фикер алышулар болайрак иде: “Кыю кызлар” спек­так­лендә башкорт кешесе кимсе­телә. Актерлар “сасы, бетле башкорт” дип әйтәләр. Башкортларны изелгән, баш июче итеп күрсәтәләр. Ни өчен татарстанлылар, Уфага килеп, безнең милләтне түбәнсеткән спектакль күрсәтә? Кая карый Мәдәният министрлыгы?” Бер сүздән икенчесе китте, нәтиҗәдә очкыннан ялкын чыкты.

Башкорт милләтеннән булган тамашачыларны нәрсә чыгырыннан чыгарган? “Кыю кызлар” пьесасында мәдрәсәдә белем алучы Миртимер, Байтирәк кебек шәкертләр арасында Исән­бай исемлесе дә бар. Таҗи Гыйззәт пьесада аны башкорт егете дип яза. Болар – пьесада уңай геройлар, алдынгы фикерле яшьләр. Исәнбай да – киң карашлы, яңалыкка омтылучы, кыю егет. Пьесада үзен бик дорфа тотучы, тупас һәм тискәре персонаж Шәехзаман исемле кадимче татар хәзрәте бар. Спектакльнең бер күренешендә Исәнбай мәд­рәсәдәге түбән сыйфатлы белем бирүгә риза булмыйча, би­редә томана мөддәрисләр, хәлфәләр укыта, дип атасына зарланып хат яза. Менә шул хат турында белеп алган Шәехзаман хәзрәт, ачуланып, Исәнбайга ташлана: “Сасык, бетле дуңгыз, корчаңгы ишәк! Мажик кызлары янына – аулак өйләргә барып курай уйныйсың. Мәдрәсәдән куам мин сине!”– дип әйтеп, аны кыйнарга кизәнә. Бу сүзләр Исәнбай янында торган башка шәкертләргә дә әй­телә.

Интернетта, имеш, спектакль­не караучылар, актерлар авызыннан “сасык, бетле башкорт” дигән сүзләр әйтелде дип фикер алыштылар. Ягъни актерлар, пьеса текстыннан тайпылып, “баш­корт” сүзен кертеп, башкорт милләтен кимсетте ди­гән сүзләр таралды.

Шәехзаман хәзрәтне дә, Исәнбайны да уйнаган Әлмәт актерлары чыгышлары белән Башкортстаннан. Исәнбайны уйнаган Илшат Агиев бу кадәр шау-шу куптару, ике халык арасында үпкә урнаштыру кемгә кирәк булды, дип аптырый.

“Актерларга тексттан тайпылырга ярамый, шуңа үзлектән сүзләр кушып сөйләвебез, ялгыш ычкындыруыбыз мөмкин түгел. Ул көнне без тулы залга уйнадык, барлык билетлар да сатылып бетте. Спектакльдән соң тамашачылар бик озак алкышладылар, сәхнәдән озак җибәрмичә, биш тапкыр баш ияргә чыктык, бик җылы кабул иттеләр.

Социаль челтәрләрдә хәз­рәтнең Исәнбай белән башка шәкертләргә кычкырган күре­­­нешеннән соң ярты зал хурланып чыгып китте дип язалар, мондый хәл булса, сизелер иде. Ләкин дәррәү кубып чыгып китүче булмады. Шәехзаман хәзрәтне уйнаган Камил Вәлиев авызыннан “бетле, сасык башкорт” дигән сүз дә яңгырамады, аның өчен ант сулары эчә алам. Камил абый бу хәлләрне бик авыр кичерде. Минемчә, бу – гап-гади провокация булды. Әле очракны ачыкламый, экспертиза нәтиҗәләре булмый торып, безнең турыда начар фикер йөрткән кардәшләр, шагыйрь, депутатларның Әлмәт театрын матбугатта сүгүләре бик гарьләндерде. Безгә ышанмадылар”, – диде Илшат.

Актерларның гаебе юк

“Башкорт” сүзе булганмы, булмаганмы, моны бары тик аудио яки видеоязма гына исбатлый ала. “Нур” театрында бу спектакль яздырылган, аны экспертлар тыңлаган. Спектакльнең режиссеры Илдар Хәйруллин: “Экспертиза булды. Язманы Таҗи Гыйззәт иҗаты белгечләре дә, профессиональ лингвистлар да тикшерде. Пьесадан тайпылыш булмаган, актерлар текст буенча сөйләгән. Театр, актерларның гаебе юк. Камал театры репертуарында да бу спектакль бар, аны Уфага да алып барган булды. Камалның куелышында бу һәм тагын берничә күренеш кыскартылды, чөнки озынга китә дип әйтелде. Таҗи Гыйззәтнең мәрхүм улы Баян ага аның өчен миңа үпкәләп, кыс­картырга ярамаганын әйткән иде”, – диде.

Интернеттагы шау-шу “ав­тор”ларының берсе – “Башкортостан” газетасы журналисты Айгиз Баймөхәммәтов. Аның белән элемтәгә кердек, ул безгә: “Ау­диоязманың нәкъ шул урынын махсус рәвештә бозганнары билгеле булды”, – диде. Кем тарафыннан бозылган, бу турыда судка мөрәҗәгать итәләрме, сорау җавапсыз калды. “Башкорт сүзен сез ишеттегезме?”– дигән сорауга, ул болай диде: “Театр сәнгате тоташ символлардан тора. Әгәр кеше сәхнәгә башкорт милли ки­емендә чыга икән, бу – бөтен милләтне чагылдыру. Аны тез­ләндереп, “сасык, бетле” дип мыс­кыл итәләр икән, бу мил­ләттән көлү түгел­ме?! Җитмәсә, ул мәдрәсәдә куенына хәнҗәр тыгып йөри. Монда да астыртын фикер салынганы аң­лашылып тора. Ә бит әсәрдә милли кием, хәнҗәр турында язылмаган. Шушы күренештә мил­ләттән көлү күзгә бәрелеп тора”.

Сәхнәдә сүз түгел, ә хәрәкәт, образ мөһим, диләр. Бәлки, чыннан да, шулайдыр. Башкорт милли киеменнән булган Исәнбай образы, бәлки, тамашачыларына башкорт каһарманы итеп күз алдына басып, хәзрәтнең аңа камчы белән кизәнүен күрү авыр булгандыр. Аларның да күңелен аңларга була. Бәлки, сәхнә киеме белән арттырып җибәрү дә булгандыр. Ләкин һич кенә дә татар театры җитәк­челәре, аның актерлары моны махсус эшләгән дип әйтергә тел әйләнми. Эзләгән кеше бар нәр­сәдән дә гаеп таба ала. Милли киемнән булмаса, ник безнең милләт кешесе йолкыш итеп сурәтләнде, безнең батыр егет­ләр кылычсыз йөрмәгән дип бәйләнергә була. Сәбәбен генә табасы.
Татарстан мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова да аудиоязмалар кат-кат тың­ланылды дип әйтте. “Бу очракның нәкъ Мәдәният елында килеп чыгуының уңай яклары да бар, сәнгатьнең бик нечкә өлкә икәненә тагын бер кат инандык. Сүз белән кешене терел­тергә дә, үтерергә дә мөмкин. Бу очракта бар яклап та нәтиҗә ясалды, шуңа күрә безгә бу хәлне онытып, тыныч күңел белән алга таба тату яшәүне дәвам итәсе. Казанда Мәдәният елына багышланган тантанада берничә коллектив катнашты, шул исәптән Башкортстан коллективы да искиткеч чыгыш ясады”, – диде ул.

Гафу үтендек, нәтиҗәләр ясалды

Стакан төбендә купкан давыл өчен Әлмәт Татар дәүләт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева да гафу үтенде. Моңа өстәп Казаннан Уфага Татарстан мәдә­ният министры урынбасары Ирада Әюпова белән спек­такль­нең режиссеры Илдар Хәй­руллин да барды. Алар да, бу эш тикшерелер, дип рәсми рәвештә гафу үтенде. 25 мартта Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шалтыратып, килеп чыккан очрак өчен гафу үтенде дигән сүзләрне җиткерде.

Рөстәм Хәмитов: “Безгә мондый спектакль кирәкми, шуңа күрә Әлмәт театры гастроле туктатылды. Татарстан рәсми рә­вештә гафу үтенде, республика Президенты шалтыратты. Бу четерекле мәсьәләдән чыгар юлны табар өчен сабырлыгыбыз җи­тәр, бу Татарстан, аның кеше­ләренең түгел, ә аерым шәхес­ләрнең зур хатасы итеп кабул итәргә кирәк”, – дип чыгыш ясады.

Әлбәттә, иелгән башны кылыч кисми. Беренче булып гафу үтенә белү, гауганы зурга җи­бәрмәү – тәрбия, әдәп билгесе. Ләкин провокацияләргә бирешү дөрес гамәлме? Моңа кадәр Чулпан Хамматова алдында республика түрәләренең вәгъдә ител­гән сүзләрендә тора алмаганы өчен акланырга туры килде. Хәзер менә бу очрак...

 “Әлмәт Татар дәүләт драма театрының Уфа шәһәрендәге гастроленең билгеләнгән вакытына караганда иртәрәк һәм зур иҗтимагый резонанс белән тәмамлануын да бары тик хокукый күзлектән карап кына бәяләргә кирәк. Дәүләтебезнең төп кануны – Конституция җәм­гыятьтә сүз һәм иҗат ирегенең өстенлеген һәм цензураның тыелуын таный. Илдәге иҗат тормышын РФнең махсус “Мәдәният турында”гы кануны көйли һәм җайлый. Башкортстан Мәдә­ният министрлыгы Әлмәт теа­тры гастролен директив рәвештә кабул итүче як тарафыннан туктата алмый, дәүләт һәм муниципаль хакимият ор­ган­нарының мондый хокуклары юк. Бу – вәка­ләтләрне арттыру факты. Мәх­кәмә карары булмый торып (берәр рән­җетелгән ке­шенең берәр хокук саклау органына, әйтик прокуратурага, Тик­шерү комитетына, полициягә, ФСБга мөрәҗәгате барлыгы-юклыгы турында хәбәр юк), нә­тиҗәләр ясау дөрес түгел. Әйтик, Мәскәүдәге “Христос Спаситель” храмындагы чыгышларыннан соң “Pussy Riot” төркемен канун нигезендә хөкем иттеләр һәм җәзага тарттылар.

Башкортстан Башлыгы Рөс­тәм Хәмитовның: “Безгә мондый спектакль кирәк түгел”, – дигән белдерүен зур дәүләт эшлек­лесенең карары яисә әмере итеп түгел, ә бары тик аның шәхси фикере буларак кына кабул итәргә кирәк.

Ашыгыч рәвештә Татар­стан­ның иң югары даирәләре дә­рәҗәсендә гаепне тану, гафу үтенү, “гаепле”ләрне табу һәм ул бичараларны дисциплинар җә­за­га тарттыру, минем фи­керемчә, бераз иртәрәк булды”, – дип әйтте Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты укытучысы Инсаф Хәмитов.

Алга таба нишләргә?

Мәсьәләнең төбенә төшмичә, аны ачыкламыйча, алдан ук гаепне үз өстебезгә алырга кирәк булдымы икән? Бер мәзәктә­гечәрәк килеп чыкты: кашыклар табылды табылуын, ә күңелдә юшкын калды. Күрше республикадагы аек акыллы кешеләр дөрес нәтиҗә ясар дигән өметтә калабыз. Ә үзебезгә алга таба мондый күңелсез очракларга тарымас, гастрольләрне төбәк үзенчәлеген, тамашачыларның менталитетын исәпкә алып оештырырга ярдәм итәр өчен рәсми булмаган, ләкин Мәдәният министрлыгы каршында эшләүче киңәшмә оешмасы ярдәмгә килсә, берсенә дә комачауламас иде. Дөнья хәлен белеп булмый... Бүген әлмәтлеләр, иртәгә башкалар булырга мөмкин.

Әлмәтлеләрнең намусы чис­та, аларның Татарстанның йөзе­нә кызыллык китерерлек гамәл кылмаганы ачыкланды. Гастроль чыгымнары зур булгандыр, анысына хәерлегә булсын дип кул селтик. Бу очрак аларны чыныктырыр, коллективны тагын да берләштерер, илһамланып иҗат итәргә этәргеч бирер дип ышанабыз.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА

в„–44 | 28.03.2014

Татар радиоларын хәзер барысын бер биттә - «Матбугат.ру»да тыңлап була

$
0
0
28.03.2014 Матбугат
Интернетта еш утырасызмы? Эшегезне яки ялыгызны күңеллерәк итәр өчен радио кабызыгыз. Хәзер аларның барысы да бер биттә урнашкан.

Бу бит бик уңайлы булыр. Бер радио туйдырса, икенчесенә күчәсез. Радиоларның форматларын да шушында тыңлап чагыштырырга мөмкин. Бу битне браузерыгызда “Сайланма битләр” исемлегенә кертегез һәм көн саен кереп тыңлагыз.

