Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38214 articles
Browse latest View live

Җирдә калган яхшылык

$
0
0
24.04.2014 Җәмгыять
Яхшылык җирдә ятмый диләр. Бөтен чакта да шулай микән. Авылга бер кайтканда, бәрәңге бакчаларын сөрә торган вакытка эләктек.

Колхоз бар чагында җайлы иде ул. Ике трактор авылның ике башыннан чыга, кеше саен кереп, берничә минуттан бакчаңны эшкәртеп бирәләр. Хуҗа кешегә бакча кырларын, сукмак буйларын гына казыйсы кала. Хәзер эшләр җайсызрак. Фермер Вәсил кайчан үз эшеннән бушый, тракторны шунда гына чыгара. Авылда тагын шәхси техникалы кеше бар. Халык күбрәк шуңа ялына. Бу юлы да әниләрнең бакчасын шул Нәфис сөреп ята иде. Трактор эшен бетереп туктыйсы җиргә инде берничә хатын-кыз килеп баскан. Нәфисне үз бакчаларына алып китәргә торалар. Сөргән өчен 500 сум бирәсе икән. Мин тагын уйлап куйдым. Элек колхоз тракторында эшләүче Газинур исемле абзый моның өчен нибары бер ярты я бер яртылык акча ала иде. Хәзер кара, күпме сорыйлар! Бирәсең инде, кеше рәтеннән бәрәңге утыртасың килсә, тоттырасың 500 легеңне. Ә Нәфис бакча сөреп йөргән көннәрдә тагын да хәтәррәккә әйләнә. Элек тә кеше белән юньләп сөйләшә белмәгән, 47 яшенә җитеп, авылдан беркая чыгып йөрмәгән булса да, әллә кем булып йөргән адәмгә, килеште. Атасы авылда бригадир иде, колхоз таралганда күп нәрсәне эләктереп калдылар. Укыганда иң олы билгесе 3 ле булган Нәфис -- хәзер авыл кендеге. Шулай инде ул тормыш, укуга да карамый. Үз-үзеңне нык тотсаң, эчмәсәң, Нәфис шикелле гүрнәчә кебек йортларда да яшәп була. Ул бит әнә, хәзер эчми дә.

Моннан 10 еллар элек бик нык чирләгән иде Нәфис. Үзебезнең авылда туып үскән Камил ул чагында район больницасында эшли. Нәфисне туп-туры шуның янына алып киттеләр. Камил аңа бик катлаулы операция ясаган, көчкә исән калган, диеште авыл халкы. Хәзер әнә егетебез ажгырып йөри, дөнья куа.

Мондый идеңмени соң син?


Шуларны уйлап бакча ягына карап торганда янга берәү килеп басты. “Исәнмесез, апалар!”, -- диеп кычкырып эндәшүеннән үк “салмытдин” икәнлеген чамалап алдым. Бу -- шул врач булып эшләгән Камил үзе иде. Аны күптәннән күргәнем булмагач, хәлләрне сорашып киттек. Үзем аны тыңлыйм, ә күз алдында безнең белән бер чорда үскән күрше урам егете -- матур, акыллы, әзрәк һавалы да Камил. Ул мәктәптә бик әйбәт укыды, 10 классны бетерү белән, Казанга укырга китте. Беренче елны рабфакта укып, медицина институтына керде. Аны тәмамлап, азрак Казанда эшләп алгач, үзебезнең якка кайтты. Хатыны юньле булып чыкмады, тормышларының бер дә рәте юк, дип сөйләделәр. Аннан хатыны аерылып китте, Камил икенче тапкыр өйләнеп карады. Шуннан китте бугай инде аның салгалап йөрүләре. Операция ясап чыга, чыгуына моны бәхилләтергә дип, коньяк, затлы аракы тотып, көтеп торалар. Ул шул бер яртыга әллә ничә малайны сөннәтләде, корсак белән килгән хатыннарны “чистартты”. Эшен яхшы белгәч, аңа сүз әйтүче булмады. Камил теләсә нинди операцияне бик җиңел, белеп ясый дип сөйли иде аның белән бергә эшләгән кешеләр. Минем сеңелем дә, баладан соң салкын тиеп, имие шешкәч, Камилгә барды. Имине исән-сау алып калдылар, сеңелкәш әле тагын ике бала табып, аларны да имезеп үстерде. Камилнең авылдашларына эшләгән яхшылыкларын санап бетерерлек түгел. Ул бөтен кешегә дә ярдәм итәргә атлыгып тора иде. Билгеле инде, әзрәк туры сүзлелеге дә бар иде, кешегә сүзен ярып әйтә, кемлегенә карап тормый иде. Чөнки белә, ул бөтен кешегә кирәк. Ул елларда әле медицина хезмәте өчен акча сорамыйлар, кеше дә врач эзләп, әллә кайларга чыгып китми иде. Камил кебек врачлар тирә -- якның тоткасы булды.

Бер кайтуымда ул авылда, әнисе янында иде. Больницадан эштән чыгарганнар дип ишеттем. Үзе алай сер бирмәскә тырышты, мин әле ялда, Бөгелмәгә китәм, шунда чакырдылар, дип сөйләде. Кая ул чакыру -- бу гел авылда. Кайчан кайтсам да күрәм, үзе кебек шешәгә аптырап йөрүчеләр белән, капкалары янындагы тал төбендә утыра. Бераздан айныды ул, пенсия яшенә җитеп килә бит. Камил Чаллыдагы бер больницага барып эшкә керде. Хирург булып түгел, кабул итүдә генә утыра торган врач булып. Анда бер еллап эшләгәннән соң, тагын “ычкынды”.

Давай 500 тәңкәңне


Менә шулай итеп, ул хәзер бәтенләй авылга кайтты. Баштарак янына ярдәм сорап килгән кешеләргә киңәшләре белән булса да ярдәм итә иде, хәзер юк бугай инде. Чөнки күп көне эчү белән үтә. Туганнары кайтып-кайтып карадылар, берничек тә ярдәм итә алмадылар. Камил -- үзсүзле, аңа кеше сүзе керә торган түгел. Элеккеге “мин-минлекләре” дә юк-юкта чыгып куя.

Аның да җир сөрдерәсе бар икән. “Фермер Вәсил: “Камил абый, үзем сөреп бирермен”, -- дип әйткән иде дә, менә , килдем әле сезнең янга, Нәфис тыңламас микән?”- дип, ул бакча түрендә йөрүче тракторга карады. “Тыңлар, нишләп тыңламасын, Нәфис акча дигәндә бөтен кешенекен дә сөрә ул”, -- диеште апалар.

Менә берзаман трактор, гөрләп, безнең янга килеп туктады. Бик эшлекле кыяфәт белән кабинадан сикереп төшкән Нәфис янына, иң беренче булып Камил килеп басты: “Минем дә сөрдерәсе бар иде. Әни үзе чыга алмый бит, урын өстендә ята. Тыңла инде, энекәш, яме?” -- диде ул. Тавышы ялыныбрак чыкты. Нәфис бер аңа, бер аларның сүзләренә колак салып, тыңлап торган хатыннарга карады. Аннан: “Миңа түләргә акчагыз бармы соң? Мин бит бушка сөрмим. Солярка да хәзер бик кыйбат, 500 сум инде!” -- дип, черт итеп читкә төкереп кабинасына сикерде. Беркем бер сүз әйтмәде. Чөнки хәзерге көндә, Камилнең 500 түгел, 50 тәңкә дә акчасы юклыгын бөтенесе дә белеп тора иде. Әнисенең пенсиясенә дә ерак икән әле. Ләкин яхшылык та җирдә ятып калырга тиеш түгел бит. Ә теге чакта? Аңсыз көе больницага китереп салгач, аны үлемнән алып калучы шушы Камил иде түгелме соң? Аның оста куллары ясаган операция аркасында исән калган кеше, гомере буе рәхмәт әйтеп яшисе урында, 10 сутый җир ермачлап чыгу өчен акча сорап маташа!
Белмим, кырыйдагы апалар ни уйлагандыр, ә мин чын күңелдән Камилне җәлләдем. Гаепле билгеле, үзе гаепле. Эчү аркасында бөтенесен дә -- хатыннарын, баласын югалтты. Алар аның бар икәнен дә белмиләр. Эшләреннән чыгардылар, фатирын юк кына бәягә икенче хатыны сатып җибәрде. Ләкин ул бит начар адәм түгел. Табигате белән йомшак күңелле, бер кешегә дә “юк” дип әйтә белми торган кеше. Әнә, Нәфис мыскыл иткән кебек, безнең алда шул сүзләрне әйткәч, оялды да сыман. Бәлки, ул үзе дә бу тракторчы авылдашы янына элек эшләгән теге яхшылыгын искә төшереп килгәндер? Тыңлар дип уйлагандыр? Безнең машинада улым алган аванс акчасы бар иде. Тиз генә сумканы алып, Камилгә 500 сум акча суздым. Ул бөтенләй аптырады: “Кайчан кайтасыз соң тагын? Кайту белән сеңелеңне йөгерт безгә, бирермен, обязательно түләрмен! Рәхмәт инде сиңа!” -- дип, кат-кат кабатлады. “Ярар, сиңа ышанам бит инде мин”, -- дидем. Безнең китәр вакыт та җиткән иде. Әни, сеңел, түтиләр белән саубуллашып, машинага кереп утырдык.

Ә Камил, тракторның яңадан әйләнеп килгәнен көтеп, бакча башында калды.
 


Ләйсәнә ӘМИРХАНОВА

в„– |

Эшченең кадерен бел

$
0
0
24.04.2014 Җәмгыять
Якындагы 5-6 елда Татарстанда сәламәт кешеләр санын 30 процент дәрәҗәсенә җиткерү бурычы куела. Әлегә исә республикабызда яшәүчеләрнең чиреге генә корычтай нык саулык белән мактана ала. Әмма сәламәтлек саклау эшен табибларга түгел, ә кешеләрнең үзләренә һәм эш бирүчеләргә йөкләргә кирәк дигән фикергә килгәннәр.

Соңгы елларда медицина бик тиз темплар белән үсеш ала. Әллә нинди заманча хастаханәләргә һәм технологияләргә дә баедык кебек, әмма халык элеккечә чирли һәм шул сәбәпле эшкә яраклы яшьтәге кешеләрне дә югалта барабыз. Бу очракта табиблар бакчасына гына таш ату дөрес булмас. Сәламәтлек торышы 65 процентка кешенең үзенә бәйле диләр бит. Бу очракта төп факторлар булып яшәү рәвеше, хезмәт шартлары санала. Хәстаханәгә мөрәҗәгать итәргә туры килде икән, димәк кешенең саулыгы инде какшаган. Саулыкны сәламәт чактан ук сакларга кирәк, дип сөйләделәр Татарстан Дәүләт Советының социаль мәсьәләр комитеты утырышында. Анда сүз икътисади актив халыкның сәламәтлеген саклау турында барды.

Ир-атлар якты дөньядан вакытсыз китеп бара


Россия Президенты Владимир Путин да үзенең еллык Юлламасында: «Кешедә үз сәламәтлеге өчен җаваплылык формалаштырырга кирәк” дип билгеләде. Әмма әлегә безнең халык үзенең саулыгы турында авырый башлагач кына кайгыртырга тотына. Республикада гомер озынлыгы арту, бала туу күрсәткечләренең сөенечле булуы турында соңгы елларда күп сөйләнсә дә, проблемалар кала бирә. Эшкә яраклы яшьтәге халыкның үлем күрсәткечләре югары булуы шундыйлар исәбеннән.

Казан дәүләт медицина академиясе профессоры, Россия һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, медицина фәннәре докторы Илдус Низамов Россия буенча демографик фаразларның гаять борчулы булуын ассызыклады. Соңгы ике дистә елда Татарстанда икътисади актив категориягә караган 300 меңнән артык кеше якты дөнья белән хушлашкан. 2013 елда республикада 11 меңнән артык кеше эшкә яраклы яшьтә вафат булган.

- Эшкә яраклы яшьтәге кешеләр үлеме беренче чиратта бик иртә якты дөньядан китеп баручы ир-атларның күп булуы белән бәйле. Хатын-кызлар белән чагыштырганда, ир-атлар арасында бу сан 4,5 мәртәбәгә артык. Авыл халкы исә шәһәр халкына караганда азрак яши. Салада яшәүчеләр арасында пенсия яшенә дә җитмичә үлүчеләр исәбе 5 тапкырга артык. Авырулар һәм вакытсыз үлем белән бәйле еллык икътисади зыян, тулаем төбәк продукты күләменнән чыгып исәпләгәндә, 36 миллиард сум тәшкил итә.

Ел саен 700 кеше төрле җәрәхәтләр алып үлә, шул ук күләмдә эшкә яраклы яшьтәгеләр үз-үзенә кул сала, алкоголизм һәм наркомания чире дә йөзләгән кешенең гомерен өзә. Шуңа да сәламәтлекне саклау эше табибларга гына түгел, хезмәт сагы мәсьәләсе белән шөгыльләнүчеләргә, Эчке эшләр министрлыгы, ЮХИДИ һәм башкаларга да кагыла.

Эш бирүчеләр эшчегә “төкереп карый”


Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә тикшерелгән предприятиеләрнең 33 процентында санитар-гигиена нормалары үтәлми. 141 мең кеше тавыш, вибрация, газлану тузан дәрәҗәсе билгеләнгән таләпләргә туры килмәгән шартларда эшли. Һәм елдан-ел сәламәтлек өчен зарарлы эш урыннарында хезмәт куючылар саны арта. Мондый тенденция республикабызның 29 районында күзәтелә.

Билгеле, Татарстанда зарарлы хезмәт шартлары республикабызда нефть, газ табу, химия һәм нефтехимия беәлән шөгыльләнүче предприятиеләрнең күп булуы белән бәйле. Шуңа да объектив сәбәпләр аркасында мондый эш урыннарыннан тулысынча котылып булмый.

Статистикага караганда, Татарстанда 210 мең кеше зарарлы хезмәт шартлары өчен компенсация ала. Шул рәвешле хезмәт хакына өстәмәләр алу хокукына 156,6 мең кеше ия, 128,1 мең кешегә өстәмә ял көннәре бирелә, 71,8 мең кеше сөт һәм сөт продуктлары ала.

Халыкның сәламәтлеген саклауга бизнес вәкилләрен дә җәлеп итү кирәк дип билгеләнде утырышта. Бүген предприятиеләр үз эшчеләренең саулыгын кайгыртмый. Совет заманында һәр оешма үз хисабына медицина пунктлары тоткан. Бүген исә мондый тәҗрибәне саклап калучылар бик аз. Эшчеләргә шифаханә, профилакторийларга юлламалар бирүләр дә үткәндә калып бара.

- Кызганычка, бүген эшче ресурсларны эшкә яраклы булганда мөмкин кадәр кулланалар да, аннары урамга чыгарып ташлыйлар, - дип билгеләде Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова. 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

в„– | 24.04.2014

Актриса Алиша – Амазонка? (ФОТО)

$
0
0
25.04.2014 Мәдәният
Әлмәт татар дәүләт драма театрында Илгиз Зәйни әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Амазонка” спектакленең премьерасы булды. Яшь актерлар катнашындагы музыкаль комедияне сәхнәгә “амазонка” Алиша Мөдәрисова куйды.

Казан театр училищесын тәмамлап, Әлмәткә килүенә бер ел дигәндә яшь вә нәфис актриса Алиша өлешенә үзен режиссер буларак сынау бурычы төшә. Бу очраклы түгел, миңа калса. Беренчедән, режиссер Фәрит Бикчәнтәев курсын ул шушы спектакльдә төп роль – Ләйләне башкарып тәмамлый. Икенчедән, Камал театры сөнгать җитәкчесенә әлеге спектакльне Әлмәттә яңарту тәкъдиме кергәч: “Нигә сезгә мин кирәк, Алишагыз бар бит”, – дип остазы хәер-фатиха бирә. Өченчедән, аның холкы амазонкаларныкыннан ким түгел. Беренче карашка тыныч, басынкы актриса белән аралашканда аның үтә таләпчән, тырыш, максатчан булуын абайлыйсың. Дүртенчедән, ул чыннан да “амазонка”. Борынгы грек риваятьләреннән хәтерләүчеләр бардыр, амазонкалар – хатын-кызлардан гына торган, сугышчан холыклы кабилә. Иран телендә “ha-mazan” – “хатын-кыз сугышчы” дип тәрҗемә ителә. Тагын бер варианты “a masso” – “кагылгысыз” дигәнне аңлата. Вәт! Алиша Мөдәрисова да тхэквандо буенча кара билбау иясе (Әти-әнисе тапкан исеме Алина аның. Көнчыгыш сугыш сәнгатенә төшендергән тренеры төркемдәге бихисап Алиналар арасыннан аерылып торсын өчен аңа “Алиша” дип эндәшә башлый. Алина да ошата бу исемне. Хәзер аңа күбрәк шулай дәшәләр дә. – Л.М.).

Шундый булмаса, 3 яшендә “Нур” татар театрында (Уфа) заманында чын театраль вакыйгага әйләнгән “Көз” спектаклендә (Гаяз Исхакый, инсценировка авторы — Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев) роль ышанып тапшырмаслар иде. Ул гына да түгел 10 яшендә Алина Мөдәрисова Салават Юлаевның 250 еллыгына багышланган спектакльдә каһарманның өченче хатыны Гөлбәзир образын тудырып, “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә җиңүче була.

Әтием Уфа “Нур” театры актеры. Мин аңа рәхмәтлемен. Актриса булу теләгемнән баш тарттырмады. “Башыңны кая тыкканыңны аңлыйсың, үзеңә кара”, диде дә бетте, – дип искә ала Алиша Казан театр училищесына сәфәр чыккан вакытларын.

Үзе әйтүенчә, аңарда режиссер булу теләге юк.

– Казанда дүртенче режиссерлык лабораториясендә мин моның гади нәрсә түгеллегенә яхшы төшендем, – ди Алиша. – Минем ихтыярдан гына торса, сәхнәдән төшми уйнар идем. Ә бу эшне йөкләгәч, баш тартмадым инде. Укыганда да этюдлар эшләгән бар иде. Җитмәсә, режиссер Лилия Әхмәтова килеп ярдәм итте. Өлкән

Әлмәт амазонкалары – Алиша Мөдәрисова, Эльвира Һадиева, Резедә Сафина, Лилия Харитонова, Элмира Яһүдина, Римма Лотфуллина һәм аларның игътибарын яулау белән мәшгуль алты яшь егет сәхнәдә җиңел, көлкеле, урыны белән моңсу да вакыйгаларны сурәтлиләр..

Дус-тату гына иҗат итәбез. Һәммәсе дә инициативалы. Башлаганда ук: “Мин режиссер түгел, бергәләп тартсак кына инде”, – дигән идем. Шулай дәвам иттек тә, – ди яшь актриса-режиссер. – Спектакле дә үзебез турында бит. Укырга, үзен һәрьяклап үстерергә омтылган, мөстәкыйльлеккә юл яручы яшь кызлар хакында (Ул үзе дә хатын-кыз мөстәкыйль булырга тиеш дип саный. Ләкин янында терәк – ир кеше кирәклеген дә таный. Л.М.).

Тамашаның сценография авторы – Валерий Яшкулов. Музыкаль бизәлеш Урал Иделбаевныкы. Сәхнә костюмнары ачык җете төсләрдә, кәеф күтәрә торган. Сәхнәдәге декорацияләр исә бик җиңел һәм тиз генә бер формадан икенчесенә әверелерлек итеп көйләнгән тартма-трансформерлардан гыйбарәт. “Бу спектакль – яшьләргә генә түгел, өлкән буынга да кызыклы булырга тиеш”, – ди Алиша.

1

2

3

4

5

6

7


 


Ләйләгөл МИНАЕВА

в„– |

Миргазыян Юныс: “Ярдәм итүчеләргә рәхмәт!”

$
0
0
25.04.2014 Җәмгыять
Ел башында Г.Тукай исемен­дәге дәүләт премиясе лауреаты, олпат язучыбыз Миргазиян Юныс авырып китү сәбәпле катлаулы операция ясатырга тиешлеге турында хәбәр иткән идек. Операция, аннан соң тернәкләнүгә 150 мең сум акча кирәклеге ачык­ланды, ә бу сумманы җыю аларның гаиләләре өчен авыр иде. Шөкер, язучыга ярдәм итүчеләр табылды.

Бу турыда “ВТ”да мәкалә басылып чыккач, редакциягә Та­тарстанның төрле районнарыннан Миргазиян аганың хәлен белеп шалтыраттылар, булдыра алганча акча күчереп, ярдәмнәрен тәкъдим иттеләр. Миргазиян абыйның хәле турында Татарстан Хөкүмәтенә дә хат язылды. Шатлыклы хәбәр белән уртаклашырга ашыгабыз: Миргазиян абый операцияне исән-имин ки­чергән, Татарстан Хөкүмәте кит­кән чыгымнарның бер өлешен капларга ярдәм итә алган. Бу турыда ул үзе дә, кызы Камилә дә безгә шалтыратып хәбәр итте.

“Әти ике операция кичерде, катлаулы булды, ләкин Аллаһы Тәгалә, игелекле кешеләр булышты. Дарулардан әтинең умыртка сөяге берничә җирдә сынган иде. Бу – бик сирәк очрый торган чир. Өлкән кеше булгач, аны дәваларга атлыгып тормадылар. Әмма озак еллар дә­вамында күзәткән, дәвалаган табибы операция ясамаса, әти бик каты сызлануларга дучар булып, аякка баса алмыйча яткан килеш кенә гомер кичерәчәк, дип кисәтте. Дөресен әйткәндә, та­биб­лар үзләре дә әтиебез шундый хәлдә, яшьтә булса, пычак астына салмас идек дигән фикерне җиткерде, ләкин бу – әтинең карары. Сызлануын чак кына басарга мөмкинлек булганда, минем дә аңа ярдәм итәсем килде, бурычка акча алып булса да, әтине операциягә әзерләдек, – дип сөйләде Камилә. – Опера­цияләр бер-бер артлы булды. Наркоздан айну да җиңел түгел, ә әти барлык авыртуларга түзде, сабыр итте. Яше дә бар бит, тиздән 87 тула. Аллаһы Тәгалә биргән гомере – шушы яшьтә булуына карамастан, катлаулы операцияне кичерде. Кешеләр яр­дәм итмәсә, Татарстан Хөкүмәте хәлебезгә кермәсә, миңа үземә генә бу эшне ерып чыгу авыр булыр иде”.

Безнең белән аралашканда Миргазиян абыйның кәефе кү­тәренке иде. Авыртулар тулысынча юкка чыкмаган, ләкин үзе моны белгертми. Урамга чыгып йөрми, ләкин өйдә култык таяк­ларына таянып хәрәкәтләнә. Иң мөһиме – кеше кулына калмадым, дип куана ул.

“Чир – яшь вакытта да, өлкә­нәйгәч тә күңелсез күренеш. Ярдәм итәрлек кеше булмаса, бигрәк тә кыен хәл. Яшьләр, балалар арасында да чирдән инте­гүчеләр күп. Мин ярый, өлкән кеше инде, яшәгәнен яшәдем, гомер итәсе килүдән бигрәк, кеше кулына, кеше тәрбиясенә калу куркыта. Шуңа да операция ясатырга ризалаштым. Мин дә сузылып ятсам, кызыма авырга туры киләчәк иде. Хатыным да торып йөри торган хәлдә түгел бит.

Иң мөһиме – миңа булышырга теләүчеләр күп булуы. Кызым акчаны бурычка алып торган иде, аннары Татарстан Хөкүмәте, “ВТ”дан укып, минем хәлемне белеште. Татарстан Сәламәтлек сак­лау министрлыгы акча күчер­де. Сөенеп туя алмадык! Чын кү­ңелемнән рәхмәтемне белде­рәм. Бу эштә катнашкан һәр кеше, минем өчен борчылып, хә­лемне белешкәннәр дә, ярдәм итәргә теләүчеләр дә – барысы да киң күңелле булуларының савабын, әҗерен күрсен, бу га­мәлләре өчен үзләренә бәрәкәт булып кайтсын! Иҗади кешеләр хыялый була бит, менә мин дә үзем­нең Татарстанга кадерле шәхес булганымны тойдым. Авыр чакта булыштылар!

