Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38832 articles
Browse latest View live

Мөселманнар идеаль түгел

$
0
0
18.06.2014 Дин
Урта яшьтәге бер ханым белән очраклы гына танышып, сөйләшеп киттек. “Хәзергеләр динне дөрес тотмый. Газеталардан укып беләбез, имамнар да акча, байлык артыннан чаба. Шулай булгач, кемгә ышанырга кала соң?!” диде ул, ярсуын яшерә алмыйча.

– Аллаһка ышаныгыз!

– Аллаһка ышанам һәм әбиләребез тоткан динне генә дин дип саныйм. Алар хәзергеләр кебек кыланмый иде. Намаз укырга вакытым юк. Җәһәннәм, җәһәннәм, диләр. Ташласалар ташларлар, янсак янарбыз инде... Аллаһ безне бу җиргә җәфа чиксеннәр өчен җибәргән бит...

Мөселманга бу рәвешле фикерләүче кешеләр белән очрашканда, иң хәерлесе: “Йә Аллаһ, бу бәндәңне туры юлга күндер”, – дип дога кылу. Пәйгамбәребез (с.г.в.) еш кына: “Әй йөрәкләрнең халәтен үзгәртүче, минем йөрәгемне Үзеңнең динеңдә ныгыт”, – дип дога кыла торган булган. Шушы ук доганы “...фәлән кешенең йөрәген Үзеңнең динеңдә ныгыт”, – дип тә әйтеп була.

Динне дөрес аңлап бетермәүчеләрне күрү – ул гыйбрәт алу өчен бер сәбәп тә. Бер мөхтәрәм галимнән: “Сез әдәпкә кемнән өйрәндегез?” – дип сорагач, “Әдәпсезләрдән”, – дип җавап биргән. Начар сүз яки гамәлне күргәч, болай эшләргә ярамый, дигән уй туган аңарда. Дөнья бозылды, адәм балалары гөнаһка батты, дип зарланып йөрсә, башкалар күзенә әдәпле кеше булып күренә алмас иде.

“Ислам – идеаль, әмма мөселманнар идеаль түгел” дигән гыйбарә дә юктан гына тумаган. Адәм баласының хаталануы яки яман сүзләр сөйләп, кирәкмәс гамәлләр эшләп ташларга хирыслыгы диннең камил булмавын күрсәтми бит. Шуңа күрә Аллаһ дине турында кардәшләребезгә карап фикер йөртә алмыйбыз. Әгәр ике тегүчегә бер үк төрле тукыма биреп, берсенең теккән киеме бик матур, ә икенченеке “брак” булып чыкса, тукыма начар булган димибез ич. Шуның сыман, дин дә. Алтынны сазга батырсаң да алтын булып кала дигәндәй, ислам да мөселманның хатасы сәбәпле генә үзенең камиллеген югалта алмый.

Бүгенге мөселманнарны, гомумән, үзләрен мөселман санаган кешеләрне күзәтсәң, фикер йөртүләрендә әнә шундый сәерлекләр дә очрап куя. Димәк, балаларны тәрбияләгәндә, ислам динен дөрес аңлауларын максат итеп куярга кирәк безгә. Гадәттә, бала күргән нәрсәгә күбрәк ышана. Ә Аллаһның нинди зат булуы турында аңлатканда, төрле чагыштырулар куллану отышлы булыр иде. Мәсәлән: “Ана карынында ятучы бала әнисен күрми, күрә дә алмый. Ә бит анасы бар! Ул аны тукландырып тора. Аллаһ Тәгалә дә шулай. Без Аны бу дөньяда күрә алмыйбыз”. Һавада кислород бар икәнен беләбез, әмма күрмибез. Акылыбыз бар икәнен беләбез, әмма күрмибез. Шундый мисалларны күбрәк китерергә, кеше барлык нәрсәне дә күрә алмавын, аңа андый сәләт бирелмәгәнлеген балага аңлатып торырга, күңеленә сеңдерергә кирәк. Ул әкренләп “мин күрмәгән әйбер – юк дигән сүз түгел әле” дип фикер йөртә башласын. Шулай ук башка кешеләрнең күңелен, ниятен “укырга” ярамаганлыгын да аңлар, чөнки ул анда ниләр “язылганын” күрми бит. Шулай итеп начар сүздән, гамәлдән сакланырга кирәклеген төшендерү дә җиңелләшер, иншаллаһ.

Бүгенге балалар мәгълүмат ташкыны чорында яши дияргә яратабыз. Ә безгә, ата-аналарга, шул мәгълүматның кирәген генә алырга өйрәтү бурычы куелганлыгын да онытмыйк. Әгәр Аллаһ, Аның дине хакындагысын, “ташласалар ташларлар, янсак янарбыз инде...” дип әйтүне бернигә санамый торган, зәгыйфь иманлы буын үсмәсен, дисәк.

Хәдисләр:


1. Акыллы кеше шулдыр ки, ул башкаларның хәленнән гыйбрәт алыр, акылсыз шулдыр ки, башкалар аның хәленнән гыйбрәт алыр. Баласы белән кечкенә генә күңелсезлек булса да, әти-әни аны уртага салып сөйләшә, бу хәлнең нинди сабак бирүен ачыклый икән, сабыен фикерләргә өйрәтә дигән сүз.

2. Дин – нәсыйхәттер. Яки дин үгет-нәсыйхәтләр белән куәтләнер, чөнки бу гамәлдә файда күп. Шулай ук балалар тәрбияләгәндә дә.

3. Гыйлемнең иң куәтлесе һәм иң файдалысы – ул адәм баласын яралткан Аллаһны тану. Бу гыйлемне балаларыбызга да өйрәтергә насыйп булсын.
 


Нурия ӘЛМИЕВА

в„– |

Татар яшьләре көннәре брендка әйләнде

$
0
0
19.06.2014 Милләт
24 ел дәвамында үткәрелеп килә торган Татар яшьләре көннәре 30 парны гаиләле иткән. Аннан кала, әлеге чараның башка куандырырлык нәтиҗәләр дә җитәрлек.

Татар яшьләре көннәрен оештыру идеясе белән 1990 елда Рим Гыйлфанов һәм Резеда Сафиуллина чыга. Чараның төп максаты булып чит төбәкләрдәге яшь ватандашларыбызны җыю тора. Нәкъ менә әлеге чара нигезендә яшьләр оешмалары барлыкка килә, махсус лагерьлар оештырыла, төрле өлкәләрдә гомер итүче яшьләр бер-берсе белән гаилә кора башлый. Мәсәлән, былтыргы Татар яшьләре көннәре нәтиҗәсендә кавышкан Башкортостан кызы һәм Самар егете бүген инде сабыйлары тууын көтә.

Быел XXIV Татар яшьләре көннәре өчен үзенчәлекле ел: чараның төп оештыручыларының берсе - “Идел” яшьләр үзәге үзенең 15 еллыгын бәйрәм итә. 22-28 июнь көннәрендә узачак чарада 18-30 яшьлек 150 делегат катнашачак. Алар Россиянең 35 төбәгеннән киләчәк, шулай ук Эстониядән дә бер кунак булачак. Иң күп санлы катнашучылар – Мәскәү өлкәсеннән. Аннан 19 делегат киләчәк.

Бер атна дәвамында яшьләр үз проектларын тәкъдим итәчәк. Алар арасында әле язылган гына проектлар да, инде тормышка ашырыла торганнары да бар. Мәсәлән, Свердлау яшьләренең – “Хатын-кыз булу”, сарытаулыларның “Татарча диктант” проектлары. ТЯКдә катнашучылар шулай ук Болгар, Казан буенча сәяхәт кылачак (чараның үткәрелү урыны – Лаеш районының Боровое Матюшино бистәсе). Тагын бер “фишка” – Г.Камал исемендәге театр каршында флэшмоб оештыру. Бу – яшьләрнең үз теләге. Быел 5 еллыкларын билгеләп үтүче торган ике иҗтимагый оешманы да тәбрикләячәкләр. Аның берсе “Бердәмлек” яшьләр клубы (Мәскәү өлкәсе) булса, икенчесе – “Заман” оешмасы (Омск өлкәсе). Ә менә киләсе елга оештыручылар Татар яшьләре көннәренең башлангычында торган кешеләрне җыярга тели.

Татар яшьләре көннәрендә мәҗбүриләп катнаштыру юк. “Бүген Татар яшьләре көннәре – ул инде аерым бренд. Анда эләгү – читтә яшәүче һәр татарның бик зур теләге. Бу чарага ихтыяҗ зур. Бер ел эчендә җыелып килгән идеяләрне тормышка ашыру, проблемаларны уртага салып сөйләшү өчен бер мәйдан ул”, – диде “Идел” яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина.

Программага килгәндә, ТЯКдә татар теле, тарих, журналистика, вокал, хореография дәресләре каралган. Укытырга Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев, Наилә Гәрәева, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Фаяз Хуҗин һәм башка белгечләр киләчәк. Төрле бәйгеләрне исә чарада катнашучылар үзләре үткәрә. “Татар кызы”, “Татар егете”, “Моңлы сандугач”, “Танцпол йолдызы”, “Ширбәтле пар” дигәннәре аеруча яратып кабул ителә икән.

Катнашучыларның теләк-тәкъдимнәре буенча, программа Рамазан ае башлануны истә тотып та төзелгән. 27 июньдә яшьләрне “Ярдәм” мәчетенә алып барачаклар.

Узган еллардагы кебек үк, быел да ТЯКдә татар яшьләре лидеры билгеләнәчәк. Былтыргы җиңүче - Удмуртия егете Ринат Фәйзуллин, быел күчмә кубокны башка кешегә тапшырачак. Шунысы кызык, 7 ел дәвамында лидерлар буларак бары тик егетләр генә сайланган. Быел әлеге тенденция үзгәрерме икән, дип уйлана оештыручылар.

Татар яшьләре көннәреннән соң чит төбәкләрдә Татар яшьләре җыеннары уздырыла. Күпчелек төбәкләрдә “Татар егете”, “Татар кызы” дигән конкурс, татар дискотекалары, татар лагерьлары оештырыла. Киләчәктә татар ди-джейлары мәктәбен булдыру да каралган.

Әйтергә кирәк, элек чара “Бөтендөнья татар яшьләре көннәре” дип аталган. Хәзерге вакытта “бөтендөнья” сүзе инде кулланылмый. Журналистларны бу мәсьәлә дә борчый булып чыкты.

- 1990нчы еллар башында милли хәрәкәт бик көчле иде. Еллар узгач, ул сүлпәнәя башлады. Монда финанс ягы да бар. Фин, төрек татар яшьләре белән элемтәгә чыкканда, аларның иң беренче соравы - юл чыгымнарын каплый алу-алмау турында. “Идел” яшьләр үзәгенең мондый мөмкинчелеге юк. Без чит илдәге яшьләр белән элемтәдә торабыз. Мөмкинчелек булганда, аларны монда да чакырабыз, ләкин аларны Татар яшьләре көннәренә китертү мөмкинлеге юк, – диде Татар федераль милли-мәдәни автономиясе аппараты җитәкчесе Миләүшә Шәрәпова.

“24 ел дәвамында оештырыла торган әлеге чарада катнашучылар арасында татар телендә сөйләшүчеләр артканмы?” дигән сорауга Ләйсән Сафина җавап бирде.