Шөкер, татар телле радиолар матур гына эшләп килә. Сайлау мөмкинлеге дә бар.

Matbugat.ru/page/radios - татар телле радиоларның дуслык бите булсын иде.


 


---

в„–--- | 28.03.2014

Минҗиһан әби Вәкилова: “Черек бәрәңге ашап үскәнгә 101не тутырганмындыр”

$
0
0
28.03.2014 Җәмгыять
Кукмара районы Күкшел авылында гомер кичерүче Минҗиһан әби Вәкилова бу көннәрдә котлаулар кабул итә. Ник дигәндә, гасыр белән бергә атлап, 101 яшен тутырды ул.

Без киләсе көнне безне көтеп, иртәдән үк матур күлмәкләрен киеп, ишекле-түрле йөри башлаган инде. Килеп кергәч, якын туганын күргәндәй, кочаклап ук алды.

Кукмара районы Мәмәшир авылында 1913 елның 14 мартында дөньяга килә ул. Гаиләдә дүрт бала булалар. 90 яшьлек энесе дә туган авылында яши икән әле. 19 яше тулгач, кияүгә чыга кыз. Ире Әхмәтгариф белән матур гына гомер иткәндә, гаилә башлыгы сугышка китеп бара. Өч бала белән кала Минҗиһан. Иң кечесенә бу вакытта нибары 6 ай була.

– Балаларны ач тотмадым. Кемдә нинди эш бар, шуңа ялланып эшли идем. Эш хакы итеп кайсы ашарга, кайсы кием бирә. Ул заманнар бик авыр иде бит, кызым. Урманга барып утын юнәтү генә дә тәмуг газабына тиң! Балалар уянганчы дип, басуга чыгып китә идем. Аннан черек бәрәңге, алабута алып кайтам. Өйдә шушы ике ризык булганда, ач түгел идек инде без, – дип сөйләде ул.

Минҗиһан әби авыр вакытларны артык искә төшерергә яратмый икән. Әмма хәтере шуның кадәр яхшы! Сугыштан соң мәктәптә җыештыручы, мичкә ягучы булып хезмәт куя ул.

Яшь чагында гына түгел, олыгайган көнендә дә хәсрәт килеп кенә торган аңа. 5 ел элек төп йорттагы улы Хәмзә начар авырудан вафат булган. Аны югалту ачысыннан айнып та бетмәгән булалар әле, “кызыл әтәч” куна Вәкиловларга. Йорт-җирне санаулы минутлар эчендә ут камап ала. Бары тик машина белән бер сыер гына исән кала. Инде яңадан аякка басып яши башлагач, оныгы Марат (Хәмзә абыйның олы улы) бу дөньяны калдырып китә. Ике кызының ирләре дә вафат.

Шул балалар гомерен дә яшимдер инде, – ди Минҗиһан әби моңсу гына. – Нәселебездәге иң озын гомерле кеше мин. Кайвакытта тын бетә, кан басымы да уйный, бер күзем дә күрми. Шулай да бу матур дөньяны ташлап китәсе килми әле! Бигрәк рәхәт бит хәзер яшәүләре!

Сүзгә Минҗиһан әбинең килене – 66 яшьлек Люция апа да кушылды:

– Аллага шөкер, сәламәтлегенә дә артык зарланмыйбыз. Бер генә дә тик утырмаган көннәре бар, – диде ул. Аның сүзен бүлеп, “Эшләргә эш бирмиләр, кызым”, – дип киленнәреннән зарланып алды әби. Шушы урында безгә кушылып үзе дә рәхәтләнеп көлде. Әбинең хәлен белергә килгән кызы Рәбига апа да әнисенең хәтеренә, акылына сокланып, “күз тимәсен” дип утырды.

Бер гасырдан артык яшәвен ул табигать байлыклары – черек бәрәңге белән алабута ашаудан күрә. Бүген бәхетле әби килене Люция һәм оныгы Айзат гаиләсендә яши. Айнурның хатыны Светлана да, балалары Айназ белән Айзалия дә карт әбекәйләрен яратып, олылап яшиләр.

Минҗиһан әбинең бер теше бар. “Шул җитә”, – дип көлә үзе. “Аппетиты яхшы, ризык талымламый”, – ди Светлана апа.

Бәлки яңа тешләре дә чыга башлар әле. Чөнки баш түбәсенә яңа кара чәчләр үсә башлаган.

Минҗиһан Вәкилова – гаиләсенең генә түгел, бөтен районның йөзек кашы. “Яшәп булган кадәр яшисе иде әле тагын”, – дип озатып калды безне йөзьяшәр әби.

Казан – Кукмара – Казан.  


Чулпан ШАКИРОВА

в„– |

Балаңны “Доместос”сыз китермә

$
0
0
28.03.2014 Җәмгыять
Ике яше тулу белән кызыбызны балалар бакчасыны йөртә башладык. Урын бар, килегез дип чакырып торганда, башка балалар белән уйнарга яраткан балабызны ни дип йөртмәскә әле? Өч яшь тулганын өйдә көтеп утыру мәҗбүри түгел бит.

Бик рәхәтләнеп йөртәбез, үзе дә шатланып йөри. Бакчада яңа төркем тупланды, яңа балалар, димәк, бөтен нәрсә –уенчыклар, кирәк-яраклар, башкасы – барысы да өр-яңадан кирәк. Кечкенәләр тупланган яңа төркемебезгә 30га якын бала җыелды. Вак балага төрледән-төрле кызык, мавыктыргыч уенчыклар кирәк -- бу бәхәссез. Әллә балалар бакчасында бернинди уенчык та юкмы? Бернинди кирәк ярак та бүленеп бирелмиме? Бар. Чүлмәкләре дә бар, тик саны җитеп бетми. Уенчыклары да бар, тик бик аз һәм безнекеләрнең яшенә туры килми. Группа идәненә җәелә торган җәймә дә бар хәтта, тик ул иске, таушалган, шуңа күрә балаларга абыну куркынычы яный. Димәк, анысын да яңартасы бар. Ә хөкүмәт боларның барысы өчен дә акчаны бүлеп бирә алмый. Бүлеп биргәнен көтеп утырып та булмый, безгә бүген кирәк. Кыскасы, без ата-аналар җыелышында акча җыешырга кирәк дигән уртак фикергә килдек. Меңешәр тәңкә җыешсак, куркыныч түгел бит? Дөрес, кечкенә акча да түгел шикелле, тик аны үзебезнең балалар файдасына җыешканда, берәү дә бөлгеннеккә төшмичәк, ачка да үлмичәк. Моның белән барысы да ризалашты, куллар күтәрешеп, кирәкле протоколларны язып та куйдык. Бөтен җирдә тәртибе шундый инде аның.
Мине ата-аналар комитеты җитәкчесе итеп куйдылар. Бирәсе кеше акчаны җыелыш көнне үк тапшырып бетерде. Әкренләп бер-ике атна, бер-ике ай эчендә тапшыручылар да булды. Тиенен-тиенгә чутлап, җыелган бөтен акчага уенчыклар, файдалы әсбаплар, кирәкле әйберләр сатып алып, тапшырып барам. Саны җитмәгән чүлмәкләрен дә алдым, ирем белән идәнгә бик матур палас та алып кайтып җәйдек. Бөтен әйбер бик кирәкле, балаларыбыз өчен көндәлек шөгыльләнү өчен бик файдалы уенчыклар, әсбаплар гына сатып алырга тырыштым, бернинди артык кыйбатлы, кирәкмәс нәрсә юк. Ата-аналар белән җыелышта килешенгән уенчыклар, тәрбияче тәкъдим иткән әсбапларны гына алдым -- пластилин, язу-сызу һ.б.

Балалар бакчасының бөтенесендә дә шул инде ул – барыбер акча җыелмыйча калмый. Кайсыгыз йөрәгегезгә кулын куеп: “Юк, алай түгел” ,-- дип әйтә? Акчасын да җыярга туры килә, әле шактый бакчада сатып алып килергә тиешле кирәк-яраклар исемлеген кулга да тоттырып җибәрәләр. Ул исемлектә туалет кәгазеннән башлап, доместос ише юу сыекчаларына кадәр бар. Барыбыз да шуның аша үткән кешеләр, барыбыз да бер илдә, бер җәмгыятьтә яшибез, беләбез.

Берничә ел элек, олы малайны бакчага урнаштырырга вакыт җиткәч, Казанның өстен аска китереп балалар бакчасы эзләгән идек. Якын тирәбездәгеләрен карап чыктым, мөдирләрнеә шалтыраттым – юк! Урын юк иде берсендә дә. Шулай да, бер-икесендә юк дип кырт кисмәделәр, ремонт ясасагыз, балагызны кабул итәбез диделәр. Әйтик, бер бакчада без үзебез генә музыкаль залга тулысынча ремонт ясарга тиеш идек. Исәпләп карагач, материаллары гына 15 мең сумга төшә иде. Аннан баш тартып, бүтән бакчага “нибарысы” 7 меңгә тимер ишек урнаштырып биреп, малайны бакчалы иткән идек шулай. Әйтик, Америкада башкача дип уйлыйсызмы? Анда безнеке шикелле – озын көннең буена тота торган, ашата-эчертә торган бакчалар бөтенләй юк икән. Булса да коточкыч кыйммәт. “Баланы бакчага йөртәм дисәң, шуның өчен генә дә миллионер булырга кирәк”, -- дип әйтә бүгенге көндә Америкада яшәп, бала үстереп ятучы дустым.

Шөкер, кечкенәбез киткән бакчадагы урын өчен берни сорамадылар. Хәзер тәртипләр дә кырыс – электрон чират белән генә эш итәләр. Бу яхшы нәрсә. Бакчабызда “доместос”лы исемлекне дә бирмиләр, берни сорамыйлар, җыелган акчалар тулысынча үзебезнең балаларга уенчыкка гына тотыла. Бакчабыз мөдире аңлатуынча, хөкүмәт тарафыннан бакчабызга бүленеп бирелгән, мөдир карамагында булган акчага икесенең берсе генә тия – йә уенчык, йә юу-чистарту кирәк-яраклары. “Билгеле инде, мин беренче чиратта чисталыкны кайгыртырга тиеш, инфекцияләргә, эпидемиягә юл куймаска тиеш”, -- дип аңлата мөдир. Әлбәттә, ул хаклы.

Ну ярый, акчаны тапшырасы кешеләр тапшырып бетерделәр. Берничәсе калды, төрткәләмичә, түләми торганнары инде болары. Беркөнне шалтыраткалап, исләренә төшергәләп утырдым. Хәтерлисезме, җыелышта шундый уртак фикергә килгән идек, балалар уйный торган уенчыкларның барысы да ата-аналар акчасына алынган, тапшырып бетерсәгез иде дидем. Бернинди мәҗбүр итү дә юк бит әле. Тапшыра аласың икән –тапшырасың, юк икән – юк. “Юк, бирмим”, -- дигән кешедән беркем дә мәҗбүриләп акча каерып алырга җыенмый бит инде! Берсе дә каршы килмәде, шушы араларда акчаны алып киләрбез диделәр. Шуннан соң бер-ике көннән мине ашыгыч рәвештә балалар бакчасына чакырталар – ниндидер ир кеше бакча мөдиренә шалтыратып: “Сездә ата-аналардан акча җыялар икән, чарасын күрегез”, -- дигән. Үзенең исемен дә әйтмәгән. Бакча мөдире дә, безнең тәрбиячеләр дә – барысы да кыл өстендә, ниндидер җинаять эшләгәннәрмени! Сатып алган нәрсәләрнең бөтен чеклары да кулымда, җыелышта расланган протоколларыбыз да бар, кыскасы, бу очракта булырга тиеште бөтен кирәкле кәгазьләр дә кулыбызда. Ә юк – мөдир дә, тәрбиячеләр дә кыл өстендә! Әйтерсең, бу акчалар безнең балалар өчен түгел, ә аларның шәхси мәнфәгатьләре өчен җыела диярсең!

Бу ситуациядә иң ачу китергече – ахыргы гаепләнүче итеп тәрбияче кала. Бездә - бушлаймәгариф системасы, бездә хөкүмәт тарафыннан барысы да гарантияләнә, акча җыярга берәүнең дә хакы юк! Кайсыдыр төркемдә кирәк-яракларга дип акча җыела икән, димәк шул төркемнең тәрбиячесе гаепле. Аны эштән куарга кирәк. Менә шулай итеп безнең кабахәт система мескен тәрбиячене кысага китереп тыга, аннан чып-чын “заложник” ясый.