Сәламәтлеккә килгәндә, яшь түгелмен, авырту-сызлануларга түзәрлек, күңел төшенкелегенә бирешмим, барысы да әйбәт булыр! Әле Казаннан тагын бер сөенечле хәбәр әйтеп шалтыраттылар, китабымны нәшер итәргә телиләр икән. Моңа кадәр “Рухият” биш томлыкны чыгарды. Укучыларыма, мине хөрмәт иткән кешеләргә сәлам җиткерегез!” – дип сөйләде Миргазиян ага.  


Римма БИКМӨХӘММӘТОВНА

в„–60 | 25.04.2014

Беренче артистка (Сәхипҗамал Волжская турында)

$
0
0
25.04.2014 Мәдәният
«Яңарыш» газетасының 15нче санында «Һәр чорның - үз йолдызлары» (Гыйм¬ран Сафин) дип исемләнгән язмада Сәхипҗамал Волжскаяның Ижауда булуы турында да мәгълүмат бар. Чыннан да, исеме татар дөньясында киң танылган җәмәгать эшлеклесе, милләтебезнең беренче хатын-кыз артисткасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяны Ижау шәһәре белән бәйләп торучы җепләр була.

Удмуртия татарлары арасында исеме күпләргә таныш булган мәгърифәтче милләттәшебез Фәнүс Газизуллинның китапханәсендә бу хакта Гази Кашшафның “Беренче артистка” дип исемләнгән китабы сакланган. “Әлеге китапларны тарихи ядкәр буларак саклар өчен миңа исән чагында Гата Кутузов тапшырып калдырган иде. Ул олы тарихи кыйммәткә ия, югалта күрмәгез”, - дип бирде ул аны редакөияга. Әйе, дөрестән дә, бу турыда язылган башка бер чыганак та, Интернет челтәрендә мәгълүмат та табылмады. Бөек Тукаебыз үзе сокланып телгә алган, аңа багышлап шигырьләр иҗат иткән шәхес - Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжcкая турындагы китаптан кайбер өзекләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.

(…) Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волж¬ская турында шулкадәр күп ишеттем мин, аның турында шулкадәр күп сөйләделәр, минем аның үзен күреп сөйләшәсем килде. Минем аны үзенең гади көндәлек тормышында да, сәхнәдә дә бервакытта да күргәнем юк иде. Аны сәхнәдә күргән кешеләр, аеруча аның белән еллар буе бергә уйнаган артистлар, гаҗәп бер соклану белән артистканың талантына хәйран калып, озын-озын истәлекләр сөйлиләр.

- Сәхнәдә уйнаганын караганда, бөтен дөньяңны онытасың, хәтта менә без - артистлар - сәхнә артында торганда да Сәхипҗамал уйнаганда, тетрәнеп тора идек,- ди татар театрының өлкән артисты Локман Аитов.

Волжская белән байтак еллар бергә хезмәт иткән талантлы артист Шакир Шамильский миңа бик күп истәлекләр сөйләгән иде. Бу вакытта инде мин Сәхипҗамал ханым белән хат языша башлаган идем, һәм шулай туры килде - без аның белән сәхнәдә түгел, гади тормышта да тиз генә очраша алмадык. Ике-өч ел хат белән хәбәрләшеп, инде очрашабыз дип торганда, сугыш башланып китте...
Еллар узды...

Артистларга минем хөрмәтем бик зур. Сәхипҗамал Волжскаяга хөрмәтем аеруча зур, чөнки ул һәм аның чордашлары - патша заманында, полиция таягы хөкем сөргәндә, дин әһелләренең кыргый эзәрлекләүләренә карамастан, төрле реакцион көчләрнең мыскыллы һөҗүмнәренә каршы үч итеп халыкка чын күңелдән хезмәт итәләр; халыкны яктылыкка, прогресска өндиләр. Бу - үзе бер героик тормыш, без ул кешеләрне тәкъдир итәбез, чөнки аларның гүзәл хезмәтләре - совет чорында шундый тизлек белән чәчәк аткан бай һәм күпкырлы культурабызга нигез әзерләде. Совет культурасының бер тармагында эшләүче булганга, минем күптән инде Волжскаяның үзен күреп, аның бәя биреп бетергесез хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, кулын кысасым килә иде.

Әйе, хат аша бер-беребезне белсәк тә, әле очрашканыбыз, сөйләшкәнебез юк иде. Менә мин Ижевск шәһәренә барам. Татар халкының беренче артисткасы, татар хатын-кызларына сәхнә юлын, иҗтимагый хезмәт белән кызыксынып яшәү үрнәген күрсәткән Сәхипҗамал Волжская хәзерге вакытта Ижевск шәһәрендә тора!

Тиздән булачак очрашуны күз алдына китереп дулкынланам. Бөек Тукай тарафыннан макталган, кояш белән тиңләнгән артистка ич ул. Барыбызга да билгеле, Тукай мактауга бик саран кеше. Аның үткен каләме күбрәк комсыз байларны, сатлык җаннарны, кара эчле кешеләрне, ерткычларны камчылауга юнәлә. Ул царизмга каршы кискен көрәшкә чыккан большевик Хөсәен Ямашевны һәм халыкка хезмәт итүче Сәхипҗамал Волжскаяны хаклы рәвештә мактый, аларның иҗтимагый хезмәтләренә гаять югары бәя бирә. Артистка Сәхипҗамал Волжская турында Тукай 1910 елда менә ничек язган:

Күр, ничек иртә кояш чыкса, җиһанга нур тула,
Һәр күңелләр нурланадыр чыкса Гыйззәтуллина.
Бу икәүгә тәңре биргән бер тигез зур мәртәбә,
Берсе уйный күк йөзендә, берсе уйный сәхнәдә.

Бөек Тукай Сәхипҗамал Волжскаяны күңелне нурландыра алырлык уен осталыгы күрсәткән артистка итеп таный. Тукайның бу сүзләренә тагын нәрсә өстәргә мөмкин?

Юк, ул артистка гына түгел әле, ул театр труппасы оештыручы, ул режиссер да. Аның галантлы оештыручы булуы турында да әйтергә кирәк.

Волжская Ижевск шәһәренең Пушкин урамындагы йортта тора икән. Кыюсыз гына ишек шакыйм, каршыма Сәхипҗамал апа чыкты. Беренче сүздән үк без бер-беребезне таныйбыз һәм түргә узабыз.

- Таныш булыгыз! - ди миңа Сәхипҗамал ханым.

- Русинов...

Мин Волжскаяның тормыш иптәше, карт коммунист Владимир Николаевич Русинов белән танышам һәм, ничектер, үзем дә сизмәстән, шушы беренче мәртәбә аяк баскан өйдә үземне иркен тота башлыйм. Шартлы официаль сөйләшүдән мин гади телгә күчәм.

- Сәхипҗамал апа!

Әйе, бу ул, татар сәхнәсенең кояшы! Инде шактый картайган, төрле китапларда, журналларда басылган фоторәсемнәренә аз охшый, ләкин күз карашлары һаман шул ук: акыллы, уйчан күзләр, сынаулы караш, һәм ул күзләрнең көчен беренче караштан ук сизәсең, һәм син аның карашыннан ук, беренче сүзләрдән үк шушы урта буйлы, хәзер инде авыру булуы сәбәпле, нык кына йончыган хатынның «Нур» труппасы оештыруына да, андагы артистларга чын мәгънәсендә ана булуына да, ихтыяр көченә ия булуына да шикләнмисең.

Ул ашыкмый гына, тирәннән уйлап сөйли. Минем сорауларга җавап бирергә ашыкмый, бу сорау ни өчен, нинди максат белән бирелә икән дигән шикелле, сынап карый, тыйнак, чамадан тыш тыйнак сөйләшә.

Миңа аның белән озак сөйләшергә туры килде. Дүрт-биш көн буе мин Волжская һәм Русинов белән гел бергә булдым, тау кадәр архив документлары актарып чыктым, өем-өем документлар укыдым, кайсы елда һәм нинди газетада басылганлыгы билгеле булмаган рецензия кисентеләрен дә күздән кичердем. Минем каршыма гаять кызыклы тормыш килеп басты. Билгеле, бу тормыш тулы килеш гәүдәләнсен өчен, миңа Сәхипҗамал ханым белән бер үк юлдан узган дистәләрчә артистларның тормышлары, биографияләре һәм шәхси архивлары белән дә танышып чыгарга кирәк иде. Бу кадәресен эшләргә минем мөмкинлегем булмады һәм моның өчен укучылардан гафу үтенергә туры килә.

***

Гыйззәтулла Хәмидуллин Казандагы трамвай паркында стрелочник булып эшли, аена унике сум хезмәт хакы ала. Хатыны көненә 20 тиен хезмәт хакына мех фабрикасында эшли, мех тегә. Аларның балалары күп була: берсе-берсеннән кече унике бала. Тормыш авыр, ашарга җиткереп булмый. Гыйззәтулла агайның дүрт баласы берсе артыннан икенчесе үлеп китәләр. Бу авыр тормышта аның хатыны да 45 яшькә җитәр-җитмәс кабергә керә. Тормыш авырлыгыннан аптыраган эшче семьясы «бер тамакны киметү» хисабына алты яшьлек Сәхипҗамалны (ул 1885 елның 14 маенда туа) Казанның эре байларыннан исәпләнгән Апанаевларга хезмәтчелеккә бирә.

Сәхипҗамалга иртән бер сынык икмәк тоттырып сыерлар, казлар көтәргә җибәрәләр Ул абзар да тазарта, кибеткә дә чабып барып кайта, байларның аяк киемнәрен дә чистарта, вак-төяк йомышка да йөгерә. Шул рәвешчә бер ел эшли. Кечкенә Сәхипҗамал үсә төшкән саен күбрәк җәфа чигә. Бигрәк тә аңа бикәнең кызы тынгылык бирми, һәрвакыт мыскыллый, җәберли, бер эш кушасы булса, иң элек сиздерми генә килеп, каты итеп чеметеп ала.

Нинди кимсетелүләр күрми бу йортта яшь кыз, ничек кенә аның җаны әрнеми, тик беркем дә аны якламый, аңа җылы сүз әйтми Ниһаять, чыдар әмәле калмагач, тагын бер елдан соң ул әтисенә кайта. Шуннан соң аны, тормыш авыр булуга карамастан, әтисе укырга бирә. Сәхипҗамал иртән русча укырга йөри, кичен татарча укый. Ул дүрт ел буе шулай русча да, татарча да укып йөри. Әтисе картая, тормыш тагын да авырлаша, җитмәсә Сәхипҗамалның күңелен күтәреп, рухландырып торган апасы да үлеп китә.

Сәхипҗамалны күршеләре тәрбия¬гә ала. Кәләпүшче-калфакчы Ша¬һимәрдәнова Маһирә исемле карчыкның әле генә кече кызы үлгән икән, икенче кызы Фатыймага иптәш булыр дип, Сәхипҗамалны ул үзенә кызлыкка ала.

Яшь кыз Сәхипҗамалның язмышы гаҗәп рәвештә үзгәреп китә. Нәкъ менә шул елларда ул Фатих Әмирхан белән якыннан таныша.

Дөрес, ул вакытта әле Фатих язучы түгел, ләкин инде 1905 ел җиле кагылган, гаять үткен, кыю һәм көрәшергә ярсып торган ачы телле, курыкмыйча һәркемне тәнкыйть итә торган яшь егет була. Зур күзле, калынрак иренле, һәрнәрсәдән көлке таба белә торган Фатих Маһирә карчыкларга килеп йөри. Карчык башта моңа һичбер мәгьнә бирми, тәрбия семьядан килгән тәүфикълы бала итеп карый. Ә бу «тәүфикълы мәхзүм» Маһирәнең кызы Фатыйманы һәм Сәхипжамалны үз түгәрәгенә әгъза итеп тарта.

Нинди түгәрәк соң бу? Билгеле, аның һичбер программасы да, уставы да булмый. Бу, гади генә итеп әйткәндә, яшьләр түгәрәге; алар барысы иркенлекне, яшьлекне күбрәк татып калырга омтылалар һәм, бер-берсенә ярдәм итешеп,театрларга,танцаларга йөрергә булалар. Шулай итеп,бишәр тиенләп акча салышып, яшьләр (түгәрәктә барлыгы алты кеше була) рус театрына йөриләр, танца кичәләрендә булалар. Фатих үзе биеми, узган-барганны иптәшләрчә «тешләп» тора, ачы-ачы сүзләр әйтә. Аның күзәтүе астында торган «членнар», дөнья рәхәтен татып, күңел ачалар, рус культурасына якыная баралар.

Көннәрдән бер көнне Фатихлар Сәхипҗамалны танца кичәсенә алырга киләләр, ләкин Маһирә карчык җибәрми.

- Юк, бүген беркая бармыйсың, җитте сикереп йөрергә! - ди.

Ялынып-ялварып та уңышка ирешмәгәч, яшьләр хәйләгә керешәләр. Фатих болай ди:

- Карчык йокларга яткач, син үз урыныңа кунак кызын яткыр да, үзең сәгать тугыз¬да тәрәзәдән төш, без сине көтәрбез!(…) Моны карчык сизә, Сәхипҗамалны кыйнамакчы була, әмма Фатихлар кыйнаттырмый.

Шушы вакыйгадан соң яшьләр түгәрәге танцага иркен йөри башлый һәм аларның кайберсе рус офицеры Зенцов хатынының бию мәктәбенә языла. Зенцова һәр җомга клубта вечерлар уздыра, анда аның шәкертләре осталыкларын күрсәтәләр.

Сәхипҗамал һәм аның иптәшләре бу мәктәптә сигез ай укып, бальный һәм европейский танецларны бик яхшы үзләштерәләр. Сәхипҗамал белән Идрис исемле егет мазурка белән лезгинканы башкарганда, бөтен халык залга җыелып, аларның танецларларына сокланып карап торалар һәм шашып кул чабалар.

Бу курсларны тәмам иткәч, Сәхипҗамал укучылар җыеп, үзе инде бию өйрәтә башлый.

Нәкъ менә шул вакытта Казанга Кудашев-Ашказарекий труппасы килә. Бу вакыйганы Фатих түгәрәге шатланып каршы ала. Алар барысы җыелып театрга китәләр.

- Син куркак булма, үз сүзендә торырга өйрән, максатыңа ирешергә тырыш, нинди генә авырлык булса да үзеңнекен эшлә!

Бу - Фатих Әмирхан сүзләре, ул Сәхипҗамалны шул рухта тәрбияли һәм аны чая булырга, алга куелган максатка ирешергә өйрәтә. Моңа кадәр, рус театрының даими тамашачылары булып йөргәндә, ни өчен бездә дә шундый театр юк, дигән сорауны алар бер-берсенә бик еш бирәләр. Театрга омтылу, аны булдырырга тырышу теләге бик көчле була аларда. Дөрес, бай йортларында мирза балалары йорт спектакльләре куялар, бу турыда яшьләр җанланып сөйлиләр, ләкин анда Сәхипҗамал кебек эшче кызларын аяк та бастырмыйлар, Менә бүген алар татарча спектакль карыйлар. Ләкин көтелгән тәэсир килеп чыкмый. Спектакль бик күңелсез була, актерларда рух күтәренкелеге җитми, хатын-кыз рольләрен дә ирләр башкаралар һәм тупас уйныйлар,

- Ник бездә дә рус театрларындагыча түгел, - ди Сәхипҗамал пошынып. Сәхнәдәге зәгыйфь уеннан гадәтенчә мыскыллап көлеп утырган Фатих Әмирхан Сәхипҗамалга карый. Зенцова мәктәбендә барлык халыкны сокландырып бии торган Сәхипҗамалга ул кинәт:

- Менә син уйнарга тиешсең анда! - ди.

Бу очраклы гына әйтелгән сүз булмый

Татар театры үзешчәнлек дәрәҗәсеннән күтәрелеп профес¬сиональ юлга бассын өчен, бер-ике кешенең тырышып йөрүе генә җитми. Хатын-кызлар хез¬мәте салынмаса - театр уены бер яклы була¬чак,Әмирханның, Сәхипҗамалга хезмәткә тәкъдим ясап әйткән сүзләрендә ялыну, үтенү авазы яңгырамый, көчле таләп итү ишете¬лә һәм бу сүзләр Сәхипҗамалны тетрәтеп җибәрә: ул сүзләр аның киләчәген һәм татар театрының, да юлың билгелиләр. Фатихның тәкъдименнән кабынып киткән Сәхипҗамал үзе дә бераздан инде сәхнә артына ук кереп китә һәм Кудашев белән сөйләшә башлый:

- Ник болай ирләр хатыннар ролендә уй¬ныйлар?— ди ул. Кудашев зарланып ала:

- Һичбер кыз таба алмыйбыз, туташ, тә¬мам аптырауда без!..

Әйе, әле татар кызы сәхнәгә аяк басканы юк, ләкин ул басарга тиеш! Ниһаять, кем дә булса бу эшне башлап алып китәргә тиеш бит инде!

-- Бер кызны да сәхнәгә чыгарга күндерә алганыгыз юкмы? Ә ул үзе теләсә?—ди Сә¬хипҗамал. - Үзе теләп сәхнәгә чыгып басса?

Ул арада Фатих Әмирхан килеп, кызны дәртләндереп, рухландырып тора:

-- Әйе, менә безнең Сәхипҗамал үзе тели, ул бу эшне булдыра,— ди ул.

Билгеле, Ашказарский һәм аның иптәшлә¬ре бик шатланалар. Күктән көтелгән фәреш¬тә үз аяклары белән каршыга килеп баса.

Сәхипҗамал ныклы карар белән кайта. Лә¬кин өйдә бу эшкә ничек карарлар? Маһирә әби риза булырмы? Әтисе нәрсә дияр?

Шуны да әйтергә кирәк, бу вакытта Маһи¬рә карчык инде Сәхипҗамалга кияү табып куйган була, яшь кыз азып-тузып киткәнче дип, аны Семипалатинскидагы бер бай малае¬на сатып җибәрергә уйлый.

Өйдә чыннан да җәнҗал куба. Маһирә кар¬чык авыз ачарга да ирек бирми, үтергәнче кыйнармын дип куркыта.

- Бер әйбереңне дә бирмим менә!- дип, ул сандык өстенә менеп утыра.
Шау-шу зур була, куркыту, янау чиксез-чамасыз була, ләкин Сәхипҗамалүз сүзендә тора:

- Минем бит әле әтием бар,- ди ул. - Кияүгә чыгу гынамыни тормышның макса¬ты?! Кияүгә кайчан да чыгып була ич! Миңа әле бары 13 яшь!

Гыйззәтулла абзый кызының теләгенә кар¬шы килми:

- Минем йөземә кызыллык китермәслек бул. Шул гына!- ди ул.

Мәсьәлә хәл ителә. Эшче кызы унөч яшь¬лек Сәхипҗамал, татар хатын-кызларыннан беренче булып сәхнәгә юл салырга карар итә.

Озак вакыт үтми, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская салган сукмактан баш¬ка хатын-кызлар да кыю гына сәхнәгә атлыйлар. Татар кызлары артыннан азербайҗан, үзбәк, казакъ, башкорт, төркмән халыкларының кызлары сәхнәгә менәләр. Шул рәвешчә Сәхипҗамал сәхнә өлкәсендә татар хатын-кызларының иҗади эше өчен революция ясый.

ТАРИХКА КАРАСАК

Эшне башлап җибәрү генә кыен, аннан соң үзеннән-үзе бара ул диләр кайчакта. Ләкин бу очракта алай булмый, Сәхипҗамал сәх¬нәгә килеп басу белән ал да гөл булып тор¬мый, киресенчә, гаять авыр, кимсетүле, җә¬берле тормыш башлана. Ачлы-туклы яшәү, карагруһлар, реакцион байлар, муллалар тарафыннан эзәрлекләнүләр китә.

Патша Россиясе заманында, һәртөрле мил¬ли азатлык чаткылары полиция тарафыннан эзәрлекләнгәндә, Россиядә яшәүче азчылык милләтләрнең милли культурага таба омты¬луларына каршы полиция балтасы һәм «үз»милләтеңнең кыргый фанатиклары күсәге күтәрелгәндә, театр тудыру, үзең теләгән шә¬һәрдә спектакльләр кую гаять читен эш була. Спектакльне куярга я полиция рөхсәт бирми, я фанатик муллалар, безнең динебездән көлү бу дип, каршы төшәләр. Хөкүмәткә каршы бертөрле зарарлы сүз тапмыйча, әсәрне сәх¬нәгә куярга рөхсәт биргәндә дә фанатиклар артистлар өстеннән донослар ясыйлар, яки урамда тотып кыйныйлар, погром оештырмакчы булалар, артистларны үтерергә җыеналар. Мәсәлән, Уральскида артист Кулалайны кыйныйлар. Сәхипҗамалга ташланалар, тота алмагач, аңа револьвердан аталар, бәхеткә каршы, пуля тими, колак яныннан гына чы¬жылдап очып китә. Бу күренешләрне аерым хулиганлык чыгышлары дип кенә карарга ярамый. Андый хулиганлыклар реакцион кечләр тарафыннан бик нык хәзерлек күреп оештырылганнар.(...)

- Татар халкы хезмәт ияләре безгә бик нык ярдәм итте, - ди Волжская, ул вакытлар¬ны искә төшереп,- типография эшчеләре, при¬казчиклар, студентлар, прогрессив карашлы интеллигенция, мөгаллимнәр безгә һәрвакыт булыштылар. Алар уенны башкарырга да, кием-салым табышырга да, тамашачыларны алып килергә дә бик зур ярдәм иттеләр. Мин инде Г. Тукай, Г. Камалларның ярдәме турында сөйләмим дә. Аларның театрга куйган хезмәтләре искиткеч зур... Ә байлар... байлар¬дан без һичбер ярдәм күрмәдек, киресенчә, татар буржуасы безне эзәрлекләүдән берва¬кытта да туктамады...

Халыкның ярдәме, әлбәттә, зур була. 1905нче ел белән уянган татар хезмәт-ияләре те¬атрны мәктәп, тәрбия учагы дип кабул итәләр.

Артистларның яклаучылары көннән-көн кү¬бәя бара. Шулай да бик авыр була аларның тормышы, тамашачы театрга бик акрын килә, өйдә аны да бит төрле шәригать законнары, фанатиклар сүзе богаулап тора. Уральскида, мәсәлән, беренче постановкаларда тамашачы ун кешедән артмый, башка җирләрдә дә шу¬лай була... Бу хәл артистларның материаль ягына бик каты суга, билгеле. Ләкин труппа икенче вакыт килгәндә, мәсьәлә башкачарак төс ала, башта чәчеп калдырган орлык үзенең җимешен бирә, театрга халык күбрәк килә башлый.

Шулай да революциягә чаклы яшәгән һәм бернигә карамый үз юлы белән барган татар артистының чыдамлылыгына, фидакарьлегенә, халыкны агартам дип чын күңелдән хезмәт итүенә, аның, изге омтылышына сокланмый мөмкин түгел. Алар зур художник каләменә лаеклы каһарманнар!

СӘХНӘДӘ

Нинди артистка соң ул Сәхипҗамал Волжская? Татар театр сәнгате өчен аның иҗатының традицияләре нинди?

Безгә бу сорауларга җавап табарга кирәк. Безнең карамакта дистәләрчә рецензияләр истәлекләр бар. Татар вакытлы матбугаты Сәхипҗамал Гыйззәтуллинаның һәрбер сәхнә адымын кыска-кыска гына булса да теркәп барган. Дөрес, бу рецензияләрнең күбесе фә¬лән рольне Волжская башкарды диюдән уз¬мый, анда иҗат методы, сәхнә алымнары ту¬рында фикер табуы кыен. Күп вакыт, бер үк артист, бер үк спектакльдә ике-өч рольдә уй¬ный. Сәхипҗамал да күбесенчә берничә роль¬не башкарган. 1910 елдан «Сәйяр» да, 1912 елдан башлап «Нур» труппасында «Бәхетсез егет» әсәрен бик яратып сәхнәгә куялар, «Нур» труппасында бары өч кенә артистка була. Ә әсәрдә хатын-кыз образлары күп: Җәмилә, Мәгъри, Биби карчык, Гайни, Мәрь¬ям һәм асраудан тыш гимназистка Гайшә дә бар.(...)

- Ә сез «Сәйяр»дан ни өчен киттегез? - дим мин Сәхипҗамал апага. Бу турыда артистлар арасында төрле сүз булуын да, бу фактны һәм уңай, һәм кире бәяләүчеләр булуын да аның исенә төшерәм. Хәер, ул аларны үзе миннән яхшырак белә.

- Төп сәбәп шул, - ди ул, - татарда бер генә труппа булырга тиеш түгел дип карадым мин. Үз көчемә ышанып, яңа труппа оештыра алырмын дип уйладым.