- Татар телендә аралашучылар саны 100 процент артты дип әйтә алмыйбыз, чөнки чит төбәкләрдә генә түгел, Татарстанда да нинди вәзгыять булганын беләсез. Бары тик татар телендә аралашкан яшьләрне сайлап алган еллар да булды. Шуннан соң бер нәтиҗәгә килдек - татар телен яхшы белгән бөтен кеше, кызганыч, иҗтимагый оешмаларда эшләми. Һәм татар телен яхшы белүче әле яхшы оештыручы дигән сүз түгел. Без катнашучыларда татар теленә кызыксыну уятырга тырышабыз. Алар үз телен, тарих-мәдәниятен белергә тиеш, дигән фикердә торабыз. Шуңа күрә безнең программа 50гә 50 итеп, татар һәм рус телләрендә төзелә. Әйе, бу барыбызның да төп проблемасы. Чит төбәктәге татар яшьләренең яртысы гына татар телендә аралаша. Бу мәсьәлә гаиләдән дә тора, – диде Ләйсән Сафина. 


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

в„– | 18.06.2014

Казанда Рамазан ае алдыннан велокросс оештырыла

$
0
0
19.06.2014 Дин
Казанның "Ярдәм" мәчете каршындагы "Иман йорты" мөселман яшьләре клубы һәм Татарстан Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге 25 июньдә башкалада Рамазан ае башлануы уңаеннан велокросс оештыра.

Рамазанны каршылап оештырылучы бу чара быел беренче тапкыр уздырыла. Чарада теләге булган һәр кеше катнаша ала, дип хәбәр итте "Иман йорты" клубыннан Ләйсән Солтанова.

Кросс "Ярдәм" мәчетеннән башланып кичке 6да башланып китә. Егетләр алдан, кызлар арттан барачак, теләге булганнар машинада да кушыла ала. Велокросста катнашучылар Казан нуры, Кол Шәриф, Нурулла мәчетләрендә, "Тандем", "Кольцо" кебек эре супермаркетлар янында тукталып, Рамазан башлануы турында искәртүче магнитлар таратачаклар.

Акциянең максаты – Рамазан ае турында булдыра алган кадәр күбрәк кешегә җиткерү, аның якынлашуы турында искәртү.

Татарстан мөселманнары уразага 28 июнь керә.

1 июнь яшьләр балалар өчен "Гаилә бәйрәме" исемле хәйрия чарасын уздырды.  




в„– | 18.06.2014

Бүгенге чыгарылыш кичәләре күпмегә төшә?

$
0
0
19.06.2014 Җәмгыять
“Чыгарылыш кичәсе” дигәч, 11 нче сыйныф укучылары күз алдына килеп басса да, бу аларның гына бәйрәмнәре түгел бит. Хәзер балалар бакчасыннан киткәндә дә, 4 нче һәм 9 нчы сыйныфларны тәмамлагач та, зурдан кубып бәйрәм итәләр. Бу көн сабый күңелендә онытылмаслык булып узсын өчен, хәзерге ата-аналар көчен дә, акчасын да кызганмый. Бүгенге кичәләр күпмегә төшә һәм аны ничек кызыклы итәргә?

Министр котлавы
Энгель Фәттахов, ТР мәгариф һәм фән министры:

– Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезнең алда торган иң беренче бурыч – уңышлы итеп БДИ тапшыру һәм булачак һөнәрегезне сайлау. Һәрберегезнең тормышта бар нәрсәгә дә ирешүен телим – үзегез теләгән, кызыклы һөнәр сайлагыз һәм канәгатьләнү хисе алып килерлек, алган белемнәрегезне файдалана алырлык өлкәдә эшләгез.

Үз укучыларына биргән белем, осталык, сабырлыклары өчен хөрмәтле укытучыларыбызга рәхмәт әйтәсе килә. Әти-әниләрнең соңгы кыңгырауга нинди дулкынлану белән килүен беләм. Балаларыгызның уңышлары сезгә яратуыгыз, кайгыртучанлыгыгыз өчен бүләк булсын. Бүген чыгарылыш сыйныф укучыларына башка мәктәп укучылары да зур хөрмәт һәм ак көнләшү белән карый. Алар өчен шатлыклы кыңгырау яңгыравы күптән көтелгән каникулларны белдерә. Укучылар! Җәйге ялларыгыз күңелле үтсен һәм күп якты истәлекләр алып килсен. Исегездә тотыгыз, һәр хыял тормышка аша ала һәм бар нәрсә дә үзегездән генә тора! Хәерле юл сезгә!

Чыгарылыш кичәсе күпмегә төшә?

Кызларны киендерү:
Күлмәк – 4 мең сумнан
Туфли – 2,5 мең сумнан
Сумка – 1 мең сумнан
Бизәнү әйберләре – 2,5 мең сумнан
Макияж, маникюр һәм прическа – 3 меңнән

Малайларны киендерү:
Костюм-чалбар – 4 меңнән
Күлмәк – 800 сумнан
Аяк киеме – 2,5 мең сумнан

Банкет – кеше саен 4 мең сумнан
Альбом – 2,5 мең сумнан
Чәчәкләр, укытучыларга бүләкләр, фотограф – 10 мең сумнан

Бәйрәмне күңеллерәк итү өчен...


* Киләчәккә хат язып калдырырга мөмкин. Чыгарылыш кичәсендә фикереңне, ак кагәзьгә төшереп, бер урында яшереп калдырып, 20 елдан соң классташлар белән очрашкач ачып укысаңмы!..
* Сабакташларга: “Хәзер нәрсә турында уйлыйсың?” – кебек гади сораулар биреп, истәлек өчен кыска видеолар төшерергә була.
* Мәктәп логотипы төшерелгән тукымадан яки кәгазьдән махсус фон ясап кую да модада бүген. Аның янына басып, туйганчы фотога төшәргә мөмкин.
* Тактага акбур белән хыялыңны ясап (мәсәлән, Лондонда уку, президент кәнәфие, берәр бәйгедә җиңү), шуның янында фотога төшү – фотоальбом өчен менә дигән идея.

Бу кызык!

* 2014 елда Татарстан мәктәпләрендә 9 нчы сыйныфны 36 019 укучы, 11 не – 20 415 бала тәмамлый.
* Быелдан яхшы укучыларга көмеш медальләр бирелми.

“Әти-әниләрне чыгарылыш кичәсенә чакырмадык”

Хафиз МИРГАЛИМОВ, коммунистлар партиясе лидеры:


– Чирмешән районында мәктәп тәмамлавыма быел 43 ел була. Алмагач бакчасында, линейкага бастырып, аттестат тараттылар. Актив укучы булганым өчен, миңа мактау грамотасы да тәтегән иде. Ул елларда әти-әниләрне чыгарылыш кичәсенә чакыру гадәте юк, бәйрәмдә укучылар укытучылар гына. Булдыра алганча, концерт оештырып, җиңелчә табын әзерләп, вакытны күңелле уздырдык. Иртәгәсе көн борчуларын уртага салып, укытучылар белән серләшеп, фикер алышып утырган мизгелләр хәтердә уелып калган.

“Таңга кадәр җырладык”
Мөнир РАХМАЕВ, җырчы:


– Әлмәттә 2006да узган чыгарылыш кичәсендә кара чалбар, ак костюм, ак күлмәк һәм ал галстуктан идем. Әти-әниләр безгә йорт арендалады. Мәктәптә үткән чарадан соң шунда юл тоттык. Анда табын әзерләп, шау-гөр килдек, гитарага җырлап таңны каршы алдык, аннары егетләр белән балыкка киттек.

“Икенче көнне үк колхозга эшкә киттем”
Фоат САДРИЕВ, язучы:


– Мөслим районы Рус Шуган авылы урта мәктәбен 1958 елда тәмамладым. Тантаналы рәвештә аттестат тапшырдылар, кунаклар арасында район газетасы баш мөхәррире дә бар иде. “Бүгенге көннән сез – мөстәкыйль, алдыгыздагы барлык юллар да ачык”, – дигәне истә калган. Исерткеч эчемлекләр юк, термоска чәй ясап, болынга таң каршыларга киттек. Аннары мин туган авылга җәяүләп атладым (соңгы 3 елны күрше авылга йөреп укыдым). Ат юлыннан кайтып барам, ике яклап та чәчәкләр болыны... Хыяллар белән исергән вакыт. Чыклы үләнгә ятып, зәп-зәңгәр күк йөзенә карап яттым. Кайтып, йокладым микән, юкмы, истә түгел, шул ук көнне колхозга эшкә чыгып киттем...

“Елаганыбыз истә калган”
Илсөя БӘДРЕТДИНОВА, җырчы:


– Сыйныфта алты бала гына булгач, бер гаиләдәй яши идек. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлау безнең өчен иң моңсу көннәрнең берсе булды. Елаганыбыз истә калган. 1998 елдагы чыгарылыш кичәбезгә Лениногорскидагы иң яхшы оркестрны чакырган идек, вальс өйрәндек. Кулга аттестат алганнан соң, урманга киттек. Төтен исләрен чыгарып, анда ике көн рәхәтләнеп ял иттек.
 


Зәйнәп ГЫЙМАЛТДИНОВА

в„– |

Сез дә йоклап йөрмәгез

$
0
0
19.06.2014 Җәмгыять
“Сәлам! Нишләп йөрисең? Каралырга килдеңмени?” Ят җирдә кем болай якын итеп, танып эндәшә, дисәм, Валя икән. Гадәттә, мондый урыннарда кеше бик боек була, күзе белән күрсә дә, үз кайгысына уралып-буталып, узып китәргә мөмкин.

Онкологик больница – кешенең зиһенен ала торган җир шул ул. Мин дә, бик борчылып, бу юлы ниләр әйтерләр микән инде, дип, томография көтеп тора идем. Валяны күргәч, ничектер җиңел булып китте. Кайгыларым онытылып торган сыман булды. Ул чираттагы химиясен алган икән. Врач чыгарып бирәсе кәгазьләрен көтә. Хәле юк, күренеп тора. Йөзе дә агарган. Бу юлы авыррак булды, ди. Ни белән килдең, мин әйтәм. “Мин, малай, машинада бит инде, бер 10 еллап бардыр. Рульдә үзем килдем,”– диде ул. Аптырап киттем.

Валя, күптәнге танышым, район үзәгеннән ерак түгел бер авылда яши. Күп еллар элек без аның белән бергә комбинатта эшләдек. Ул иң пычрак, зыянлы җирдә – тире иләү, буяу цехында иде. Моннан берничә ел элек Валяда каты чир тапканнар, операция ясаткан икән, дип ишеткән идем. Элекләре күргәләп йөрдем, чирләп киткәч, бер тапкыр да очратканым булмады. Коридорда утырырга урын юк, аның белән баскан көе генә сөйләшеп киттек. Үзем аны тыңлыйм, ә күз алдымда бөдрә чәчле, олы күзле, үзенең тышкы кыяфәтенә бик игътибарлы яшь кыз Валя килеп басты. Ул ут уйнатып эшли дә, телгә дә бик чая иде. Әйтәсен әйтә, күңелендә калдырмый. Аннан кияүгә чыкты ахырысы, комбинаттан китте. Валяның кара бөдрә чәчләре ап-ак булган. Әле бит ул иллегә дә җитмәгән хатын.

“Чәчең бик матур иде бит синең,”– дим. “Әй, химия коеп бетерде инде. Беренче алуларымда керфегемә кадәр коелган иде. Кеше сыман париклар киеп йөрмәдем, яулык яптым да йөрдем. Менә, бу юлы чәчем ак булып чыкты,– диде ул, шапкасы эченә сыек кына бөдрәләрен этеп.