Ә чынлыкта ничек соң? Кирәкме соң тәрбиячегә бу акча җыю мәшәкате? Кирәкме бу кайнаш, кирәкме аңа “акча җыялар” дигән гаепләүләрне күтәрү? Пычагыма да кирәк түгел. Аңа безнең балаларны озын көннең буена карап, тәрбияләп, өйрәтәсен өйрәтеп, кичен безгә исән-сау тапшырасы гына бар. Хөкүмәт тарафыннан бүленә торган ике карандаш, бер туп, өч машина белән дә көнен уздыра ала ул тәрбияче. Ә артыгын безнең хөкүмәт бирми, теләсәң нишлә. Ата-аналардан да мәҗбүри җыю тыела, чөнки бездә мәгариф системасы бушлай бит имеш! Җитәрлек күләмдә, баланың бүгенге ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек итеп үзе дә акчасын бүлеп бирми. Ә печәнне кем салып торырга тиеш шулай булгач?!

Астыртын рәвештә, исемен дә әйтмичә мөдиргә шалтыратып янаган ир кешегә шулкадәр ачуым килде. Чөнки бу турыдан-туры миңа, минем балага кагыла. Чынлыкта үзенә бернинди катнашы булмаган нәрсә өчен нервыланып, тәрбиячебез дә игътибарын читкә юнәлтә, димәк, безнең балаларга, минем балама игътибары кими дигән сүз. Шулкадәр батыр булгач, җыелышта торып әйт – мин үземнең балама уенчык алуга каршы диген, акча бирмим диген. Кеше каршында әйтергә шикләнсәң, миңа – ата-аналар комитеты җитәкчесенә шалтыратып әйт турыдан-туры: “Бирә алмыйм, бу минем принципларыма каршы туры килә” ,-- диген. Яки: “Минем акчам ягы кысан, бирмичәкмен”, -- диген. Кешене аңлап, һәрчак хәленә кереп була бит инде – юк икән, тек юк, беркемне дә мәҗбүр итмибез. Шул килеш калыр иде. Үз балаңны һәр көнне илтеп тапшыра торган кешеләргә үз акылыңда була торып проблема өстәү – минем акылыма сыймый торган нәрсә. Үз балаңа дошманмы син әллә?! Син иң акыллысы да, башкалар тинтәк, ахмак инде алайса? Проблеманың чишмә башы бөтенләй башка җирдә икәнен аңлаган сурәттә, хөкүмәт тарафыннан кабул ителә торган бюджетка каршы чыгарга кирәк иде алайса. Министр, мәгариф бүлеге җитәкчесеннән бакчабызга ничә тиен бүленеп бирелү турында отчет тәлап итәргә иде. Кем, кая бюджет акчасын “кысып” калган, ник балалар бакчасына барып җитмәгән – суд аркылы барысын да ачыкларга иде. Штраф түләттереп, тиешле акчаны бакчабызга күчерттерегә иде дә, безнең төркемгә тиешле акчага тулысынча кирәк-яраклар алырга иде. Менә шул булыр иде чын ир-атлык! Ә түгел бит – безнең “батыр” әти иң җайлы ысул сайлаган -- аноним рәвештә мескен мөдир белән тәрбиячене куркыту белән шөгыльләнә. Югыйсә бит, үзенең баласы шул бакчага йөри, шул ук уенчыклар белән уйный. Ул уенчыклар белән тәрбияче дә, мөдир дә уйнап утырмый. Пластилинны да тәрбияче түгел, бала кызыксынып әвәләп утыра.

Мин аңламыйммы ситуациянең четереклеген? Башка ата-ана белмиме безнең илдәге хәлне – бушлай дигән мәгариф системасы да, сәламәтлек саклау системасы да чынлыкта исә халыкның кесәсенә адым саен кулын тыга. Гаделлек яратучы буларак, мин дә шулай мөдирләргә, роно җитчеләренә, башкаларга шалтыратып утыра алмыйммы әллә? Утыра алам. Гаделлек тә яуларга, дөреслек тә табарга тырышам һәрчак. Тик бу очракта түгел бит инде. Чөнки шул мең тәңкә – кибеткә ике кереп чыгарга да җитми торган акча өчен гаделлек яулап йөри башласам, безнең кызыбыз үсеп тә җитәчәк, аңа бернинди пластилин да, пирамида-курчаклар да кирәк булмыйчак. Чөнки бала көн саен үсә, сине көтеп утырмый, аңа тәтәйләр бүген кирәк, коллективка бүген өйрәнергә кирәк. Ә гаделлекне башка вакытта эзләргә киңәш итәм.
 


Ф. КАМАЛОВА

в„– |

“Язлар моңы” белән татар моңы яңара

$
0
0
29.03.2014 Мәдәният
Татар халкы кай җирләрдә генә яшәсә дә, җырдан, моңнан аерылмаган, моң аша татарлыгын тоемлаган, милли иҗат һәм сәнгать нечкәлекләренә төшенгән, мәдәният аша балаларда югары зәвык тәрбияләгән. Бүгенге көндә дә борынгы көйләребезне искә төшерү һәм киләчәк буыннар өчен саклап калу, халык музыка уен коралларын барлау һәм халык авыз иҗатына кызыксыну уяту, яшь талантларны ачып, аларга иҗат юллары яру татар зыялыларының һәм милли оешмаларының төп бурычы булып тора.

Шушы максаттан Тольяттида менә берничә ел инде “Язлар моңы” фестивале уздырылып килә. Сәхнә түрендә Самара өлкәсенең Камышлы, Похвистнево, Челно-Вершины районнарының, Сызран, Самара, Тольятти шәһәрләренең, күр¬ше Оренбург Һәм Ульяновск өлкәләренең үзешчән артистлары үзләренең осталыклары белән уртаклашалар. Шушы “Язлар моңы” фестивале аша үтеп, өлкәбездә 60лап гармунчы, йөзләп җырчы һәм биюче сәхнә юлына басты. Ә күпме яшүсмерләребез кулларына гармун алдылар?!

Менә быелгы бишенче ачык “Язлар моңы” фестивале кысаларында да “Татар җыры”, “Уй¬нагыз, гармуннар!”, “Татарча бию” ярышлары уздырылды. Шенталы районының Денис авылы, Ставрополь рай¬онының Выселки авылы үзешчәннәре, Сызран, Самара һәм Тольяттиның иң оста гармунчылары, җырчылары һәм биючеләре бер мәйданда көч сынаштылар.

Бәйрәмне котларга Самара өлкәсенең “Туган тел” оешмасы президенты Ильяс Шәкүров, Самара шәһәренең татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хузин, өлкә татар милли-мәдәни ав¬тономиясенең башкарма комитеты рәисе Әнвәр Горланов һәм башкарма директоры Шамил Галимов килгәннәр иде. Җигули шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ирек Шәрәфетдинов та, Тольяттиның шәһәр Думасы аппараты җитәкчесе Дмитрий Микель дә фестивалебезгә килергә вакыт тапканнар. Әл¬бәттә, кунаклар берсе дә буш кул белән килмәгән: Ильяс әфәнде Шәкүров безгә “Самар татарлары” журналларын, Әнвәр Горланов - “Татар теле-күңелем теле” татар теле дәреслекләрен бүләк иттеләр. Төбәгебездә үзешчән сәнгатьне үстерүгә күп көч куйган Сәүбән Рәфыйковка, Светлана Исхаковага һәм Алмаз Галихановка өлкә татар милли-мәдәни автономиясеннән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Иң кадерле кунаклар, әл¬бәттә, Татарстаннан кил¬гәннәр иде. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма ко¬митетының мәгълүмати-ана¬литик идарәсе мөдире урынбасары Гөлүсә Низаметдинова бәйрәм белән котлады. Күпләргә яхшы таныш булган “Зөләйлә” төркеме бәйрәмебезгә нур өстәп, концерт программасын тагын да баетып җибәрде.

Гөлүсә Низаметдинова Бө¬тендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исеменнән Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рәүф Кирасировка, аның яр¬дәмчеләре Зөлфия Галихановага һәм Алия Мусинага татар телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләребезне саклауда башкарган эшләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.

Фестивальне өлкәбезнең иң оста гармунчыларының берсе - “Идел” эстрада ансамбленең сәнгать җитәкчесе Мидхәт Әминов үзенең баян, тальян, кеч¬¬кенә гармуннарында һәм к󬬬райда уйнау осталыгын күр¬сәтте. Ә Тольятти шәһәренең татар мил¬ли-мәдәни автономия¬се йор¬¬тында эшләп килүче “Сө¬ем¬бикә” балалар мода теат¬ры “Ак чабата - ак оек” һәм “Биш¬¬мәтемдә биш төймә” кол¬лек¬ция¬¬ләрен тәкъдим ит¬те¬. Алар белән күп еллар инде Лә鬬сән Әхмәдиева җитәкчелек итә.

Конкурста катнашучы гармунчылар яшьләре буенча өч категориягә бүленеп уйнадылар. 15 яшькәчә балалар - сызранлы Камилә Яруллина - өченче, Тимур Йосыпов - икенче, Рафаэль Алиев беренче урыннарны бүлештеләр. Ә 15 -18 яштәгеләр арасыннан Тольятти егетләре Илгиз Камалиев - өченче, Алмаз Галиханов - икенче, Ришат Сабитов беренче урыннарны алдылар.

36 яшьтән олырак гармунчылардан самаралы Наил Вахитов - өченче урынга, тольяттилы Әнвәр Сафин - икенче, Ставрополь районы, Выселки авылыннан килгән Мәсгут Низамов, ике рәтле гармунда уйнап, беренче урынга чыктылар. Ә Жигули шәһәренең “Сабантуй” эстрада ансамбле егетләре Ирек Шәрәфетдинов, Фәрит Шә¬рәфетдинов һәм Марат Рә¬сүлов өч гармунда уйнап, җырлап халыкны таң калдырдылар һәм Гран-при бүләген алдылар. Аларны беркем белән дә чагыштырырлык түгел иде. Булдыралар, егетләр!

Җырчылар арасында да шулай ук яшь буенча бүленү бар иде. 36 яшьтән олырак башкаручылардан өченче урынга Сызран җырчысы Суфия Әмирова, икенче һәм беренче урыннарга тольяттилы Хәтиҗә Гыйниятова һәм Наилә Зәитова чыктылар.

Татарча биюдә Тольяттиның “Асыл” бию төркеме - өченче, Сызранның “Задоринка” бию ансамбленең башкорт биюе - икенче, Шенталы районы Денис авылы биючесе Алия Галиуллина беренче урынга лаек булдылар.

Шулай ук Фәрит Садыйков оста гармунчы гына түгел, бик шәп җырчы буларак та тамашачы күңеленә хуш килеп, аңа махсус бүләк бирелде.

Гөлфия Низамова һәм Анжелика Сафчукның “Туган җирем” дуэты чыгышына халык бик озак итеп кул чапты, шуңа күрә аларга “Халык бәясе” бүләге, ә Выселки авылы егете Мәсгут Хәйбуллинга бигрәк тә исеме үзенчәлекле “Әрсезлек өчен” бүләге тапшырылды.

Ярышлар тәмамлангач та әле халык кайтып китәргә ашыкмады. Халыкка Тольятти татар милли-мәдәни автономиясе йортында эшләп килүче “Асыл” биючеләр ансамбле “Восточный стиль” кибетенең мода эшләнмәләре коллекциясен тәкъдим итте. Казаннан килгән “Зөләйлә” төркеме кызлары өздереп җырлап, күңелебезне ачтылар, фойеда да үзара аралашу, бию-җыр тавышлары ишетелеп торды. Әйе, мондый чараларны халык бик ярата һәм һәрвакыт гармун көен, татар җырын сагынып килә.

Кызганыч, Самарада гына күптән инде “Уйнагыз, гармуннар!” кебек фестивальләрнең уздырылганы юк. “Нәүрүз” бәй¬рәмебез дә ничектер та¬выш-тынсыз гына юкка чыкты. Өлкә күләмендәге үзешчән сән¬гать коллективлары һәм аерым башкаручылар фестивален уз¬дыруны да халкыбызга кайтарырга вакыт җиткәндер инде. Казан артистлары чыгышын карап утырып кына арабыздан талант ияләрен табып булмый. Аларны эзләп алырга кирәк, һәм моның өчен байтак кына тир түгәргә дә туры килә.



Әнвәр ГОРЛАНОВ чәкчәктән авыз итә.



Сызран районының Варламово авылы биючеләре чыгышы.

Югарыдагы рәсемдә Тимур ЙОСЫПОВ.

Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.
 


Зөлфия ГАЛИХАНОВА

в„–13 | 29.03.2014

Авылларга сыйфатлы һәм... түләүсез телевидение килә

$
0
0
29.03.2014 Җәмгыять
Татарстан җитәкчелеге шәһәр һәм авылларны югары сыйфатлы телевидение белән тәэмин итүгә зур игътибар бирә. Төрле телеканалларны акча түләп тоташтырудан тыш, республика халкы түләүсез цифрлы телевидениедән файдалана алачак.