- Бары шул гынамы?

- Әйе, шул гына.

Мин бу вакыйганың тәфсиленә керешмим һәм аның ни әһәмияте бар?! Ике бөек артист ике труппада эшлиләр икән, аңардан ни зыян? Әйдә, эшли бирсеннәр! Аңардан һичкемгә зарар юк. Ләкин бу хәл бик күп гайбәтләр тудыра һәм обывательләргә сагыз чәйнәргә мөмкинлек бирә. Бу вакыйганы ямьсез итеп сөйләүчеләр дә, Кариев белән Волжская ачуланышканнар дип караучылар да табыла.

Билгеле, Кариевның Волжская кебек талантны «Сәйяр» труппасыннан җибәрәсе килмәгән, аны ничек тә труппада калдырырга тырышкан. Шуның өстенә ул, татарның бердәнбер труппасы көч-хәл белән яшәп килгәндә, икенче труппаны оештыру кирәксез бер эш дип, аның өчен әле җирлек өлгермәгән дип ышанган. Волжская икенче карашны яклаган.

Алар бу турыда озак сөйләшкәннәр. Мин Сәхипҗамал ападан Кариев белән нәрсә турында сөйләшүләрен исенә төшерүен үтенәм.

- Нәрсә турында сөйләштегез соң? - дигән сорауга

Сәхипҗамал апа:

- Татар театрының киләчәге турында, - диде кыска гына итеп.

Кариев, Волжскаяны Казанга чакырып, Уфага да килгән. Шамилскийның әйтүенә караганда, Волжская, Кариев белән күрешкәч, бик дулкынланып кайткан.

Бу - ике артистның бер-берсенә ихтирам белән яшәвен күрсәтмимени?! Һәм менә тагын бер документ, датасы куелмаган кечкенә бер запискадан мин түбәндәге юлларны укыйм:

«Сәхипҗамал туташ!

Сезнең егерменче гасырда кылган хезмәтегез... татар кызларына әсәр (тәэсир, йогынты) итү генә түгел, бөтен татар вә гайре милләтләргә әсәр итә. Минем үз тарафымнан күңелемнән тәкъдир кыйлып һәрвакыт хезмәтегездә тәйярмын (әзер).
Туташ!

Сезгә нинди генә кеше сүз әйткәндә дә, начар булса сүзе - начарлыктан итмәеңчә, яхшылык илә җавап бирдегез.

Мин сезнең гомерлеккә колыгыз.
Кариев».

Шул рәвешчә, 1912 елның көзендә Сәхипҗамал Волжская «Сәйяр»дан китә һәм яңа труппа оештырырга керешә. Бу вакытта аңа әле яңа 17 яшь тулып килә. Әнә шул яшь татар кызы, һичкемнән ярдәм көтмичә (патша заманында аңа нинди оешма ярдәм күрсәтә алсын!), яңа труппа оештыра. Моңа горурлык та, сәләт тә, кыюлык та, халыкка ныклы ышаныч та кирәк була.
Беренче булып җырчы Фәттах Латыйпов яңа труппада эшләргә ризалык бирә. Аннан Богданова, Сәмитовалар кушыла. Соңыннан Баязитский килә. Гастрольдә йөргәндә ярдәмче кече рольләрдә булышлык күрсәткән һәвәскәрләргә хат язалар. Шундый хатлар буенча Оренбургтан Әлмәшев, Пермьнан Шамилский киләләр.

Шул рәвешчә, яңа труппа оеша һәм аңа «Нур» дип исем бирәләр. Труппаның профес¬сиональ артистлар санын арттыру ягыннан да әһәмияте зур була.

-1912 елда Уфадан телеграмма алдым, - дип сөйли Шамильский: «Волжская, Сәмитова Уфада. Тизлек белән килегез», - дигәннәр, Икенче көнне Уфага киттем.

Шамильский беренче күргәндә Волжскаяның ничек репетиция уздыруына шаккаткан булса,Уфага килгәч, аның уенына таң кала,
Уфада «Нур» труппасы «Бәхетсез егет» белән эшен башлый.

Шуннан соң алар бик күп шәһәрләрдә гастрольдә булалар. Гыйззәтуллина үзенталантлы артист һәм режиссер итеп таныта. Һәркайда труппаның яхшы даны тарала,халык спектакльләрне яратып карый һәмартистларны хөрмәт итә. Волжская киң масштабка омтылучан оештыручы була. Спектакльләрне дә шәһәрдәге иң зур йортларда, рус театры биналарында куюга ирешә, аның постановкаларын меңнәрчә тамашачылар карый.

Үзе яшүсмер кыз булуына карамастан, Волжская труппада каты дисциплина урнаштыра.Кешегә таләпчән булу белән бергә, Волжская үзенә карата да бик таләпчән, һәркемгә үрнәк булырлык дәрәҗәдә мораль саф була.

Меңнәрчә тамашачыларны үзенең талантына табындырган Сәхипҗамалның йөрәген бик күп кешеләр яулап алырга тырышып каррый. Тәмле тел белән дә, янап, куркыт аны буйсындырырга теләүчеләр күп була. Кияүгә чыгарга риза булмасаң, баскан җиреңдә үләсең һәм үзем дә үләм,- дип, аңа берәү револьвер да төзи.

- Шаярмагыз!- ди Волжская андыйларга.(...)

(...)«Нур» труппасы 1918 елның җәенә кадәр эшли. 1918 елның 13 июнендә Уфа шәһәр коммунасы һәм Уфа артистлары союзы Сәхипҗа¬мал Волжскаяны Казанга театр костюмнары алырга командировкага җибәрә. Театр сәнга¬тен киңрәк җәелдереп, артистлар яшь Совет хөкүмәтенә армый-талмый эшләргә җиң сыз¬ганалар, революцион халык массасына тагын да күбрәк культура хезмәте күрсәтергә уйлый¬лар.

- Гражданнар сугышы вакытында без соң¬гы өч елны рәттән Уфада эшләдек. Бик борчулы вакыт иде... Мин Казанга килгәч, кире чы¬гып китә алмадым. Бер җиргә дә китәргә юл юк иде, бөтен якта сугыш башланды. Ул ара¬да мин авырып киттем. Миңа врачлар ял ки¬рәк, диделәр. Буби авылына барырга кушты¬лар. Артист Болгарский мине Бубига илтеп урнаштырды. Мин бер ай кымызда булдым.

Волжская Бубида тыныч кына яши алмый. Байлар аның Бубида спектакль куюын ярат¬мыйлар һәм акларга аны «кызыллар шпионы» дип чагалар. Мең (бәла белән үлемнән котылгач, Волжская легендарь Азин дивизиясенә ия¬реп, коммунистлар белән бергә Иж заводына китә.

Соңгарак Волжская көнчыгыш фронтның 2нче армиясе политотделы каршындагы 6 нчы фронт труппасында эшли башлый. Шул рә¬вешчә, Уфага «Нур» труппасына кайтырга ту¬ры килми. Бу вакытта инде аның артистлары да Кызыл Армия сафларында, фронт труп¬паларында хезмәт итәләр.

«Безнең труппа икенче эшелонда сугыштан бер-ике чакрым артта йөри иде. Кайчакта баш¬ланган спектакльне дә бетерергә туры килми... Фронт. Элек русча постановкалар бирдек. Сарапулда русча да, татарча да уйнадык. Шулай йөри торгач, 1920 елда Ижга кайттык. Биредә бик шәп коммунистлар клубы ачтылар. Ар¬тистлардан яхшырак көчләрне шунда алдылар. Мин дә шунда кердем», - дип яза Волжская үзенең истәлегендә. Совет хөкүмәте кушканча, Ленин партиясекушканча массаны тәрбия итү эшенә бөтен җаны-тәне белән бирелгән Волжскаябу клубта җиде ел эшли. Башта алар ар¬мия өчен генә хезмәт итәләр, соңыннан эшче¬ләр өчен дә махсус постановкалар бирәләр.

Тамагына ике тапкыр операция булып,сәх¬нәдә эшләү тыелганнан соң да, Бөек Ватан, сугышы вакытында да Волжская эшчеләр кол¬лективыннан аерылмый, аларның үзешчән кол¬лективларына ярдәм итеп, киңәшләр биреп то¬ра. Шундый үзешчән коллективтан МарзияМиңлебаева кебек хәзерге көңдә танылган артисткалар да тәрбияләнеп чыгалар.

Бөтен энергиясен, ялкынлы талантын, бар¬лык сәламәтлеген татар театр сәнгатен үсте¬рүгә багышлаган Сәхипҗамал апаның тор¬мыш юлы әнә шундый.

- Балаларыгыз булмадымыни? - дим мин сак кына, Сәхипҗамал апага.

Уллары булган икән, яшьтән скарлатина бе¬лән авырып үлгән. Аннан соң үзләренә бер ятим малай алып үстергәннәр.

- Алексейны без яшьтән укытып, тәрбия¬ләп үстердек, Свердловскида Горный институт¬ны бетереп чыккан иде, 1942 елда сугышка китте һәм без аның 1943 елда 8 августта үлүе турында хәбәр алдык, - ди Сәхипҗамал апа тирән кайгы белән.

Татар халкы хезмәт ияләре Волжскаянын зур хезмәтләрен бервакытта да онытмыйлар. Аңа төрле җирләрдән хатлар килеп тора, эш¬челәр, укытучылар, язучылар килеп аның хәлен белеп китәләр... Хөкүмәт аңа персональный пенсия билгеләгән. 1926 елда ук аңа Та¬тарстанның атказанган артисткасы исеме би¬релгән. Ул яхшы, иркен, якты квартирада тора һәм Татарстанның культура үсешен, театр, әдәбият хәрәкәтен күзәтеп бара.
 


Гази КАШШАФ

в„– |

Бөтен дөнья татарча сөйләшә! (ВИДЕО)

$
0
0
25.04.2014 Милләт
Ниһаять, ниһаять!!! Бөтен дөнья ТАТАРЧА сөйләшә! Сезгә күптән зарыгып көткән, бөтен дөнья көч куйган видеороликны тәкъдим итәбез! Супер-мега проект!!! Әйе, әйе, биредә Казан, Яр Чаллы, Уфа, Мәскәү, Казахстан, Америкадагы татар балалары катнаштылар. Киләчәгебез менә шушы якты йөзләрдә дә инде!))




в„– |

Шаяннар һәм тапкырлар клубы «Татар лигасы»ның финал нәтиҗәләре (ФОТО)

$
0
0
25.04.2014 Җәмгыять
24 апрель көнне Казанда Шаяннар һәм тапкрылар клубы «Татар лигасы» үз нәтиҗәләрен чыгарды. Финал уеннарында Казан һәм Яр Чаллыдан биш команда катнашты. Уен ахырында лига чемпион исемен яңгыратты һәм бу юлы ул берәү генә булмады.

Чара Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Бөтендөнья Яшьләр форумы ярдәме белән әзерләнде.

Жюри составында татар эстрадасы йолдызы, җырчы һәм «Тамаша.ру» проекты җитәкчесе Илназ Сафиуллин, Бөтендөнья татар Яшьлэре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, «TATAR RADiOSI» директоры Алмаз Миргаязов, популяр рэп-башкаручы Шәкүр, ШТК «Татар Лигасы»ның җитәкчесе Рамил Агдеев, Татарстан Республикасында КВН «Татар лигасы» уеннарына нигез салучы Фәридә Таштабанова һәм ЯҖО «КВН РТ» директоры Илдар Фаттахов бар иде.

Финал уеннарында барлык командалар өч бәйгедә катнашты: сәламләү, триатлон һәм йолдыз белән музыкаль өй эше! Барлык уенчылар да югары уен сыйфаты күрсәттеләр! Күнелле визиткалар уен барышынына күтәренке кәеф бирделәр. КВНчылар триатлонда да сынатмадылар. Музыкаль өй эшләрендә исә КВНчылар җыр һәм биюләр белән генә түгел, э эстрада йолдызлары ярдәмендә әзерләнгән чыгышлар белән көлдерделәр. Бу искиткеч күнелле, кызык һәм үзенчәлекле булды! Финал шәп!

Уен нәтиҗәләренә килгәндз исә, чемпион исемен ике коллектив – Казан дәүләт аграр университетыннан «Казан Ыстайл» һәм НЧИ КФУдан «КАМПИ» командалары яулады.

ШТК «Татар лигасы» финал уеннарынын нәтиҗәләре:

«КамПИ», НЧИ КФУ 5,0+0,6+5,0=10,6
«Казан Ыстайл», КГАУ – 4,9+1,0+4,7 = 10,6
---------------------------------------------------------
«Татар team», КФУ ИФМК 4,7+0,4+5,0=10,1
«МЭЯК», НЧИ КФУ 4,7+0,8+4,3=9,8
«Тэп-тэти», НЧф УУ ТИСБИ 5,0+0,2+4,3=9,5

Мондый чаралар республика яшьләренең туган телләрен саклап калуга, аларның әхлакый, мәдәни казанышларын үстерүгә, актив гражданлык позициясен формалаштыруга юнәлдерелгән. Шаяннар һәм тапкырлар клубы «Татар лигасы» уеннарына килегез! Туган телегезне онытмагыз!

Чемпионнарны җинүләре белән котлыйбыз, ә барлык командаларны уен сезонын уңышлы төгәлләүләре белән тәбриклибез. Бу финал озакка истә калачак!

1

2

3

4

5

Руслан Толуев фотолары
 




в„– |

Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең быелгы лауреатлары билгеле булды

$
0
0
25.04.2014 Мәдәният
Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Татарстанда иң югары бәя булган Тукай бүләге язучы Вахит Имамов һәм рәссам Владимир Поповка бирелә. Татарстан президенты бу хакта фәрман имзалады.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 2014 елның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләген бирү турында фәрман имзалады. Бүләк ике кешегә биреләчәк.

Чаллыда яшәүче Вахит Имамов әлеге шәһәрнең язучылар оешмасы рәисе, “Мәйдан” журналы баш мөхәррире, татар халкы арасында ул “Ир канаты”, “Сәет батыр”, “Утлы дала”, “Татар яугирләре” һәм башка тарихи әсәрләре, милли азатлык турында язган очерклары белән билгеле. Ул Тукай бүләгенә “Утлы дала” исемле ике томлы тарихи романы өчен тәкъдим ителгән иде.

90 яшен тутырып килгән рәссам Владимир Попов 70 яшендә иҗатында зур борылыш ясый. Шамаилләр иҗат итүне, гарәп каллиграфиясен югары сәнгать дәрәҗәсенә җиткерүне ул “гарәп хәрефләре белән фатназиягә чумып иҗат итәргә яратам, мондый сыгылмалылык һәм аһәң бер җирдә дә, бер генә телдә дә юк” дип белдерә.

Аның әсәрләре дөнья гизде. Попов эшләре 2000 елда Тәһранда узган Халыкара Коръән һәм каллиграфия күргәзмәсендә катнашты. 2006 елда Лүбнән, Сүрия һәм Мисырда – барлыгы җиде шәһәрдә шамаил һәм тугралары күрсәтелде. Италия, Төркия, Монголия сәнгать сөючеләре дә аның әсәрләре белән таныш.

Попов Шиһабетдин Мәрҗәни, Бакый Урманче, Илдар Ханов, Әхмәтҗан Таһиров улы Шакирҗан дип аталган тугра-шамаил каллиграфик композицияләре өчен Тукай бүләгенә тәкъдим ителде.

Әлеге ике шәхескә Тукай бүләге биреләчәген “Ватаным Татарстан” хезмәткәре дә раслады. Татарстан президенты фәрманнары иң беренче әлеге газетта басыла. “26 апрельдә чыгасы басмага бу фәрман урнаштырылды инде, анда Имамов һәм Попов күрсәтелгән”, диде ул.

Владимир Попов Азатлыкка 26 апрельдә булачак “Шигърият бәйрәме”нә чакыруларын белдерде.

“Миңа шалтыратып, хәбәр иттеләр, иртәгә үтәчәк бәйрәмгә көтеп калабыз, диделәр. Беләсезме, соңгы айда мин бик каты авырдым, аякка басып чыгып йөри алуыма да өч кенә көн. Иртәгә хәл җыеп булса, барырга тырышачакмын. Моңа кадәр мәйданга чыккан вакытлар да, шигърият бәйрәмендә катнашмаган чаклар да булды. Гомумән, мине Тукай бүләгенә намзәтләр исемлегенә кертүләре дә көтелмәгәнрәк булды.

Шау-шу купканын колак кырые белән генә ишеттем, әйтәм бит, аның турында уйларлык хәл юк иде. Ыгы-зыгы киткән очракта бүләктән баш тартырмын дигән уй да бар иде, көрәшне җенем сөйми, ләкин дусларым, хезмәттәшләремнең минем өчен тырышлыгын сызып ташлыйсы килмәде. Алар минем каллиграфия альбомын нәшер итәргә йөри. Татарстандагы 40 елдан артык эш стажымны исәпкә алып, хезмәтләремне күреп, югары бәяли белгәннәр икән, рәхмәт. Ләкин күпме эшләдем, бүләк алырмын әле дигән уй башка да килмәде”, дип белдерде Попов.

Вахит Имамов "Шигърият бәйрәме"нә киләчәген һәм бу чараны үткәрүне беркайчан да туктатырга ярамаганлыгын белдерә.

"Премия миңа тапшырылыр дип күңелем белән сизгән идем, шуңа бу турыда миңа әйтүләрен тыныч кабул иттем. Артык шатлану да, ниндидер эйфориягә бирелү дә булмады, барысы да гадәти кебек. Шигърият бәйрәменә сәгать уникедән соңга калмыйча килегез дип әйткәч, ярар, булырмын, дидем. Казаннан дуслар беренче булып шалтыратып котладылар. Нәрсә диим? Рәхмәт! Ә Тукай бүләге тирәсендә шау-шуга аптырыйсы түгел, иҗат өлкәсендә була торган хәл. Яшермим, минем дә күңел эчендә тырнаган вакытлар булды, ник аңа, ник тегеңә бирмиләр дип уйлану бар.

Татарстанда рәссамнарның биш берлеге бар, алар тәкъдим ителгән кайсысыдыр җиңсә, яки бирелми калса, үзара үпкәләш барлыкка килә. Барысына да ярап бетү мөмкин түгел. Туй үпкәсез булмый. Чаллыда 18 ел дәвамында язучылар берлеген җитәкләгәнгә күрә, мин Тукай бәйрәмен шунда каршы ала идем. Аны оештыруда җаваплы булгач, беркая да китә алмадым. Менә быел 26 апрельдә Казандамын. Ә Тукай премиясенең дәрәҗәсе төште дигән фикер белән килешмим. Тукай премиясе, аны тапшыру, Шигърият бәйрәме – милләтебезнең йөзек кашы, еллар дәвамында булган матур гадәт. Аны уздыруны туктатырга ярамый, 20 кеше килсен, барыбер оештырылырга тиеш", ди Имамов.

Быелгы Тукай бүләгенә ун намзәт сайлап алынды. Фатыйх Сибагатуллин һәм Александр Сладковский тирәсендә бигрәк тә зур шау-шу туды. Тукай бүләге иясе, язучы Ркаил Зәйдулла Азатлыкка җиңүчеләрне барлаучы комиссиянең әдәбияттан һәм сәнгатьтән бихәбәр булуын әйтеп, Сибагатуллины бөтенләй язучыга санамавын белдерде.

Шулай ук Азатлыкка сәнгать белгече Йолдыз Исәнбәт Александр Сладковский җитәкчелегендә әзерләнеп Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән "Татарстан композиторлары музыкасы антологиясе"нең бөтенләй антология таләпләренә туры килмәгәнен белдерде һәм җыентык бүләккә лаекмы, лаек түгелме дип сүз күтәреп утыруның артык икәнен әйтте.

Тукай бүләгенә өметләнгәннәр Тукай истәлегенә багышланган чараларда катнашамы?

"Алдан Сладковский иртәнге тугызда булачак Тукай һәйкәленә чәчәк салуда һәм "Шигърият бәйрәме"ндә дә катнашырга җыенган иде, әмма Рахлин исемендәге фестивальгә кунакларны каршы алганга һәм репетиция сәбәпле, ул бу чараларда катнаша алмый", дип белдерделәр оркестрдан.

Сибагатуллин Азатлыкка быел үз гомерендә беренче тапкыр "Шигърият бәйрәменә" киләчәген әйтте.

"Әлбәттә, иртәгә бәйрәмгә барам! Иң матур киемнәремне киеп, кешеләр белән күрешеп, шигырь тыңлап, быелгы Тукай бүләген алучыларны котларга ният бар. Яхшы кешеләр сайланган! Лаеклы, икесе дә. Бигрәк тә Вахит Имамов өчен куандым. Мин аны тарихи романнар иҗат итүче язучы буларак та хөрмәт итәм. Тыйнак та ул. Мәрхәмәтле икәнен дә беләм. Ул бит Чаллыда язучылар берлеген бүгенгә кадәр яшәтә. Әлмәттә юкка чыкты, ә болар эшли. Авыр хәлдә калучы каләм ияләренә ярдәм итә, үлгәннәрне онытмый, зират-каберлекләрен карап тора. Быел 60 еллык юбилее да әле! Лаеклы дип саныйм аны.

Элекке елларда "Шигърият бәйрәме"нә йөрми идем, чөнки чакыручы да булмады, үзем дә инициатива күрсәтмәдем. Матур гадәткә кертергә кирәк аны. Кеше татарча шигырь тыңласа начармы? Бөтен депутатлар да, министр, түрәләр шушында катнашсын! Бу бәйрәм татарларны берләштерә ала", диде Сибагатуллин.
Наил АЛАН, Римма ӘБДРӘШИТОВА

в„– | 25.04.2014

“Голос” проектының катнашучысы «Мин татарча сөйләшәм!» концертында чыгыш ясаячак

$
0
0
26.04.2014 Милләт
2014 елның 26 апрелендә Казанда тугызынчы тапкыр "Мин татарча сөйләшәм!” акциясе узачак.

Бауман урамында инде тугызынчы тапкыр уздырылучы “Мир татарча сөйләшәм!” акциясендә Татарстанның иң төп инди-лейблы булган Yummy Music бу ел тагын да күбрәк яңа артистлар һәм яңа стильләр тәкъдим итә. Тере тавыш беркемне дә битараф калдыра алмаячак.

Катнашалар:


Үз эченә төрек көйләрен, татар шигъриятенең һәм заманча биюләрне үз эченә алган Yummy Music Band һәм гаҗәеп Ширин белән Альбина яңа чыгачак пластинкадагы дебютларын бүләк итәчәк.

Azat Sound system Азат Гильмутдинов белән берлектә, этно, джаз, ска һәм татар телен кушып, танылган шагыйрьләрнең шигырьләренә иҗат ителгән җырлары «Emergenza», «Соседний мир» (Украина), Papuca-fest (Словакия) фестивальләрендә, Бөтендөнья джас фестивалендә (Литва) яңгырады.

Беренче каналдан барган “Голос” проектыны катнашучысы, йодля техникасы белән Александр Градскиның үзен таң калдырган Язилә Мөхәммәтова.

Татар такваторының һәм панк-рогының аталары - “Ачы –Таң” төркеме Альберт Исмаил белән руль артында.

Илгиз Шәйхразиев – татарның “моң”ы һәм американнарның соулы арасында баланс булдыручы Вахит районының беренче R’n’B йолдызы.

Казанның тәҗрибәле реперы, культуралы флоу мастеры, татар хип-хоп сәхнәсенең яшь йөрәге - K-RU.

Элеккеге питер пост-панкы, хәзерге казан даркпопы әгъзасы – Рәдиф Кашапов (Vodda).

Иң иронияле проект – урам нео-романтиклары Оскар и КСВ.

Арслана – җырчы, автор-башкаручы, «Болгар радиосы»ның “Яңа дәвер” тапшыруын алып баручы.

Видеоанонс - http://vimeo.com/92781923 (Йолдыз Миңнуллина лирикасы. Ильяс Гафаров, Ильнар Фатихов музыкасы. Режиссер: Ильяс Гафаров. Оператор: Ильсур Загртдинов. Yummy Music, 2014).

Быелгы акция берничә чарадан тора: республика мәктәпләрендә бәйге уздыру, "Татар-дозор" квест-уены, велопробег һәм Бауман урамында гала-концерт.