Валяның операциядән соң башта хәлләре алай начар булмаган. Үзе шулай дип сөйли инде. Моны башыннан кичергән кеше генә белә. Ике малай үстергәннәр. Олысы 21 яшендә, эшләп йөри икән инде. Кечесенә – 11 яшь, ди. “Шул бәндәгә 10 елдан соң тагын бала алып кайттым бит мин җүләр, – ди Валя. Хатынында шундый чир табылгач, ире Коля башта эчүгә сабышкан, аннан бөтенләй ташлап чыгып киткән. “Мин “попуткаларда”, кайда маршрут таксилары белән чыгып китеп, химия терапиясе алып кайтам, ә бу исерек, ята. Хәлең ничек, карчык, ничек булды, барып кайттыңмы, дип сорашу да юк. Елына ике тапкыр барган чаклар да булды. Ә Коляга нәрсә? Миңа чирле хатын кирәк түгел, диде дә, чыгып китте. Шуңа психландым, борчылдым микән, ике ел узгач, умыртка сөягендә метастаза таптылар. Үпкәгә якын булгач, бик курыктым. Дәвалыйлар монда анысы, бик карыйлар, врачларга рәхмәт. Хәзер менә кайтып китәргә торам. Чаллыга кайтам башта. Анда апаларда берәр кич кунармын инде. Хәл җыеп әзрәк”, – диде Валя. Аның врачы чыгып, тагын кайчан килергә икәнен әйтеп, кулына кәгазьләрен тоттырды. Аннан Валя: “Синең дә әйбәт булсын, уңышлы чыксын”, – дип, саубуллашып, әкрен генә гардеробка таба китте.

Больницада бу күрешүдән соң, ярты ел вакыт узды. Район үзәгендәге “Хыял” кибетенә кереп, сатучы Гөлнара белән сөйләшеп тора идем, ишектән үк берәү кычкырып, сәлам биреп керә. Карасам, Валя. Бәләкәй улына чалбар, кроссовки алырга килгәннәр икән. Бер очтан бакчага су сиптерергә нечкәрәк шланг та карыйк әле дип, бу кибеткә дә сугылганнар.

Хәлләр ничек соң?” – дип сорауга, Валя: “ Аллага шөкер хәзергә. Әйбәт. Әле тагын барып кайттым Казанга. Башка җирдән тапмадылар, ә теге умыртка сөягендәгесе шеш шул көе тора икән. Үзгәреш юк, диделәр. Химия курсы алгач, үсми торадыр инде”. “Иптәшең кире кайтмадымы соң?”– дим. Валя: “Кайтты! Кая барсын ул? Ике-өч ай монда бер иптәшендә ятты да, кире кайтты. Мин ялгышканмын, гафу ит инде, ди. Мин кертмәдем. Хәзер кем якты чырай бирә, шунда кунып, эшләрен эшләшкән булып йөри бугай. Шундый авыр чагында мине ташлап чыгып киткәндә уйларга кирәк иде аны. Төнге сәгать 4 ләрдә Казанга чыгып китәсе булганда, күземә бер бөртек йокы керми иде. Күрше бүлмәдә балаларым ята, алар ишетмәсен дип, мендәргә капланып елыйм. Әй ходаем, мин никләр бу кадәрле интегәм, әллә дөньясын ташлап китим микән, дигән чакларым да булды. Аллаһым сабырлыкларын да биргәндер инде. Менә, аякта бит әле. Өйдә олы улым белән ремонт ясадык. Балаларым анысы әйбәт, тәртипле булып үстеләр. Әтине ник кертмибез дә димәделәр, минем яклы алар. Тегесе мин юкта әллә ничә кат килеп киткән. Балалар аша миңа якынаймакчы була. Юк инде. Минем аңа җаным каткан”.

Валя кыш көне Казанда күргән сыман түгел, күз тимәсен. Матурланып, яшәреп киткән. Чәчләрен килешле итеп, элекке вакытларындагысы сыман итеп кистергән, битләре алсуланып тора. Бу тормышта ниләр генә күрсә дә, баш имәгән бу хатынга карап, сокланмый мөмкин түгел иде. Аның күңеленең күтәренке дулкыннары безне дә чайкап алды. Валя, көлә-көлә, соңгы яңалыгын да уртаклашты. Яхшы гына берәү белән очрашып йөри башлаган икән. “Тормышымны алып барырга да ярдәм итә. Менә мин 10 мең пенсия белән ничек сөйрәр идем аны? Әле машинамны да яңарттым. Әнә, перламутр төсендә, күрәсезме? – дип, Валя тәрәзәгә күрсәтте. Аннан: “ Әле бит менә минем кебекләргә дә карыйлар. Эзләмәдем, үзе тапты... Давай, сез дә йоклап йөрмәгез. Пока!”– дип, сатучы белән икебезгә уен-көлке “атып”, кулындагы ачкычын чылтырата-чылтырата, чыгып та китте.  


Ләйсәнә ӘМИРХАНОВА

в„– |

Зөфәр бүләге күңелләргә хуш килде

$
0
0
19.06.2014 Мәдәният
Алдан хәбәр итеп килгәнебезчә, 17 майда Т. Новгород өлкәсе Пильна районы Иске Мочалиның иркен болынында Салават тулы командасы һәм хөрмәтле дуслары Фирзәр Мортазин, Хәмдүнә Тимергалиева белән зур концерт-тамаша бирде. Мочали авылларын татар җырының моң-назы иркәләп торган сәгатьләрдә без кайбер тамашачыларның шул хакта фикерләрен белештек.

- Безнең якларда Салаватның шулай дәвамлы җырлаганын хәтерләмим, Зөфәргә рәхмәт, ул ел саен Нижгар татарларын нинди дә булса тамаша белән сөендереп тора. Әмма монысы тәмам хәйран калырлык, чөнки татар эстрадасының иң популяр, иң абруйлы, татар халкының иң яраткан җырчысы Салават үзе безнең алда чыгыш ясый, - дип хисләнеп сөйләде Зур Рбишчадан Наил әфәнде Алимов һәм аның сүзләрен тормыш иптәше Рафия ханым да хуплады.

- Әйе, Зөфәр булмаса, Салаватны тереләтә күрү, аның җырлавын тыңлау күбесенең хыялларында гына калачак иде. Ә болай булгач, Зөфәр күпләрнең өмет-хыялларын тормышка ашырырга төп сәбәпче булды. Бүгенге заманда төрле чараларга тамашачы җыю бигрәк катлаулы нәрсә, ә менә биредә, күргәнегезчә, ул мәсьәлә юк. Әлбәттә, бу өлкәдә “Туган як” та зур өлеш керткәндер, - диде Печәдән Сабир әфәнде Магҗанов.

- Зөфәр молодец, ике-өч тиен диеп тормый, авылдашлары һәм якташлары өчен, гомумән, татар халкы өчен хәләл акчасын кызганмый ул. Чын күңелдән горурланам мин якын дустым белән, - ди Яңа Мочалидан Хәмзә Боцкин.

Без тагын бик күп кешедән шул хакта сораштык һәм алар барысы да шундый зур музыкаль тамашадан бәйрәм өлеше алганнары өчен Зөфәр Ибраһим улы Зайровка чиксез рәхмәтлеләр.

Ахырда Салаваттан үзеннән концерт саф һавада нинди атмосферада узганы, тамашачыларыбыз, шәхсән Зөфәр Ибраһим улы аны ничек кабул иткәне турында кызыксындык.

- Минем Нижгар мишәрләре белән дуслык күптән бар инде. Бу якларга килүем дә беренче генә түгел, әмма концерт белән махсус шундый аланлыкта чыгышым беренче тапкыр гына сезнең якларда. Т.Новгородта, Мәскәүдә кебек, биредә дә өч сәгатьлек концертым бер сулышта узды да китте. Чөнки анда да, биредә дә тамашачыларымның шаян һәм тапкыр, зирәк һәм тәвәккәл мишәрләрдән торганын беләм. Сез бит һәр җырның эчтәлегенә үтеп керәсез, юморның үткенен яратасыз. Ә юморны аңлаган, җырны тойган тамашачы белән аралашырга да, концерт алып барырга да рәхәт. Зөфәр кебек егетләрегез булганда, Нижгар татарлары яшәячәк, - дип аптырап кына җаваплады Салават. 


О.ХӨСӘИНОВ

в„– |

Ни өчен яман шеш Русиядә шулкадәр киң таралган?

$
0
0
19.06.2014 Медицина
Дога кылып ракны дәвалап булмый. Яңа технологияләр кирәк, ди Башкортстанның баш онкологы Шамил Ганцев.

Башкортстанда рак белән авырган һәр дүртенче кеше (25%) табибка инде бу чирнең соңгы, дәвалап булмый торган дәрәҗәсе белән килә. Татарстанда да шул ук хәл, диде Азатлык студиясендә булып киткән Башкортанның баш онкологы Шамил Ганцев. Ни өчен яман шешне башта ук күреп булмый? Ни өчен аны дәвалар өчен мөмкинлеге булган һәркем Русиядән читкә китү ягын карый? Киләчәктә авыручылар саны кимерме? Табиб белән шулар хакында сөйләштек.
 
– Иң күп рак белән авыручылар Русиядә генә дигән тәэсир бар. Бүгенге көндә халыкны юк иткән төп чир нәрсә?
 
– Рак түгел. Элеккегечә йөрәк һәм кан тамырлары авыруларыннан кешеләр күбрәк үлә. Өченче урында төрле һәлакәтләр, имгәнүләр. Рак икенче урында. Беренчесеннән ничектер сакланып булса, рак белән һәлакәтләрдән саклану бик авыр. Аракы эчү һәм исерек килеш кылган җинаятьләр, юл һәлакәтләре, депрессиядән үз-үзләренә кул салу очраклары Русиядә бик югары. Онкология исә бөтен дөнья проблемасы. АКШта авыручылар Русиядән дә күбрәк, анда да үләләр, ләкин анда аны дәвалыйлар, үлүчеләр барыбер азрак.

Башкортстан белән Татарстан ракны дәвалауда Русиянең беренче бишлегендә. Төбәк башлыклары игътибар иткән, аны мөһим дип санаган җитәкчеләр булган төбәктә онкологияне дәвалау яхшырак. Безнең бит әле күршедә экология нинди начар булган Чиләбе, Свердлау бар. Үзебездә дә сәнәгать күп. Алай да бик начар димәс идем.

Онкология ул цивилизация чире. Күпләр Русиядә рак эпидемиясе дип саный, дөрес түгел бу. Әлегә шулай күренергә мөмкин, чөнки рак белән авыручылар саны да арта. Иске система, иске алымнар, дога кылып, компресс куеп ракны дәвалап булмый. Яңа ысулларны җайлап җибәрү өчен вакыт кирәк. Минем Прагага сәфәрем дә шуның белән бәйле. Биредә бер елдан артык Протон терапиясе үзәге эшли. Аларның тәҗрибәсе белән таныштым. Үзебездә дә шундый әйбер кирәклеген аңладым, хезмәттәшлек турында килешү төзедек.

Быел Уфада заманча томография һәм радиохирургия үзәге ачылды. Анда елына 600ләп авыруны тикшереп, кирәк булса нурланыш терапиясе яки яман шешне "киберпычак" белән кисеп дәвалый алачакбыз. Ул үзәкне "Роснано" ярдәмендә ачтык.
 
– Протон терапиясе үзәген Русиядә тиз генә төзергә мөмкинлекләр юк диелгән иде узган ел. Үзәк белән ничек хезмәттәшлек итәргә җыенасыз?
 
– Беренче мине монда шаккатырганы шул булды, авыруларны хастаханәгә салмыйча дәвалыйлар. Бу бик мөһим. Авыру кеше ирекле шартларда, дәваланырга гына килә. Аннан соң хәленә карап теләгәнен эшли, шәһәргә чыга, ял итә. Әлегә мин монда үземнең табибларны китереп укытырга җыенам.
 
– Русиядә рак белән авырган һәм мөмкинлеге булган һәркем дәваланырга чит илгә китәргә тырыша. Германия, Израилдә инде Русиядән килгән авыруларны күпләп дәвалаучы клиникалар, моның өчен өйрәтелгән тәрҗемәчеләр бар...
 