Берничә ел элек Татарстанда федераль максатчан программа кысаларында шәһәр һәм районнарны цифрлы телевидениегә күчерү эшчәнлеге башланып китте. 2012 елның 1 мартында исә Казанда Россиядә беренчеләрдән булып шушы форматтагы телевидение эшли башлады. Төгәл бер ел узганнан соң Чаллы шәһәре халкы да цифрлы телевидениедән файдалану мөмкинлегенә ия булды. Соңрак әлеге челтәргә республиканың район һәм авылларын да тоташтыра башладылар.

Акча түлисе юк


Шул рәвешле, моңа кадәр авылда яшәүче кешеләр гадәти антенна ярдәмендә нибары 3-4 телеканал гына карый алса, хәзер исә аларга беренче мультиплекска керүче федераль дәрәҗәдәге 10 телеканалдан файдалану мөмкинлеге тудырылды («Первый канал», «Россия 1», «Россия 2», «НТВ», «Пятый канал», «Россия Культура», «Россия 24», «Карусель», «ТВ-Центр» һәм «Общественное телевидение России»). Бу телеканаллар белән узган елда республика халкының 85 проценты тәэмин ителде.

Еллык коллегия утырышы вакытында Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, әлеге күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе федераль округында беренче урынны били. 2013 ел мәгълүматларына караганда, цифрлы телеканаллардан Самар өлкәсендә гомер итүче халыкның – 82, Түбән Новгородның – 75, Чуашстан Республикасының – 70, Удмуртия Республикасының – 67, Сарытау өлкәсе хакының 51 проценты файдалана.

2014 елга Татарстан җитәкчелеге тарафыннан билгеләнгән иң мөһим максатларның берсе – ел азагына кадәр республика халкының 95 процентын цифр-лы телевидение белән тәэмин итү. Шул рәвешле, беренче мультиплекс тулысынча төзелеп бетәчәк.

Тагын бер сөенечле яңалык – тиздән республика халкына цифрлы телевидениенең икенче мультиплексыннан файдалану мөмкинлеге дә тудырылачак. Бу гамәлдә булган 10 телеканалга тагын шулкадәр канал өстәләчәк, дигән сүз. Шул рәвешле, «РЕН ТВ», «НТВ-Плюс», СТС, «Домашний», «Спорт», «Спорт плюс», «Мир», «Звезда», ТНТ һәм «Муз ТВ» каналларын да гади антенна аша, ә иң мөһиме, түләүсез карап булачак.

Әйтергә кирәк, Казанда цифрлы телевидениенең икенче мультиплексы күпкә иртәрәк – узган елның җәендә эшли башлаган иде. Аны эшләтеп җибәрү тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

– Хәзер республика халкына, аларның кайсы җирдә яшәвенә карамастан, сыйфатлы, яхшы сигнал һәм мәгълүмат алу мөмкинлеге туды. Бу безнең тагын да оперативрак булуыбыз, бу өлкәдәге гомумдәүләт сәясәте турында сөйли, - дип белдергән иде Президент үзенең чыгышында.

Башкалада цифрлы телевидениенең икенче мультиплексын эшләтеп җибәрү нәтиҗәсендә Казаннан 40-60 чакрым ераклыктагы торак пунктлар да әлеге түләүсез каналлар пакетыннан файдалану хокукы алды. Быел исә кулланучылар саны 70 процентка җитәргә тиеш. Әлеге максатка мультиплексны Түбән Кама һәм Шәмәрдәндәге телеүзәкләргә тоташтыру нәтиҗәсендә ирешергә уйлыйлар.

Җирле каналлар куркыныч астында


Цифрлы телевидениенең төбәк телеканалларын берләштерә торган өченче мультиплексы да бар. Беренче ике мультиплексны тормышка ашыру шактый җиңел барса, өченчесен кулланышка тапшыруда исә хәл итәсе проблемалар да шактый. Мәсәлән, хәзерге вакытта җирле телекомпанияләрнең цифрлы форматта эшләү өчен техник мөмкинлекләре юк. Әле алай гына да түгел, пакетка керү өчен аларга билгеле бер күләмдә акча да түләргә кирәк. Бу – җирле телеканалларга шулай ук авырлыклар тудыра.

– 2018 елга гади антенналарның хәзерге - аналог сигналын сүндерергә планлаштыралар. Нәтиҗәдә, халык цифрлы телевидениенең беренче, икенче һәм өченче мультиплексларыннан гына файдалана алачак. Әгәр дә җирле телеканаллар «яңа заман телевидениесе» куйган таләпләргә җавап бирмәсә һәм пакетка кермәсә, алар бик күп тамашачыларын югалтачак дигән сүз, - дип аңлатты безгә «ON цифрлы җиһазлар» компаниясе вәкиле Илья Габдрахманов.

Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта республиканың җирле телекомпанияләре Россия җитәкчелегенә гади антенна сигналын сүндермәүне сорап мөрәҗәгать итәргә ниятли. Әлеге мәсьәләнең алга таба ничек хәл ителәчәге әлегә билгесез.

Кагыйдә буларак, республикада түләүсез цифрлы телевидениедән файдалану өчен әллә ни күп кирәкми - махсус җиһаз (приставка) яисә инде өр-яңа заманча телевизор булу да җитә. Махсус җиһазларның бәясе яңа телевизор һәм иярчен аша күрсәтә торган телеканаллар белән чагыштырганда очсызрак. Җиһазны сатып алган кеше исә 20гә якын каналны түләүсез карау мөмкинлеген ала.

Әлеге җиһазлар халыкны югары сыйфатлы телевидение белән генә тәэмин итеп калмый, ә башка бик күп уңайлыклар да тудыра. Мәсәлән, приставкада флеш-карта өчен махсус урын булдырылган. Бу – кешегә теләсә нинди телевизор аша фильмнар, фотолар карау мөмкинлеге бирә. Шул ук вакытта флешкага теләгән тапшыруны да яздырырга була. Әлеге җиһаз ярдәмендә ата-аналар балаларының нинди тапшырулар каравы белән таныша, ә кайсыберләрен тыя да ала.

P.S.
Татарстанда цифрлы телевидениене җәелдерүгә 1 миллиард сум күләмендә инвестицияләр җәлеп ителә. 2015 елда барлыгы 52 объектта монтаж төгәлләнәчәк. Җитәкчеләр шушы ук елда халыкны цифрлы телевидение белән тәэмин итүне тулысынча тәмамларга планлаштыра. Россиякүләм дәрәҗәдә бу эш 2018 елда гына төгәлләнәчәк әле. 


Рәмзия ЗАКИРОВА

в„– | 28.03.2014

Туганың таш белән атса, аңа аш белән кайтар

$
0
0
30.03.2014 Дин
Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызны әниләребезнең карыннарында юктан бар кылды. Аллаһы Тәгалә әйтте: «Аллаһ сезне аналарыгызның карыннарыннан бернәрсә белмәгән хәлдә чыгарды. Сезгә, ишетү өчен, колак, күрү өчен, күзләр һәм йөрәкләр бирде. Бәлки, сез рәхмәтле булырсыз» («Умарта корты», 78).

Бер карында яралган, бер карында үзенең тәүге ризыгын тапкан кешеләр җир өстенә килгәч тә бер-берсенә карындаш булып калырга, бер-берсен кайгыртып яшәргә тиешләр. Чөнки алар бер атадан, бер анадан туганнар, шуңа да туганнар дип аталалар.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә, Үз хакыннан һәм әти-әни хакыннан соң, туганлык хакын искә алды: «Бер Аллаһка гына гыйбадәт кылыгыз, Аңа һичкемне тиңләмәгез. Ата-анагызга һәм туганнарыгызга игелек кылыгыз» («Хатыннар», 31 нче аять).

Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) беренче көненнән кешелекне туганлашып яшәргә, якыннарыңның кадерен белергә чакырды. Динебезнең бу сыйфатын мөселманнар гына түгел, хәтта Пәйгамбәребез (с.г.в.)гә дошманлык күрсәтүчеләр дә инкяр итә алмадылар. Мәккә җитәкчесе Әбү Суфьян, Пәйгамбәр (с.г.в.)гә каршы көрәш өчен ярдәм сорап, Рум императоры Ираклий янына баргач, патша аннан: «Мөхәммәд сезне нәрсәгә чакыра?» – дип сорады. Әбү Суфьян: «Бер Аллаһка гыйбадәт кылырга, берәүне дә Аңа тиңдәш итмәскә чакыра. Намаз укырга, бер-береңә тугры булырга, бер-береңне кичереп яшәргә һәм туганлык җепләрен сакларга куша», – диде (Бохари, Мөслим риваятьләре).

Пәйгамбәр (с.г.в.) Мәккәдән Мәдинәгә күчеп килгәч тә, аның янына кешеләр җыелды. Ул аларга: «Мөселманнар, бу шәһәр безнеке булачак. Әйдәгез, имансызларны куабыз», – дип, патшалыкка омтылмады, хакимияткә ыргылмады. Бәлки үзенең әүвәлге мөрәҗәгатендә: «Кешеләр, бер-берегезгә сәлам бирегез, ризыклар белән сыйлашыгыз, туганлык җепләрен бәйләгез һәм төннәрен кешеләр йоклаганда намаз укыгыз, сәлам белән җәннәткә керерсез», – диде (Тирмизи, Ибн Мәҗәһ риваятьләре).

Туганлыкның нәрсә икәнен Пәйгамбәребез (с.г.в.) кечкенәдән яхшы белде. Ата назын күрмәде, алты яшендә әнисен югалтып, бабай кулында, абыйлары карамагында үсте. 8 яшендә бабасы да вафат булып, әтисенең абыйсы Әбү Талиб өенә күчте. Абыйсының изгелеген 40 еллап тоеп яшәде. Үсеп ныгыгач, Әбү Талибның улы Галине үз тәрбиясенә алып, очын очка ялгап яшәүче абыйсына ярдәм итте. Аллаһ аңа пәйгамбәрлек вазифасын тапшыргач та, иң элек җәннәт юлына үз туганнарын өндәргә чакырды.

Туганлык бетү – ил бәласе

Кайбер кешеләр: «Минем туганнар, ничек телим – шулай яшим», – дип, туганнарына булган мөнәсәбәтен үзенең шәхси эше дип саныйлар. Бу – зур хата. Әлеге җинаятьнең бәласе бөтен халык өстенә төшә. Элгәре заманнарда әти-әниләр балаларын туганнары белән начар яшәүчеләрдән ерак торырга өйрәткәннәр. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең оныгы Хөсәеннең улы Гали үз баласына: «Улым, туганлык җепләрен өзүче белән дус була күрмә, чөнки Аллаһ андыйларны үз Китабында өч урында каргаган», – дип кисәтә.

Бүген җәмгыять кеше үтерү, наркотиклар куллану, угрылык кебек нәрсәләрне җинаять дип белгән кебек, туганлык җепләрен өзүне дә милләт фаҗигасе итеп күрергә тиеш. Әүвәлге заманнарда мөселманнар җыелышып дога кылыр алдыннан, имам, кешеләргә борылып: «Арабызда туганнарын рәнҗетүчеләр булса, чыгып китегез, без хәзер Раббыбызга дога кылабыз, туганнарын рәнҗетүчеләргә күк капкалары ябык», – дип әйтә торган булган. Ни өчен алар туганнары белән тату яшәмәүчеләрдән курыкканнар, чөнки туганыннан ваз кичкән кешедән Аллаһ ваз кичә. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Туганлык Аллаһының гарешендә эленеп тора һәм: «Кем мине саклый, аның белән Аллаһ була. Кем мине өзә, аннан Аллаһ өзелә», – дип әйтә», – диде (Мөслим риваяте).

Туганлык ризыкны арттыра, гомерне озайта...


Ике туган бер карында яралганнар, бер карында үзләренең беренче ризыкларын тапканнар. Бер күкрәк сөтен имеп, бер ананың кочагында үскәннәр. Күкрәктән аерылып, әни тезеннән төшкәч тә, ризык эзләү аларны җир буйлап чәчкәч тә, туганнарның бер-берсенә якын калулары аларның тормышларына, ризыкларына бәрәкәт бирә. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Арагыздан берегез ризыгы киң һәм гомере озын булуын теләсә, туганлык җепләрен ныгытсын», – диде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).