"Татар дозор-2014" квесты 21 апрель көнне узды. Җиде кешедән торган алты команда алдан билгеләнгән маршрут буенча йөреп, сәүдә нокталарында һәм кафеларда татар теленең кулланылышын тикшерәчәк. Квестның төп максаты – республиканың икетеллелек канунын куллануны контрольдә тоту. Шулай ук элмә такталар, реклама баннерлары, юл күрсәткечләре һәм татар теле кулланылган башка хаталы урыннар фотога төшереләчәк. Квест җиңүчеләре акциянең төп өлешендә бүләкләнәчәк.
Квест җиңүчеләренә "Вымпелком" ААҖ (Билайн) тәкъдим иткән бүләкләр тапшырылачак. Бу ширкәт соңгы берничә елда чараның төп иганәчеләренең берсе булып тора. Шунысы да кызыклы: "Билайн" элемтә операторы беренчеләрдән булып татар телендә хезмәт күрсәтә башлады.

Оештыручылар акция дәвамында кибетләр, сату нокталары һәм сервис тармакларында татар телен инкарь иткән оешма исемлеклекләре төзелә.

Мәсәлән, былтыргы "Тяжело с татарским" дигән антипремиягә Казан мэриясы һәм Электрон хөкүмәт лаек булды. Быелгы премия лауреаты әлегә сер булып тора. Аның исеме гала-концерт вакытында билгеле булачак.

Чарада катнашыр өчен татар теле һәм мәдәнияте язмышына битараф булмаган кешеләр чакырыла. Фәкать үз көчләребез белән генә, без халкыбызның телен саклап кала алабыз.

Бу акция бернинди шик-шөбһәсез, татар яшьләре тормышында иң зур вакыйга булачак!

Акциянең төп оештыручысы булып Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм ТР фән һәм мәгариф министрлыгы тора.

"Мин татарча сөйләшәм" чарасының оештыручыларга ярдәм итүчеләр – ТР мәдәният министрлыгы, Казан шәһәренең башкарма комитеты, Бөтендөнья татар конгрессы. Чара шулай үк татар халкының ярдәме белән оештырыла.

Чараның мәгълүмати партнерлары:


- “ТНВ” телеканалы;
- “ТНВ-Планета” каналы;
- “Болгар” Радиосы (91,5 FM);
- Татар Радиосы (100,5 FM);
- Татарский музыкальный канал TMTV (tmtv-online.ru);
- "Ялкын" журналы (www.yalkyn.ru);
- Татарская деловая газета еТатар (www.etatar.ru);
- Азатлык Радиосы (www.azatliq.org);
- Татар матбугатының дайджест-порталы “Матбугат.ру”;
- “Islam-portal.ru” сайты (www.islam-portal.ru);
- “Интертат.ру” сайты (www.intertat.ru);
- “Безнең гәҗит”;
- “Ирек мәйданы” газетасы;
- “Гаилә һәм мәктәп” журналы;
Һәм башкалар.
“Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең рәсми элемтә операторы – “Билайн” (ОАО “ВымпелКом”). 




в„– |

Үсә-үсми... Үсәчәк?

$
0
0
26.04.2014 Җәмгыять
Бик кызык сорау. Әле Кырымны Россиягә кушкач та шактый бимазалы уйларга баткан идек – бездәге туристлык челтәрен ничек үстереп була соң? Кара диңгез буенда яшәүчеләрнең диңгезгә өч-дүрт елга бер тапкыр гына төшеп су коенуларын, искиткеч архитектурасы белән күкрәк киереп мактанырлык тарихи шәһәрдә яшәүчеләр – петербурглыларның кайсыберләренең без җан аткан Петергофка бер тапкыр да барып карамауларын искә алсак...

Үз илеңдә үз кешең өчен туристлык линиясен җәелдерү бер дә җиңелләрдән түгел шул. Татарстан милли музее оештырган, Г.Тукай эзләре буйлап үткәрелгән «Шагыйрь бишеге» дип аталучы экскурсия турының тәүге туристы буларак кабат әнә шул уйга бирелдем: хәтта үзебезнекеләрне дә җәлеп итү авыр әле, ә чит ил туристын ничек итеп безгә каратырга соң?

«Чүлмәк туфрагында да Тукай эзе бар»


Экскурсиябезнең гиды – Лена Тябинадан уңдык анысы: үз эшен шуның кадәр яратуы, Тукай иҗатына мөкиббән булганы өчен дә рәхмәт укырлык аңа. Сигез сәгатьлек экскурсия дәвамында Тукай турында энәсеннән-җебенә кадәр «сүтеп-җыйды», Казан-Әтнә-Кушлавыч-Кырлай маршрутында юл буендагы һәр авылны, һәр борылманы шагыйрь язмышы белән бәйләп карады ул. Соңгы тукталышыбыз – Кырлай музей-комплексында урман ышыгында эреп ятучы кар өстенә әйләндереп капланган гөл чүлмәкләре туфрагын да: «Бу бит Тукай рухын сеңдергән экспонатлар янында үсүче гөлләр туфрагы», – дип көлдерде.

Ә болай «Татарстанның музей язы» дип аталучы акция кысаларында Милли музей һәм аның филиалы – Г.Тукай исемендәге әдәби музей оештырган әлеге маршрут үз эченә Әтнәнең Туган якны өйрәнү музеен, Тукаевлар гаиләсе музей-йортын (Кушлавыч), Г.Тукай исемендәге әдәби-мемориаль дәүләт комплексын һәм Сәгъди абзый йортын (Кырлай) үз эченә алды. Тукай эзләрен яңарту белән беррәттән, без – журналистлар әлеге музейларның эшчәнлеге, проблемалары белән дә таныштык.

Әтнәдә урнашкан 1895 елда салынган, хәзер ТР Мәдәни мирас-истәлекләре җыелмасына кертелгән Гатаулла бай йорты район үзәгенең төп тарихи символы булып торса да, туристлар өчен әлегә ябык объект булуын дәвам итә. Сәбәбе – әлеге коплексның җимерелеп бару хәлендә булуы. Агач корылмага – заманында хач формасында нык һәм төз бүрәнәләрдән милли стильдә уеп-нәкышләп эшләнелгән әлеге йортка реставрация таләп ителә. Аннан башка монда туристлар кабул итеп тә булмый. Без барган көнне дә аны махсус – журналистлар өчен генә ачып күрсәттеләр. Заманында мануфактура һәм бакалея товарлары белән сату иткән сәүдәгәр йортының матчалары төшә, беренче каты җиргә сеңә башлаган. Моны тернәкләндерү өчен, ким дигәндә 4 миллион сумнан артыграк акча кирәк икән. Район хакимияте башлыгының урынбасары Азат Хәйретдинов әйтүенчә, алар шакымаган ишек, алар хат язмаган орган калмаган бугай инде – әмма әлегә музей комплексы язмышы һавада эленеп кала бирә. Бәлкем, киләчәктә бу матурлыкны – тарихи объектны, төзекләндереп, халык хозурына тәкъдим итәрлек дәрәҗәдәге чишелеш табылыр. Һәм музей ишекләрен һәркем өчен дә киереп ачар, дип ышаныйк...

Тукай агач утыртканмы?


Кушлавычта без Тукаевлар гаиләсе музей-йортында гарәпчә язарга өйрәндек! Әле күптән түгел генә монда Тукай эзләрен яңарткан булсам да, биредәге музей эшчәнлеге һаман кызыксыну уятып тора. Мисалга, күптән түгел булдырылган интерактив бүлмәдә һәркем (аеруча монда килгән балалар өчен кызык шөгыльдер дип беләм) гарәпчә Тукай сүзен генә түгел, үз исемен дә язарга өйрәнә ала. Әле кулыңа гарәп имлясын өйрәнүең турында сертификат та бирәчәкләр! Тукай янәшәсендә бүгенге замандашлары – авылның күренекле шәхесләре, тырыш кешеләре, ерык авызлы бәләкәчләренең фотоларын да элеп куйгач... Үткән белән бүген, тарих белән киләчәк бергә үрелә дә куя шул!

Кырлай әдәби-мемориаль комплексында яңа җитәкче икән – Дамир Абдуллин. Музей өчен яңа кеше булмаса да (бу музейда инде элегрәк эшләп киткән), эш дип янып тора. Күптән кул тимәгән Сәгъди абзый йортына кирәкле хуҗалык эшләре турында да (түбәне алыштырырга кирәк, йорт эченә, электрныкы булса да, җылыткыч кирәк – дымсу): «Быел эшләтәм мин аны. Була ул», – дип кенә тора.

Сәгъди абый ихатасындагы «интрига» – бәрәңге бакчасындагы нарат агачы турында шактый гәп куертканнан соң, кайтыр юлга кузгалдык без. Габдулла Тукай Сәгъди абзые белән бергә утырткан дигән йөзъяшәр наратмы икән соң бу? Әллә туристларны җәлеп итү өчен уйлап табылган «кармак»мы? Кайсы як белән килешүем турында әйтеп тормыйм, әмма туристлыкны җәелдерү, Тукай эзләренә күбрәк халык җәлеп итү турында сүз алып барабыз икән, аның интригасы да кирәк нәрсәдер инде.

Күпме тора?


Без үткән «Шагыйрь бишеге» дип аталучы экскурсия тәүгесе генә иде әле. Казанның Г.Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхфәтова сүзләренчә, алар хәзер әлеге маршрутны популярлаштыру эшенә тотынган, инде заказлары да бар икән. Ә болай әлеге экскурсия маршруты, көнгә ике тапкыр ашатуны кертеп, 1000 сум чамасы булыр дип көтелә. «Тукай ул татарны гына түгел, башка милләтләрне дә Татарстанга җәлеп итүче, кызыксындыру тудыручы шәхес, – диде Гүзәл ханым. – Тукай эзләрен әле күпләр узар, шагыйрь рухын тояр өчен күпләр бирегә эз суытмас». Шулай булыр дип ышаныйк. Әнә, май бәйрәмнәренә инде Тукай әдәби-мемориаль комплексы янәшәсенә урнашкан «Кырлай» ял һәм күңел ачу комплексына (ә монда кунакханә, атта йөрү, бильярд уйнау, мунча-сауна дигәннәре дә бар) гаилә белән ял итеп китү өчен инде урыннар табам димә. «Киләсегез килсә, 4 майда урыннар бар, – дип «куандырдылар» мине телефон аша шалтыратып белешкәндә. – Шуңа кадәр буш урыннар калмады». Ә болай өч көн, ике төн өчен 3490 сумга ике кеше өчен «все включено» дигән акцияләре бар, шунда ял иткәндә, беррәттән күршедә генә урнашкан музейга кереп, экспозиция белән дә танышып булачак дигән сүз.

Тагын кайда?


Май бәйрәмнәрендәме? Милли музей, Тукай эзләрен яңарткан экскурсияләрдән тыш, тагын бик күп җирдә «кунак» булырга мөмкин. Казан Кремлен карап кайтыйм, дисәң, кеше башыннан 150 сум+ 60 сумга керү билеты (алты кешедән арткан төркем өчен – 1000 сум төркемнән + 60 сум керү билеты) түләргә туры киләчәк. Бу экскурсиядә Президент резиденциясен, Сөембикә һәм Спас манараларын, Благовещение соборын, «Кол Шәриф» мәчетен, Казан Кремле музейларын карап, экскурсовод теленнән кызыклы мәгълүматлар ишетеп була.

Раифадагы «Богородицкий монастырь»га барырга теләгән туристлар 19 кешелек төркем өчен дүрт сәгатьлек экскурсиягә 8 мең сум түләсә, 44 кешелек төркем нибары 6700 сум чыгарып бирәчәк. Раифа тыюлыгына барырга теләүчеләр өчен дә якынча шул ук бәя: 19 кешелек төркем дүрт сәгатькә 8000 сум, 44 кешелек төркем 8900 түләячәк. Моңа дендропарк һәм музейга керү бәясе кертелмәгән.

Бөек Болгар җиренә барырга теләүчеләр исә ун сәгатьлек экскурсиягә әзерләнсен. Әлеге тарихи объектка 19 кешедән торган төркем өчен 20 мең сум, 28 кешедән торган төркемгә – 25, 37 кешегә – 30, 44 кешелек төркемгә 16500 сум түләргә кирәк булачак.

Казан, Татарстан белән чикләнергә теләмәсәгез, автобус яки поезд белән ераккарак та барып була. Автобус туры белән Питерга барып карап кайтыйм, дисәң, ким дигәндә кеше башыннан ун мең сумыңны әзерләргә кирәк. Мәсәлән, биш көнлек турга (бу хакка Лавр, Петергоф, Царское село, Эрмитажны карау, кунакханәдә төн куну, иртәнге аш керә) 8800 сумга юллама табып була. Поезд белән исә чак кына кыйммәтрәк.
Теләгең һәм мөмкинлегең генә булсын: җаның кайда тели – шунда барып, ничек күзаллыйсың – шулай ял итеп була инде ул анысы. Бер-ике көнгә Гарәп Әмирлекләренә экскурсиягә дә барып кайтучылар да юк түгел. Иптәш кызым әнә ире белән җомга китеп, сишәмбе көнне кайтты (4 төн, 5 көн) – икесенә бергә 26 мең сум акча түләделәр. Әмирлекләр өчен анысы да хак түгел.

Нәтиҗә

Кайда гына ял итмә, туган ягыңны макта, дигәндәй, Татарстандагы туристлык челтәрен киңәйтү, республиканы популярлаштыру зыян итмәс иде ул. Бу казнага гына түгел, һәрберебезгә файда, дигәндәй – эш урыннары булсынмы ул, туристлыкка бәйле рәвештә яхшырган инфраструктураларыбыз, район-шәһәребез булсынмы, культура югарылыгы дисеңме... Шуңа да, әлеге дә баягы, Мисыр яки Төркиягә барып сырт кыздырганда, тирә-юньдәгеләргә такылдарга онытмагыз: нәкъ Казан артында бардыр бер авыл, Кырлай диләр...

Эксперт фикере


Мария Фадеева, «Интурцентр» туристлык компаниясе хезмәткәре:
«Хәзер эчке туристлыкны үстерү буенча шактый эш алып барыла, элек чит илләр белән генә эшләүче турфирмалар да эчке туристлык буенча эш җәелдерде. Елга транспорты булсынмы ул, автобус яки поезд турларымы – барысы да актуаль. Дәүләт ягыннан кызыксыну, ярдәм итү булгач, ил эчендәге туристлык ныгый башлады. Бездә, мисалга, «Алтын боҗра» дигән турга (Россиянең зур шәһәрләрен колачлаучы маршрут: Мәскәү, Ярославль, Суздаль, Тверь, Сергиев Посад, Ростов Великий, Кострома, Иваново һ.б.) сорау зур, Кырым белән кызыксыну артты. Казанда Раифаны якын итәләр».

Римзил Вәлиев, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе
: «Үзебездәге туристлыкны үстерү (аеруча тәрбияви, культура ягыннан) бик кирәк тә соң, тик менә эчке туристлык аксый шул... Чит ил кешеләрен китерү, бездәге туристлык нокталарын брэндка әйләндерү зарур. Шул ук Болгар, Зөя маршрутын да киңәйтү кирәк: кеше тиз генә экскурсия карап түгел, берничә көн ял итеп, истәлеккә сувенир-магнитларын алып кайтып китәрлек булырга тиеш. Артык кыйммәт булмаган яхшы кунакханәләр, махсус проспектлар, буклетлар булдырырга кирәк. Инфраструктураны, сервисны югары кимәлдә эшләтү зарур. Мин дә рәхәтләнеп үзебездә генә ял итәргә әзер! Шартлар тудырсалар, күл буенда, балык тотып ял итәрлек җир булса, ни кирәгемә ул чит илең?! Болгар, Зөя, Казан Кремленнән тыш та күрсәтерлек матурлыгыбыз, горурланырлык җирләребез бик күп бит безнең – аларны популярлаштыру буенча эшләргә дә өйрәнсәк...»

Гүзәлия, хуҗабикә:
«Татарстан, гомумән, Россиядәге ял йортларына, тарихи шәһәр-объектларга да бармыйм, рәхмәт. Бездә юньле ял итү җире юк ул. Ел буе өч бала белән әвәрә килеп арганнан соң, акчамны әрәм итәсем юк әле – акчам булса, чит илгә барам мин».
 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

в„– |

“Бердәмлек”кә - 24 яшь

$
0
0
26.04.2014 Бәйрәм
Моннан нәкъ 24 ел элек, 1990 елның 25 апрелендә “Бердәмлек” газетасының беренче саны дөнья күргән иде

Быелгы кыш миңа бик озын булып тоелды. Бигрәк тә март карлы яңгырлары, бозлавыклары белән ялыктырды. Озакка сузылган суыклар эчне пошырып, күңелгә ниндидер шом салып торган көннәрнең берсендә кызым минем кәефсезләнеп йөрүемне күреп алган булса кирәк: “Әни, син бабабызның сүзләрен оныттыңмыни? Яз башында өегезнең бөтен почмакларын тузаннан, иске әйберләрдән арындырырга кирәк”, - дип әйтә иде бит ул. Кыш буе җыелган басма матбугатны булса да тәртипкә китер инде”.

Чыннан да, кая карама – татар газеталары, татар журналлары, дини календарьлар. Балалар аларга тотынмый, чөнки миңа кирәк әйберне чыгарып ыргытудан куркалар. Эчемнән генә шатланып куйдым. Бабаларының сүзләрен дә истә тоталар, минем әйберләрне ташлаудан да шикләнәләр икән. Бер кермәсә дә, бер керә бит ул, сөйләп торырга гына кирәк.

Мин яткан җиремнән торып, кәгазьләремне тәртипкә китерә башладым. Берзаман газеталар арасыннан 1992 елгы башы кызыл буяу белән басылган “Азан” газетасы килеп чыкты. Аны кайдан, ничек алып кайтканымны да хәтерләмим инде, укып та карамаганмын, ахыры. Укыган булсам, “Бердәмлек” газетасы мөхәрриренә каршы “Азан”ның махсус чыгарылышында басылган күләмле бу язма хәтердә калган булыр иде инде.

Аны укып чыккач, озак кына уйланып утырдым. Шушындый авырлыкларны кичергән, нахак сүзләргә каршы тора алган “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллинга карата хөрмәтем тагын да арта төште.

Нәрсә дип, нәрсә өчен бастырылган булды икән бу язма? Безгә, газета укучыларына, татар оешмалары җитәкчеләре арасындагы интригалар кирәкми, без араларында нинди конфликтлар булуын, аларның кайдан килеп чыгуын аңламыйбыз да, беләсебез дә килми. Газета укучылары редакциядән сыйфатлы һәм кызыклы итеп язылган мәкаләләр, файдалы киңәшләр, төрле кызык-мәзәкләр көтә.

Ул елларда сәясәт тә тотрыклы түгел иде бит әле. Кемнең хаклы булуын, кемнең ялгыш юлдан китүен вакыт күрсәтте. “Бердәмлек” менә инде 24 ел буе эшен дәвам итә, аңа язылучылар саны кимеми, халыктан тик рәхмәтләр генә ишетеп тора. Димәк, аның позициясе ул вакытта да, хәзер дә дөрес булган һәм ул туры юлдан атлый.

Әнә, күптән түгел генә Иршат хәзрәт Сафин да аның “Кыйбла” кушымтасына уңай бәя биргән иде бит. Якын туганым Кәшшаф Йосыпов та шуңа сокланып туя алмый: “Мин “Кыйбла”ны укыганда әтиебез сөйләп калдырган сүзләр искә төшә. Әтием белән сөйләшкәндәй булып тоела”, - дип гел әйтеп килә.

Менә арадан “Татар календаре” килеп чыкты. Аның каян килгәнен беләм инде, “Ак бәхет” радиосы редакциясе бүләк иткән иде. Мин аны “Уналты яшьлек мөгаллим” мәкаләсе өчен саклаганмындыр. Язмада безнең Ульян өлкәсенең Николаевка районы Зур Чирекле авылында бер меңгә якын шәхси хуҗалык булуы, мәчеттә 16 яшьлек Усман Рәфыйковның балаларга дин белеме укытуы турында язылган. Шулай ук Ульян өлкәсендәге Иске Кулатка районында, дин көчле булганга, җинаятьчелек түбән, аерылышулар аз, балалар картларны яхшы карыйлар, дип язылган мәкалә дә бар.

Ә 1993 елгы календарьда “Мәчеттән фатиха алып” дип аталган язма да урнаштырылган. Анда минем кызым Галия һәм киявебез Ирфанның Самара татарлары арасында беренчеләрдән булып мәчеттә никахлашулары турында язылган. Календарьда язылган бу хәбәрләр астында “Бердәмлек” газетасы мәкаләләренә таянып язылган”, дигән сүзләр дә бар. Татарстан календаре “Бердәмлек”тән алып яза икән, димәк, бу сыйфатлы һәм халыкка кирәкле материаллардыр, дигән фикер туа.

Шушы көннәрдә “Бердәмлек” үзенең 24 яшен билгеләп үтә. Чирек гасырга якын мәгънәле, аңлаешлы, саф татар телендә язылган мәкаләләрне халыкка җиткереп торуы өчен газета хезмәткәрләренә һәм аның баш мөхәррире Рәфгать ага Әһлиуллинга исәнлек-саулык, иҗади уңышлар теләп, хәлебездән килгән кадәр газетабызга ярдәм итеп яшәвебезне теләп калыр идем. Ә укучылардан нинди ярдәм кирәк соң? Тик вакытында язылып, аның тиражын арттырып кына торырга кирәк.

Шул ук “Бердәмлек” газетасында басылып чыккан шигырь юллары (авторы билгесез) аның туган көненә туры килеп тора дип уйлыйм:

Нурлар алып нур
чишмәләреннән,
Сукмакларга сибәр идем мин.
Сукмакларны түгел, бөтен
илне,
Саф нурларга күмәр идем
мин.

Тапсам әгәр бәхет
хәзинәсен,
Шатландырыр идем
һәркемне,
Эзләнүгә бирәм хезмәтемә,
Бар көчемне, барлык
дәртемне.

Эзлим, эзлим, табармын дип
эзлим,
Нур чишмәсен, бәхет
диңгезен.
Дөньядагы барлык
матурлыккка,
Күмәр идем бөтен җир йөзен.

Самара шәһәре.
 


Разия ӘЮПОВА

в„–17 | 26.04.2014

Акыллылар фабрикасы

$
0
0
27.04.2014 Мәгариф
Егетләр белән кызларны аерып укыту системасы элек гадәти хәл саналган. Болай эшләгәндә, укучылар игътибары белем алуга гына юнәлә, юк-барга вакыт сарыф итмиләр дигән фикер яшәгән. Малайлар белән кызларны аерым укытучы лицей һәм гимназияләр хәзер дә бар. Шуларның берсендә – Казан федераль университетының IT-лицеенда кунакта булып, андагы укыту системасының үзенчәлекләре белән танышып кайттык.

“Укучыларыбызның һәр минуты язылган”

Бирегә Татарстаннан гына түгел, күрше республикалардан да иң яхшы укучыларны җыябыз. Лицей 2012 елда гына ачылды, шуңа күрә өлкән сыйныфлар әлегә юк. 7-9нчы сыйныфларда 182 бала укый, – ди лицей директоры Тимербулат Самерханов. – Укучылар шушы ук бинада урнашкан интернатта яши. Аларга бары тик ял көнендә, каникулларда гына әти-әниләре янына кайтып йөрергә рөхсәт ителә. Ата-аналар үзләре атнага ике мәртәбә – чәршәмбе һәм шимбә килеп йөри. Универсиада авылыннан, ягъни уку йортының ишегалдыннан чыгып китү шулай ук тыелган. Укучыларның аласы кирәк-яраклары булса, ишегалдыбызда гына супермаркет эшли, шунда чыгып керәләр. Ял көнендә Казан буйлап экскурсияләр оештырыла, музейларга йөриләр. Әмма лицей территориясеннән бары тик тәрбияче күзәтүе астында гына чыгарга ярый.

12-13 яшьлек балалар әти-әнисе йортыннан китүне ничек кичерә? Сагыналармы? Бу аларның психикасына тискәре йогынты ясамыймы? – дип кызыксынабыз.

Укырга кергәч тә, беренче айларда сагыналар, ләкин мондагы дисциплинага укучылар тиз күнегә. Егетләрнең режимнары тыгыз, һәр минутлары язылган, йөкләмәләр зур. Иртәдән кичке бишкә кадәр укыйлар, аннары спорт секцияләре, мәдәни чаралар, чит телләр өйрәнү буенча курслар, өй эшләре... Кичке тугызда “Конвесейшн” – балалар тагын бер кат җыелып, билгеле бер темага фикер алыша, хис-тойгылары белән уртаклаша. Укучыларның бүлмәдәшләрен чирек саен алыштырып торабыз. Кемнең кайсы бүлмәгә эләгәсе жирәбә тарту юлы белән хәл ителә. Балалар олылар тормышына, җәмгыятьтә яшәргә әзер булсын, үзара аралашсын өчен шулай эшләнә, – ди Тимербулат Рәшит улы.