– Мин Русиядән авыруларны чит илләрдә дәвалауга каршы. Кемдер авырыйм, дип әйтә дә, тотыналар акча җыярга. Баксаң, ул авыруны үзебездә дә дәвалап була икән. Чит илгә дәваланырга җибәреп без халыкның сәламәтлеген яхшырта алмыйбыз. Шундый үзәкләрне Русиядә төзергә кирәк. Үзебездә төзегәнче, эйе, җибәрергә була чит илгә. Чит илгә үзебезнең табибларны җибәреп өйрәтергә кирәк. Тәҗрибә тупларга җибәрергә кирәк, чит илләрдә җиһазлар сатып алып Русиядә куярга кирәк.
 
– Ни өчен Русиядә башында ук рак икәнен белә алмыйлар? Табиблар гаеплеме?

– Иң зур гаеп кешеләрнең үзләрендә. Рак белән авыручыларның 60%ты аны белми һәм сизми. Яман шеш организмга шул кадәр яраклаша, аның бер өлешенә әйләнә. Табиб хатасы да булырга мөмкин, әлбәттә. Вакытында күрмәү. Ракның нинди генә формасы юк. Менә монда килер алдыннан гына бер авыру килде минем яныма. Бер төрле тикшерү аның рак белән авырганын күрсәтә, икенче төрлесе аны кире кага. Мөмкин булган барлык тикшерүләрне уздырып ракның атипик формасы дигән диагноз куйдык. Яңа формалары чыга авыруның. Тәҗрибә дигән әйбер шул инде ул - табиб норма һәм аннан киңрәк караганда нәрсә була алганын белергә тиеш. Менә бу һөнәри осталык, менә бу үз эшеңне яхшы белү, дип атала. Авыруны тикшерүгә җибәрүче табиб ул үзе галим һәм тикшерүче булырга тиеш. Авыру үзе аңламаган күрсәткечләргә анализ ясап үзе нәтиҗә ясарга тиеш.
 
Без бу дөньяга кунак булып килгәнбез. Үзебезнең тормышыбызны һәм якыннарыбызның тормышын катлауландырмаска кирәк

Азатлык укучыларына киңәшем - тикшеренегез, авырткан яки борчыгын бер генә урын булса да табибка барыгыз. Германиядә медицина ни өчен алга киткән дип уйлыйсыз? Анда бездә кебек күп тартмыйлар, аның кадәр аракы эчмиләр. Безнең исә авырый башлаган кешеләр дә тартуны ташламый. 1 июнь Русиядә гамәлгә кергән тәмәкегә каршы канунны мин бик хуплыйм. Тәмәке азрак тарткан саен рак белән авыручылар кимиячәк.  Алкоголь ни кадәр азрак эчелсә, шул кадәр сәламәтлерәк булачак халык. Эчү мәдәнияте бар бит, Франциядә, мисал өчен. Анда да эчәләр, әмма аның сыйфаты башка. Безнең бит норма онытыла, көндәлек эшкә әйләнә. Сәламәтлекне сакламау, авыр эш - болар барысы да зыянга.
 
Табибларның әзерлегенә килгәндә, әлбәттә, соңгы елларда медицинага укыту бик начарайды. Китап укытып өйрәтеп була кешене, ләкин бу гына җитми.  Авыруның хәленә керергә табибны беркем дә өйрәтә алмый. Бу сәләт йә бар, йә юк. Илдә БДИ (Бердәм дәүләт имтиханы) кертелгәч студентлар уку йортларына автоматик рәвештә җыела. Аларның теге яки бу һөнәргә яраклымы-юкмы икәне тикшерелми. Медицина университетларына керәләр, әмма аларның яхшы табиб булып чыгу омтылышы юк. Бу бер. Икенчедән, хезмәт хаклары. Хирург онкологның эше коточкыч авыр. Университетны тәмамлаган студент көне-төне операция бүлмәсеннән чыкмыйча эшләп тә яхшы акча ала алмаганда алга китеп булмый.

– Быел Русия хөкүмәте Русиядә дәвалап булмаганнарны чит илгә җибәрүгә акча бирүе турында карар кабул итте. Елына 177 миллион сум ничә кешегә җитә?
 
– Инде әйтүемчә, авыруларны үзебездә дәвалауга ирешергә кирәк. Әмма бездә дәвалап булмаган чирләр дә бар. Генетика авыруларын дәвалый белмибез. Спорт һәм һәлакәкәт җәрәхәтләреннән соң аякка бастыра алмыйбыз. Аларны Германиядә һәм Швейцариядә яхшы дәвалыйлар. Тезгә операцияләрне Германиядә ясыйлар. Баш миенә операцияләрне Германиядә ясыйлар. Анда тәҗрибә бар. Анда бөтен дөньядан авырулар күп килүе сәбәпле, аларның тәҗрибәсе дә зуррак. Моның әһәмияте зур. Хөкүмәтнең акча бүлүе әйбәт. Ләкин акча бик кечкенә. 10 кешегә җитә ала, күп булса. Сөяк җелеген күчереп утырту (костный мозг) операциясе 200 мең евро тора. Химия терапиясенең заманча ысуллары бик кыйбат. Чит илгә кешеләр гадәттә үз акчаларына бара, химаячеләр акчасына, фондлар акчасына. Андый фондлар кирәк, чөнки кайбер очракларда авыруны ашыгыч рәвештә чит илгә җибәреп дәвалый башларга кирәк була. Андый очракларда акча шундый фондлардан алына.
 
Мин инде 40 ел онкологиядә эшлим. Гап-гади хирургтан башладым. Дөньяның кайсы гына илендә булганым булмады. Гарәп илләренә барган саен анда тире рагы булмаганына шаккатам. Моны беркемнең дә махсус утырып фәнни яктан тикшергәне юк, боларны мин сезгә үз күзәтүләрем нигезендә генә хисләнеп сөйлим. Меланома – тире рагы Русиядә, Австралиядә бик күп, дистәләгән мең кеше авырый. Гарәп илләрендә елына 1-2 кеше була ала. Ни өчен дисезме? Русия халкы кебек чишенеп ятмый алар ул кояшта. Ирләрнең җенси әгъзасы рагы юк. Монысын ир-егетләрнең сөннәтле булуы белән аңлап була. Хатын-кызларда анда күкрәк бизе белән аналык рагы юк диярлек. Анысын да аңлатып була.
 
– Татарстан белән Башкортстан ислам кануннары белән яшәсә рак белән авыручылар азрак булыр иде дип әйтәсегез киләме?
 
– Ул гына тәэсир итә, дип әйтергә фәнни нигез юк. Климат та мөһим. Чечняда әнә ислам кануннары безнекеннән көчлерәк, әмма анда һава юеш булганга үпкә һәм сулыш юллары авырулары бик таралган. Соңгы елларда бездән күкрәк бизе рагы киң таралган. Нигә? Хатын-кызлар бала табасы вакытта бала тапмый. Тапкач имезергә теләми. Ислам илләрендә исә андый проблемалар юк. Хатыннар вакытында бала таба, имезә. Үзенең ирен ярата, чит-ят ирләргә карамый.
 
– Аннан да рак буламы?
 
– Әйе! Менә Чехиядә карап торам – аналык юлы рагы (рак шейки матки) киң таралган. Бу җенси мөнәсәбәтләрне иртә башлаудан, партнерларны еш алыштырудан килә. Гарәп илләрендә андый чир юк.
 
Бары тик үзем күргәнне сөйлим. Анализны үзем ясадым. Аларның ничек яшәгәнен беләм, Русиядә безнең ничек яшәгәнне беләм, шуларны үз башымда гына чагыштырып утырам. Алардан үрнәк алыйк, дип әйтмим. Һәркем яшәү рәвешен үзе сайлый. Гаиләдә булган гореф-гадәтләрне саклау бик мөһим. Безнең әтиләр, әбиләр аларны болай гына уйлап тапмаган. Беренче чиратта хисләр. Рак белән авыручылар өчен эмоциональ тотрыклылык бик мөһим. Күпләр депрессиягә бирелә. Үз тормышында казына башлый, хата кайда киткән, дип яши башлый. Кәефе яхшы булган кешеләр каты авыруга да чыдый. Өмет кирәк.
 
– Тирә-якта шул кадәр стресс булганда...
 
– Һәркемнең үзеннән тора. Теге яки бу вакыйганы ничек кабул итүеннән. Газетта таныш та булмаган бер кешенең үлеме турында хәбәрне укып тирән депрессиягә бирелеп була. Үлем ул табигый процесс. Үкенечле үлемнәр була. Сездән генә тора, аны ничек кабул итү. Стресска бирешмәскә өйрәнергә кирәк. Без бу дөньяга кунак булып килгәнбез. Үзебезнең тормышыбызны һәм якыннарыбызның тормышын катлауландырмаска кирәк.
 
Без инде, галимнәр һәм табиблар, үзебездән килгәнне эшләячәкбез. Моңа кадәр Русия хөкүмәте онкологиягә зур акчалар бүлде, авыруларны бушка дарулар белән тәэмин итте. Дөрес, аларны алу өчен чиратлар озын булырга мөмкин, анысы инде башка мәсьәлә. Шулай ук яхшы табиблар җитми, бу икенче мәсьәлә. Шулай ук даруларның чит илләрдән булуы сәбәпле бәяләрне контроль итеп булмый, алар килеп җиткәнче бик нык кыйбатланырга мөмкин.
 
Мин бүгенге көндә Япония галиме белән яңа дару ясап ятам. Грант көтәбез. Ала алсак ике-өч елдан бу дару белән яман шеш авыруын дәвалауның яңа сәхифәсен ачачакбыз. Ул дару яман шеш күзәнәкләрен кәүсә күзәнәкләрдә үк юк итә алачак, химия юлы белән түгел, биология юлы белән. Яман шеш ул химия һәм операция белән дәвалана торган чир түгел, аны биологик ысуллар белән дәваларга өйрәнергә кирәк. Якын киләчәктә операцияләр кимиячәк, "киберпычак" һәм "протон терапиясе" артачак, биотерапия һәм психотерапия артачак.
 
Белешмә. Русиянең атказанган фән эшлеклесе, профессор Шамил Ганцев 2011 елдан Башкорт дәүләт медицина университетының Онкология институтын җитәкли. Күптөрле фәнни һәм иҗтимагый бүләкләр иясе булган Ганцев кандидатлык диссертациясен Казанда, докторлык эшен Мәскәүдә яклаган . Быел беренче тапкыр Русиянең Җәмәгать пулатына сайланган.


Алсу КОРМАШ

в„–--- | 19.06.2014

Штраф түләмәүчеләргә "ау"башланды...

$
0
0
20.06.2014 Авто
Соңгы елларда Татарстанда штрафларын вакытында түләмәүчеләрне ачыклауга аеруча зур игътибар бирелә. Моның өчен суд приставлары шактый катгый ысуллар куллана.

Республикада дәүләткә булган бурычларын вакытында түләмәүче, бу эшкә салкын караучы затлар саны озак еллар дәвамында шактый югары булып кала бирде. Халык алимент түләүдән качты, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен килгән штрафларын да түләргә ашыкмады. Кайберүләр исә салым органнарына булган күпсанлы әҗәтләренә дә күз йомды.

Берничә ел элек Татарстанның суд приставлары бурычлы гражданнардан акчаларны кайтару максатыннан шактый зур эшчәнлек башлап җибәрде. Ниһаять, алар халыктан штрафларын түләттерүнең нәтиҗәле ысулларын тапты.