Туганнарың белән тату яшәп, ризыгың киңәя, гомерең озая. Кызганыч, бүгенге көндә күпме кешеләр, байлык артыннан куып, ризыкларын арттырам дип, үз туганнарыннан баш тарталар, араларын өзәләр. Төрле низагларга кереп, якыннары белән тәмам ызгышып, судлашып бетәләр... Өч көнлек дөнья малын арттырам, дип, кеше үз башына туганының рәнҗешен ала. Туган хакына кереп, байлык артмый, ә бетә икәнен аңламый бичара. Моннан бер гасыр элек Риза Фәхреддин хәзрәтләре үзенең «Җәвамигул-кәлим шәрхе» китабында шундый юлларны китерә: «Бүген күпме балалар, аталары вафат булгач, аны җирләгәннән соң күз яшьләрен дә сөртергә өлгермичә, атадан калган мал-мөлкәтне бүлү өчен мәхкәмәләргә чабалар. Нәтиҗәдә, туганнар арасы бозыла, әтинең исеме, нәселе, фамилиясе пычрана һәм бу байлык атадан балаларга бүләк ителгән бер кайгы-хәсрәт кенә булып кала», – ди.

Хәтерлим, мәктәптә укыганда без төсле телевизор сатып алдык. Бөтен туганнар безгә акча җыештылар. Әти, машина яллап, Чаллыга китте, әни бәлеш салды, өйгә туганнар җыелышты. Элек зур әйбер алу бер бәйрәм кебек була иде. Ике туган абыйлар яңа өйгә чыккач та, әти аларга акча бирде. Хәзер туганнардан акча сорап торасы юк, башка «туганнар» ярдәмгә ашкынып торалар. Өйдән дә чыгасы түгел, интернетны ачып «акча кирәк» дип яз гына, шундук, «Деньги мигом», «Быстро деньги», «Миг кредит» кебек «хәйрияче туганнар» ярдәмгә килеп җитәләр. Туганнар белән җыелышып әйбер алу, урам белән йорт күтәрү кебек нәрсәләр бетеп килсә дә, кредит алганда үз туганын поручитель итеп кертеп, соңыннан бар әҗәтен аның сыртына калдыручылар аз түгел. Ничарадан-бичара күпме әби-бабайлар мәчет-чиркәүләргә елап киләләр. Оныклары алар исеменә кредит алып, болары процентка чумып, хәер сорашып йөриләр. Ә бит туган рәнҗеше бик тиз кайта. Кеше үз явызлыгының ачы җимешләрен бу дөньяда да, ахирәткә күчкәч тә татый. Ләкин ике гөнаһның җимеше аеруча тиз ө
лгерә: Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Явызлык кылу һәм туганлык җепләрен өзүнең газабын Аллаһ бу дөньяда бирергә ашыктыра, ахирәткә дә калдыра», – ди. (Әбү Даут, Тирмизи, Хәким риваятьләре).

Йөрешсәң генә – туган


Кайбер кешеләр, мәчет юлына баскач, үзләренең туганнарыннан бераз читләшә башлый. Әлбәттә, дингә килгәч, диннән ерак кешеләр белән аралашу өчен сәбәпләр кими. Өстәлгә аракы куелган туйлар, туган көннәр, тәпи юулардан мөселман кешесе ерак тора. Безне берләштереп торучы сәбәпләр шул шешәле мәҗлесләр, кәеф-сафа корулар гынамы әллә? Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кем Аллаһка һәм ахирәткә иман китерде, үзенең кунагын хөрмәт итсен, туганлык җепләрен ныгытсын, сөйләсә, хәерле сүз сөйләсен яки дәшмәсен», – диде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).

Әгәр безне кайчандыр шешә берләштерә алса, күңелебездәге иманыбыз безне бергә җыя алмыймыни? Коръән уку, дога кылу, вәгазь сөйләү, исем кушу ашлары, корбан мәҗлесләре... Җыелу өчен күпме сәбәп бар, теләк кенә кирәк. Әллә ни зур сәбәбе булмаса да, кичен эштән соң туганың янына ярты сәгатькә генә кереп чыксаң да, аның да, синең дә күңелләр күтәрелә.

Туганнар арасында булган җылы хисләрне һәрзаман ныгытып, яхшыртып тору тиеш. Ярар, без болай да туганнар инде, дип, туганың белән еллар буе күрешмәсәң, аралашмасаң, хәлен белмәсәң, туганлык хисләре сүнеп тә китә. Шуңа күрә, кешеләр һәрзаман күрешеп, йөрешеп яшәргә тиешләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Якын туганың белән дә араңны өзсәң, ул якын булмас. Ерак туганың белән дә аралашып торсаң, ул ерак булмас», – диде (Хәким риваяте).

Ачык чырай, назлы сүз белән каршы алса рәхәт, әмма...


«Адәм баласы хатадан хали түгел», диләр. Туганнарның да төрлесе була. Кайберләре ачык күңелле, алар белән гел аралашып торасы килә. Кайберләренең үзләренең дә, тормышларының да тәртипләре юк. Үзләреннән дә игелек күрмисең, син кылган игелеккә дә рәхмәт ишетмисең. Әлбәттә, туганнар үзара тату яшәгәндә, алар белән кунакка йөрешү, аралашулары үзе бер нигъмәт. Ләкин мөселман кешесе үзен ачык чырай, мул табыннар белән каршы алучы туганын гына түгел, аны дус күрмәүче туганы белән дә арасын сакларга тырышырга тиеш. Туганың сиңа таш белән атканда, аңа аш белән кайтара алсаң, менә бу Аллаһ каршында чын изгелек була.

Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Туганлыкны җавап йөзеннән генә саклаган кеше чын туган була алмый, ә аны туганнары ташласалар да аларны ташламаган кеше чыннан да туганлык җепләрен саклаучы була», – диде (Бохари риваяте).

Пәйгамбәребез (с.г.в.) Әбүзар исемле сәхабәсенә дә: «Туганың синнән йөзен чөерсә дә, аның белән туганлашып яшә», – дигән васыять әйтә (Табәрани риваяте).

Буыннар арасындагы туганлык

Динебез, янәшәңдә булган, күзең күргән, син белгән туганнарыңны тану гына түгел, буыннар арасындагы туганлыкны да сакларга чакыра. Һәр кешенең нәсел-нәсәбе бар. Нәсел – синнән соң килүче балаларың, оныкларың, торыннарың... Нәсәбең – ата-бабаңнарың. Син нинди нәселдән килдең, шәҗәрә агачың сине кайларга илтеп, кемнәр белән тоташтыра? Бүген күпләр, бигрәк тә яшьләр нәсәп-шәҗәрәләре белән бөтенләй кызыксынмыйлар. Әгәр борынгыларың сиңа кирәк булмасалар, бала-оныкларыңа син дә кирәк булмассың. Тар һәм караңгы ләхетләрдә дога көтеп тилмереп ятканда, балаларың сине искә алсыннар, сиңа дога кылсыннар, дисәң, бүген үз бабай-әбиләреңә дога кылу кирәк. Ни чәчсәң – шуны урасың. Туганлык орлыкларын чәчсәң, аның җимешләре татлы һәм дәвамлы булачак. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Нәсәпләрегезне өйрәнегез, шуның белән туганлык җепләрегезне бәйләрсез. Туганлыкны ныгыту гаиләдә мәхәббәтне булдыра, байлыкны арттыра һәм гомерне озынайта», – диде (Тирмизи, Әхмәт, Хәким риваятьләре).

Раббыбыз безгә туганнарыбыз белән дус-тату яшәп, ризык һәм гомерләребезне арттырырга насыйп итсен. Сынаулы вакытларда бер-беребезгә ярдәм итешеп, куанычта сөенешеп, матур итеп яшәүләрне язсын. 


Йосыф ДӘҮЛӘТШИН

в„– |

“Язгы солянка”га рәхим итегез

$
0
0
30.03.2014 Шоу-бизнес
Яз! Күңелдә мәхәббәт. Кошлар сайрый, артистлар җырлый. Бу сезонның соңгы “Язгы солянкасына” рәхим итегез. Биредә иң якты, иң яшь, иң чибәр һәм иң язгы җырчылар җыелган.

10 апрель көнне Рөстәм Асаев, Ләйсән Гыймаева, Асаф Валиев, Диләрә Илалтдинова, Ришат Фазлыйәхмәтов, Раяз Фасихов, Илназ Баһ, Айгөл Рахимова, Эльвира Хамматова, Ландыш Нигъматҗанова, Фирдус Тямаев, Ленар Сәйфиев, Мөнир Рахмаев көтеп кала. Язгы солянкага килми калмагыз, язгы кәеф нәкъ аның белән башлана.

10 апрель, Филармония, 18.30.
Белешмәләр өчен телефон: 297 43 77.
 

 

 




в„– |

Айдар Гайнуллин: Милли сәнгать үз казанында үсә алмый

$
0
0
31.03.2014 Мәдәният
Танылган музыкант-виртуоз Айдар Гайнуллин редакциябезгә аеруча якын. Чөнки без, республикада беренчеләрдән булып, укучыларны аның белән таныштырдык. Татарстан халкы “Ватаным Татарстан” аша Берлинда танылган баянчы, вокалист, композитор, кинематография сәнгате академигы, “Ника”, “Белый слон”, “Кинотавр” премияләре лауреаты булган мишәр егете яшәгәнен белде.

14 апрельдә Айдар Гайнуллин Казанда беренче концертын куя. Әлеге проектның продюсеры – Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Рифат Фәттахов. Шушы вакыйга уңаеннан музыкант редакциядә кунакта булды һәм журналистларның сорауларына җавап бирде.

– Сез бик күп мактаулы исемнәр һәм премияләргә ия. Ә менә “Татарстанның атказанган артисты” дигән исем күптән түгел генә бирелде. Моның сәбәбе нидә икән?


– Күптән түгел, чыннан да, әлеге мактаулы исем бирелде. Мин аның “Россиянең атказанган артисты” дигән исемгә кадәр бирелүенә шатмын. Чөнки мин – татар, тарихи Ватаным – Казан, халкың белән бергә булуыңны тою ул – искиткеч хис. Татар сәнгатен Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә танытырга тырышам. Мин Берлинда яшим һәм анда төрле проектлар әзерлим. Әйтик, немец телендә татар әкиятләре аудиокитабын чыгару. Алданрак мондый җыентык рус телендә чыккан иде. Анда әкиятләрне Чулпан Хамматова, Марат Бәшәров, Сергей Шәкү­ров, Рената Литвинова укыды, композиторы мин булдым. Татар сәнгатен популярлаштыру идеясе бик ошаганга, бу эшне Европада дәвам итәргә булдым. Берлин филармониясендә үз фестивалемне оештырдым. Ул музыка сәнгатендәге төрле стильләрне үз эченә ала. Бу чарада да татар мәдәнияте күрсә­теләчек. Кызганыч, Европада татар милләте хакында аз беләләр. Кеше милләт турында ресторандагы “татарча ит” дигән ризык аша гына фикер йөртмәскә тиеш. Шуңа күрә уртак проектлар эшләргә кирәк.

– Татар музыкасы иҗаты­гызда нинди урын алып тора?


– Төньяк Корея җитәкчесе Ким Чен Ир алдында чыгыш ясарга туры килде. Миңа кореячә берәр нәрсә уйнарга куштылар. Тоттым да татар халык көйләрен башкардым. Башлыкка ошады. Ул аны үзләренең көйләре дип уйлаган икән. Татар музыкасы колоритын, элементларын үз чыгышларымда еш файдаланам.

– Татар музыкасына мәхәб­бәт­нең тамырлары кайдан килә? Сез бит Европада яшисез, әти-әниегез – Мәскәүдән. Үзегез белән таныштырыгыз әле.


– Мәскәүдә татар гаиләсендә үстем. Әти-әнием өйдә татарча гына сөйләшәләр иде. Җәй көне әбигә, Чуашстанның Батыр районы Кызыл Чишмә авылына кунакка кайта идек. Мин анда күрше-тирә өчен татар халык көйләре уйный, җырлата, биетә идем. Бу канга сеңгән. Әти-әнинең музыкаль белем алырга мөмкин­лек­ләре булмаса да, җыр-моңга гашыйк кешеләр. Әти бөтен концертларымда да булды һәм яр­дәм итте. Алар, кыйммәтле музыка инструменты алыр өчен, икәү­ләп биш эштә эшләделәр. Баян элек “Волга” машинасы бәя­се тора иде. Якыннар, сез нәрсә, акылдан шаштыгызмы әллә, ди­гәч, әти-әни: “Без балалар өчен барысын да эшлибез”, – дип җа­вап бирделәр. Баян­ның авырлыгы 15 кг. Әти аны бөтен концертларга да үзе кү­тәреп йөрде. Мин үсеп җиткәч, 10 кг авырлыктагысын чыгара башладылар. Музыкант булып китүемә абыем Адис та сәбәпче. Ул шөгыль­ләнергә куша, өстәмә программалар алып кайта, конкурсларга әзерли иде. “Син сәхнәгә сугышчы булып чыгарга һәм җиңәргә тиеш”, – дия иде ул. Без самурай, ниндзялар турында кинолар карый идек. Өстәвенә Көнчыгыш көрәш төр­ләре белән шөгыль­ләндек. Бу, әлбәттә, музыкага бик ярдәм итте. Чөнки спортчы тын алуны контрольдә тота ала.