“Монда “2”ле капчыклары юк”


IT-лицейдагы шартлар, чыннан да, гади мәктәптәге кебек кенә түгел. Һәр укучы ноутбук белән тәэмин ителгән, робот һәм нанотехнология лабораторияләре эшләп тора, гамәли дәресләре КФУның физика һәм химия факультетында уза, айның бер көне үз проектыңны уйлап табуга багышлана. Укучыларны киләчәктә чит илләргә җибәреп, тәҗрибә уртаклашып кайту планнары да өлгереп килә. Биредә балаларны иң-иң дип саналган, конкурс аша сайланган укытучылар гына укыта. Белем мәрмәрен шул дәрәҗәдә кимерү нәтиҗәсез калмый, бу укучыларның ачышлары инде мактанырлык. Мәсәлән, Герман Исламов дару эчәргә вакыт җитүен хәбәр итүче җайланма уйлап тапкан. Артем Исхаков проекты кешегә кибеттән ташламалы товарларны тиз арада эзләп табарга мөмкинлек бирә. Омар Зейналов, Булат Латыйпов һәм Эмиль Исламов проекты да күпләрне шаккатырды. “Смарт стрит” дигән әлеге система юлны яктыртуга киткән энергияне экономияли. Юл кырыена төнгелеккә махсус җайланмалар куела һәм машиналарны “күзәтеп” тора. Әгәр юл буш икән, бу җайланма юлны 50 процентка гына яктырта, ә янына машина килеп туктаса, бар көченә эшләргә керешә. Лицейда шушындый проектлар тудырырга мөмкинлек, төпле белем, көнгә биш мәртәбә ашау, интернатта яшәү – барысы да бушлай.

Баш күтәрмичә укы гына!


IT-лицейга укырга эләгү җиңел түгел, – ди 7нче сыйныф укучысы, Бөгелмә районы Карабаш авылында туып-үскән Никита Хәлиуллин. – Имтиханнар өч турдан тора. Беренчесе – он-лайн тест, икенчесе – зона этабы, өченчесендә 200ләп укучы өч көн лицейда яши. Арадан 70ләп кешене генә сайлап алалар. Сыйныфташларның барысы да диярлек үз мәктәбендә “5”легә укыган. Гади мәктәптәге ныклы “5”ле мондагы “4”ле дигән сүз. Биредә “2”ле капчыклары юк, “3”легә укучылар да сирәк. Беренче чиратта, информатика, математика, физика, химия, биология кебек фәннәргә басым ясала. Информатика атнага биш дәрес керә, инде 7нче сыйныфтан ук телефонга программалар язарга өйрәнәбез. Телләр өйрәнү дә артта калмый, инглиз теле көнгә ике тапкыр укытыла. Ә 9нчы сыйныфта әлеге йөкләмә ике тапкыр арта!

Биредәге укыту программасының катлаулылыгына, режимга, бергә яшәүгә түзә алмыйча, укуын ташлап китүчеләр дә булгалады, – дип, дустына кушыла Әлки егете Рәзил Хатыйпов. – Һәр нәрсәнең ике ягы булган кебек, лицейда укуның да уңай һәм тискәре яклары бар. Бер яктан, без өйдән ерак, якыннарны сирәк күрәбез, күп вакытыбыз укуга багышлана. Ләкин икенче яктан, монда менә дигән белем бирәләр һәм ул барлык тискәре якларны да каплый.

Кайда укырлар?


КФУның ВМК факультеты
КФУның мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар югары мәктәбе

Кайда эшләрләр?


Казанның IT-паркы
Казан янындагы Иннополис шәһәрчеге

“Аерым укыту хәерлерәк”

Гөлнара Ибраһимова, психолог:


Егетләрдән аерым укыган кызлар оялчанрак, нәфисрәк булып үсә, дигән фикер бар. Шундый уку йортларын тәмамлаучы егетләрне дә беләм һәм аларның хатын-кызлардан аерым укуларының кимчелекләрен әйтә алмыйм. Киресенчә, алар зыялырак. Кызлар белән чагыштырганда, малайлар ике елга соңрак өлгерә. Мәктәптә укыганда, бигрәк тә башлангыч сыйныфларда, бу сизелә: кыз балалар тизрәк уйлый, җитезрәк була, пөхтәрәк яза. Һәм егетләрнең арттарак калуын, йомшаграк булуын кызлар күреп үсә, беренче булырга өйрәнәләр. Егетләр дә үзләрен хатын-кыздан кимрәк дип саный башлый. Үсеп, гаилә коргач та, хатын-кыз мәктәптә формалашкан лидерлык сыйфатыннан котыла алмый, ире өстеннән баш булырга гадәтләнә. Шуңа күрә урта мәктәпләрдә дә малайлар белән кызларны аерым сыйныфларда укыту яклы мин. Дөрес, укучыларның каршы як җенес белән аралашырга мөмкинлекләре, буш вакытлары калырга тиеш. Сыйныфтан тыш чаралар бергә үткәрелсә яхшы. Әгәр бөтенләй очрашмыйча, бер-берсен күрмичә үссәләр, соңыннан тормышка яраклашу авыр булачак.

“Балачагыннан мәхрүм итмәгез”

Алик Яковлев, полиция хезмәткәре:


Үз баламны, туган өеннән аерып, “армия шартларында” укытмас идем. Беренчедән, уку дип, ул балачагыннан мәхрүм кала. Мәктәпне тәмамлагач, китаптан баш күтәрмәгән баланың психикасы нинди булыр бит? Икенчедән, дәүләтебез яхшы белгечләрне чит илгә җибәрмәү, үзебездә генә калдыру ягын караячак. Мин кызлар һәм малайларны бергә укыту яклы.
 


Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

в„–4 |

Безнең авыл кызы

$
0
0
27.04.2014 Мәдәният
Юл ерак, 200 чакрымнан артык булганга, без, Сергач һәм Спас районнары вәкилләре бергәләшеп таңнан диярлек кузгалдык. Кызыклы әңгәмәдәшләр белән сөйләшә баргач, юлның ераклыгы да алай ук сизелмәде, тирә-якны күзәтеп, гапьләшеп, Урмайга килеп җиткәнне сизмәдек тә диярлек.

Мин, мәсәлән, Чуаш республикасында беренче тапкыр булдым, шуңа да барысы да кызыксындыра. Республика территориясенә кергәч иң беренче күзгә бәрелгәне чисталык булды – бер җирдә дә бездәге кебек чүп-чар өелеп ятмый. Шулай ук татар авылларының төзеклелеге сокландырды.

Ә Урмай авылына бераз аерым тукталып үтәсем килә. Бу искиткеч матур, зур авыл шулай ук бик чиста, урамнары тип-тигез асфальт. Йортларның, абзар-кураларның матурлыгы шаккатырлык, авылның үзәгендә генә элекке агач йортлары калган, алары да яхшыртылган, яңартылган. Ә яңа урамнардагылары барысы да кызыл кирпечтән төзелгән ике-өч катлы “дворец”лар. Бүгенгә авылда 3200 кеше яши, меңгә якын хуҗалык. Өч катлы зур мәктәптә 400дән артык укучы белем ала. Демография биредә бик көчле – үткән елда 54 (!) бала туган. Балалар бакчасы хәзергә бер генә, анда бик зур чират икән һәм күптән түгел икенчесен төзи башлаганнар. Авылда барлык социаль объектлар бар – почта, сберкасса, зур стадион, көндезге стационарлы амбулатория, барысы да газлаштырылган, зәңгәр ягулык белән биредә ике дистә елдан артык инде файдаланалар. Берсеннән-берсе матур өч мәчет авылны бизәп тора, өчесендә дә биш вакыт намаз укыла. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәл дә үзенчәлекле архитектуралы. Колхоз күптән юк инде, әмма тырыш милләттәшләребез кул кушырып утырмый – сәүдә, төзелеш, ит сату белән шөгыльләнәләр, 2,5 км. гына ераклыктагы район үзәге Комсомольск шәһәренә йөреп эшләүчеләр күп. Биредә яшьләр безнең яктагы кебек шәһәрләргә китеп бетми, белем алалар да, кире кайталар икән, һәр йортта диярлек ике-өч буын яши. Боларны миңа Чуаш республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, Чуаш һәм Татарстан республикаларының атказанган мәдәният эшлеклесе Фәрит Абдулла улы Гыйбатдинов сөйләде. Ул шулай ук район сәнгать мәктәбенең директоры һәм күп төрле Бөтенроссия, Халыкара конкурслары лауреаты һәм дипломанты булган “Мишәр” эстрада-фольклор ансамбленең җитәкчесе дә. Менә шундый талантлы шәхесләргә бай ул Урмай авылы.

Конкурс авылның информацион-мәдәни үзәгендә узды, безнеңчә әйткәндә, авыл клубында. Ләкин мондагы кебек ике катлы, җылы, матур, зур заллы һәм сәхнәле клуб турында безнең авылларга хыялланырга гына. Дөресрәге, зур клуб биналары бездә дә бар, әмма уңайлыкларга килгәндә, алары төшебезгә дә инмәгән.

Югары дәрәҗәле “Авыл кызы” конкурсын “Мишәр” ансамбле егетләре җырлап-биеп башлады. Бәйгене ансамбльдә үскән егет, бүген аның художество җитәкчесе һәм солисты, “Урмай моңы” җыр фестивале лауреаты Илнар Хисамов бик матур һәм оста итеп алып барды. Фәрит Гыйбатдинов белән БТК башкарма комитеты вәкиле Гөлназ Шәйхи кызларга уңышлар теләделәр. Барлыгы ун кыз катнашты бу бәйгедә. Безнең Нижгар өлкәсе кызлары белән югарыда таныштырдым инде, Чуаш татарлары данын шулай ук биш кыз яклады – Рәзилә Серенеева (Урмай), Зөһрә Гыйбатдинова (Тукай), Гөлназ Идиатуллина (Чичкан), Рамилә Нәҗметдинова (Татар Согыты) һәм Динә Сафиянова (Шыгырдан). Кызларның чыгышын абруйлы жюри бәяләде. Аның рәисе Гөлназ Шәйхи иде, жюри әгъзалары – “Татарстан – Яңа гасыр” каналы тележурналисты, барыбызга да яхшы таныш булган Ләйсәнә Садретдинова, Фәрит Гыйбатдинов, Спас районы мәдәният йорты методисты Гүзәлия Зиннәтуллина һәм республиканың Комсомол районы сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге укытучысы Илдус Шайдуллин.

Кызлар һәм жюри белән танышканнан соң, конкурс тотынды. Ул өч номинациядән торды. Беренчесендә, иҗади конкурста, кызлар үзләре белән таныштырып, талантларын күрсәтергә тиеш иде. Биредә кайсылары җырлады, кайсылары биеде, кайсылары шигырь сөйләде, Зөһрә Гыйбатдинова Коръән укыды. Безнең кызларга килгәндә, Алсу бик сәнгатьле итеп Г.Тукайның “Милли моң” шигырен сөйләде, Ләйсән биеде, Эльнара да дусты, классташы Наилә Харрасова белән татар биюе башкардылар, Динара туган ягы турында үзе язган шигырен сөйләде һәм җырлады. Лилия Юнисованың чыгышы бик кызыклы һәм үзенчәлекле булды, аңа Кочко-Пожар мәктәбе укучылары Эмилия Нәвретдинова белән Руслан Шакиров ярдәм иттеләр. Алар Лилия белән таныштырдылар, ә Лилия туган авылы, аның билгеле шәхесләре, үзе турында сөйләде һәм бик матур биеп тә күрсәтте.

Икенче биремдә кызлар үзләре пешереп китергән милли ашлар турында сөйләп, аларны жюрига тәкъдим иттеләр. Кызларыбыз бигрәк уңган икән – пәрәмәч, гөбәдия, чәк-чәк, күмәч, өчпочмак, катлама – ни генә юк иде, берсеннән-берсе матур итеп бизәлгән, мине кабып бак дип торалар сыман. Шулай да аларны тәкъдим итүдә безнең кызлар остарак булды. Мәсәлән, Алсу пәрәмәч пешерүдән, заман төсмерләре кертеп, бер тамаша ясады, Ләйсән татарларның яраткан эчемлеге – һинд чәен тәкъдим итүне шулай ук сәнгатьле күрсәтте. Динара белән Эльнара да сынатмадылар, Лилия ярдәмчеләре булышлыгында катлама белән кайнаткан шикәрне бик матур итеп тәкъдим итте, торты да матур һәм телеңне йотарлык тәмле иде.

Өченче номинациядә кызлар зирәклектә, тапкырлыкта, татар телен, милли ашларны белүдә көч сынаштылар. Алып баручы аларга татар халык мәкальләренең башын әйтте, ә кызлар төпләделәр, милли ашларның составын әйткәч, аларның исемнәрен дә дөрес әйттеләр. Бигрәк булдыклы, күп беләләр икән кызларыбыз. Ахырда Илнар аларга: “Татар кызы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?” – дигән сорау-ны бирде. Кызларыбыз әйтүенчә, татар кызы сабыр, тыйнак, әдәпле, тәрбияле, матур, ихтирамлы, зирәк акыллы, укымышлы, мәрхәмәтле, тугры хатын һәм яратучан әни булырга тиеш. Бәйгедә катнашкан кызларыбыз нәкъ шундыйлар, киләчәктә аларның гаилә учагын саклаучы хатын булуларына шик юк.

Бәйге барышында Сафаҗай мәктәбенең Венера Измайлова җитәкчелегендәге “Умырзая” бию төркеме бик матур биеде, Илнар үзе искиткеч оста итеп "Зәңгәр шәл” җырын җырлады, “Мишәр” ансамбленең яшь солисты Рәзил Шәрәфетдиновның җырлавы искиткеч иде. Ниһаять, йомгаклау мизгеле килеп җитте һәм жюри киңәшләшкәннән соң нәтиҗәләрне әйтте. Һәр катнашучы төрле номинациядә җиңде. Алсу Мусина “Шигъри җанлы кыз”, Ләйсән Абдулхаева “Кунакчыл кыз”, Эльнара Каюмова “Зирәк кыз”, Динара Аляҗетдинова “Сәләтле кыз”, Лилия Юнисова “Булдыклы кыз” номинацияләрендә җиңүчеләр дип игълан ителделәр. Шулай ук август аенда Казанда үтәчәк конкурсның финал өлешендә катнашу өчен ике лаеклы кызны сайладылар – Түбән Новгород өлкәсен анда Лилия Юнисова, Чуаш республикасын Рәзилә Серенеева күрсәтерләр. Ә үз төбәкләрендә алар “Авыл кызы” исеменә лаек булдылар инде. Барысы да оештыручылар исеменнән Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр белән бүләкләнде. “Сәхнәгә чыгып көч сынашу үзе зур батырлык, шуңа да барлык кызларыбыз да җиңүче исеменә лаек, молодецлар”, - диде Гөлназ Шәйхи бүләкләгәндә һәм бу чынлап та шулай.

Бәйге матур гына узды, йомгаклар ясалды. Шулай да, хөрмәтле укучым, оештыру эшләрендә булган кайбер кимчелекләрне әйтеп үтеп, бер мичкә балга бер кашык дегет өстәмичә булдыра алмыйм. Беренчедән, без, Түбән Новгород өлкәсе вәкилләре, ике йөз чакрымнан артык юл узып, бер белмәгән җиргә килеп төштек, шуларны истә тотып, каршы алып берәр чынаяк чәй тәкъдим итүче булмады, кайнар ашны әйткән дә юк, район үзәгендә кафе бар, дию белән чикләнделәр. Шулай итеп, безгә бүленеп бирелгән бүлмәдә үзебез кайнатып чәй эчтек. Икенчедән, залны тутыруны тәэмин итмәгәннәр. “Без моны кызларыбыз югалып, каушап калмасын өчен махсус эшләдек”, - дип Фәрит Абдуллович аңлатса да, бераз сәеррәк булды, берничә йөз кешелек зур залда жюри өчен чыгыш ясау бик үк күңелле булмады. Безнең кызлар соң каушап кала торганнарданмы? Тулы залның алкышлавы аларга көч-дәрт кенә биреп торыр иде. Шундый билгеле булган “Мишәр” ансамбльләре була торып, бу конкурстан зур тамаша көткән идек без, ә ул бер гади, коры гына бәйге формасында узды. Чуаш кызларына конкурсның положениесен дөрес җиткермәгәннәрме, ансын белеп булмый, әмма әзерлекләре бик үк югары дәрәҗәдә түгел иде, ә менә безнең кызлар сәхнәдә ут уйнатты, һәрбересе әзерлек буенча бер башка өстен иде. Менә шулай, зур өметләр багланган конкурстан, исеменнән дә җыр-моң агылып торган Урмай авылыннан бераз күңел төшенкелегенә бирелеп кайтып киттек. Киләчәктә оештыручылар фикерләребезне истә тотып, кунакчылрак булырлар дигән өметтә калабыз.

Өлкә милли-мәдәни автономиясе, шәхсән Рәзилә ханым Ахмадуллина оештыру эшләрен кайгырттылар, кызларга бүләкләр бирделәр, аларга рәхмәтнең иң олысы. Ә Лилия Юнисовага Казаннан да җиңү яулап кайтырга теләп калабыз.

Сергач-Урмай-Сергач.



 


Наилә ЖИҺАНШИНА

в„– |

Казанда Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйдылар (ФОТО)

$
0
0
26.04.2014 Бәйрәм
Бүген, Габдулла Тукайның туган көнендә, бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы булды.
Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТӨРЕКСОЙ генераль секретаре Дүсен Касеинов, Кырымның вице-премьер вазифаларын башкаручы Ленур Исламов, Казан мэры Илсур Метшин, республика парламенты деутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, иҗади интеллигенция вәкилләре һәм Татарстан башкаласының күп санлы кунаклары катнашты.             Татарстан Президенты сайты фотолары.  

 


---

в„–--- | 26.04.2014

Казанда Шигърият бәйрәме үтте (ФОТО)

$
0
0
26.04.2014 Мәдәният
Бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры янында урнашкан Габдулла Тукай һәйкәле янында елдагыча Шигърият бәйрәме булды. Бәйрәмгә Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча Кырым татарлары да күпләп килде.

Бәйрәм җыр-биюләр, шигырьләр белән барды. Соңыннан хорга кушылып, “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

#1

#2

#3

#4

#5

#6

# 7

#9

#10

#11

#12

#13

#14

#15

#16

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.


---

в„–--- | 26.04.2014

Мин татарча сөйләшәм (ФОТОрепортаж)

$
0
0
27.04.2014 Милләт

1

 

2 - волонтерлар



3 - Альбина, Ширин Алҗ-Анси (Yummy Music Band) һәм беренче каналдан барган “Голос” проектыны катнашучысы Язилә Мөхәммәтова (у)



4

5

6

 4, 5, 6, 7 - тамашачы

8

 

9 - бүләкләр

10

11 - Казанметрострой гендиректоры урынбасары (рәхмәт хаты белән бүләкләнде), Римма Бикмөхәммәтова һәм Тәбриз Яруллин



12 - бүләкләр уйнату

13


14 - Татар дозор-2014 уенында 2че урын алган “Кәләпүш” командасы (Казанның 20че гимназия укучылары)



15 - Татар дозор-2014 уенында катнашучылары

16

17

18


19 - Татар дозор-2014 уенында 2че урын алган “Тәрәзә” командасы (Казанның IT-лицей укучылары)



20 - Ширин һәм Албина (Yummy Music Band)



21 - Ширин Аль-Анси

22

23

25 - Ә хәрефеннән инсталяция

26

27

28

26, 27, 28, 29 - Ә хәрефе төшкән капкейклары

30

31

31, 32 - Ittifaq төркеме

33 - “Мин татарча сөйләшәм” акциясен башлап җибәрүчеләр Римма Бикмйхәммәтова, Резеда Сафиуллина һәм Алия Сабирова



34 - акциянең төп оештыручысы Бөтендөнья татар яшьләре форумы



35 - мәгълүмәти партнерлар (спонсорлар)

36
 


Диләнур ӘХМӘТҖАНОВА фотолары

в„– |

Рамай Юлдашев: “Умартачылык белән шөгыльләнәчәкмен” (ФОТО)

$
0
0
28.04.2014 Җәмгыять
Чираттагы әңгәмәбез, чыннан да легендар шәхес, вакыт-вакыт милли өянәге кузгалучы, бөтен төрки һәм фин-угыр дөньясына таныш кеше Рамай Юлдашев белән. Рамайның исеме, аның турында язма Казанның меңъеллыгы алдыннан басылып чыккан “100 выдающихся татар глазами национальной элиты” дигән китапта да бар.

- Рамай, иң беренче шуны әйтеп үт әле, исемеңне нигә шулай дип куйганнар синең?

- Исемем Рамай икетуган абыем Әхмәдиев Рамай Ардуан улынын якты истәлегенә багышлап куелган. Ул армия сафларында хезмәт иткән вакытта, 1969 елның 6-7 мартларында Даманск утравында хәрби бәрелештә һәлак булган. Монда кытайлар белән Советлар Союзы арасындагы чиктә сугыш чыккан. Рамай абый чик саклаучы булып хезмәт иткән. Кызганыч, әлеге конфликтта 58 совет гаскәрие һәлак булган, шулар арасында – минем туганым Рамай Әхмәдиев та. Аны туган авылына – Башкортстанның Дәүләкән районы Имай-Карамалыга алып кайтып, батырларча һәлак булган хәрби кеше буларак, барлык рәсми шартларын туры китереп, тиешенчә атрибутлар белән җирләделәр. Күккә мылтыклардан атып, бик күп веноклар куеп, бөтен район халкы соңгы юлга озатты. Чибәр, 19 яшен әле генә тутырган, гармунда сыздырып уйнаган, яши генә башлаган егеткәй чит-ят җирләрдә башын салып, авылдашларының мәңгелек хәтерендә генә калды.
Төгәл бер елдан соң, 1970 елның 24 мартында дөньга мин килгәнмен, һәлак булган туганым хөрмәтенә миңа Рамай дип кушканнар да инде. Университетка килгәч, татар укытучылары, профессорлар -- Резеда апалар, Тәлгать абыйлар,: “О! Милләтнең Рамайлары да килде!” – дип бик шатланганнар иде.

Әнием тумышы белән Башкортостаннан, Дәүләкән районы Имай-Карамалы авылыннан, әтием Оренбург өлкәсе, Красногвардия районы, Ибрай авылыннан. Алар 54-55 елларда Үзбәкстанда, Ташкентта татарлар җыйналган паркта “Кичке уен”да танышканнар. Ташкент, Чимкент якларына тормыш көтәргә чыгып киткән булганнар. Минем карт бабай үлгәч, әби әтигә: “Улым, берүзем генә калдым, кайт инде”, -- дип, Ташкентка хат язган. Шуннан соң, әтием белән әнием Оренбур якларына кайтып төпләнгәннәр. Әтием 17 ел буена киномеханик булып эшләде, “синематография” дигән серле дөнья күрсәтеп, зур хөрмәткә ирешкән кеше. Шуннан 15 ел буена мәктәптә кочегар булып эшләде. Иген чәчү, уңыш җыю, печән өсте кебек кызу эш чорларында авыл хуҗалыгында да гел катнашмыйча калганы юк иде. Әтием гыйлемле, бик укымышлы кеше булды. 70-80 елларда без бик күп газета –журналлар алдыра торган идек. Без биш бала үстек. Мин –төпчек малай. Дөнья мәшәкатьләре белән әти әлләнинди карьера үсешләренә ирешә алмады инде, гәрчә укымышлыгын күрмәделәр түгел, күрделәр. Гел партия сафларына чакырып тордылар. Ләкин минем әтием коммунистлар партиясенә кермәде.

- Берничә җөмлә белән генә булса да, туган-үскән якларыңны, ничек милли хәрәкәткә килүең тарихын да әйтеп китсәң иде. Кемнәрдер өчен син – шактый серле шәхес. Шуңа соравым.