“Юл приставы” быел 142 миллион сум эшләгән


Мәсәлән, юл хәрәкәте кагыйдәләрен еш бозучы йөртүчеләрне генә алыйк. Озак еллар дәвамында республика җитәкчелеге машина хуҗаларыннан тиешле штрафларны вакытында түләттерә алмый интекте. 2013 елның август аенда исә Татарстанда югары технологияләргә корылган “Юл приставы” системасы кулланыла башлады. Әлеге җиһаз бурычлы машина йөртүчеләрне юлда ук тоткарларга ярдәм итә. Әле алай гына да түгел, бу система полиция хезмәткәрләренә токтарланган машина хуҗасының ничә сум бурычы барлыгы турында да мәгълүмат бирә. Хокук сакчылары исә, үз чиратында, кешене штрафларын түләргә мәҗбүр итә. Әгәр дә йөртүченең тиешле күләмдә акчасы булмаса, суд приставлары машина хуҗасының шәхси милеген кулга ала.

Әйтергә кирәк, система кулланыла башлау белән республикада түләнгән штрафлар күләме әкренләп артты. Мәсәлән, 2013 елның соңгы биш аенда 2 меңнән артык машина хуҗасының 43 миллион сумлык милке кулга алынган. Ә «Юл приставы» ярдәмендә җыелган бурыч күләме якынча 13 миллион сум тәшкил иткән. Быелгы саннар исә тагын да сөенечлерәк. 2014 елдан башлап ЮХИДИ идарәсе файдасына барлыгы 142 миллион сум (!) бурыч түләттерелгән. Узган елның шушы чорында бу сан нибары 39 миллион сум гына тәшкил иткән.

Хәзерге вакытта «Юл приставы» Казанда гына түгел, Яшел Үзән, Әлмәт, Чистай, Кукмара, Питрәч һәм Югары Ослан районнарында да кулланыла. Җиһазлар саны алга таба да артачак, дип ышандыралар Татарстанның суд приставлары хезмәте идарәсендә.

Полиция хезмәткәрләре алдый


Шунысын да билгеләп үтү кирәк, соңгы вакытта полиция хезмәткәрләре машина йөртүчеләрнең штрафларын түләттерү ярдәмендә акча эшләү ысулын тапкан.

- Казан-Чаллы трассасында полиция хезмәткәре туктатты. Документларымны тикшерде. Бәйләнер өчен бернинди дә сәбәп таба алмагач, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларым турында сорады. Әлбәттә, мин штрафларым юк дип әйттем, чөнки бер көн элек кенә аларны түләп кайткан идем. Полиция хезмәткәренә исә шул җитә калды: “Син безне алдыйсың, түләнмәгән штрафларың күп”, дип ябышты. Ул шул дәрәҗәдә ышандырырлык итеп сөйләде ки, әгәр дә берничә көн элек кенә штраф түләмәгән булсам, шушы ялганчы кулына эләгеп, ришвәт бирергә туры килер иде. Юл чатына психолог чыгарып бастырганнар диярсең, - дип зарлана интернет челтәрендә Марат Исламов. Ул машина йөртүчеләрне уяу булырга, полиция сүзләренә ышанмаска чакыра. Беренче чиратта, алардан дәлил таләп итү кирәк, ди ул.

500 сум гына димә...


Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын түләмәүчеләр белән көрәшнең тагын бер юлы – бурычлы гражданнарның чит илгә чыгармау. Кешенең әҗәте 10 мең сумнан артык икән, суд приставлары шушы ысулны кулланырга хокуклы. Агымдагы елда гына да бу чара 4,5 мең бурычлыга карата кулланылган. Мәсәлән, хәзерге вакытта судта гражданнарның чит илгә чыкмавын тәэмин итү буенча барлыгы 140 гариза карала.

Әле алай гына да түгел, суд приставларының бурычын түләмәгән гражданнарны мәҗбүри эшләргә җәлеп итү хокукы да бар. Әлеге ысул Татарстанда шактый актив кулланыла.

Мәсәлән, Балтач районында суд приставлары Алмаз Сираевка (исеме үзгәртелде) карата эш ача. Аның бурычы нибары 500 сум гына булуга карамастан, ул барыбер әлеге штрафын түләргә ашыкмый. Нәтиҗәдә, бу зат административ җаваплылыкка тартыла – 20 сәгатьлек мәҗбүри эшкә чыгарга тиеш була. Тик ул бу карарны да үтәми. Шуңа күрә Алмаз Сираевны 5 көнгә төрмәгә ябалар. Азат ителгәч ул 20 сәгать вакытын мәҗбүри эшкә багышлый. Өстәвенә, 500 сум штрафын да түләргә мәҗбүр була.

Моның ише мисаллар шактый күп. Шуңа күрә республиканың суд приставлары халыкны штрафларын вакытында түләргә чакыра. Юкса, бурычлылар төрле күңелсез хәлләргә эләгергә дә бик мөмкин... 


Рәмзия ЗАКИРОВА

в„– | 19.06.2014

Казанда УКЫ Open Air Татар университетының беренче лекциясе узды (ФОТО)

$
0
0
20.06.2014 Милләт
Бөтендөнья татар яшьләре форумы Казан халкына чираттагы проектын тәкъдим итте. 17 июнь көнне Кабан күле ярында УКЫ Open Air Татар университетының беренче лекциясе узды.

Лекцияне КФУ белгече, тарихчы Илдар Шәфиков укыды. Аның темасы “XX гасыр ахыры - XX йөз башы Татар бистәсенең көнкүреш тормышы” иде. Белгеч бик кызык итеп татар бистәсе һәм җәдитчеләр турында сөйләде.

Беренче лекцияне тыңларга иллегә якын кеше килде. Шунысы игътибарга лаек, монда лекцияне тыңларга махсус килүчеләр белән беррәттән шул тирәдән узып баручы шәһәр кешеләре дә бар иде.

Тәбриз Яруллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе:


Без май ахырында “Печән базары” флешмобы һәм “Уку паркы” акциясе оештырган идек. “Уку паркы” беренче тапкыр узды һәм аны казанлылар бик ошатты. Ул чагында без киштәләргә татар китаплары куеп, теләгән кешеләргә чирәм өстенә утырып китап укырга мөмкинлек бирдек. Ул китапларны укырга гына түгел, үзең белән алып китәргә дә ярый иде. Күп кешегә бу формат бик ошады. Беренчедән, бу интеллектуаль чара, икенчедән, ул шундый ачык, урамда үткәрелә. Һәм без бу эшне дәвам итәргә булдык. Ничек итеп? Менә шушы “Печән базары” кысаларында яшь галим Әлфрид Бустанов совет чорында ислам турында лекция укыган иде һәм без шушы форматны дәвам иттерергә булдык. Кабан күле буенда, Татар бистәсендә ачык һавада татар телендә лекцияләр укырга булдык. Лекцияләр төрле темаларга багышлана – тарих, мәдәният, экология, физика, математика фәннәре. Чөнки татар темасы гел нигәдер тарих һәм мәдәният белән генә чикләнә. Татарларга төгәл фәннәр буенча да лекцияләр тыңларга кызык булыр иде, дип уйладык. Бу проект берничә максатка ирештерә. Беренчедән, Казан урамнарында татар теле яңгырый – һәрбер теләгән кеше, шушы урам буйлап барган кеше туктап тыңлап ала. Икенчедән, төгәл фәннәр булгач, бу татар теленең даирәсен киңәйтә. Өченче максатыбыз – белем тарату.

Илдар Шәфиков, КФУ белгече, тарихчы:


“Бу – бик кирәкле чара. Мондый лекцияләр аша фән кешеләргә якынрак була бара. Чынлыкта фәнни журналларда, мәкаләләрдә язылган әйбер гади кешегә барып җитми. Ә монда фәннең иң соңгы казанышлары, галимнәрнең фикерләре, төрле тикшеренүләр нәтиҗәләре тыңлаучыларга җиңел генә барып ирешә.

Мансур һәм Венера Адамович, Лондонда яшәүче Польша татарлары:


“Лекция турында фейсбук челтәреннән белдек. Мондый формат үткән-сүткән кешеләргә дә туктап тыңларга, темага кушылырга мөмкинлек бирә. Шулай итеп алар яшьләргә тарих, мәдәният кызыклы булуын аңлыйлар, һәм боларны туган телләрендә өйрәнүләрен күрәләр. Бу бик мөһим әйбер, аеруча чит илдән килгән кешеләр өчен.

Фатих Хәбиб, Түбән Камадан килгән тарихчы:


“Бу формат – бик яхшы, ниндидер бина яллап, җыелып, каядыр эзләп йөрисе юк. Ачык һавада булгач, узган кеше дә кушыла ала, туктап, тыңлый ала, кызыксынса, ахырына хәтле үк кала. Мәрҗани дә шәкертләре белән шулай Кабан күленә чыга торган булганнар. Темасы да шәп булды, без ул чордан бик киселдек, ул чор кешеләре инопланетяннар кебек күренә. Ә мондый әйберләр – ачык һавада Татар университеты, Печән базары кебек чаралар – бу бушлыкны тутыра, наданлыктан котылырга ярдәм итә.

Гүзәл Йосыпова, КФУның постсоциализмны мәдәни тикшерүләр үзәге хезмәткәре:


“Бик яхшы лекция тыңладык, бер дигән формат. Ауропада, Мәскәү, Петербургта мондый форматтагы чаралар бик популяр. Казанда шушындый форматтагы чара уздыруны хуплаучылар – нәкъ менә татар яшьләре булуы мактауга лаек. Иң мөһиме – бу алдынгы башлангычның дәвамы булсын иде. Миңа калса, татар яшьләренә генә түгел, төрле яшьтәге кешеләр өчен кызык һәм файдалы булырлык темалар шактый күп. Икеләтә файда – бер яктан, бергә җыелабыз, икенче яктан – үз тарихыбыз, мәдәниятебез, бүгенге торышыбыз турында һәрвакыт ниндидер яңа әйбер белеп торабыз.

Оештыручылар сүзләренә караганда, тиздән лекцияне интернеттан да карап булачак. Тәбриз Яруллин әйтүенчә, лекцияләрнең аудиториясе татар телен аңлаучылар белән генә чикләнмәс. Мәсәлән, интернетка куйганда видеоны инглиз, рус һәм башка телләрдә субтитрлар белән ясап була. Шунысы да яхшы, лекцияләрнең темасын, лекторларны сайлаганда интернет кулланучылар актив катнаша ала. Инде хәзер үк социаль челтәрләрдә моның буенча фикер алышулар бара, тыңлаучылар үз тәкъдимнәрен кертә.  

1

2

3

4

5

6

7

9

10

11

12

13


Гөлназ БӘДРЕТДИН

в„– | 19.06.2014

Кызлы йорт – нурлы йорт

$
0
0
20.06.2014 Җәмгыять
Хәзер идеаль хатын-кыз дип чибәр, затлы киенгән, машиналы, югары хезмәт хакы алучыны атыйлар. Бүген кыз баланы үз-үзенә нык ышанган, максатына ирешүчән итеп үстерергәме, әллә инде нәзакәтле, нәфис хатын-кыз үрнәгендә тәрбияләргәме?

“Бөтен эшне бергә эшләттем”

Язучы Зөлфия Мансурова – биш кыз әнисе. “Рәфинә, Ризидә, Люция, Илсөя, Гөлсу – бишесен дә бертигез күреп үстердем, – ди Зөлфия ханым. – Эшне дә һәркайсына тигез бүлеп эшләтә идем. Олы кызлар бергәләп аш пешерсә, уртанчылары өйне җыештыра иде. Ялын да бергәләп оештыра идек. “УАЗ” машинасына утыртам да урманга җиләк, гөмбә җыярга алып китәм үзләрен. Әнә шул вакытларда эш белән ял вакытларын бергә уздыргангадыр, балалар бүген дә гел бергә һәм дустанә яши. Кайгылары да, шатлыклары да уртак”.