– Гаиләдә татар мохитендә үстем дидегез. Хәзер үз гаилә­гездә нинди телдә аралашасыз? Кызыгыз татарча белә­ме?


– Гаиләдә күбрәк русча сөйлә­шәбез. Кызым белән татарча да сөйләшәм, халык көйләрен уйныйм. Татар композиторларыннан Рөстәм Яхин, Фәрит Ярул­лин, Салих Сәйдәшев музыкасын бик яратам.

– Сез төрле жанрларга мөрәҗәгать итәсез. Димәк, тамашачыгыз әзерлекле, зәвык­лы булырга тиеш.


– Тамашачыны патшаларга һәм эшчеләргә бүлмим. Минем өчен алар бар да тигез. Бу җәһәттән остазым Ростроповичтан үрнәк алам. Аңа Испания королевасы алдында чыгыш ясыймы, эшче алдындамы – барыбер булган. Ул эшчеләр белән консерв ашап, аларга уйнап күрсәтә алган. Иң мөһиме – эчкерсезлек. Ихлас уйнаганда гына үзеңнең нәрсә әйтергә теләгәнеңне тамашачыга җиткереп була. Ихлас сүзне исә әзерлексез тамашачы да кабул итә. Барыбызның да бәхетле буласы килә бит.

– Илбашы Владимир Путин­ның баянчы икәнен беләбез. Сезнең аның белән баянда уйнаган бармы?


– Әйе, ул мәктәптә баян классында укыган. Аның белән бергә уйнаган юк, ә менә аңа төрле әсәрләр башкарган булды. Минем баянда “B.В.” дигән инициаллар тора. Чынлыкта ул “Ballone Burini” дигәнне аңлата. Баяннар ясый торган итальян фирмасы ул. Ә халык нишләптер Владимир Владимирович инициаллары дип кабул итә.

– Моңа кадәр Казан тамашачысы алдында концерт кую уе бар идеме? Әллә бу очрак­лы рәвештә килеп чыктымы?


– Андый уй бар иде, ләкин ул һаман чигерелә килде. Күрәсең, барысы да үз вакыты беләндер. Аннан соң Берлинда Сабантуйда Рифат Фәттахов белән очраштык һәм концерт турында килештек.

– София Гобәйдуллина бе­лән элемтәдә торасызмы?


– Аның әсәрләрен башкарганым бар, әмма тыгыз элемтәдә торабыз дип әйтә алмыйм.

– Ни өчен Россия музыкантлары, яшәү һәм иҗат итү өчен, Германияне сайлый?


– Анда, Россиядән аермалы буларак, классик сәнгать югары бәяләнә. Бездә исә Стас Михайлов кебек, яратам сине дип, үрле-кырлы сикеренүчеләргә баш әйләндергеч гонорарлар түләнә. Бу көлке, әлбәттә. Германиядә чын сәнгатьтән ләззәт алалар һәм күңелләрен сафландыралар. Гер­маниядә плюска авыз ачып торуны кабул итә алмыйлар. Әй­тик, телевидение, мөмкин­лек­ләре булмау аркасында плюс­ка уйнарга кушса, миңа бик кыен булачак.

– Татар мәдәниятен Европага танытуны максат итеп куйдым, дидегез. Сезгә бу эштә кем дә булса ярдәм итәме? Герма­ниядәге татар җәм­гыять­ләре белән элемтәдә торасызмы?


– Татар җәмгыятьләре ти­рәсендә вәзгыять катлаулырак. Мин финанс мәсьәләсен күздә тотам. Шуңа күрә үзеңә тырышырга һәм оештырырга туры килә. Фестивальне мин үзем оештырдым. Ул Мәскәүдә концерт оештыруга караганда шактый арзангарак төште. Зал өч көн буе туп-тулы булды. Немецлар да финанс ярдәме күрсәтте. Мин бу уңайдан Татарстан да ярдәм итәр дип өметләнәм. Милли мәдәният үз казанында гына камилләшә алмый. Аңа чикләрне узарга кирәк. 


Гөлинә ГЫЙМАДОВА

в„–45 | 28.03.2014

Америкага эшкә киткән Илнар: “Кайда сез, кызлаааааар?!” (ФОТО)

$
0
0
31.03.2014 Җәмгыять
Татар җегетләре маладис та инде. Кая да югалып калмыйлар. Беркөнне шундый фотога игътибар иттем – Америкада яшәүче Балтач егете Ленар үзенең дусты Илнарның фотосын социаль челтәргә элеп куйган һәм болай дип язган: “Кар чистартырга дип кеше чакырткан идем, карагыз кем килде -- исеме Илнар. Питтсбургта яши, өйләнмәгән, “Порше”да йөри, яхшы эше бар. Татар кызлары кайда сез?”

 

Кем микән бу Илнар, кайсы авылдан микән, яхшы эш дигәне нинди эш микән ул, чынлап та шундый шәп егетнең йөргән кызы юк микәнни, “Порше” дигән машинасы кыйбатмы, ничек барып эләккән Америкага һ.б. – кыскасы шуның ише бер-ике миллион сорау үзеннән-үзе шундук калкып чыкты. Шуңа күрә берничә сорау белән Илнарның үзенә мөрәҗәгать итәргә булдым. 28 яшьлек Илнар Фатыйхов бик ачык, тыйнак, акыллы егет икән. Күпме генә сорашсам да: “Мактану кебек кабул ителер тагын”, -- дип машинасы турында бөтенләй сөйләмәскә булды. Ә башка сорауларга рәхәтләнеп җавап бирде.

-- Илнар, йөргән кызың чынлап та юк мени?


-- Әйе, әлегә йөргән кызым юк, ник икәнен үзем дә аңлап бетермим. “Кайда сез, кызлааааааар?!”- дип сорыйсы килә кайвакыт үзләреннән. Үлеп гашыйк буларлык, күңелем якын иткән кызны һаман да таба алмадым әле.

-- Америка дигәннәрендә гел моңаеп, саргаеп ятасың син ахрысы, сагынуың турында шигырь дә язгансың икән:

“Ерак җирләргә китеп бәхет эзләгәндә
Аңларсың туган җирнең кадерен
Тик соң булмасын, дускай, еллар ага
Сизмичә дә калырсың тормыш үткәнен

Ят телләр безгә якын булмас
Көннәр һәм айлар узсалар да,
Беркем безне монда сагынмас
Гомер буе яшәп картайсаң да”

Шигырнең сүзләреннән аңлашылганча, син тормышыңны Америкада уздырырга, шунда яшәп картаерга исәплисең. Бик сагынгач, ник кире кайтмаска гына? Ник шул кадәр интегеп яшәргә?

-- Бу шигырьне мин 2010 елда ук, Америкага килеп, анда яшәүче башка татар егетләре-кызлары белән танышканчы, татар яшьләрен бер төркемгә җыя башлаганчы яздым. Моңсуланып алган чак булгандыр, инде истә дә түгел. Хәзер биредә шактый дусларым барлыкка килде, без бер-беребезне авыр чакларда дәртләндереп торабыз. Якын араларда кайтырга исәбем юк. Киләчәктә күз күрер, күпкә алга китеп планнар корып утырганым булмады. Киткәндә, берничә ел яшәп торырмын, дигән уй белән киткән идем.

Дөрес, кайтып китүчеләр дә булды, ләкин андыйлар күп түгел. Чөнки күпчелек өчен, әлбәттә, биредәге тормыш шартлары бик ошый: финанс яктан җиңелрәк, теләгән әйбереңне сатып алырга мөмкин, кайда телисең – шунда торасың (бер җирдән икенче җиргә күчү проблема түгел). Кайберәүләр генә (бу бик сирәк хәл) мәдәни сусауга түзә алмыйча, кайтып китә, күбесе тешен кысып түзә. Шундыйлар өчен сабантуйларны оештырабыз да инде.

-- АКШка ничек килеп эләктең соң син? Билгеле бер максат куеп, укырга дип киткән идеңме, эшкәме? Үзең кайсы яклардан, әти-әниең кемнәр?


-- Америкага китү -- үзмаксат тугел, ул -- хыял иде. Мөмкинлек килеп чыкты да, мин аны кулымнан ычкындырмадым, хыялны тормышка ашырырга булдым. Тумышым белән Яшел Үзән районы Васильево бистәсеннән. Әти-әнием -- икесе дә гади эшче, ипи заводында эшләделәр, хәзер лаеклы ялда. Васильевода татар мәктәбен тәмамладым, аннары Казан дәүләт технология университетын, экология юнәлеше буенча бетереп чыктым. Америкага “Ворк энд Тревел” программасы белән килеп эләктем дә, монда калырга булдым. Телне белсәм дә, баштарак авыр булды -- тормыш шартлары бездәге шикелле түгел бит инде, таныш түгел. Кайсыдыр яктан җиңелрәк, ә кайсыдыр яктан, киресенчә – катлаулырак. Озын сүзнең кыскасы – күнергә туры килде. Менә инде 3 елдан артык Питтсбург Университеты лабораториясендә, аналитик химия өлкәсендә эшлим. Фәнни-тикшеренү эшләре алып барабыз.

-- Аңлавымча, Америкада бөтенләй укымадың, туп-туры -- эшкә?


-- Юк, Америкада укымадым, эшкә тотындым. “Ворк энд Тревел” программасы яшьләрне сынап карау өчен оештырылган. Авырлыкларга чыдый аламы, юкмы? Таныш түгел мохиткә ияләшеп китә аламы, юкмы? Әлеге программа барысын да ачыклый. Уйлап карагыз: яшь кеше бөтенләй чит илгә, чит дөньяга килә. Таныш-белешләре булмаса, аны беркем дә каршыламый. Билгеләнгән шәһәргә, оешмага, җаен табып, үзе юл тотарга тиеш. Тору урынын үзе кайгыртырга тиеш. Әле кайберәүләрнең эшләре дә булмый. Менә шундый шартларда сыналасың да инде.

-- Программа дигәч инде, хет эш белән тәэмин итеп торалардыр дип уйлаган идем. Димәк, программа белән АКШка китүче яшь кешене чит илдә төп-төгәл эш көтеп тора дигән сүз түгел әле?


-- Эш көтеп торырга тиештер дә ул. Әйе, идеалда эшнең барлыгы-юклыгы чит илгә чыгып киткәнче үк билгеле булырга тиеш һәм эшмәкәрләр хезмәткәрләрен тору урыны белән дә тәэмин итәргә тиешләр. Ләкин сезнең идеаль шартларны кая күргәнегез бар?! Хәтта АКШта да -- идеаль шартлар юк! Кайбер эре компанияләр вакытлыча торак белән тәэмин итәргә мөмкин, тик ул бик кыска вакытка гына. Фатирны сиңа беркем дә бушка бирмәячәк, үз көнеңне шундук үзең карый башлысың.

-- Әйтик, шул лабораториядә сиңа алга таба да эш булачагына гарантия бирәләрме соң?

-- Юк, әлбәттә, бернинди гарантия дә юк. Нәтиҗәләребез әйбәт була икән, грантлар да булачак дигән сүз. Начар булса, проектны ябачаклар, эшсез калачакбыз.

-- Шуннан соң нәрсә, өйгә кайтып китәчәксеңме?


-- Юк, бүтән эш табачакмын.

-- Әти-әниең янына кунакка кайткалыйсыңмы соң? Синең өчен борчылалармы?

-- Өйгә күптәннән кайтканым юк инде . Әлегә мөмкинлекләр чикле. Өйдәгеләр борчылмыйлар, ләкин сагыналар. Вакыт уза, ияләшеп тә киләләрдер инде.

-- АКШны зур мөмкинлекләр иле дип атыйлар, бу сизеләме?

-- Әйе, бу чыннан да шулай. Бизнес ачып җибәрергә бик җиңел, берничек тә кысмыйлар. Минем үземнең дә АКШта нинди дә булса бер бизнес ачып җибәрү турында уйлаганым булды, ләкин кайсы кайсы өлкәдә башларга – монысын уйлап бетерәсе бар. Күз күрер. Әгәр дә фән өлкәсендә эшлисең килә икән, рәхим ит -- монда университетлар саны да бик күп. Мин торган шәһәрдә бик танылган Карнеги Мелон Университеты бар, белүемчә, Татарстандагы Иннополис аның белән мөнәсәбәтләр төзи.

Ләкин АКШ -- яшәү өчен җир шарындагы иң шәп урын дип уйламагыз, монда да һәр нәрсәнең үзенчә авырлыклары бар, хәттә гаделсезлеккә дә очрап куясың. Идеаль җир юк инде ул.

-- Татар кешесе инглиз телле мохиттә үз йөзен саклап кала аламы? Сез уздырган бәйрәмнәр, сабантуйлар, җыеннарны караштыргалагач, сизелеп тора – татар кешесе берничә ел гына булса да чит мохиттә яшәп алса, бик каты акцент белән сөйләшә башлый. Әллә бу котылгысыз нәрсәме?