- Дүртенче класста тарих белән кызыксына башладым. Шул чакта ук Спартак, Джузеппе Гарибальди, Суворов, Кутузов, Симон Боливар,Сандино һ.б. кебек бөек шәхесләр турында бик күп китаплар укырга тотындым. Индеецлар турында бик куп укыдым, китапны 4 китапханәдән алып укый идем, хәттә күрше 7 чакрымдагы авылдан китап ташый идем.Бу кызыксыну нәтиҗәсез калмады – 7-8 класслар өчен оештырылган олимпиадада катнашып, мин беренче урынны алдым. Бүгенгедәй хәтеремдә – миңа шахмат бүләк иткәннәр иде. Миңа җитә калган, үсендергәндер инде, күрәсең -- ныклап сәясәт, тарихка кереп чумдым. Володя Дубинин исемендәге пионер отрядыбызның советы рәисе итеп сайладылар. Тагын – класстагы сәяси сектор, сәяси эшчәнлек өчен җаваплы да мин. Җиденче класста мине сигезъеллык мәктәбебезнең укучылар комитеты рәисе урынбасары итеп сайлап куйдылар, сигезенчедә шуның рәисе булдым. Сәяси информация тарату,шуңа кагылышлы стендлар чыгару – бу эшкә дә тулысынча мин җаваплы идем. Элек политинформация дигән нәрсә мәктәпләрдә бик көчле куелган иде. Илдә, дөньяда бара торган вакыйгалар турында һәрбер укучы 2-3 мәгълүмат җыеп килеп, класс каршында кыскача чыгыш ясарга тиеш иде. Безнең мәктәп бик актив тормыш алып барды. Фәнни-тикшеренү институты белән берлектә юннатчылык, бакчачылык, төрле сортлы башак үстерү эшләре дә алып бардык, һәрбер яңалык теркәлеп барды. Безнең тәҗрибәләребез турында “Пионерская правда” газетасында да яздылар хәтта. Директорыбыз Габдулла Ахунович Кидрячев – тарихчы, аның төрле-төрле тарихи карталар тулы кабинеты бар иде һәм шул кабинеттан ачкычны ул бары тик миңа гына бирә торган иде. Башка берәүгә дә ышанып тапшырмады. Мин кабинеттан карталар алып чыгып, дәрескә элеп куя торган идем. Шул карталарга карап, Идел Болгарны, Алтын Урдаларны күреп: “Бу бит татар дәүләтләре, татарның үз дәүләтләре дә булган!” -- дип уйланып утырганнарымны хәтерлим.

Шул дүртенче классларда булды микән, мин үземчә хыялларымны язып куйдым – мәктәпне бетерәм, шуннан соң армияга барам, шуннан соң югары уку йортына китәм. Кызлар бу кәгаземне ничектер эләктереп алганнар да, тәнәфестә миннән “ха-ха-ха” килеп көлеп йөргәннәр иде. Узды еллар, сигезенче классны 11 кеше бетердек. Шул укучылар арасыннан мин генә югары уку йортын бетердем. Дөресен генә әйткәндә, минем бүген 3 югары белемем бар: татар теле һәм әдәбияты укытучысы, этномәдәни үзәк җитәкчесе, халык бәйрәмнәре режиссеры. Журналист та, политолог та буласым килгән чаклар булды. Элек “Халыкара панорама” дигән тапшыруны карый идек бит инде, совет чоры, интернационализмның чәчәк аткан чоры. Никарагуа, Сальвадор, Гренада... АКШка каршы чыгышлар, Африка, Азия илләрендә барган сәяси вакыйгалар, инкыйлаблар, шәхесләр – боларның барысы да минем яшь аңымны ниндидер хыялый, дулкынландыргыч дөньяга баш-аягым белән алып кереп китә иде. Татар тарихын, дөньяви тарих: Кытай, Америка, Африка, Россия тарихынларын, милли хәрәкәтләрен яхшы беләм. Күзаллавым, дөньяга карашларым шул мизгелләрдә нигезләнә башлагандыр да инде дип уйлыйм. Аннары туксанынчы елларда фермер да буласым килеп китте. Шамил Басаевтан берзаман сораганнар иде бит. Алга таба нишләргә җыенасыз дип. Ул: "Умартачы булачакмын!” – дип җавап биргән иде. Шуңа күрә, кем белә, бәлки мин дә берзаман авыл хуҗалыгы эшенә чума-нитә калсам, аптырамассыз.

Мәктәптән соң Оренбургтагы тарих факультетына керә алмадым. Шуннан соң тракторчы булып эшләдем, аннары 9 нчы классның сыйныф җитәкчесе итеп, өлкән пионер вожатые итеп билгеләделәр. Тиздән ишеттем -- Казандагы татар факультетына студентлар чакыралар. Мин шул ук елны барып укырга да кердем.

Минем өчен бик тетрәндергеч вакыйга –1991 елның 14 октябрендә Хәтер көнендә катнашуым. Анда 20 меңләп халык җыелды. Милли күтәрелешнең бик югары ноктасы иде ул. Шул көннәрдә минем күңелемдә, җанымда нәрсәдер сынды. Елардай булып күңелем тулды. Бик дулкынландым, егетләр белән ул көннәр чараларында актив катнаштык. Тик “Азатлык” яшьләр оешмасында мине баштан ук өнәмәделәр, чөнки аларның эшчәнлеге нигездә культура-агарту эшләренә барып төртелә иде. Сәяси акцияләрдән читләшергә тырыштылар. Шуннан озак та тормады, “Азатлык” таркалу дәрәҗәсенә килеп җитте.
Мин хәрби частьләрдән кайткан хәрбиләрнең проблемаларын хәл итү комитетында да эшләдем, аннары референдум алдыннан пропаганда белән каты шөгыльләндек. Листовкалар тараттык. Татар халкының Корылтаен һәм “Милли Мәҗлес” эшчәнлеген оештыруда да үземнең көчемнән килгәнчә хезмәтемне куйдым.

Кыскасы, яшьлегемдә үз алдыма куелган планнарымның күбесен тормышка ашырдым. 1991-1993 елларда бик күп эшләр башкардым, бу хакта пиар ясап, мактанып кычкырып та йөрмәдем. Интервью сорап килгән күпчелек журналистны да кире бора идем. Мин татар халкы өчен, милләт өчен, Татарстан өчен дип чын күңелдән йөрдем. Минем исемемне 1994 елның көзендә, мине төрмәгә утырткач барыбер “распиарили”. Бөтен мәгълүмат чаралары пыр тузып минем турында язарга тотынды.

1992 елның апрель аенда Башкортстанга барган идем. Федераль килешүгә Ичкерия һәм Татарстан кул куймаган иде бит. Ә Рәхимов кулын куйды, өстәмәләр белән. Шуннан соң башкорт яшьләре оешмасы вәкилләре ачлык игълан итте. Татарстаннан берничә кеше алар янына киттек, мин теләктәшлек йөзеннән ачлыкка кушылдым. Дүрт тәүлек утырдым. Башкорт яшьләрен резолюцияләр язарга, документлар тутырырга, пикетлар, митинглар оештырырга, ничегрәк итеп белдерүләр бастырып таратырга – азмы-күпме барысына да өйрәтергә тырыштым. Безгә тыныч кына утырырга ирек бирделәр дип әйтеп булмый – кыйнап та киттеләр, малайларның башларын да ярдылар, кайберәүләрнең баш мие селкенде. Без анда 12 егет утырдык. Автобуска төялгән махсус бригада килеп, “оста гына итеп” ( күренеп тора – каратэ осталары) һәм көрәк таяклары белән безне дөмбәсләп китте. Безне куркытырга теләделәр. Кайбер егетләр ярсып киткән иде, мин аларны тынычландырырга тырыштым һәм тынычландырдым да. Беренче көннән үк авторитетым булды. Әммә дә ләкин без таралмадык, китмәдек, Салават Юлаев һәйкәле янында учаклар ягып, төне буе утырдык. Дөресен генә әйткәндә, салкын иде кичләр. Курайларда башкортлар уйнады, татарлар гармун тартты, мин 3-4 мәртәбә чыгыш ясадым, башкалар да чыгыш ясады. Иртәнге тугызларга яныбызга тагын кешеләр җыела башлады, 1-2 меңләп яшьләр, студентлар алдында тагын чыгышлар ясадык. Безне кыйнауларга эчке эшләр министрлыгы җавап бирсен дип тәлап иттек. Аннары Башкортостан корылтае каршында да зур-зур, 3-4 әр метр биеклектә учаклар яндырдык. Шундый заманнар бар иде.

Шуннан соң 1992 елның 19 ноябрендә минем инициатива белән тагын бер зур эш башкардык. Чит шәһәрләргә йөрүче автобус, шәһәрара поездларның билет бәяләренә студентлар һәм укучылар өчен яртылаш ташлама бар иде бит. Никтер моны Татарстанда бетерделәр. Өстәвенә, Татарстан стипендиатларына Казан университетында 3 ай буена стипендия түләнмәгән иде. Халык арасында ризасызлык туа башлады, егетләр-кызлар имзалар җыя башладылар. Шундый четерекле, революцион ситуация килеп туды. Мин “Азатлык” егетләренә дә мөрәҗәгать иттем. Бергәләп резолюция яздык, оештыру, листовкалар бастыру, тарату минем өскә йөкләнде. Аларны бөтен тулай торакларда тараттык. Шуннан дәррәү күтәрелеп, 1992 елның 19 ноябрь көнне митингка чыктык. КДУның ректоры да чыкты, профкомы да. КДУның “таба”сында башланган митинг, кыза торгач, зураеп китте. Без трамвай юллары буенча дәррәү күтәрелеп, Ирек мәйданына юнәлдек, дәүләт советы бинасы янына киттек. Анда безне алдап-йолдап, тынычландырмакчы булдылар. Без әйттек: “Татарстанның премьер-министры Мөхәммәт Сабиров белән очрашмыйча, беркая да китмибез!”. Без – 4-5 вәкил, кереп киттек, халык урамда көтеп калды. Мин кистереп әйттем : “Мөхәммәт Гәлләмович, студентларга ташламаны кире кайтарыгыз, без китмибез! Карар көтәбез”, – дидем. Безне ишеттеләр – чынлап та, автобус, поездларга студентлар өчен 50 процент ташламаны кире кайтардылар. Бу ташлама белән Татарстанда елына 300 меңнән артык укучы һәм студент файдалана иде. Укучылар-студентлар озак еллар дәвамында шушы ташламаның рәхәтен күреп яшәде. Бүген ничек микән ул, хак булса, тагын бетерелде дип ишеткән идем.

Мин шул чакларда яшьләр, студентларның милли лидеры буларак формалаша башладым. 1992 елда Чечен республикасына барып, бер ай торып кайттым.

Факультетның профком рәисе дә, тулай торакның студсоветы рәисе дә идем. Аннары бер көнкүреш конфликты корбаны да булырга туры килде. Тулай торактан чыккан ике егет һәм узып баручылар эләгешеп киткән иде. Берселәре тәмәке сорап, икенчеләре бирмичә, әшәке сүз әйтеп, сугышып киткәннәр. Мин йөгереп чыкканда, буранар уйный иде инде монда! Араларына кереп, аерырга туры килде. Ахырда, шушы хәлләр аркасында милициядә миңа эш ачылып, озак кына тикшерделәр, миңа туган якларга да кайтып килергә рөхсәт булмады. Башкалар сугышканга никтер мине төп гаепле итеп калдырдылар.

Монда төрле сәбәпләр белән миңа басым китте. Чынлыкта, бу -- сәяси басым икәне аңлашыла иде. Чөнки чечен сугышы вакытында милли лидерларны локальләштерергә кирәк дип уйладылар, минем тарафтан сугышка каршы митинглар оештырылмасын дип, мине боргычлап алдылар. Мең төрле сәбәп табып, теге тулай торактагы вакыйганы чәпәп куйдылар, миңа каршы заказлы мәкалә дә яздырдылар. Әмма татар матбугатының да, урыс матбугатының да күпчелеге мине яклап чыкты, чөнки бөтенесе белә – Рамай Юлдаш чын, чиста күңелле, студентлар, яшьләр өчен халыкка хезмәт итүче. Акча өчен дә, званиеләр өчен дә түгел.

Тулай торак янындагы сугышу һәм башка сәбәпләр “чәпәп” куеп, мине кулга алдылар. Судлар булды, мине ике елга хөкем иттеләр дә куйдылар. Шул чакта залда утырган студентлар югалып, агарынып киттеләр хәтта. Үземнән бигрәк, дус –иш студентларның агарган йөзләренә карап үзләрен кызгандым. Ике айлап төрмәдә утырырга туры килде.
Тик тугъры дусларым, студентар мине авыр хәлдә ташлап китмәделәр! 1994 елның октябрьдә, мине яклап, иртәдән кичкә кадәр бишйөзләп кеше Ирек мәданын камап тотканнар. Монда иң беренче чиратта – татар факультеты студентлары, хәтта университет ректоры да чыккан. Яннарына Шәймиев үзе дә чыгып:“Президент сүзе бирәм – Рамай иректә булыр”, -- дип әйткән. Мөхәммәтшин дә шулай дигән. Тынычланыгыз, кайтыгыз дигәннәр. Фиргать Дәүләтҗан, Рифат Имамов, Айрат Гыйләҗев, Рушан Сабировлар һ.б. дусларым мине бик каты яклады. “Иттифак”, “Азатлык” та гариза кабул иткән. Бу хәлләр турында мин яңадан, иреккә чыккач кына белдем. Ә төрмәдә берни ишетмәдем. Беркөнне генә төрмә китапханәсендә “Республика Татарстан”газетасының беренче битендә күрдем: “Студентлар Шәймиев белән очрашты” дигән фото басылган. Янында –минем дусларым. Шунда гына аңлап алдым – болар бит мине кайгыртып йөри! Күңелгә җылы керде.
Шулай көрәшә торгач, мине чыгардылар, тик барыбер бер елга шартлы рәвештә дигәнне калдырдылар. Мин анысыннан да чистарынырга талпынып карадым, тик өстән шундый күрсәтмә бирелгән иде – мине тулысынча чиста килеш җибәрмәскә.

Шул ук вакытта мин студентлар арасында депутатлыкка бердәнбер кандидат идем бит әле. 23 ел эчендә татар милли азатлыгы һәм дәүләте өчен өч тапкыр ачлыкта да утырырга туры килде.

- Казанның меңъеллыгын үткәргәндә сине бәйләп алып китеп, ябып та тотканнар дигән хәбәрләр ишетелгәләде. Дөресме шул? Ничек булды ул?

- Меңъеллыкка ике ай алдан ук миңа бик каты прессинг башланды. УВДга, МВДга, ФСБга “профилактик” әңгәмәләргә чакыртып кына тордылар. Эштән кайтканда каршы чыгып та сөйләштерәләр иде хәтта. Нишләргә җыенасың, планнарың ничек дип, кызыксынып кына тордылар. Ул чакта мәктәптә эшли идем бит. “Авылга кайтам, -- мин әйтәм, -- каникулга. Туганнарыма булышып киләм”. Мари-Элга да, Киров өлкәсенә якларына да китеп карадым. Мариларның төрле чараларында катнашып, изге урыннарын карап йөрдем. Казанга кайтуым гына була -- тагын тинтерәтә башлыйлар. Аптырагач, Мәскәү өлкәсенә, Звенигород якларына сәфәргә киттем.

Меңъеллык гомергә бер генә була торган бәйрәм бит инде, аны да күрмичә каласы килми! Шуңа күрә мин 30 август иртәсендә Казанга барыбер кайтып төштем. Чаллыдан, Себер якларыннан дуслар, татарлар килгән иде. Исән-сау гына 30 августны каршы алдык, бәйрәмне күрдек, шәһәр буйлап йөрдек. Төнге икеләрдә арып-талып кайтып яттык.
31 август иртәсендә, сәгать уннар иде бугай, ишек ачылып та китте, йокы аралаш аңламыйча да калдым – автомат белән китереп тә бәрделәр! “Где твой пистолет?! Позвони Рафаэлю, Зиннуру, позвони Дамиру!!” – дип акыралар. Шул автомат чигәмә терәлде. Аннары башыма целлофан пакет кигереп куйдылар. Омскидан кунакка килгән дус малаем бар иде. Аңа да башына пакет кигертеп куйдылар мескенкәйгә. Чаллы дусларым иртәнге җидедә торып, кайтып киткәннәр иде, шуңа гына бу мәшхәрдән котылып калдылар. Көтелмәгән кунаклар өйнең астын өскә китерделәр. Газета-журнал, китаплар, диван аслары, мичне – бөтен җирне актарып чыктылар. Морҗаны сүтеп бетерә яздылар. Кулларны артка каерып, наручник кигертеп, буханка шикелле машина идәненә салдылар. Башта пакет бит инде, күренми. Машинаның идәненә йөзтүбән салып, шулай итеп теге малай белән икебезне шәһәр буйлап йөрттеләр дә йөрттеләр. Тимер рельслар аша үткәнебезне, борылышларны хәтерләп бардым үзенчә. Кая алып барганнарын чамалау өчен. “Әһә, мәйтәм, бу—Горький паркы тирәсе, монысы -- Ирек мәйданы шикелле”.
Аннары бер бинага алып керделәр, өченче катка менгерделәр, аннары икенчегә төшерделәр, аннары тагын беренче каттан – өченчегә. Күп тапкырлар шулай йөрттеләр. Башны катыру өчен инде бусы. Аннары ниндидер бүлмәгә алып кереп: “Признавайся, кая пистолет?!” -- дип акыралар. Мәйтәм, юк минем бернинди дә пистолет. Аннары ничектер башымнан пакетны алып ташладым, чөнки сулап булмый, буыла башладым. Кечкенә тәрәзәдән, еракта иске кызыл кирпеч бина күрдем, шул чакта гына үзебезнең кайда икәнлегебезне аңлап алдым. Аннары тагын целлофан кигерттеләр дә, баскычлардан, бүлмәләрдән бүлмәгә тагын йөрттеләр дә йөрттеләр. Аннары тагын шәһәр буенча алып чыгып киттеләр. Шулай йөри торгач, каядыр машинадан алып чыгып, тезләндерделәр. Мин инде үлемгә әзерләнеп беткән идем. Берәр Самосыр чүплеге ише җирдер инде бу, хәзер бәрәләр дә, аннары чүп белән тигезлиләр, эт тә таба алмыйчак, дип уйлыйм. Җиргә яткырдылар. Берзаман шыгыр-шыгыр, машина китеп барган тавыш ишеттем. Болар сиздермичә генә наручникларымны ычкындырганнар, яныма паспортымны да ыргытып киткәннәре ачыкланды. Башымнан пакетны салып ташласам -- Миллениум күпере төбендә, су янында ята идем. Ерактан машина китеп бара иде, номерын күрә алмыйча калдым.

Менә шулай узды бәйрәмнең икенче көне. Прокуратурага, мәхкәмәләргә язып бетердем, хәтта ялган детекторы аркылы да уздырдылар – файдасыз, мине кулга алып интектергән кешеләр “табылмады”.

- Тагын утыз елдан татарларның саны, милли хәле ничегрәк булыр дип уйлыйсың?

- Болай барса, татарның халәте, милли аңы шушындыйрак дәрәҗәдә сакланып торса, сан буенча, кызганычка каршы шул 2-3 миллионга “мал” халкына калырбыз дип уйлыйм. Юллар, торбалар, нефть-газ тирәләрендә хезмәт күрсәтүче гастарбайтерлар формасында калачакбыз. Юнәлеш күрсәтүче элитасы юкка чыгачак. Татар бары тик кул көче буларак сакланып калачак. Хәтта 15-20 ел эчендә үк күренәчәк бу. Интеллигенциясе, халыктан чыккан милли җанлы вәкилләре дә бетсә, кызганычка каршы, тагын да тизрәк кимичәкбез. Америкада хет 200 мең татар яшәсен, Австралиядә яшәсен, ләкин бит татарның фольклоры, борынгы горыф-гадәтләре, милли үзаңы үзебездә генә саклана, үзебездә генә үсеш алырга мөмкин. Фин татарлары, шулай ук Төркиягә күчеп киткән татарлар, Германиядә татарлар матур яши дип лаф оралар. Ләкин бит шулар арасыннан бер шагыйрь дә, бер рәтле язучы да чыкмый. Бернинди галимнәре дә юк. Ни дисәң дә, туган җирдә, милләтнең фонында, ареалында татар кешесе иркенрәк яши, ачылып китә. Ни дисәк тә, читкә киткән татар ике-өч буыннан соң шул җирлектәге милләтләр белән кушылып, эреп бетә ул. Ә туган җирдәге аура, һавасы, чишмәләре, болыннары, энергетикасы татарга яшәргә, иҗат итәргә көч, дәрт биреп тора.

Татарның флагы, гербы бар бит инде. Бер яктан, бу – сәяси символлар, икенче яктан декорация генә. Дөресен генә әйткәндә, яхшы итеп орып, талыйлар инде. Татарстанның никадәр байлыгы Мәскәүгә һәм башка дотация төбәкләренә китә. Бу барысы да безнең кесәләрдән дигән сүз.

Милли хәрәкәт властька килмичә, үзгәрешләр булмыйчак. Ә милли хәрәкәт властька инкыйлаб аша, Мәскәүдә, Рәсәйдә таркалу процесслары аркасында гына килә ала. Рәсәйдә бер яктан -- либераллар, икенче яктан империалист-шовинистлар һәм сулчылары кайнаша. Ә шул ук вакытта безнең татарлар җырлап-биеп, коймак-бәлеш пешереп берни булмагандай яши бирәләр. Проблемалар күтәреп, әйтик, татар мәктәпләре бетүе турында, татарның демографик, жир проблемалары турында чаң кагып чыгучылар юк. Матбугатта цензура – җитәкчеләрне сүгәргә ярамый. Татарның милли хәрәкәте -- аның милләте халәтенең күрсәткече. Чөнки бөтен авангард, уйлары, фикерләре, көч, көрәш шул милли хәрәкәткә тупланырга тиеш. Милли күтәрелеш чорларыбыз булды бит! Ахырына гына җиткерә алмадык, бу – зур үкенеч. 15-20 мең халык тулы мәйданнар җыелды бит, иртәдән кичкә кадәр тора идек. Әбиләр-апалар безгә чәйләр ташыды, бәрәңге, коймаклар пешереп алып килә торганнар иде. Һәр халыкка 100 елга Ходай ирек алырга шанс бирә, татарга 20 нче гасыр башында һәм азагында ике тапкыр шанс биреп карады, ләкин ирекне ала алмадык. Мин ул чакларда бер активист кына идем, милли җанлы Рамай Юлдашев кына идем.

- Син озак еллар буе “Таңбатыр” лагерен оештыручы, әйдәп баручы. Бу лагерь турында сөйләче. Кайлардан киләләр, ничек үтә?


- 2000 нче елларда башладык. Казаннан татар яшьләре килә иде, Чаллыдан Дамир Шәйхетдин җыеп алып килде. 2000 елның көз көнендә агач утырта башладык. “Сәләт” лагеренда да, Татар яшьләре көннәрендә дә булганым бар. Андагы яшьләрне, контингентны күреп, дәүләт системасы барысын да кысаларга китереп тыгуыннан гайрәтем чигеп туктадым. 1996 елдан башлап, Татар яшьәре көннәрен оештырган кеше мин. Оештыру комитеты рәисе дә булдым, комитетта да эшләдем. Барысының да “кухняларын”, системасын беләм. Шуңа күрә бөтенләй башкача, үземчә лагерь оештырасым килде. Әйтик, “Сәләт”кә 5 меңләп бала җыялар, зур-зур миллионаннар салып уздыралар. Кая күренәләр ул балалар? Галимнәр, стратеглар, тактиклар чыктымы алардан, файдалы гамәл коофициенты ни дәрәҗәдә? Белмим, мин күрмим. Башкалар күрәләр микән? Имеш, анда яңа татар элитасын тәрбияләү бара. 10-15 ел узды бит инде. Күрмим мин бернинди дә элита, кая алар, кая йөриләр алар? Бәлки Гарвард, Оксфордлардадыр?

Үземнең лагерь турында 1998 еллардан ук уйлана башладым. Татарларның бөек сугышларын күзаллау өчен ук-җәяләр, борыңгы хәрби киемнәр киеп, кылычлар, кольчуга, көбе, калчаннар белән рольләргә бүлешеп уеннар да күздә тотылды. Анда тарих, экология, тәңречелек, татарчылык идеологик-философик төсмерләр салынды. “Зилантком”ның рольле уеннарын күргәнем бар. Тик, кызганычка каршы, анда халык интернациональ, космополит, нигилист. “Таңбатыр” нигезендә – татарчылык, аның язуы, фәлсәфәсе, горыф-гадәтләре, исемнәре-җисемнәре, мифлары, әкиятләре, тамгалары, шәҗәрәләре. Чын татар шәхесләре тәрбияләү өчен яңа көч өрү.