Биш кызның да бердәм булып үсүенең тагын бер сәбәбе – концертлар. “Кызларымның сабый вакыттан җыр-моңга, биюгә сәләтләре бар иде. 1994 елда Рәфинә һәм Ризидә Арча районының иң яхшы үзешчәннәре исемен алдылар һәм район юлламасы белән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенә укырга киттеләр. Ул арада Люция белән Илсөя дә Арча педагогия көллиятенә укырга керде. Атна саен балаларга биреп җибәрергә акча җитми иде. Нишләргә дип озак уйлап тормадык – авыл саен гаилә концертлары оештырып йөри башладык. Әнә шул рәвешле кызлар тормыш итәргә, акча эшләргә өйрәнде. Бүген алар, миңа караганда да, кыю, тырышлар. Хәзер инде алар мине тормыш итәргә өйрәтә”, – ди Зөлфия Мансур.

“Кызлар сабыр булырга тиеш”

Фәния абыстай ҖӘЛӘЛИЕВА, “Гадел” мәчете мөгаллимәсе:


- Аерылган, ялгыз гына бала үстерүче, авыру сабый тәрбияләүче хатын-кызлар безгә ярдәм сорап еш мөрәҗәгать итә. Болар берсе дә юктан килеп чыккан хәлләр түгел. Ирекле мәхәббәт, никахлашмыйча гына бергә яшәү гаиләнең, мәхәббәтнең асылын юкка чыгарды. Гаиләдә ир – хатынга, хатын иренә карата усал, үз сүзеңне өстен кую, мин-минлек көчәйде. Безне үстергәндә әниләр берәр шуклык өчен “атаңа әйтәм” дисә, бу почмакка бастырганнан, тотып кыйнаганнан да ныграк тәэсир итә иде. Кызлар тәрбияләгәндә дә ата кулы кирәк. Ул үз сүзен балага җиткерергә тиеш. Әлеге гамәл атаның гына түгел, ананың да бала алдындагы абруен күтәрә, аның хаклы икәнен тагын бер кат исбатлый.

Кызларның иң катлаулы чоры 5-6 һәм 11-15 яшьләргә туры килә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) кушканча, кызларны сабыр булырга, “башта уйла, аннан гына җавап бир”, дип өйрәтик. Төрле кыен хәлләр килеп чыгуда кешене гаепләргә түгел, кимчелекне үзеннән дә эзләсен. Кыз баланы чисталыкка да өйрәтү мөһим. Моңа өлкәнен күнектерә алсаң, кечкенәләре аңа карап өйрәнеп үсәчәк. Инде җиде яшьтә кызлар тузан сөртә, сигез яшьтә бәрәңге әрчи беләргә тиеш.

“Җенси мөнәсәбәтләр турында да сөйләргә кирәк”

Нана Пантелеева, гинеколог:


- Сабыйның беренче тапкыр “мин” дип әйтүе үзенең нинди җенескә караганын аңлавын күрсәтә. Балагыз: “Мин ничек барлыкка килдем?” – дип сездән сорый икән, дөрес итеп җавап бирегез. Мәсәлән, “Ни өчен мин малай, ә сеңлем – кыз?” – дип сораса, “Чөнки син - әтиең кебек, ә сеңлең – әниең кебек”, – дияргә мөмкин. “Балалар кайдан туа?” – “Балалар әниләрнең эчләрендә яши”. “Мин ничек үстем соң?” – “Бәләкәй бөртектән зур булып үстең” һ.б. Ата-ананың балага җенси мөнәсәбәтләр турында сөйләргә оялуы – балачактан калган гадәт. Бу турыда, әлбәттә, ул сораган очракта гына сөйләргә кирәк.

“Иң мөһиме – ана белән кызның дуслыгы”

Роза Мөхәммәтова, ТР СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш һәм профилактика үзәге табибәсе, психотерапевт:


- 14-17 яшьләр – үсмернең каршылыклы чоры. Ул чакта бала олыларның яшәү рәвешен, фикерләвен кабул итмәскә, аларга каршы чыгарга мөмкин. Беренче сөю хисләре, ярату чаткылары да әлеге чорга карый. Бу яшьләрдә кешенең психологик яктан ныклыгы, сәламәтлеге әле формалашып кына килә. Әти-әниләр дә еш кына артык таләпчән: БДИдан билге яхшы булсын дип тә кырыслана.

Кызлар тәрбиясендә иң мөһиме – ана белән баланың үзара дус булуы. Гаиләдә бер-береңнән яшерен серләр булырга тиеш түгел. Беренче мәхәббәте, хисләре белән дә кыз бала иптәшләре, яшьтәшләре белән түгел, ә беренче чиратта әнисе белән уртаклашсын. Әгәр гаиләдә мәхәббәт хөкем итсә, бала да ата-анасыннан бернәрсә дә яшермәячәк. Әлбәттә, нарасыйларын ялгыз үстерүчеләр дә бар. Сирәк күренеш булса да, кызлар әтиләре белән дә кала. Әти кеше аңа әни назын биреп бетерә, хатын-кыз эшенә ныклап өйрәтә алмый. Андый шартларда үскән кызларга, гадәттә, нәфислек, йомшаклык, нәзакәтлек җитеп бетми. Әниләре белән генә яшәүче кызлар да күп. Бу аналар арасында, киләчәктә үзе генә калудан куркып, кызын кияүгә бирмәүчеләр дә бар. Ир-атларга ышаныч булмау да анадан балага күчә. Балачагында яхшы үрнәк алган кызлар үскәч үзләре дә акыллы хатын-кыз, яхшы әни була.

Алты кагыйдә


1. Чибәрлеге турында белеп үссен. Чөнки яшүсмер вакытта матур кызлар да, тышкы кыяфәтен ямьсез дип санап, үзен яратмый башларга мөмкин. Шуңа күрә сабый чактан кызларга матур сүзегезне жәлләмәгез. Көзге каршында бөтерелү өчен дә ачуланырга кирәкми.

2. Яратылсын. Әти-әни кызын яратуы турында балага ешрак әйтсен. Аны артык җитди, таләпчән мохиттә үстерү дөрес түгел. Чөнки андый тәрбия алган кызлар үсеп җиткәч, артык җитди, үз теләкләрен икенче планга куеп, яратыла һәм ярата да белми торганга әйләнә.

3. Акыл белән эш итәргә өйрәнсен. Яхшыны яманнан аерырга кечкенәдән өйрәтергә кирәк.

4. Шәфкатьле булсын. Якыннары турында уйларга, кечкенәләрне тәрбияләргә, олыларга хөрмәт күрсәтергә дә өйрәтергә кирәк.

5. Хуҗабикә булырга әзерләнсен. Сабыйның әнисенә ярдәм итәсе килә икән, каршы килмәгез.

6. Шәхес итеп тәрбияләнсен. Һәр кеше аерым шәхес, аның үз язмышы. Шуңа күрә үз фикерегезне, киңәшләрегезне аңа көчләп тагарга ашыкмагыз.

Бала сабый чакта: “Әни барысын да белә”, – дип уйлый.
Үсә төшкәч: “Карале, әни барысын да белеп бетерми бугай”, – дип шикләнә башлый.
20-40 яшьләрдә ул: “Әни бернәрсә дә белми”, – дип уйлый.
Олыгайгач: “Ник әнине тыңламадым икән?” – дип уфтана.
 


Рамилә НОТФУЛЛИНА

в„– |

“Болгар радиосы”нда БӘЙРӘМНӘР сезоны ачык! Киләсе тукталыш – “ҖЫРЛЫ САБАНТУЙ”!

$
0
0
20.06.2014 Шоу-бизнес
Хөрмәтле радиотыңлаучылар! Сезне халкыбызның сагынып көтеп алган милли Сабантуй бәйрәмен “Болгар радиосы” белән бергә уздырырга чакырабыз! 21 июнь, Казанның «Кырлай» ял паркында – “Җырлы Сабантуй”! Бәйрәмдә җәйнең иң кызу вакыйгасы - башкалада тәүге спорт тамашасы - хатын-кызлар арасында милли көрәш турниры!

Зур сәхнәдә Зөлфия Шакирова, Илназ Минвалиев, Эльмира Галимова, Илнар Гәрәев, Алия Исрафилова, Асаф Вәлиев, Рәфинә Ганиуллина, Фәрит Фәйзрахманов, Гөлнара Габидуллина, Рафаэль Якупов, Азалия Зиннәт, Булат Җиһаншин, Алинә Давыдова, Альберт Исмаил, “Тылсым” төркеме, Гөлназ Караметдинова, Булат Гимадиев, Гөлназ Гарифҗанова, ИлСаф, Раилә һәм Радик Шәрипҗановлар, Марсель Зәйнуллин, Чулпан Низамова һәм башкалар!

Бу көнне без гүзәл затларыбызның да көчле икәнен күрсәтәбез. Рингта асыл затлар “Мисс көрәшче” исеме өчен бил алышачак! Катнашу өчен, (843) 570-50-97 телефонына шалтыратып, алдан язылырга мөмкин!

Бәйрәм тамашасын татар һәм рус телләрендә Айсылу Хаҗиева белән Илнур Фәйзрахманов һәм Җәвит Шакиров алып бара!

“Җырлы Сабантуй”га көндезге 15:00 сәгатьтә рәхим итегез! Керү – бушлай!



 


---

в„– |

Республикабызның “Ак чәчәкләр”е бүләкләнде (ФОТО)

$
0
0
21.06.2014 Медицина
Кичә Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында табиблар арасында үткәрелә торган “Ак чәчәкләр” бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы узды. Ел да бу чарада йөрәк кушуы буенча гомерен кеше сәламәтлеген саклауга багышлаган, үз эшен горурлык һәм осталык белән башкарган затлар арасында иң-иңнәр ачыклана.

“Ак чәчәкләр” бәйгесе быел җиденче тапкыр үтте. Анда катнашу өчен жюри ролен үтәгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Җәмәгать советы хозурына 60ка якын презентацион эш тапшырылган. Озак еллар медицина тармагында хезмәт куйганнар арасында иң-иңнәрне сайлау бер дә җиңел булмаган. Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин сүзләренчә, кайбер номинация җиңүчеләре бик тиз бертавыштан билгеләнгән, әмма лаеклының лаеклысын ачыклау зур авырлык белән бирелгән номинацияләр дә бар. Һәр очрак үзенчә уникаль һәм әһәмиятле бит.

Җиңүчеләр бу юлы “Ел табибы”, “Ел медицина хезмәткәре”, “Уникаль очрак”, “Иң яхшы беренчел звено табибы”, “Сәламәтлек саклау легендасы” һәм өр-яңа “Югары казанышлы спорт медицинасы” номинациясендә билгеләнде. Җиңүчене сайлап алганда министрлык сайтындагы интернет-тавыш бирүчеләргә игътибар зур булган.

Тантананы Гадел Вафин Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцованың котлау хатын яңгыратудан башланды. “Бүген тапшырылучы бүләкләр – ул сезнең коллегаларыгыз һәм пациентларыгызның югары бәясе. Сез көн дә кеше гомерен, сәламәтлеген саклыйсыз. Медицина башка төр һөнәрләрдән нык аерыла: бу эш кенә түгел, ә кешелеккә зур хезмәт”, - диелгән бу юлламада.

Үз исеменнән исә министр медицина тармагында үз эшенең осталары, бу һөнәрне йөрәк кушуы, кешеләргә ярдәм итәргә теләүчеләр эшли, диде. Алар уникаль сыйфатларга ия. Һәм “Ак чәчәкләр” бәйгесе моның ачык дәлиле, дип белдерде министр.

“Елның медицина хезмәткәре” номинациясендә Сарман үзәк район хастаханәсенең Иске Кәшер фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире Альбина Әмирова җиңү яулады.

“Беренчел звеноның иң яхшы табибы” номинациясендә иң лаеклысы дип Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең Нурлат участок хастаханәсе филиалы мөдире, гомуми практика табибы Илсөяр Таһирова табылды.