-- Татарча әз аралашкан кешеләрдә акцент барлыкка килә. Шул сәбәпле, әлбәттә, телләрен югалтып баручылар саны күп. Елына берничә тапкыр зур чаралар үткәрсәк тә, ул гына җитми, көндәлек аралашу кирәк. Чараларга Башкортостан татарлары да, Татарстаннан килеп, АКШта яшәүче милләттәшләребез дә җыела. Әлбәттә, шул сабантуй-җыеннарда булса гына да без үзара ана телебездә сөйләшергә тырышабыз. Кайберәүләрнең туган теле бөтенләй юк, аларга балачакта әтисе-әнисе нигәдер татарчаны өйрәтмәгән. Ләкин андыйлары да безнең горыф-гадәтләребезгә омтылалар.

-- Җыеннар, сабантуйларның төп максаты аңлашыла кебек – татар кызлары белән татар егетләрен очраштырып, ярәштереп, үзара өйләнештерү. Сезнең бәйрәмнәрдән соң гаиләләр оешкан диләр, бу хакмы?

-- Әйе, бу – хак. Әле мин белгәннәре генә ике гаилә барлыкка килде. Бу -- Регина һәм Илмир Әхмәтҗановлар, Динә һәм Шакир Морадымовлар. Алар бер-берсен Америкадагы сайбантуйларда танышып таптылар. Безнең чараларда танышып, аннары өйләнешкән башка яшьләр дә бар. Татарстанга, Башкортостанга кайтып, кәләш алып килүчеләр дә бардыр, әлбәттә.

-- Ә син үзеңә нинди хатын эзлисең?

-- Мин, гомумән, гаилә коруга бары тик уңай мөнәсәбәттә. Кеше ул җәмгыяви зат, шуңа күрә аңа буйдак булып калуы бер дә файдага түгел. Яныңда шатлык-кайгыларыңны уртаклашучы якын кешең булырга тиеш. Үземә шундый кыз кирәк дип уйлыйм. Һәм, әлбәттә, безнең татар мәдәнияты белән кызыксынган, татар чараларын оештыру эшендә булышырдай чын татар кызы булырга тиеш ул. Монда татар кызлары бар, тик күпчелегенең фикеренчә, булачак тормыш иптәшенең кайсы милләттән булуы мөһим түгел. Янәсе, иң мөһиме – яхшы кеше булсын. Мин әйтәм – ярар чыгыгыз “яхшы кешегә” кияүгә, 30 елдан соң очрашырбыз, ни дип әйтерсез икән дим. Дөрес, кайберәүләре нәкъ менә татар егетен эзли, ләкин бик каты сайланып торалар. Әйтерсең, Америкада адым саен татар егете йөри. Без бит монда күп түгел, санаулы гына. “Яхшы кешегә кияүгә чыгу” дигәннән, без оештыра торган сабантуйлар, башка чаралар вакытында яныбызга олы яшьтәге апалар киләләр дә: “Безнең хатаны кабатламагыз, үзебезнең кешегә өйләнегез, кияүгә чыгыгыз!” – дип кат-кат ныгытып әйтәләр. Ничә мәртәбәләр ишеткәнем бар инде минем ул сүзләрне. Дөрес әйтәләр дип уйлыйм.

-- Америкада, Европада гади кеше өчен тормыш шартлары Россия белән чагыштырганда күпкә яхшырак дип сөйлиләр. Ул яхшы шартларны ничек итеп аңлатып биреп була?

-- Монда сервис беренче урында.” Клиент һәрвакытта хаклы” – бу АКШның төп девизы дип әйтер идем. Клиентның күңелен күрү өчен монда бик тырышып эшлиләр. Конкуренция зур. Әйтик, алдадың, начар әйбер саттың ди, хезмәтне начар башкардың ди, һич икеләнмичә әйтергә мөмкин -- клиент башка бүтәнгә китәчәк, димәк син акчаңны югалтачаксың, нәтиҗәдә бизнестан төшеп калачаксың. Шуңа күрә, вак компанияме, эреме -- барысы да клиент өчен тырышып эшли. Ә бөтен кеше дә тырышып эшләгәч, һәрбер хезмәткәр үз вазыйфасын җиренә җиткереп башкаргач, илдәге тормыш шартлары югары булмыйча, нинди булсын тагын?

-- Син Америкага үзең китәргә хылланган идеңме, әллә китү очраклы рәвештә генә килеп чыктымы? Бүген Татарстан мәктәп-вузларында белем алып ятучы яшьләр арасында да чит илләргә китеп уку, эшләү, яшәү турында уйлана торганнары бардыр дип уйлыйм. Шуларга нинди киңәшләреңне җиткерер идең?

-- Очраклы рәвештә килеп чыкты дип әйтә алмыйм. Чит илләрне күрү хыялы кечкенәдән үк бар иде. Без үскән чакта телевизордан Голливуд киноларын еш күрсәттеләр, шуның йогынтысы дип уйлыйм. Әле укыган яшьләргә киңәшем: тырышып укыгыз, тырышып эшләгез. Уңышка ирешү, бүгенге сериалларда күрсәтелгән шикелле, -- җиңел нәрсә түгел. Авырлыклар аша гына бирелә торган әйбер ул.

-- Америкада нинди татарлар яши, алар ни белән шөгыльләнәләр? Алар кире кайтмаска дип килгәннәрме, әллә вакытлычага гынамы?

-- Төрле кеше бар, докторлардан башлап хот-дог сатып көн күрүчеләргә хәтле. Американ хыялларына төрле ысуллар белән ирешеләр. Кайтырга җыенганнарын-җыенмаганын -- анысын белмим.

-- Интернетта синең турында мәгълүмат әлләни күп түгел. Әйтик, бер биттә утлы корал турында бик тәфсилләп язып, башкаларга киңәшләреңне биргәнсез, үзеңә мылтык сатып алу тарихын бәйнә-бәйнә язгансыз. АКШта кибеткә кереп, ипи белән сөт алган шикелле мылтыкны да 15 минут эчендә рәсми рәвештә сатып алып була икән. Күренеп тора, бу мәсьәләдә шактый чарланган кеше икән син – бөтен кануннарны белеп язгансыз. Берәү миңа : “И, мылтыклары булгач, “Порше”да җилдергәч, машина номерына “Илнар” дип язып куярлык булгач, берәр бандиттыр, гангстердыр инде ул” – диде. Мин әйтәм, АКШта бөтен кеше билбауга мылтык кыстырып йөри инде, тормышлары шундый булгач. Ә шулай да, ник кирәк булды ул сиңа мылтык?

-- Юк, мин хокук бозмыйм, машинамда номер урынына исемем булса да, мин -- мафия вәкиле дигән сүз түгел (көлә – ред.) Чыннан да, монда утлы корал сатып алу проблемасы юк. АКШ конституциясе һәр кешегә (җинаять эшләмәгән) корал тоту хокукы бирә. Чыннан да, аны кибеттә 15 минут эчендә сатып алып була. Американнар уйлавынча, корал -- конституция гаранты, чөнки хөкүмәт халык фикерен тыңларга тиеш, югыйсә халык революциягә күтәреләчәк. Өстәвенә, биредә җинаятьчеләргә дә идән астыннан пистолет сатып алу проблема түгел, шуңа күрә үз йортыңны саклар өчен корал кирәк. Ишек-стеналар монда бик юка, аяк белән тибеп ачарлык, яисә тишеп керәрлек. Ләкин, ни хикмәт, көндәлек тормышта корал кирәкми, аны кулланучылар бик сирәк.

-- Бөтен кешенең дә кесәсендә мылтык барлыгын белә торып, урамнарда йөрүе куркыныч түгелме? Берәрсенең башына “тай тибеп”, ата башларга мөмкин бит инде, еш кына шулай килеп чыга да.

-- Анысы дөрес, ләкин “бүредән курыксаң, урманга барма” диләр. Көндәлек тормышта кешеләр пистолет-мылтыкларын өйдә тота, каешта револьвер асып йөри торган ковбойлар заманасы 200 ел элек булып, артта калды бит инде.

-- Фатир бәяләре ничегрәк соң анда?

-- Төрле шәһәрдә бәяләр төрлечә инде. Әйтик, Нью-Йорк шәһәренең Манхеттан утравында фатирлар 20-50 миллион доллар тирәсе тора, Бруклинда йортлар -- 600-900 мең доллар. Ләкин бүтән штатка барып карасагыз, йортны 50-80 мең долларга да табарга момкин. Мәсәлән, мин яши торган Питтсбург шәһәрендә 600 меңгә патша сарае сатып алып була, ә Бруклинда бу акчага кечкенә генә йорт таба аласың.

-- Фатирны арендалап тору кыйбатмы дип сораган идем мин...


-- Аренда – бер айга 600-800 доллар тирәсе. Эре шәһәрләрдә кыйммәтрәк -- 1200-1500 доллар тирәсе. Мин үзем өч фатир алыштырдым инде.

-- Хезмәт хаклары әйбәттер инде? Вакытында түлиләрме соң, айныкын айга биреп баралармы? Бездә тоткарлыклый башладылар, забастовкага чыгучылар да бар.


-- Русия белән чагыштырганда, АКШта хезмәт хаклары, әлбәттә, югарырак. Мәсәлән, әле генә укып чыккан инженер елына 60 мең доллардан башлап хезмәт хакы ала. Тәҗрибәле инженер елына 150 мең доллар ала. Докторларның еллык хезмәт хакы -- 150-250 мең доллар. Макдональдста эшләүчеләр сәгатенә 8 доллар тирәсе, офистагы клерклар -- 12-14 доллар ала. Шул ук бер сәгать хезмәт өчен адвокатлар 250 доллар алырга мөмкин. Такси йөртүчеләре, курьерлар “чәйгә” дип алган акчалары белән сәгатенә 20 доллар тирәсе эшлиләр. Дальнобойщиклар -- аена 3000-5000 доллар. Полицияның эш хакы елына 50 меңнән башлана.

Менә мисал итеп автобус йөртүчесен алыйк. Аның да еллык хезмәт хакы 50 мең доллар тирәсе. Димәк, бер айга 4100 доллар тирәсе ала дигән сүз. Шуннан төрле салымнар алып калалар, кулына кергән акчасы -- 3300 тирәсе (сумнарга күчергәндә –115 мең сум тирәсе –ред.) . Хәзер чыгымнарын исәплик: 700 доллар – торак арендалауга китә, 200 тирәсе -- телефоннарга, кабель интернетына, 500 -- ашарга, 500 -- машинага (кредит, бензин һ.б), страховка -- 150 доллар тирәсе. Менә шулай итеп, аның 1250 доллар тирәсе акчасы янга кала дип әйтергә мөмкин. Шул акчаны киемгә, күңел ачуга һәм башка әйберләргә тота. Менә сезгә уртача американның сарыфлары.


 

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10


 




в„– |

Аракы колы

$
0
0
31.03.2014 Җәмгыять
Үткән җәй базарда күрше авылдан Рәсим абыйны очраттым. Күптән күрешкән юк иде инде. Яше 45-47 тирәсе булса да, ул шактый бирешкән, таушалган, таякка таянган. Үзе башлап сүз кушмаса, танымас та идем. Рәсим абый белән ике арадагы сөйләшүне газета укучыларга да җиткерергә булдым. Алдын-артын уйламыйча эш итәргә яратучыларга сабак та булып куяр, бәлки...

«...Әти-әнием гомер буе малчылыкта эшләде. Без – алты бала фермада тудык, фермада үстек, – дисәң дә була. Үсә төшкәч апамнар өчесе дә җәй озыны сыер савып, алмаш савучы исәбендә йөрделәр, ә без – малайлар әтигә дә булыштык, басу каравылчысы булып та, амбарда да эшләп, азмы-күпме акча алып куана идек. Урта мәктәпне шулай эш тәрбиясе белән тәмамладык. Минем, төпчек булгач, авылда каласым килә иде. Район үзәгендәге училищеда шофер һәм электр, газ белән эретеп ябыштыручы һөнәренә укыдым да хәрби хезмәткә чакырылдым. Кече яшьтән үк спортны ярата идем, чаңгыны бигрәк тә. Аннан шахмат. Мәктәп елларында район ярышларында гел диярлек призлы урыннар алып йөрдем. Хәрби хезмәттә бу һөнәрләрем ярап куйды. Үзеңне бер күрсәтсәң җитә бит ул! Мактадылар, бүләкләндем. Борын күккә таба карый хәзер. Күбрәк җитәкчеләр янында буталырга тырышам. Тырышкан – табар, диләр ич... Таптым, штабка кереп «чумдым». Ә биредә бөтенләй икенче хезмәт икән. «Өлкәннәр» еш кына сыйланырга, төрле даталарны «отмечать» итәргә ярата булып чыкты. Миңа да «өлеш» чыга торды. Беренче абынуымны шунда дип уйлыйм...