Бер-ике ел агач утыртып йөргәннән соң, лагерь оешып китте. Мәдәни-мәгърифәти, тарихи, шул ук вакытта күзаллауны киңәйтү, татарчылыктан киңәеп китеп, төркичелеккә килдек, аннары тагын да үсеп китеп – туранчылык. Соңгысына төрки халыклар белән бергә фин-угор халыкларын берләштерүче фактор да керә, эшләребездәге, ниятләребездәге солидаризм. Шулай итеп, лагерьның географиясе зурайды. Борыңгылыкны яңалык белән үреп барырга тырышабыз. Хәзер бит гарәп экспансиясе китте. Хәтерләсәгез, 90нчы елларда имамнар болай дип сөйләде: “Менә хәзер бөтенебез дә иманлы булачакбыз да, шуннан соң бәйсезлек киләчәк”. Меңләгән мәчетләр төзелде, имамнар да күп шикелле, ә совет заманнарында иман, намус, тәрбия дигән әйберләр барыбер көчлерәк иде. Халыкта оялу дигән әйбер бар иде. Димәк, сәбәпләр башкада.
“Таңбатыр”га халык бөтен дөньядан җыела. Карачай-Черкес, Гагауздан, Мари Эл, Казахстан, Төркия, Япония, Удмуртия, Чувашия, Швециядән, Америка, Германия, һ.б. бик күп яклардан килделәр. Төрле чаклар, елына карап: 30-40, 80-100 кеше җыелган чаклар да булды.

- Ялгышмасам, син Мари илендә торасың. Хатының да мари милләтеннән. Ул татарча беләме?


- Казанга кайтсам: “Нишләп син Мари иленә барып эләктең соң әле?” -- дип сораганга: “Мине Шәймиев мари урманнарына сөргенгә җибәрде”, -- дип шаяртам. Чынлыкта исә, мари кызына өйләнеп киттем. Татарстанда каңгырап йөргәннән соң, милли эшләрдә катнашып йөри торгач, эшкә дә алмадылар, 7-8 ел буена бер урында --каравылда эшләгән урынымнан да чыгардылар. Идәндә тәгәрәп яткан алкашларны калдырдылар, ә мине “кыскарттылар”, имеш. Мәктәпләргә якын да җибәрмәс иттеләр. Фатирлар, эшче тулай торакларын арендалап, әле аларын да көчкә табып интектем. Кая гына яшәмәдем инде, хәтта теплицада да яшәдем.

Хатыным милли үзаңы буенча – мари. Мари авылында туып үскән, мари мохитендә. Әнисе, әбисе –марилар, әтисе – төрекмән. Әтисе белән әнисе Ашхабадта танышып кавышканнар, аннары юллары аерылган. Төрекмән Куребердый мари урманнарында яши алмаган. Әнкәсе төрекмәннәрнең Караком, Кызылкомнарында чыдамаган. Хатынымның үз фамилиясе Атаева. Йөз-кыяфәте буенча төрекмән булса да, милли аңы буенча үзен мари дип хис итә, чөнки 3-4 яшеннән мари мохитендә тәрбияләнгән. Аталары беркайчан да ташлап бетермәгән, һәрвакыт ярдәм итеп яшәгән. Кунакка йөрешеп яшәгәннәр. Шунысы кызык – хәтта аерым яши башлагач та, шулай кунакка йөрешә-йөрешә торгач, әнкәсе Куребердыйдан тагын ике бала алып кайткан.

Хатыным бик тыйнак, акыллы, аннан уңдым дип авыз тутырып әйтә алам. Татарчаны аңлый, бераз сөйләшә дә. Тормыш булгач, өйрәнәбез инде. Ул – татарчаны, мин –марича. Хурлап әйтүем түгел, татар кызларына, дөресен генә әйткәндә, булачак иренең фатирлы, яхшы зарплаталы эшле булуы беренче урында тора. Татар кызлары материалистлар бит. Ә мин – хәерче, үземә дә торыр урыным юк, мин нишләргә тиеш? Аңлаучы татар кызлары табылмады. Мари кызы Лена гына мине аңлады, ничек бар – шулай кабул итте. Безне уртак фикерләр, ниятләр дә берләштерде – Лена мари милли ”Мари Ушем” хәрәкәтендә берничә ел дәвамында актив катнашып киткән вәкил. Хәрби кешеләргә иҗтимагый оешмаларда катнашу тыелган булса да, ул курыкмыйча төрле бәйрәмнәр, чаралар оештыруда актив катнашкан. Шул бәйрәмнәренең берсендә, 2004 елда Мари илендә таныштык та инде без. Әйе, Лена – хәрби кеше, ул хәрби частьтә хезмәт итә.

- Татарлар арасында Тәңречелек белән кызыксынучылар көннән-көн күбәя. Алар берәр заман җитди оешма кора алыр дип уйлыйсыңмы? Әллә моның кирәге юк дип саныйсыңмы?


- Татарларда гына түгел, калмыклар, кыргызлар, бурятлар, алтайлар, казахларда, якутларда да ул процесслар бара. Хәтта Америка белән Англиядә дә бар ул үз тамырларыңа, үз нигезләреңә кайту хәрәкәте. Якутиядә депутатлар шундый тәкъдим белән чыкканнар хәтта – республикадагы диннәр исемлегендә христианство белән ислам гына түгел, тәңречелек тә булырга тиеш дип. Тәңречелек идеясе социаль челтәрләрдә бик киң таратылган. Глобализация, урбанизация шартларында үзбилгеләнү символы бит ул.

Татарлар – төрки халыклар арасында идея, теория генераторы. Тәңречелек хәрәкәтенең киң таралуына һичшиксез безнең дә өлешебез зур. 1997-1998 елларда тәңречелекне тарату максатыннан Зиннур Әһлиуллин, Рафаэль Бәзретинов, Дамир Шәйхетдин, Венир Әхмәтов,Альмира Хисмәтуллина һәм мин юлга чыгып киттек. Шушы энтузиастлар аркасында төрки дөньясында тәңречелеккә таба зур этәргеч булды. Казахстан, Бурятия, Алтайларга, Тува, Азербайҗан, кырым татарларына, гагаузларга, карачайларга да барып җиттек, шушы тәгълимәтне, фәлсәфәне тараттык. Тәңречелек турында китаплар, газеталар таратып, башкаларга да зур этәргеч ясадык. 90 нчы елларда оешып киткән Төрки яшьләр берләшмәсе – ул да бит татарлардан чыккан идея, ничә еллар дәвамында аның җитәкчесе булып Тәлгать Әхмәдишин торды. Төрки халыклар ассамблеясы да шулай ук – татарларның җимеше, аны Рафаэль Мөхәммәтдинов җитәкләде.

Татарда тәңречелек сакланган дип әйтергә була. Фольклорында, горыф-гадәтләрендә чагылыш таба бу. Биләргә, изге чишмәләргә, тауларга барсаң, күрәбез – чалмалар, бәйләнеп калдырган тукыма кисәкләре җилфердәп тора. Өчесе, җидесе, кырыгы, бер еллыгы дигән ышанулар да—тәңречелектән. Гарәп миссионерлары 10-14 гасырларда ул тәңречелек ышануларны исламга яраклаштырыбрак калдырырга , халык арасына үз идеялогиясен үткәрер өчен тырышканнар. Шуңа күрә үрелеп-үрелеп булса да, тәңречелек элементлары бездә сакланган. Оешма теркәү дигәннән. Кыргызлар да, казахлар да берләшмә төзеп карыйлар, барып чыкмый әлегә. Ә менә мариларның 30-40 проценты үзләренең мәҗүси диннәрендә. Милли киемнәре көндәлеккә киелә. Министр урынбасарлары, түрәләр дә, гади халык та чын милли киемнәрен көндәлеккә кияләр. Милли чигүле киемнәре гадәти кием санала. Туй-бәйрәмнәрне әйткән дә юк инде. Бизәк, чигү, орнамент элементлары сакраль көчкә ия. Башкортстанда да мариларның үзләренең традицион диннәрен тотучылар шактый. Бишйөздән артык изге әрәмәләре дәүләт тарафыннан саклана. Кайбер җыеннарда 1,5-2 меңләп кеше җыйнала. Монда бервакыт ат, үгез, 750дән артык каз-үрдәк суелды.

Бездә тәңречелек оешмалары барлыкка килмичә калмыйчак. Хәзер кануннар белән төрле яктан китереп кыстылар анысы – 3-5 кеше бергә җыйнала башласа, полиция шундук килеп җитә. Фикердәшләрдән оешма теркәп, сәяси мәйданга да чыгарга кирәк. Исламга да, христианнарга да каршы түгел без, табынсыннар. Тик башка юнәлешләргә алар тарафыннан басым булмаска тиеш. Башлаган чорда -- 90нчы еллар ахрында -- бик авырга туры килде, дөресен генә әйткәндә. Безне бөтен яктан измәкче булдылар. Ә хәзер гадәти күренеш шикелле кабул ителә, тәңречелекне бик каты сүгүчеләр дә, җир белән тигезләүчеләр дә матбугатта, интернетта күренми диярлек. Кайбер язмаларда “татарлар ислам, христиан дине һәм тәңречелек тота” дип тә яза башладылар хәтта һәм бу гадәти күренешкә әверелде. Ул хәрәкәт китте, аны басып, юкка чыгарырга тырышып кына җиңеп бетереп булмый һәм кирәк тә түгел.

- Синең хәзинә табасың килгәне юкмы? Алтын Урда чорына караган әйберләрдән торган, бер 30 миллион сум торырлык хәзинә тапсаң, аны нишләтер идең?

- Шәймиев фондына сәдака итеп бирер идем. Ә икенче вариант -- 30 миллионгамы? Төрки һәм фин-угыр республикаларында 3-4 инкыйлаб ясар идем. Шаяртып әйтәм инде, уйлый күрмәсеннәр тагын. Рәсәй масштабында төрки, фин-угыр, монгол халыкларының яхшы иҗтимагый- сәяси оешмасын ясар идем. Монда алтайларны, карачайларны, телеутларны, хакасларны, бурятларны, коми, мордва, шулай ук ненецларны да, шул ук кечкенә вепсларны да берләштерә торган хәрәкәт, хокукларын яклый торган оешма һәм гәҗит оештырыр идем. Аларның хәлләре безнекеннән дә аянычлырак, аларда көчле ассимиляция һәм руслаштыру сәясәте бара.

- Аерым татар дәүләте төзергә мөмкинлегең бар ди. Аның чикләрен әйтеп үт әле. Ул ничек дип аталыр иде?


- Белмим, бу милләт белән дәүләт төзергә бик авыр. Мин гел әйтәм: “Их, сезнең белән, мондый халык белән дәүләт тә төзеп булмый бит!”. Ә фантазиягә бирелеп карасаң, болайрак. Чикләре ничек – ул кечкенә, Татарстан да булып калырга мөмкин, татарның хәленә, потенциалына карап, зуррак та булырга мөмкин. Милли лидерларның күзаллавына, акылына, гыйльми-практик акылына карап. Сүз белән, теория дәрәҗәсендә бу хакта бик күп язылды, ә чынбарлыкка, тормышка ашырырга әзер торучылар бик аз. Киләчәктә татарның пассионар потенциалыннан билгеләнәчәк инде бу. Татар проливыннан Кара диңгезгә кадәр дип тә әйтергә мөмкин. Себер, Әстерхан да безнеке, дип әйтергә булыр иде кебек. Тик юк бит – Әстерханда хәтта 90нчы, күтәрелеш елларында да татарларның милли-мәдәни идеясы белән район дәрәҗәсендә дә чыкмадылар. Себер татарларында да бернинди татарлык идеясы күтәреп чыгучы күренмәде. “Языгыз, идея кайчан да булса материальләшә бит ул”, -- дип әйтеп тә караганым булды. Шәхесләре, лидерлары юк, селкенмәделәр дә. Аларга ипи булсын, бәрәңге булсын, бәйрәм, бию, җыр булсын, ә киңкүләмле геополитика дәрәҗәсендә уйларга теләмиләр.

Чикләр дигәннән, мин – милли хәрәкәтнең ерак чит илләргә бер мәртәбә дә чыгып карамаган бердәнбер вәкиле. Төркиягә дә, Америка-Англияләргә, Европаларга – беркая да барганым юк. Алайса анда бүген Наил Нәбиуллин артык йөренә башлады шикелле. Мине Тәлгать Әхмәдишин беркая да алып бармады – Төркиягә дә, Румыниягә дә, Голландиягә, Төньяк Кипрга, Македониягә дә, беркая да алып бармады. Кемнәрне генә ташымады, мине алып бармады.

- Ник?


- Имеш, мин кирәкмәгәнне сөйлим, кирәкмәгәнне әйтеп ташлавым бар дип.

- Син мари телен аңлыйсыңмы? Аларда милли хәлләр ничегрәк тора бүген? Казанга, татарларга карашлары ничек?


- Мари телен 70-80 процентка аңлыйм. “Мари-Эл” дигән “Ватаным Татарстан” кебек хөкүмәт гәҗитен, “Кугарня” (жомга), бакчачылык турында “Сурт пече” дигән газеталарын алдырып укыйм. Мари тапшырулары була, кичкә таба 20 минутлап, шуны иртәнге якта да кабатлыйлар. Радиолары көненә 7-8 сәгать марича сөйли. Гәҗитләрен укыйм, аңлыйм. Дежур сүзләр белән сөйләшә беләм, сөйләм телен 20 процент чамасы беләмдер. Мари телендә татар, төрки сүзләре бик күп– 25 процент чамасыдыр. Татар, болгар, Казан ханлыгы, Алтын Урда тәэсире нык сизелә. Милли хәрәкәтләре бар, әлегә сүлпән. Мин комиларны, вепс, карелларны, мордваларны, чуашларны чагыштырам карыйм. Барысында да хәрәкәт бар. Уйлау бар, фикерләү бар һәм эш тә бар. Мин фин-угыр халыклары яшьләренең җыеннарында булдым. Карыйм – марилар либераль да, йомшак та, тик алар үз фикерләре белән, үз-үзләренең тотышлары белән болар арасында Кавказда чеченнар шикелле кебек кабул ителделәр. Мариларның фикерләреннән, сүзләреннән хәттә бераз шүрләбрәк калдылар. Мариларны фин-угыр дөньясындагы идеяләр, төрле башлангычлар генераторы дип әйтә алам.

Мин Мари илендәге “Татар мәдәниятының республика үзәгендә” методист булып эшлим. Татар яшьләренең «Очрашу» клубы координаторы да. Татар теле курслары да алып барам.

Мариларның татарларга карашы бик яхшы, алар Казан яклы. Башкортлар, чуашлар белән чагыштырганда да, мариларны татарның иң якын союздашы дип әйтергә була. Мари җирендә яши торган татарларны да хөрмәт итә марилар, гәрчә ул татарлар андый хөрмәткә лаек түгелдер дә. Мари илендәге татарлар меркантиль, тар күңелле, алдакчылар, сүзләрендә тора белмәүче ышанычсыз бәндәләр. Татарлар үзләренең тотышы белән гомумән милләтебезне пычраталар. Аеруча псевдоэлита арасында татар әшәке. Урыска ияреп, мариларга мәсхәрәләп: “Әй, черепок”” – дигән булалар. Бер дә урысларга сикеренмиләр, ә үзләреннән йомшаграк, күндәмрәк халыкны изәргә генә торалар. Мин әйтәм тегеләргә: “Сез үзегез чаплашка бит”. Кайбер мәдәният йортларында зарланган булалар, имеш, марилар изә, татарга юл бирми, дип. Мин мариларны яклыйм. “Нинди изү?! Юк-бар сөйләмәгез инде! Мәскәү изә, дип акырыгыз эшегез булмаса”, -- дим. Мондагы “сулчы” һәм милли җанлы марилар мине “Че Гевара “ дип тә атыйлар.

- Ашарга пешерә беләсеңме?


- Походларга йөргәч, хәзер гаиләм дә булгач, ашарга пешерә беләм инде. Әллә нинди экзотик ризыклар белән мавыкмыйм. Шурпаларны, ит-бәрәңгедән төрле ашлар, щи пешерә беләм, бәрәңге, йомырка кыздыра беләм. Элек печенье пешерергә ярата торган идем, тимер форма кысасына салып. Аны кәчтрүлләр тутырып, өеп-өеп, күп итеп пешерә идем. Хәзер никтер пешергәнем юк шуны, составын оныттым.

- Беренче малаегызның исеме бик тарихи диделәр..Ничек ул? Икенчесенә кем дип куштыгыз? Өченче, дүртенче балаларың туса нинди исем кушачаксың?


- Беренче улыма Баламир дип куштым. Хәзер интернациональ исемнәр китте бит инде. Венера, Эльмира ,Эльвира, Лилия, Лиана, Вилләрдән читләшә төшеп, татар хәзер башка чиккә ташланды – гарәп, яһүд, грек, көнбатыш исемнәре тага. Мин андый исемнәр куша алмыйм инде. Татарларга үрнәк булырдай, татарның тарихын тирән итеп күрсәтү максатыннан, исемнәребезне яңартыр өчен дә, улыма Баламир дип куштым. Чөнки исем ул – код. Көч, җан бирә торган, кешене саклый торган, ата-бабалары рухларында яшәтә торган код. Өстән языла торган туганлык капсуласы исем белән иңдерелә. Исемнең тарихы бик тирәннән килә: 370 елда Баламир каган хан Идел буена Һуннарны алып килә. Шулай ук аланнарның, готларның дәүләтен тарката. Татарстанда да, Башкортстанда да, Мари илендә дә, гомумән Идел-Уралда бүтән берәүдә дә мондый исем юк. (Вконтакте юри генә язып караган идем, Баламир дигән нибарысы бер кеше табылды, анысы да каядыр Казах даласыннан – ред.)

Кызыма Томирис дип кушмакчы булган идем. Томирис – безнең эрага кадәр 550нче елда скифларның, массагетларның патшабикәсе булган. Тимерне сындыручы, сыгучы мәгънәсендә. Фарсыларның җитәкчесе Кир төрки скифларның җирләренә килгән була. Томирисның ире дә, улы да сугышта үлә. Шуннан соң Томирис скифларны җитәкләп, Кирның гаскәрен тар-мар итә һәм, риваятьләр буенча, Кирның башын күн капчыкка салып, шунда кан тутырып: “Син кан эчергә килгән идеңме? Эч!” – дип тантана итә.

Кызыбызга Айбикә дигән исем куштык. Татар исеме. Ай – күк җисеме, бикә—владычица, госпожа. Өченче, дүртенче балалар туса да, төрки-татар исемнәре кушачакмын. Билгекаган, Атилла, Төнгекүк,Томирис, Алтынчәч, Илбарс, бәлки башкасыдыр.

- Бик көчле булган милли хәрәкәтнең хәзергә тәмам сүнүен нидән күрәсең?

- Советлар Союзы булганда, мисал өчен, кырымнарның хәрәкәтләре булды. Идән асты, конспирацияләнгән булса да, хәрәкәт эшләде. Алар шуңа күрә көчле рухлы да, идеялы да булды. Прибалтлар, украиннар да шулай ук. Безнең татарларда андый көчле, зур хәрәкәт булмады. Бу – сәяси көрәшнең ысулларын белмәү, лидерларның да ахыр чиккә кадәр бармаулары. Өстәге хакимияткә ышану аркасында, хакимиятне үз кулларына алу турында лозунгларның булмавы аркасында барып чыкмады. Халык бик каты ышанган иде. Ләкин үз вакытында ясалмыйча калган зур адымнары аркасында милли хәрәкәт сүнүгә китте. Лозунглар булып күтәрелгән милли-мәдәни, мәгариф проблемаларының күбесе тормышка ашырылды. Шул ук вакытта идеологик нигез бик сай иде. Милли хәрәкәт лидерлары вакыйга артыннан бардылар. Вакыйганы үзләре ясамады. Советлар Союзында барган вакыйгалар алдыннан чапмадылар. Вакыйгалар узгач, шуларга кайтаваз шикелле арттан гына ияреп бардылар.

15-20 мең кеше чыккан, шул ук вакытта 700 кеше чыккан митингларны да күрдек. Милли хәрәкәттә йөргән бик күп кеше дин, ислам юлыннан киттеләр дә, шулай итеп күз алдында меңләгән кешеләребез үз халкына түгел, дөнья интернационализмына, дөнья диненә хезмәт итә башладылар, татар милли хәрәкәтеннән киттеләр. Ә бит күңелләрендә чын татар милләтчеләре иде.

Инкыйлаб та, күтәрелешләр дә йөз елларга сузылып бармый. Аның билгеле бер вакыты була. Бер ел-ике ел эчендә бөтен нәрсәнең асты өскә килсә –килә, юк икән-юк. Украина вакыйгалары да моны күрсәтте. Россиядә 91нче елгы вакыйгалар да, Грузиядәге, Прибалтикадагы, Чечнядагы хәлләр дә моны күрсәтте. Инкыйлабларның ресурсы шул бер-ике еллык кына, шул вакыт эчендә җитешеп калсалар-калалар, юк икән – юк. Яки хакимият кала, яки хакимиятьне милли кешеләр үз кулларына ала. Хакимиятьне кулга алырга була, ләкин кулда тотып кала белергә дә кирәк бит аны. Инкыйлаб халыкның 5 процентына кирәк. Калганнарына фатир кирәк, ашарга кирәк, юл кирәк. Димәк, хакимиятне үз кулыңа аласың икән, тиз арада халыкның ихтыяҗларын канәгатьләндерә белергә дә кирәк.

- Тәңре бүген синең теләсә-кайсы бер теләгеңне үтим дисә, ни теләр идең?

- Туган көннәрдә, төрле чараларда татарлар торалар да: “Иң мөһиме – исәнлек-саулык булсын! Әйдәгез, тазалык өчен эчик!” -- дип әйтәләр. Кабан шикелле нык гәүдәле булырга, ләкин шул ук вакытта катгый режимлы төрмәдә гомерлеккә хөкем ителеп утырырга да була. Беренче чиратта Ирек кирәк. Ирек булса, халык та, аерым кеше дә үз-үзен таба ала. Әнә, паралимпиячеләр күрсәттеләр бит – аларның күңелендә нинди рух, максатчанлык, иреклек!

- Татар милләте алга китсен өчен ни эшләргә кирәк? Шул уйларыңны пунктлап язып бирә аласыңмы?


Көчле милли хәрәкәт кирәк. Халыкның социаль-икътисадый ихтыяҗларын канәгатьләндерә ала торган көчле оешма кирәк. Ничек кенә сүкмәсәк тә, “Азатлык”, татар милли-азатлык хәрәкәте – бу татар рухының, пассионарлыгының күрсәткече. Әлбәттә, анда карьерачылары да, шикле элементлары да, шымчылары да бардыр. Шул ук вакытта чиста күңелле, самими, беркатлы егетләре-кызлары дә бардыр. Ләкин ул хәрәкәт булырга тиеш. Татар милләте алга китсен өчен социаль-икътисади, җир, эш мәсьләсе, иреклек, демократия лозунглары гел алда торырга тиеш. Һәрбер район үзәгендә“Азатлык”ның бүлекчәләре кирәк. Хәзергә милли потенциал Чаллы,Түбән Кама, Казанда күренә. Азнакайда, Әлмәттә кайбер өметле шәхесләр бар иде. Күп нәрсә шәхесләрдән тора. Акыллы, бик күп укыган, анализлый торган, курыкмый торган, нык рухлы шәхесләр кирәк. Шәхесләр булса, милләт тә көчле була.

- 2014 елда “Таңбатыр” үтәчәкме?


- Ике-өч көнлек кенә форматта үтәр дип уйлыйм. Чөнки Россиядәге, Украинадагы вакыйгалар белән бәйле дә, гомумән, бүгенге вәзгыятьтә икенче төрле фикер йөрткән кешеләргә карата полиция, ФСБ тарафыннан көчле басым, томалау башланды. Итагәтьле “яшел кешеләр” бөтен җиргә тыкшынып йөриләр. Мин беренче чиратта кешеләр өчен борчылам. 24 ел буена милли хәрәкәттә эшләгән дәверемдә, мин һәрвакыт беренче чиратта башкаларның куркынычсызлыгы турында уйладым һәм уйлыйм. Минем арттан барган кешеләр беркайчан да җәберләнмәде, корбан ителмәде.