“Уникаль очрак” номинациясе турында аерым әйтеп китәргә кирәк. Җиңүгә дәгъва кылган өч номинантның һәркайсы тылсымчы дисәң дә була. Алар уникаль операцияләр һәм эшләр башкарган. Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары коллективы – Леонид Миролюбов, Игорь Закиров, Елена Лучкина, Николай Поляков трахея, бронхлар һәм йөрәктә сирәк очрый торган күп санлы зәгыйфьлеге ачыкланган нарасыйның гомерен саклап кала алган. Туганда сулый да алмаган бала, бүген инде тулысынча диярлек сәламәт. Тагын бер очрак – Казанның 7нче хастаханәсе табиблары корсак йөклелеге диагнозы белән килгән ханымны һәм аның баласын үлемнән коткарып кала алган. Мондый очракларда нарасыйны саклап калу үзе бер могҗиза, диләр табиблар. Нәтиҗәдә, җиңүче булып Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары табылды.

“Югары казанышлы спорт медицинасы” номинациясендә “Республика медицина профилактикасы үзәге” учреждениесенең спорт медицинасы буенча табибы Виктория Зверев лаеклының лаеклысы дип билгеләнде.

“Сәламәтлек саклау легендасы” номинациясендә Спас районыннан сәламәтлек саклау тармагына 55 ел гомерен багышлаган табиб-стоматолог Фиркать Галимов җиңде. Өлкән яшендә булса да, ул әле дә тик утырырга яратмый. “Миңа тынычлык кирәкми, эшләргә дә эшләргә” дигән девиз белән яшим", - дип белдерде ул.

“Ел табибы-2014” мәртәбәле исеменә лаеклыны исә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков атады. Төп номинация җиңүчесе дип КДМУ профессоры Валерий Данилов табылды. Әйдәп баручы белгечләрнең берсе булган нейрохирург җитәкчелегендә 2 докторлык һәм 14 кандидатлык диссертациясе якланган. Баш мие кан әйләнеше проблемаларын өйрәнгән өчен ул СССР Фәннәр академиясенең Мактау дипломы белән бүләкләнгән.

- Табиб һөнәрендә тәүлек вакыты, бәйрәм, ел фасылы дигән төшенчә юк. Һәр минут-секунд кеше гомере белән бәйле бит. Чын табиб булу серләренә медицина уку йортлары гына төшендерә алмый. Бу — Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән, ата-анадан күчкән һәм тәҗрибәле остазлар сеңдергән зур сәләт, - дип, Илдар Халиков табибларга котлау сүзләре ирештерде.

Барлык җиңүчеләр һәм номинантлар статуэтка, диплом, бәйге символы – ак чәчәкләр, санаторийларга юлламалар, планшет компьютерлар, чит ил клиникаларында стажировка узу өчен сертификатлар белән бүләкләнде. Махсус призлар да билгеләнгән иде. Сарман үзәк район хастаханәсенең Иске Кәшер фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире Альбина Әмировага Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләге - “Лада Гранта” автомобиле тапшырылды. Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең Нурлат участок хастаханәсе филиалы мөдире Илсөяр Таһирова “УАЗ” санитар автомобиле белән бүләкләнде. 

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18




в„– | 20.06.2014

Милли матбугат, хәлең ничек?

$
0
0
21.06.2014 Җәмгыять
19-21 июнь көннәрендә Казанда V Төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумы башланды. Татарстанга Россиянең 30 субъектыннан масс-медиа вәкилләре җыелды. Кичә форумда катнашучылар республикабызның ММЧ тармагы белән танышты. Бүген Татарстан Мәдәният министрлыгында форумның пленар утырышы узды.

Чарада милли һәм төбәк массакүләм матбугатның бүгенге хәле, аның үсеш перспективалары хакында җитди сөйләшүләр булды. Форумда катнашучылар Россиянең төрле почмакларында милли телләрдә чыгучы матбугат чаралары проблемаларын хәл итәргә тырышты. Милләтләр һәм конфессияләр арасында дуслыкны саклауда мондый газета-журналар, радио, телевидениенең роле турында аерым билгеләп үтелде.

“Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов форумга илебезнең иң ерак төбәкләреннән кадәр килгән кунакларны, 10 милләт вәкилләрен туган телләрендә сәламләде. Моннан соң ул әлеге чарада катнашучыларга Россия Дәүләт Думасының милләт эшләре буенча комитеты рәисе Гаджимет Сафаралиевның мөрәҗәгатен җиткерде.

Форум эшендә катнашкан Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр федераль агентлыгы җитәкчесе Михаил Сеславинский басма матбугат чараларының иң борчулы мәсьәләләренә тукталды. “Россия почтасы” быел газета һәм журналларга яздыруга өстәмә субсидияләрсез калуы нәтиҗәсендә бүген басмалар ничек исән калырга дигән шөбһәле уйлар белән яши бит.

- Төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары – бизнес-проектлар түгел. Дәүләт массакүләм мәгълүмат чараларына, һичшиксез, ярдәм итеп торырга тиеш, - дип белдерде Михаил Сеславинский.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары – Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, үз чиратында, форумның нәкъ безнең республикабызда үткәрелүе очраклы хәл түгел, дип билгеләде.

- Милләтләр арасында тыныч, дустанә мөнәсәбәтләр саклау безнең игътибар үзәгендә булган мәсьәләләрнең берсе. Дөньяда 180гә якын милләт вәкиле булса, шуларның 115е бездә яши, - дип ассызыклап үтте ул.

Пленар утырышта шулай ук илнең төрле төбәкләреннән килгән вәкилләр чыгыш ясады. Бу сәгатьләрдә форумда журналистлар өчен семинарлар уза. Кичен “Күп төсмерле Россия” VII бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы көтелә. 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

в„– | 20.06.2014

Камышлы районында Сабан туе бәйрәме узды (ФОТО)

$
0
0
22.06.2014 Бәйрәм
Самарадан килгән зур юл чатында Сок елгасы буендагы яшел хәтфәле киң аланлыкта Сабан туе мәйданы ясалган һәм аның янында, үткән елдагы кебек үк, милли йортлар һәм чатырлар тезелеп киткән. Аерма бары шунда гына: алар өлкә татар авылларыныкы түгел, ә районның Камышлы, Ярмәк, Балыклы, Яңа Усман, Иске Усман, Байтуган җирлекләренеке. Һәркайсында халкыбызның көнкүреш әйберләре, милли аш-су ризыкларыбыз.

Сабан туена чакырылган мактаулы кунаклар - Самара өлкә хөкүмәте спорт министрының беренче урынбасары, районның кураторы Андрей Харин, Самара губерна Думасы депутаты, “Газпром трансгаз Самара” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры Александр Субботин, өлкә урман хуҗалыгы, тирә-як мохитны саклау һәм табигатьтән файдалану министры вазифасын вакытлыча башкаручы Александр Ларионов, Татарстан Республикасының муниципаль берләшмәләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, өлкә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Рәфыйк Янбулатов, Челно-Вершины һәм Кләүле муниципаль районнары башлыклары Валерий Князькин, Иван Соловьев, сугыш, хезмәт, хәрби көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннарының иҗтимагый оешмасы рәисе Иван Сахаров, Похвистнево районының “Туган тел” татар милли-мәдәни оешмасы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты советы әгъзасы Расыйх Латыйпов һәм башкалар Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов белән бергәләп бәйрәм башланыр алдыннан һәр авыл җирлегенең “йорт”-чатырларында да булып, барсын да карап, аларның хуҗалары белән танышып чыктылар.

Мин дә Камышлы авылы җирлеге чатырында үземнең Дәүләткол авылыннан авылдашларымны - Талига апа Галәлетдинованы, аның балаларын, оныкларын, туганнарын, гомумән, Галәлетдиновлар ыруы әгъзаларын очратып, үзләре белән истәлеккә сурәткә дә төштем.

Бәйрәмне ачу тантанасы үткән елгы өлкә татар авыллары Сабан туеныкыннан бер дә ким булмагандыр, минемчә. Төп мәйданга төрледән-төрле әләмнәр, транспарантлар, шарлар белән бизәлгән колонналарга төзелеп, авыл җирлекләре, предприятиеләр, оешмалар вәкилләренең килеп керүе генә дә ни тора бит!. Ә инде танылган “Ак каен” халык фольклор ансамбленең өлкәннәр һәм балалар коллективлары, районның “Шевле” чуваш, “Журавушка”, “Россиянка” рус ансамбльләренең үзешчән артистлары катнашында “Мәйдан дусларын җыя” дип аталган театрләштерелгән җырлы-биюле вокаль-хореогра-фик композициягә чын профессионаллар дә кызыгырлык иде.

Бәйрәмнең кереш өлеше тәмамланып, тәбрикләүләр, котлаулар башлангач, күк күкрәп, көчле җылы яңгыр ява башлады. Үткән кичне яуганына өстәп, ул әле тагын ярты сәгатькә якын вакыт дымга сусаган җирне суга туендырса да, бу кемне дә борчуга салмады. Чыгыш ясаучылар, киресенчә, моны мул уңышка, бәхеткә юрадылар.

Районның алдынгы хуҗалык-ларына, предприятиеләренә, оешмаларына һәм хезмәткәр-ләренә район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов һәм губерна Думасы депутаты Владимир Субботин губерна Думасының Рәхмәт хатларын, район адми-нистрациясенең Мактау грамоталарын һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

Камышлы районының Мактаулы гражданнары исемлегенә тагын бер исем өстәлде. Ул әле үткән гасырның алтмышынчы - җитмешенче елларындагы “Мир” колхозының һәм районның алдынгы сыер савучысы булган, орден-медальләр белән бүләкләнгән Айсылу Харизова. Аңа Күкрәк билгесен һәм таныклыкны район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов тапшырды.

Күптәнге традиция буенча бәйрәмдә иң яхшы дип табылган авыллар, торак пунктлар, шәхси утарлар билгеләнде.

Сабан туен ачу тантанасы тәмамлануга төрле мәй-данчыкларда җыр-биюләр, милли уеннар, бәйгеләр, ярышлар башланып китте. Бигрәк тә балалар мәйданчыгында күңелле иде. Биредә төрледән - төрле аттракционнар эшләде, төрле викториналар, уеннар үткәрелде.

Сабан туенда күпләрне, әлбәттә, ат чабышлары үзенә җәлеп иткәндер. Былтыргы өлкә авыллары Сабан туендагы кебек чабышкылар артык күп булмаса да (күрше өлкәләрдә һәм кайбер авылларда да нәкъ шушы көнгә бәйрәмнәр билгеләнгән иде бит), ярышлар шәп үтте дияргә ярыйдыр.

Иң беренче тәгәрмәчле арбаларга җиккән өч юртак үзара көч сынашты. 2400 метр араны үтеп, беренче булып финишка Челно-Вершины районыннан Зевс кушаматлы атта Петр Трофимов килде. Ә икенче урынны Менфиста Шенталы районының Татар Әбдекие авылыннан Габделхәй Вәлиев яулады. Өченче урынга Туман кушаматлы атта шулай ук Челно-Вершины районы вәкиле Владимир Абаньков чыкты.

Чиста токымлы чабышкылар арасында быел да үткән елгы Сабан туенда катнашкан Ставрополь районы атлары ярышты. Рондон кушаматлы атта беренчелекне Екатерина Рябинкина яулады, ә үткән елның җиңүчесе Ирина Савельева үзенең Гаитянкасында бу юлы финишка икенче булып килде. Өченче булып Челно-Вершины районыннан Форвардта Данил Трофимов килде.

Тамашачыларны үз авылларында тәрбияләгән җирле атлар бәйгесе күбрәк кызыксындыра ахырысы. Андыйлар чабышкыларның яшенә карап ике заездда үткәрелде. Беренчесендә - алты, икенчесендә өч ат катнашты. Атлар исемлеге хәбәр ителүгә, тамашачы һәрберсен көчле алкышлар белән каршылады.