Армиядән соң, дус егеткә ияреп, Казанга юл тоттым. Кая ди ул авылда эшкә калу?! Төзелештә эретеп ябыштыручы булып эшләдем. Мактанып әйтмим, эшне өзеп эшлим үзем. Алдынгылыкны яуладым, әллә ничә тапкыр гәзиткә яздылар, телевидениедән репортаж күрсәттеләр. Болай танылу алгач, кызлар да минем тирәдә бутала башлады. Минем йөрәк исә кранчы кыз Тәнзиләне сайлады. Килсә килә икән бит бәхет дигәнең! Өйләнешү белән фатир да биреп куандырды җитәкчеләр. Бер-бер артлы кыз һәм малай тупылдап туып куйды. Рәхәтлек күлендә йөз генә дә бит! Юк шул! Михтнәткә түзеп булса да, рәхәткә чыдап булмый диюләре хак икәненә үзем шаһит. Дөресен генә әйткәндә, минем һөнәр «халтурный». Эштән соң, ял көннәрендә бергә эшләгән иптәшләр, тегене эшләп алыйк әле, моны болай итеп бир әле, дип чакыра башлады. Эш хакы итеп, билгеле, «акбаш» куела. Мин эчмим, акча бирегез дияргә генә дә бит югыйсә. Исерек ирне кайсы хатын: «Кайттыңмы, бәгърем, тамагың ачыккандыр?» – дип, кочагын җәеп каршы алыр инде?! Гаиләдә әкренләп гауга күтәрелә башлады. Хатын яхшыга әйтә, ә мин киресен эшлим. Эшкә дә салмыш чыга башлагач, җитәкче чакырып алып «пешергәч», бер ярты еллап эчми түздем түзүен. Аннан тагы киткәли башлады...

Аракы томанында аңкы-миңке килеп эшләп йөргән чакта бер-бер артлы әнием дә, әтием дә вафат булды. Юньсезлегем өчен эштән дә куылдым. Нишлим инде, авылга – туган нигезгә кайтып егылдым. Монда исерекләр тулып ята икән. Алар мине тиз эзләп тапты. Акчам беткәнче, дуслар күп иде. Буш кул калгач, хәл дә белми башладылар. Тәнзиләм алтын минем, авылда берүзе бөтенләй юкка чыга бит, дип, балаларны алып, күченеп кайтты. Шунда ук төзелеш оешмасына эшкә дә урнашып алды. Участок табибы белән киңәшләшеп, мине эчкечелектән дәваланырга хастаханәгә салып куйды. Рәхмәт аңа! «Белеп тор, балалар хакына, элекке Рәсим хакына гына синең белән тагы яшәп карарга булдым. Әгәр дә ки яңадан «юлдан чыксаң», гаиләң юк дип исәплә», – диде. Бу сүзләр минем ярымтоманлы башымны айнытып җибәрде. Димәк, Тәнзиләм мине гафу итә, димәк, ярата! Дәваланып кеше рәвешенә кергәч, миңа да яраткан һөнәрем буенча эш тәкъдим иттеләр. Икәүләп эшлибез, балалар үсеп килә, укып йөриләр. Ләкин уртанчы улым белән катлаулы хәл килеп чыкты. Мәктәптә үк сыйныфташларының сумка-кесәләрендә чокына, әйберләргә сузыла башлаган иде. Һөнәрчелек училищесында инде эчәргә дә өйрәнеп алды. Административ комиссия каршына да бастык. Штраф түләдек. Тәнзиләм биреште, еш чирли башлады.

Минем башка кызым туенда эчеп исерү җитте. Берне күтәрсәң, икенче, өченчеләре үзләре авызга керә. Исереп туй өстәленә капланганмын, гөнаһ шомлыгы. Әле дә кодалар аңлы булып чыктылар, эшне зурга җибәрмәделәр, рәхмәт төшкере. Туйны атна буе «озатуым» соңында инсульт ятакка кадаклап та куйды. Тәнзиләм алтын бәрабәре шул. Өйдә дә, хастаханәдә дә гел янымда булды. Бөтен юньсезлегемә бары үзем гаепле...

– Хәзер хатыным Казанда эшли. Ә мин группада, уң ягым параличлы, – диде Рәсим абый. – Кызымның гаиләсе матур, ике оныгым үсеп килә. Кече улым вахта ысулы белән Себергә йөри. Тормыш иптәше рус кызы, ул үстерәләр. Ә менә уртанчы улымның срогын тутырып кайтыр вакыты җитә. Белүче бер Ходай, төзәлеп кайтырмы ул, әллә бөтенләй бозылыпмы?..»

* * *

Соңрак яман хәбәр ишеттем. Уртанчы улы, ишектән керүгә, әтисенең асылынып торган үле гәүдәсенә тап булган. Өстәлдә исә язу кисәге: «Улым, йөрәк ярам, гафу ит мине. Язмышың җимерелүдә бары мин генә гаепле. Дөрес тәрбия бирә алмаганмын...» 


Гөлүсә ГАЛИМОВА

в„– |

Президент үзе тәбрикләде

$
0
0
31.03.2014 Милләт
14-16 мартта Казанда Бөтендөнья татар конгрессы (БТК) Башкарма комитеты һәм Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы III Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын үткәрде.

Быелгысында Россия Федерациясенең 33 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасыннан 400 делегат, Татарстан хакимият органнары вәкилләре, бизнесменнар, галимнәр, мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре катнашты. Шул арада Түбән Новгород өлкәсеннән дә делегация бар иде һәм алар алгы рәтләрдә булдылар. Мәсәлән, Сафаҗай авылыннан Шамил Нуриманов президиумга сайланып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңниханов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белән аралашып утырды. Җыен барышында Президент аңа Рәхмәт хаты да тапшырды (фотода). Ә Диния нәзарәте каршындагы Попечительләр Советы рәисе Рамил Салихҗанов безнең өлкәдәге авыл хуҗалыгы казанышларында милләттәшләребезнең өлеше, гомумән, милли хәрәкәттәге проблемалар һәм аларны чишү юллары турында сөйләде. Хәзерге вакытта өлкә татарлары тормышында актив катнашучы милләттәшебез, Америка татарлары җәмгыяте рәисе Ильдар Агиш та тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясады, Түбән Новгородта ачылган Татарстан сәүдә йортының әһәмиятен билгеләп үтте.

Делегация әгъзалары - Сергач районы администрациясенең авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рушан Идрисовка һәм Спас районы Бозлау авылы фермеры Ирек Салихҗановка БТК исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылу да безнең өчен зур шатлык булды.

Гомумән, делегациябез игътибарсыз калмады, бердәмлеге һәм активлыгы белән аерылып торды. Авыл хуҗалыгындагы проблемалардан тыш, мәдәниятебезне, телебезне саклап калу, үзара бердәмлекне ныгыту турында фикер алышу да бик җанлы узды.

Ә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында республикадан тыш урнашкан 4000 татар авылы барлыгы турында искәртте, киләчәктә Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләүче махсус уку йорты булдырылачагын әйтте. Россиядәге зур татар авылларына бүләккә 10 зур автобус бирелүе турында белдергәч, зал бу яңалыкны кул чабып кабул итте.
 


Зилә АХМАДУЛЛИНА

в„– |

Мәгълүматны бозып күрсәтү файдагамы, зыянгамы? (Cораштыру)

$
0
0
31.03.2014 Җәмгыять
Россия халкының күпчелеге массакүләм мәгълүмат чарасында чын дөреслек яктыртылмаса да риза. “Иҗтимагый фикер” фонды тарафыннан уздырылган сораштырудан соң белгечләр әнә шундый нәтиҗәгә килгән.

Респондентларның 72 проценты дәүләт файдасына күп кенә иҗтимагый проблемалар турындагы мәгълүматны газетага язмыйча, радио, телевидение аша сөйләмичә калырга яки бераз үзгәртеп күрсәтергә дә мөмкин, дип саный. Респондентларның 60 проценты исә Россиянең массакүләм мәгълүмат чаралары илдәге вакыйгаларны объектив рәвештә яктырта дигән фикердә. Тагын 23 проценты исә мәгълүмат чараларына объективлык җитеп бетми дип саный. Россиялеләрнең 88 проценты илдәге вакыйгалар белән үзәк телевидение аша танышса, 41 проценты исә яңалыкларны Интернетта күзәтә. Ничек уйлыйсыз, массакүләм мәгълүмат чараларына мәгълүматны бозып күрсәтү килешәме? Хәзерге мәгълүмат чаралары объективмы?

Рәмис Латыйпов, журналист:


– Пушкин язганча, “мине алдау авыр түгел, алданырга үзем шат кына”. Мондый җавап булуы гаҗәп түгелдер, совет заманын сагынып, “ач тамагым, тыныч колагым” дигән принцип белән яшәгән халыкка дөреслек кирәк тү­гел. Теләгән кеше “тартма”­ның никадәр дөрес сөйлә­гәнен үзе дә ачыклый ала. Бүген Интернет заманы, яңа­лыкларны башка чыганактагылар белән чагыштырып анализларга кирәк. Күрәләтә акны кара дип расларга тырышалар. Иң борчыганы – төшенчәләрнең үзгәрүе. Мә­сәлән, “демократ”, “либерал” дигән сүзләр сүгенү сү­зенә әйләнде, аерым милләтнең үзбилгеләнү хокукы турында сүз кузгату җинаятькә тиң. Төшенчәләр үзгәргән заманда дөресен җиткерергә телә­гән мәгълүмат чараларының да дошман итеп кабул ителүе гаҗәп түгел. Мәскәүнекеләр­не шулай сүккәч, үзебезне­келәрне мактыйсы килә. Татарстандагы мәгълүмат чаралары күбрәк “дәшми калу ялганы”н куллана. Юрган ас­тында качып яшәү күпкә рә­хәтрәк. Гомере буе проблемаларын дәүләт бабае килеп хәл итәр дип өмет­ләнеп яшә­гән халыкка шулай яхшырак тоела. Шуңа да дөреслеккә ихтыяҗ юк.

Илфак Шиһапов, продюсер:


– Чынбарлыкны бозып күрсәтү мәгълүмат чарасына килешә торган әйбер түгел, әлбәттә. Ул объектив булырга тиеш. Ләкин мәгълүматта, беренчедән, аны әзерләүче журналистның шәхси карашлары, икенчедән, мәгълүмат чыганагы җитәкчесенең йогынтысы чагылыш таба. Дө­реслек дигән әйбер ул беркайчан да 100 процент була алмый, чөнки һәркемнең – үз дөреслеге. Әйтергә кирәк, татар матбугат чараларына оперативлык та, объективлык та җитми. Алар һаман шул үз казанында кайнап, билгеле бер кешеләрне генә мактап, рөхсәт ителгәннәрне генә сүгеп, моннан егерме ел элек актуаль булган темаларны яктыртып яшәргә өй­рәнгән. Россия күләмендә алганда, хәлләр алай начар димәс идем. Шәхсән үзем телевизор карамыйм, татар газеталарыннан күптән ваз кичтем – инде бер еллап алдырмыйм. Бу илдә Интернетны тыймасалар гына ярар иде дип яшим.

Лилия Муллагалиева, җырчы:


– Гомумән алганда, мәгъ­лүмат чаралары җиткергән мәгълүматка шикләнебрәк карыйм. Газеталардан аеруча шикләнәм. Чөнки телеви­дениедән күбрәк үзең сөй­лисең, үзеңнең авыздан чыга. Газетага исә мәгълүмат үзгәртелебрәк языла. Журналист үз фикерен дә өстәргә мөмкин. Объективлык җи­тешмәүгә килгәндә, аларның башка чаралары юктыр инде. Әйтик, Украинадагы хәл­ләрне безгә ничек бар, шулай җиткерсәләр, ул дөрес булмас иде. Телевидениегә мин якынча 90 процент ышанам. Газетага исә иллегә илле чамасы. Күбрәк Интернетка өстенлек бирәм.

Лилия Хисмәтулли­на, почта таратучы:

– Сәяси газеталар укыганым юк. Күбрәк хатын-кыз өчен чыккан газета-журнал­ларга игътибар итәм. Илдәге вакыйгаларны телевизордан карап беләм. Сөйләгән­нәренә тулысынча ышанабыз инде. Алар әйткән сүз­ләрнең дөреслеген тикшереп карар өчен башка чыганак юк бит. Үзебез вакыйга урынында булмагач, анда ниләр майтарылганын әйтә алмыйбыз. Газеталар дөре­сен язадыр, анысы, ләкин те­левидениегә күбрәк ышанам. 




в„–45 | 29.03.2014
Viewing all 38195 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>