- Бу көннәрдә син ниләр белән мәшгуль соң әле?

- Дачада алмагачларны буяп кайттым. Сыерчык оясы ясап куйган идем, сыерчык килгән! Куяннар да үрчетәсем килә. Яныбызда гына кечкенә күл бар, рәхәтләнеп каз асрарга да була. Былтыр шул күлгә үрчетергә дип балык җибәрдем. Шушы көннәрдә умарта алырга иде әле исәп. Басаев әйтмешли, умартачылык белән шөгыльләнәчәкмен.

- Җавапларың өчен рәхмәт... 

1

2

3

4

5

6

7

8




в„– |

Май бәйрәмнәрендә нишләячәксез? (Сораштыру)

$
0
0
28.04.2014 Җәмгыять
Быел Россия халкы 1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәмендә – дүрт көн (1–4 май), 9 май – Җиңү көнендә исә өч көн (7–9 май) ял итәчәк. Superjob порталы мәгълү­матларына караганда, россиялеләр бер атнага сузылган май бәйрәмнә­рен кайда үткәрәчәген хәл итеп куйган инде.

Сораштыру барышында ил хал­кының 38 проценты ялларны өйдә яки туган шәһәрендә, 19 проценты – бакча яки авылда, 11 проценты – табигать кочагында, 8 проценты эш урынында уздырачак. Россиялеләрнең 5 проценты май бәйрәмнәрендә Россия буйлап сәяхәт итсә, 4 проценты чит илгә барырга җыена. Респондент­ларның 11 проценты исә ялларны кайда һәм ничек үткәрәчәген әлегә хәл итмәгән. Ә сез май бәй­рәмнәрен кайда үткәрергә җыенасыз?

Сәрия Хәбибуллина, “Казан“ телерадиокомпа­ниясенең генераль директор урынбасары – ТВ буенча баш продюсер:


– Ялларга минем план ил буйлап сәяхәткә чыгарга җы­енучы һәм диңгезгә китүче 9 процент россияленеке бе­лән генә туры килми, башкаларныкы белән аваздаш. Телевидение журналистлары өчен ял, гадәттә, якшәмбе генә. Бу юлы да ике көннән артык ял эләкмәс дип уйлыйм. Май демонстрациялә­ре, бакча сезоны ачылышы, Жиңү бәйрәме тантаналарын да тулысынча программаларыбызда күрсәтергә планлаштырабыз. Шуңа күрә башта эшләп, аннан авылга Балтач якларына кайтып килермен. Ә анда без ел саен, яз һавасын сулап, урманга барып кайтабыз. Бакчада да эш җитәрлек булыр дип уйлыйм. Гомумән, май яллары – безнең ил халкының бик күп төрле эш башкара торган вакыты. Иң мөһиме – көннәр җылы, кояшлы булсын да яллар имин үтсен.

Резеда Төхфәтулли­на, К.Тинчурин исемендә­ге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты:


– Ял көннәрен өемдә үт­кәрәчәкмен. Өйдә эшнең бе­тәсе юк. Беренче май бәйрә­менә спектакль, концертлар да планлаштырылмаган. 9 май көнне исә Балык Бистәсе районында Җиңү көне уңа­еннан уздырылган концертта чыгыш ясаячакмын. Берәр көнне апама кунакка барып, табигатьтә шашлык пешереп, мунча кереп, рәхәтләнеп ял итеп кайтырга планлаштырам. Тик менә көннәр суытып җибәрү генә кәефне тө­шерде. Бәйрәмнәргә җылыт­са ярар иде инде.

Гөлнара Зиннәтулли­на, журналист:

– Бәйрәмнәрне, һичшик­сез, бакчада үткәрәчәкмен. Бакчасы булмаган һәм анда бармаган кешене аңламыйм, кызганам. Кыш буе өзелеп көткән язым килде. Салкынрак булса да, яратам мин аны. Җиләкләрне мүлчәдән арындырып, корыган яфрак­ларын өзеп, төпләрен йомшартып кайттым инде. Бакчада эшләү миңа зур бәхет булып тоела. Җәй буе торырга дип күченәбез инде, Алла боерса. Бакчадан, гадәттә, ноябрьнең уннарында гына кайтам.

Салават Миңнеханов, җырчы:

– Май бәйрәмнәрендә тормыш иптәшем Гүзәлем белән диңгез буена ял итәр­гә китәбез. Кайда икәнлеге сер булып калсын.

Рифат Сәлах, шагыйрь:

– Үзегез дә әйтеп үттегез, 1 май – Яз һәм хезмәт бәй­рәме. Бу ялларда күбрәк хез­мәт итү кирәк, минемчә. Хез­мәт бәйрәмендә 8 сәгать ке­нә түгел, бәлки 12 сәгать эш­ләү дөресрәк булыр иде. Өстәмә 4 сәгатеннән кергән хезмәт хакын Кырым ярым­утравына багышласак, тагын да дөрес­рәк. Шулай да, бу ялларда авылга кайтып бә­рәңге утыртырбыз, язгы бакча эшләрен башкарырбыз дип торам, Алла боерса. Шундый кояшлы, якты көннәрдә хезмәт ит­мичә, башкача ял итүне күз алдына да китерә алмыйм.

Фәния Маликова, ашчы (Аксубай районы):

– Май бәйрәмнәрен ел да бакчада эшләп уздырабыз. Авыл җирендә эшнең бет­кә­не юк бит! Арып-талып эш­ләгәч, рәхәтләнеп мунча ке­рә­без. Икенче көнне, таби­гатькә чыгып, шашлык пеше­рәбез. Туганнар белән кунакка йө­решәбез. Бәйрәм көн­нәрен ел саен эш белән ялны бергә алып барып, кү­ңелле итеп уздырабыз. 




в„–61 | 26.04.2014

Өйдә кем хуҗа?

$
0
0
28.04.2014 Дин
Тормышта һәр нәрсәнең җаваплы хуҗасы булырга тиеш. Ил дә, шәһәр дә, кечкенә авыл һәм оешма да хуҗасыз тора алмый. Күз алдыгызга китерегез: әгәр илдә төпле хуҗа булмаса, нәрсә булыр иде? Илдә түгел, кечкенә оешмада да, хуҗа ялга китсә, бөтенесе рәхәткә чыга. Шуңа күрә, һәр җирдә хуҗа булырга һәм шунысы мөһим – бер казанга ике сарык башы сыймаганга, ул бер булырга тиеш.

Әгәр җир һәм күкләрдә хуҗалар күп булса, яшәеш бүгенге көнгә ирешә алмас иде. Борынгы грек фәлсәфәсе күп иләһләрне таныса да, аларның үзләрендә үк иләһләре гел үзара сугышалар. Шуңа күрә, Аллаһ бер, күкнең дә, җирнең дә хуҗасы Ул. Аллаһ Тәгалә әйтте: «Әгәр җир һәм күкләрдә Аллаһтан башка иләһләр булса, алар җимерелеп бетәр иделәр» («Пәйгамбәрләр», 22). Шуңа күрә гаиләнең дә үз җаваплысы, кайгыртучы хуҗасы булырга һәм ул хуҗа бер булырга тиеш.

Өйдә кем хуҗа? Әлбәттә, бу риторик сорау. Чөнки, гаилә иерархиясен, өйдә кемнең хуҗа булуын китаплардан укып беләбез. Әмма барысы да бу нәрсә белән килешәме соң? Көнбатыш илләрендә, хатын-кызның абруен күтәрәбез, дип чаң кагучы феминистик оешмалар күптән өстенлек алып, анда бу сорауны кую бөтенләй мәгънәсез булып тора. Алар өчен ир һәм хатын сәүдә өлкәсендә хезмәттәшлек итүче тигез хокуклы бизнес-партнерлар кебек кенә булып калалар. Хәтта кайбер Европа чиркәүләрендә Хаваның Адәмнең кабыргасыннан яратылуын: «Адәм – асыл зат булган хатын-кызны ярату өчен кулланылган чимал-полуфабрикат», – дип аңлатучылар да бар диләр.

Әлбәттә, хатын-кызларыбызның хуҗа тәхетенә үрмәләүләрендә без ирләрнең дә өлеше зур. «Изге урын буш тормас», – диләр. Әгәр ир атналар буе кайдадыр эчеп йөрсә яки сау-сәламәт булып һәм көннәрен диван өстендә үткәрсә, эшкә йөрисе, гаиләсен тәэмин итәсе килмәсә, хатынга нишләргә? Ай саен утына-газына түләү кәгазьләре килә. Украинага көткән кебек безгә дә көтмәсләр шул. Утны-газны өзеп куярга да күп сорамаслар. Өстәвенә, балалар ашарга сорый, аларны да карарга, киендерергә кирәк. Хәсрәт ирнең дә диванда ач карынга ятасы килми… Ничарадан-бичара хатын-кызга гаилә иярен үзенең нечкә җилкәләренә салырга һәм арбаны үзенә тартырга туры килә.

Кайберәүләр ирнең хуҗа булуын шулайрак күзаллыйлар: ир– гаиләсен әсирлектә тотып, башкаларга суларга да, як-якка карарга да ирек бирмәүче явыз патша. Ә хатын – көн-төн башын күтәрми иренә хезмәт итүче мескен кол. Аның авызын ачып сүз әйтергә дә, үз фикерен белдерергә дә хакы юк. Мондый мисаллар да тормышта аз түгел.

Шулай итеп, күпме гаиләләрнең көймәсе, уртадан йөзәсе урында, ярның бер ягыннан икенчесенә бәргәләнә. Шуңа күрә, дин гаиләдә ир хуҗа дип әйткән икән, ул аны дөрес итеп аңларга һәм алтын урталыкны табарга өйрәтә. Буыннар алышынып, кешеләрнең уй-фикерләре үзгәрсә дә, Аллаһ куйган канун искерми, ул һәрвакыт камил һәм мөһим булып кала. Иманлы гаиләләр шушы хикмәтле канунны үз үрнәкләрендә бөтен дөньяга күрсәтергә тиешләр. Кызганыч, бүген күп мөселман ирләре дә гаиләдә хуҗаның кем булуын укысалар да, хуҗаның нинди булырга тиеш дигән җөмләләренә барып җитә алмыйлар. Шул сәбәптән, бу хакта бераз үзем укыганнарны, үзем аңлаганнарны сезгә дә җиткерәсем килә. Хаталарым булса, бик кырыс булмагыз, Аллаһ рәхимле кешеләрне ярата.

Гаиләдә ирнең дә, хатынның да урыннарын Аллаһ Тәгалә «Ниса» сүрәсендә Үзе билгеләде: «Ирләр – хатыннар өстеннән карап, кайгыртып торучылар».

Әлбәттә, без ирләргә үзебезнең хуҗа булуыбызны ишетү йөрәккә май булып ята. Еш кына никахларда бу аятьне укысаң, табын артында утыручы ирләр иркенәеп, мыек астыннан елмаеп куялар. «Кара, ничек дөрес әйткән», – дип куанышалар. Хатын-кызлар: «Тагын бөтен власть мужикларга инде», – дип, бераз кимсенеп тә куялар. Әмма, кем соң ул «хуҗа» һәм Аллаһ гаилә дилбегәсен ни сәбәпле иргә тоттырды? Аятьнең дәвамында моның ике сәбәбе килә:

Беренче сәбәп – Аллаһтан бүләк итеп бирелгән дәрәҗә. «Аллаһ берсе өстеннән икенчесен өстен кылган өчен».

Әйе, Аллаһ кешеләрне төрле дәрәҗәләрдә яратты. Берәүгә – байлыкта, икенчегә – саулыкта, өченчегә бала-оныкта өстенлек бирде. Шулай итеп, бер өлкәдә – ир, икенче өлкәдә хатын-кыз өстен булырга мөмкин. Гаилә хуҗасына килгәндә, Аллаһ бу урында өстенлекне ир затына бирде. Әлеге вазифаны билгеләгәндә, Аллаһ ирләрдән дә, хатыннардан да киңәш сорамады. Ул өстенлекне билгеләде һәм ирләргә хуҗа булу өчен тиешле әсбапларын да бирде. Иргә, гаиләсен карау, кайгырту өчен, физик яктан көчлерәк тән, салкын караш насыйп итте, ирләрнең холыклары да корырак, алар хискә әзрәк бирелүчән булды.

Ир хуҗа булгач, атадан килеп кызны егет сорый. Егет өйләнә, кыз кияүгә чыга. Аерылу-талак та шәригатьтә ир кулында. Балалар да атаның фамилиясен йөртә, атасының исеме белән чакырыла… «Шәригатьтә ни өчен талакны ир генә әйтә ала?» – дигән сорауны еш бирәләр. Моның хикмәтен бер абыстай шулкадәр төгәл итеп аңлаткан иде. «Әгәр безгә дә талак әйтергә яраса, без аны көненә әллә ничәне әйтер идек. Ярый әле ярамый, гаиләләребез җимерелеп бетәр иде», – диде ул.

Гомумән, дин хатын-кызның югары мөнбәрләргә, патшалыкка омтылуына каршы. Чөнки, чын хатын-кызга яхшы патша булу мөмкин түгел. Яки инде аңа яхшы патша булу өчен үзенең яхшы хатын-кыз сыйфатларыннан баш тартырга туры киләчәк. Ә, дөнья мәртәбәсен алам, дип, күктән бирелгән мәртәбәне югалту дөрес түгел. Хәрбиләр теле белән әйткәндә, бу – погондагы йолдызларны арттырам, дип, Аллаһ биргән кешелек сыйфатын югалту дөрес булмаган кебек. Пәйгамбәребез (с.г.в.) асыл затларга булган ихтирамын күп хәдисләре белән расласа да, хатын-кыз җитәкләгән дәүләт бәхетле булыр, димәде: «Үзенең әмире итеп хатын-кызны сайлаган халык беркайчан да уңышка ирешмәс» (Бохари риваяте).
Европаның кайбер алга киткән илләренең үзләренә патша итеп хатын-кызны сайлаулары яки көмәнле ханымга бөтен илнең оборона-армиясен тоттырулары ул илләрнең киләчәге нинди булачагын әйтеп тора. Хәер, армия башлыклары итеп хатын-кызлар сайланса, илләр арасында сугышлар булмас, алар, үпкәләшеп, сөйләшми генә торырлар, – диләр.

Һәр өлкәнең үз кешесе

Гаиләдә, илдә, армия башында ир затының булуы аның бар җирдә дә хатын-кыздан өстен булуын күрсәтми. Аллаһ бер мәйданда өстенлекне – иргә, икенчесендә – хатын-кызга бирде. Дәваханәгә барсаң, анда һәр бүлекнең үз җитәкчесе, үз белгечләре булуын күрәсең. Күз табибы, неврологиягә кереп, андагыларга акыл сатмый, невропатолог та окулистны күз авыруларын дәваларга өйрәтми. Тормышның күп өлкәләрендә ир затлары хатын-кызлардан өстен булсалар да, хатын-кызларның да өстенлек тотучы үз мәйданнары җитәрлек. Ир, күпме генә тырышса да, бала таба алмый. Җир өстендә булган иң зур дәрәҗәләрнең берсе – ана булу бәхетен кешелек тарихында бер ир дә татымады һәм татымас. Шуңа күрә, пәйгамбәребез (с.г.в.) янына бер кеше килеп: «Минем яхшылыгыма иң лаек булган кеше кем?» – дип сорагач, ул: «Әниең», – дип җавап бирә. Теге кеше: «Соңра кем?» – дигәч, пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әниең!» – ди. Сорауны өч тапкыр кабатласа да, җавап шул ук була. Дүртенче мәртәбә сораганнан соң, пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әтиең», – дип әйтә (Бохари һәм Мөслим риваятьләре). Димәк, әлеге өлкәдә хөрмәт мөнбәренең беренче өч баскычында да иргә урын юк. Шулай шул, күп җирдә өстенлек алырга яратсак та, монда без хатын-кызларыбызга конкурент-көндәш була алмыйбыз.

Бала тәрбиясе, киләсе буынны тәрбияләү вазифасында да ир хатын-кызга тиң түгел, чөнки балага ана биргән тәрбияне әти бирә алмый. Риза Фәхреддин: «Бөек мәктәпләрдә вә югары фикерле адәмнәрдә белем алган кешеләр дә үз аналарыннан алган тәрбия тәэсирендә яшиләр һәм бу тәрбияне соңгы көннәренә кадәр саклыйлар», – дигән.

Икенче сәбәп: кәсеп итеп, ирнең тырышлыгы белән алына торган дәрәҗә. «Үз мөлкәтләреннән сарыф иткәннәре өчен». («Ниса» сүрәсе: 34 нче аять).

Ирнең икенче дәрәҗәсе аның күтәргән җаваплылыгы белән бәйле. Әйе, хуҗа исемен йөртү һәркайсыбызга ләззәтле, әмма монда: «Кем ул Хуҗа?» – дигән сорауны кую зарури. Хуҗа бит ул башына таҗ киеп, кулына пульт тотып, хатын тегене эшлә, моны эшлә, дип әмер биреп утыручы патша гына түгел. Әлбәттә, патша булгач, таҗы да, әмере дә була. Ләкин хуҗа иң элек үз хуҗалыгын кайгыртырга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Һәрберегез көтүче һәм үз көтүе өчен җаваплы», – диде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).

Дин буенча, гаиләне ашату, киендерү, саулык-сәламәтлеген, яшәү урынын кайгырту иң элек ир вазифасы булып тора. Хатын-кыз: ничек баламны ашатыйм, каян акча табыйм, дип, чәч-баш туздырып, күз тондырып чабарга тиеш түгел.

Кыямәт көнендә Аллаһ бу вазифалар өчен иң элек ирдән сораячак. Хатын-кыз исә иренә ярдәм итүче. «Ислам хатын-кызны кимсетә», – дип, хатын-кызларга тигез хокук бирергә маташтылар. Авызына папирус каптырып, тракторларга утырттылар, кулына чүкеч тоттырып, заводларга кудылар. Нәтиҗәдә, «йомшак күңелле» күпме ирләр, хатыннарга урын биреп, хәзер гаилә туйдыруны бөтенләй хатыннарына тапшырдылар. Эх, берьялгызы гаилә арбасын тартучы ханымнар көчле ир кул астында тыныч кына яшәр, кайтуына табыннарын хәзерләп елмаеп каршы алыр иде дә… Тик үткәнне кайтарып булмый. Ныклы ата кулы тоймый үскән улга чын ир булып өлгерү бик авыр. Локман хәким: «Атаның баласына тәрбия камчысын куллануы игенлеккә яуган яңгыр кебек файда бирә», – дигән. Зәңгәрләр проблемасының куерып баруы да гаиләдә чын ир образының бетүе сәбәпле чыгадыр инде ул. Татарда хатынга сызык аша кыз дип өстиләр, бу хатын-кыз гел кызлар кебек калсын өчен, күрәсең. Ләкин ирләргә ир-егет дип әдәби әсәрләрдә һәм сәхнәләрдә генә әйтәләр, күбрәк «ат» дигән кушымтаны тагалар. Шуңа күрә, муенына гаилә камытын кигән ир-ат гаилә арбасын тартырга да тартырга тиеш: Аяк асты бозлавык булса да, юллар баткакка әйләнсә дә… Менә шул вакытта ир заты чын ир һәм хуҗа, андыйның башына таҗны да, кулына пультны да тоттырырга була.

Һәр тырышлыгы садакадан китә


Арбаны тарту җиңел эш түгел, бигрәк тә арбадагыларның саны арткан саен. Ләкин бу урында күңелендә иманы булган, гаиләсенә ихласлык белән хезмәт итүче иргә зур сөенеч бар. Аллаһ каршында ирнең хәләл гаиләсе өчен кылган һәр хезмәте, маңгаеннан тамган һәр тир тамчысы изге садакадан китә. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Динарны (алтын тәңкәне) Аллаһ юлында тотырга була, кол азат итүдә, мескенгә садака итеп бирергә һәм гаиләңә сарыф итәргә мөмкин. Иң саваплысы – гаиләңә тотылганы», – диде (Мөслим риваяте).

Сөбханаллаһ, үз гаиләңә кайткан һәр тиенең, бер литр сөтең, бер кило алмаң – барысы, садакадан гына китү түгел, иң изге садака була. Кайвакыт, гаилә чыгымнары күп булу сәбәпле, күңелләр төшә. Әлбәттә, садака артсын, дип, экономия ясамагыз, иркен сарыф итегез, дип аңламагыз, ләкин саклап тотканнан соң да чыкканын ихлас күңел белән, сыкранмыйча чыгарырга кирәк. Мәчеткә яки мохтаҗларга садака биргәндә: «Эх, китте инде акчам», – дип бирсәң, ул кабул булмый. Шуның кебек, гаилә чыгымнары бер яктан күңелне тырнаса да, аларны күтәргәндә: «Үз гаиләм, үз балам өчен бирәм», – дип, риза күңел белән бирсәң, садакадан китә. Элгәре заманда яшәүче мөселманнар, сөенеп, гаиләсенә урманнан утынын, коедан суын алып кайтканнар. Без исә, газга, суга, электрга килгән түләү кәгазьләрен күреп артык сөенмәсәк тә, чыгарып биргәндә садака нияте белән бирсәк, савабы да була, садаканың бәрәкәте дә кире үзеңә кайта. Гаиләң өчен тотылган мал – иң изге мал.

Кызганыч, бүген ир исемен йөртүче күп затлар үз гаиләләрен матди яктан кайгырта алмыйлар. Замананы сүгәләр: тормыш авыр, хөкүмәт әшәке, патшалар гаепле… Әлбәттә, синең гаиләңне беренче чиратта патша да, хөкүмәт тә кайгыртырга тиеш түгел. Элгәре заманнарда хәзерге кебек уңайлы машинасы да, сәфәр чыгарга юлы да булмаган. Хәзерге кебек, мең зар белән берне түгел, 6-7 бала үстергәннәр. Әбиләребезгә: зинһар, тагын берне генә тап инде, 400 мең акча бирер идек, дип тә әйтмәгәннәр… Аталар, ат җигеп, җир сөргәннәр, урман кисеп йорт күтәргәннәр, утын белән өй җылытканнар. Әниләр, мичкә ягып, ипи салганнар, елгада кер чайкаганнар. Балага, гипоаллерген памперсы, җылы суы түгел, кидертергә ыштаны да булмаган… Ий, Раббым, шул әти-әниләребездән, әби-бабайларыбыздан разый бул. Урыннарын җәннәттә кыл. Әмин.
 


Йосыф ДӘҮЛӘТШИН

в„– |

Казанда театраль татарча солянка була

$
0
0
28.04.2014 Мәдәният
Илназ Баһның зур бакчасы бар икән. Хатыны IndiVa, ә кайнанасы Әлфинә Әзһәмова. Көннәрдән бер көнне, нәкъ бакча сезоны ачылган чакны, Илназ гаиләсен Төркиягә ял итергә җибәрә. Ә үзе дусларын - Раяз Фасихов, Руслан Кираметдинов, Ринат Рахматуллинны шашлык ашарга чакыра. Әлбәттә, кызларсыз күңелсез, шуңа да Ләйсән Гыймаева, Ландыш Нигъматҗанова, Алина Даутова егетләр янына иптәшкә килә.

Шулай, рәхәтләнеп күңел ачып ятканда, бакчага янгын сүндерүче чибәр Ришат Фазлыйәхмәтов килеп төшә. Ә шулвакыт бакча яныннан яшь пар узып бара – Айгөл Рахимова белән Рәсим Низамов. Һәм нәкъ шушы бакча буенда Рәсим үзенең сөйгәненә тәкъдим ясый. Илназ Баһның күршесе Илдар Әхмәтовның да кунакка керәсе килә, әмма юк, хатыны Иркә җибәрми – чөнки бәрәңге утыртырга кирәк. Илдар урынына бер-берсен яратучы гаилә дуслары Динә һәм Рафаэль Латыйповлар хисле уллары Ленар Сәйфиев белән кунакка килә. Менә шулай шау-гөр килеп ята Баһның бакчасы.

  Бу нинди әкият дисезме? Юк, монда һич ялган юк. 22 май көнне артистлар “Филармония” залында бакча сезонын ачып җибәрер. Өр яңа премьера – театраль татарча солянкага килми калма. Бу гади концерт түгел, алып баручыларсыз музыкаль театр. Режиссер: Гөлназ Сафарова.     22 май, Филармония, 18:30.   Белешмәләр өчен телефон: 297 43 77.
---

в„–--- | 28.04.2014
Viewing all 38214 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>