Ике заездда да старттан ук берәр ат чыгымчылап ярыштан төшеп калды. Ә биш чабышкы арасында беренчелекне Камышлы районының Иске Ярмәк авылыннан Резьба кушаматлы атта күп сабантуйларда җиңүче Фәрит Гайфуллин яулады. Икенче урында - Татарстанның Лениногорски районыннан Илнар Гыймадиев, өченче урында - Черемшан районыннан Николай Васильев.

Икенче заездда исә беренче булып Забавада Данил Ермолаев, ә Кашкайда Марат Шәкүров килде.

Әйе, җирле токымдагы атлар бәйгеләрдә лаеклы урын алсыннар өчен, алар белән әле күп эшләргә кирәк. Быел 30 августта Камышлы районы башлыгы призына икенче тапкыр үткәреләчәк зур чабышлар авылларда да татар халкының яраткан бу спорт төренә дә киләчәктә игътибар артуына өмет тудыра.

Сабан туенда спорт ярышлары күптөрле булып, бик үзенчәлекле итеп оештырылган иде. Әнә мәйдан каршындагы Кәҗә тавына йөгереп менү бәйгесе генә ни тора! Мондый ярыш бары биредә - Камышлыда гына үткәрелә торгандыр, мөгаен.

Гер күтәрү, армрестлинг, кул көрәштерү, аркан тартышу, чүлмәк вату, биек колга башына үрмәләп менү кебек бәйгеләрне дә тамашачы бик яратып карады.

Шулай да халыкка иң ошаганы, әлбәттә, милли көрәш иде. Ул берничә авырлыктагы үлчәүләрдә кунаклар һәм хуҗалар арасында алып барылды. Ниһаять, быелгы Сабан туеның җиңүчеләре билгеле булды. 85 килограммга кадәр авырлыктагы үлчәүдә беренче урынга Иске Усманнан Илнар Нуретдинов чыкты, ә 85 килограммнан югарырак үлчәүдә беренчелекне шулай ук Иске Усман авылының һәм районның атаклы көрәшчесе, үткән Сабан туе бәйрәменең абсолют батыры Илдус Нуретдинов яулады.

Ә кунаклардан җиңүче булып Татарстанның Әлмәт шәһәреннән Фәнил Минһаҗев калды.

Нәкъ менә ул һәм Илдус Нуретдинов быелгы Сабан туеның абсолют батыры исемен алу өчен үзара көч сынаштылар да инде. Бу юлы Әлмәт пәһлеваны күпкә көчлерәк иде. Ул Илдус Нуретдиновны 5:0 исәбенә җиңеп, милли бәйрәмнең төп призына - сарык тәкәсенә ия булды.

Барлык үлчәүләрдә дә призлы урыннарны алучылар Сабан туеның баш спонсоры “Газпром трансгаз Самара” җәмгыятенең генераль директоры Владимир Субботин тарафыннан кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Беренче урыннарны яулаучыларга механикалаштырылган культиватор бирелде.

Сабан туеның төп сәхнә-сендә иртәдән алып бәйрәм тәмамланганчыга кадәр халык алдында Камышлы районының үзешчән артистлары чыгыш ясадылар. Тамашачыга шулай ук Татарстанның танылган “Сорнай” фольклор ансамбленең концерты да бик ошады.

Камышлы Сабан туена беренче тапкыр кунак булып килгән якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Рөстәм Мингалимнең кызы Айсылу ханым да, камышлылыларга сәхнәдән әтисенең шигыренә иҗат ителгән бер җыр бүләк итте һәм танылган татар җырчылары белән бергә Самара һәм Камышлыда шагыйрьнең искә алу кичәсен үткәрергә теләге булуы турында белдерде. Халык аның чыгышын алкышларга күмде.



Район башлыгы Рафаэль Баһаутдиновка - Сабан туе бавырсагы.



Камышлы җирлеге йортында авылдашлар белән очрашу.



Җилдәй җитез юртаклар ярышы.



Сабан туеның абсолют батыры Фәнил Минһаҗев.



Ат чабышында беренчелекне яулаган Фәрит Гайфуллин бүләкләнә.

Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.
 


Рәфыйк НАРИМАНОВ

в„– | 22.06.2014

"Шәһри Казан"баш мөхәррире Гөлнара Сабировага Римзил Вәлиевтан ачык хат

$
0
0
21.06.2014 Матбугат
Хөрмәтле баш редактор, Гөлнара сеңлем! Яңа вазифаң котлы булсын! “Шәһри Казан” дилбегәсен кулыңа тоттыру үзең өчен дә гади генә вакыйга түгелдер, мөгаен. Җитәкче камытын сиңа кидерү мине сөендерде дә, хафага да салды. 48 еллык район, республика, үзәк һәм халыкара мәгълүмат чараларында эшләү тәҗрибәсеннән чыгып, хәзерге хәтәр чорда милли басманы алып баруның, шул эштә сау-сәләмәт, исән-имин калуның никадәр четрекле нәрсә икәнлеген яхшы аңлыйм. Алла ярдәм бирсен сиңа һәм хезмәттәшләреңә!

Мин “Шәһри Казан”ны начар гәзит димәс идем. Хәлим Гайнуллин, Илдус Илдарханов, Мансур Мортазин кебек баш мөхәррирләр зур көч салды бу басмага. Анда яхшы журналистлар эшләде. Чирек гасыр элек татарча шәһәр газетасын ачу милләтебез өчен зур казаныш иде. Татарстан мөстәкыйльлеге өчен көрәш вакытында туган бу басмада эшләү, минемчә, зур дәрәҗә.

Шул ук вакытта аның тиражын саклау һәм арттыру, укучыларның ихтирамын яулау максаты да куеладыр. Шулай булмаса, бу эшкә нигә алынырга? Барып чыгармы икән соң бу? Нинди мәсләк, нинди проектлар табарсыз?

Милли матбага кемнәр өчен чыга?

Хәзер милли басмалар, бигрәк тә, дәүләт канаты астындагылары, шактый кискен кризис кичерә. Татар телендә уку-яза белүчеләр, гомумән, гәзит-журнал һәм китап укучылар азаеп бара, күпләр телевизорга, интернетка  ябыша, мөстәкыйль һәм ирекле фикерне, сенсацион хәбәрләрне, гомумкешелек проблемаларын чишүне өстен күрә. Яшьләргә күңел ачу, заманча ял индустриясе кирәк. Аларның игътибарын яулау өчен заманчалык, кәеф-сафага һәм акчага бәйле язмалар, эротика, маҗара һәм сенсация, гомумән, “сары матбугат” алымнары кирәк. Миллилек һәм мәгърифәтчелек тә тансык нәрсәләр. Барысы да кирәк.

Кемгә таянырга, укучыларны каян эзләргә соң? Хәзер зыялы татарлык, мәдәният-сәнгать, фән һәм мәгариф тирәсендә өлкән буын вәкилләре кайнаша. Милли матбугатның авыл кешесенә төбәп каравы, авылдан килеп шәһәрдә торучы кардәшләребезне юуатуы сер түгел. Шуңа күрә “Шәһри Казан” да укучыларның хәтсез өлешен авылда тапты бугай. Шулай сизелә.

Шәһәрдә милли эшләр сүлпәнрәк. Ни кызганыч, типсә тимер өзәрлек, бер басасын биш басучы дәртле, милли рухлы, туган телне белгән яшьләр бүген сирәк очрый. Ләкин алар бар. КФУның журналистика факультетында укучыларның саны да, сыйфаты да хәзер чамалырак, диләр. Табылган талантларны үстерү, эшкә җигү үзе зур проблема булып тора. Яшь укучылар тәрбияләү, милли мәгълүмат агымына күнектерү бурычы тора алдыбызда.

Тиражлар кая тәгәри соң?

Ярый, яхшы гына гәзит чыгара башлап, шул газиз басманы укучылар артмаса нишләрсең? Хәзер милли мәгълүмат чарасына кытлык юк, рәсмие дә, шәхсие дә тулып ята, радио, телевиление, интернет басмалар күпме! Почта чыгымнары кинәт үсеп, киләсе ярты еллыкка әбүнә бәяләренең сизелерлек артуы кәгазь басмаларның коерыгына басачак бит. Элек подписка чорында дөньясы, каласы-саласы гөрләп тора иде. Хәзер, яңа ярты еллыкка язылу көннәре бетеп барганда, милли җәмәгатьчелек битараф, кайда да тып-тын. Ә тиражлар күп дигәндә 3-4 мең булгач, күңелне шом баса башлый. Газет-журнал редакторларының күкрәгендә нинди вулкан гөрләгәнен чамаларга була. Язылу бәяләре 30-40 процентка арткач, ниндиерәк инкыйраз булганын алар күзаллыйдыр шәт. Ләкин ни эши алсын соң алар...

Элегрәк татар мәктәпләре ябыла барса да, милли театрлар, концерт оешмалары хәзергедән сирәгрәк булса да, газета-журнал күпләп укыла иде. Милли матбугатның гомуми тиражы 1,5 миллионан артык иде. Хәзер гомуми тираж 100 мең экземпляр чамасы дип беләм. Рухи азык һәм мәгълүмат мулдан булса да, аларны кулланучылар нишләптер кими. Бигрәк тә, шәһәр җирендә милли тормыш үзен ятим итеп хис итә башлый. Мондый хәл бөтен дөньяда күзәтелсә дә, җан тыныч түгел, туганнар!

Безнең халык кая булган?

Яңа редактор яки яңа милли басма булса, анда глобаль фикерле, гомумтатар һәм дөнья күләмендәге язмалар, иң шәп авторлар, популяр темалар базары күтәрелә. Нәтиҗәсе еш кына чамалы килеп чыга, чөнки барыбер шул ук мөхиттәге, шул ук авторлар, шул проблемалар. Милләт, демократия, шоу-бизнес, маҗаралар һәм хәтирәләр... Һәм, әлбәттә, абруйлы шәхесләр, билгеле җитәкчеләр белән сөйләшү. Ләкин гәзит-журнал дип матбага кибетләрендә чиратка басучы күренми. Сәяси кыюлык, зур компроматлар белән дә шаккатырып булмый. Акыллы фикер, төпле мәкаләләр – барысы да бар. Укучы гына юк. Инде милләт бетеп бара дип, муенга гер таккан килеш Кабан күленә сикерергәме?

Халыкны кайдан эзләргә соң? Синең Казандагы “Колхоз базарына”, Җиңү проспектындагы сәүдә үзәгенә, “Мега” һәм “Оби” кибетләренә, вокзалга, Вьетнам базарына, Бишбалтадагы “Адмирал” комплексына, шулай ук “Татнефть-Арена” залларына барганың бармы? Халык анда гөрләп тора! Татарлар да җитәрлек. “Публиканың” ким дигәндә яртысы безнең милләттәшләр. Кайбер очракларда “безнекеләр” күбрәк тә. Республика халкының 52-55 проценты, казанлыларның яртысы, татарча белүчеләр генә дә ким дигәндә 300-400 мең кеше. Шуларның йөздән бере дә татарча чыгучы шәһәр гәзитен алдырмагач, бу милли фаҗига түгелме соң?

Хәзер безгә нишләргә?

Сиңа кадәр эшләгән Мансур Мортазин хәлне үзгәртер өчен каты тырышты. “Шәһри Казан” бермә-бер яхшырды, аның эчтәлеге әйбәт. Тираж, укучылар саны газетадан гына тормый, халыктан, казанлылардан тора. Димәк алар “гаепле” булып чыга? Нишләргә соң? Менә нинди хәтәр сорау алдына килеп бастың син, Гөлнара сеңлем!

Бу сират күпереннән син генә үтмисең. Ул бөтен милләтнең, зур һәм тарихи Казан каласының хәленә бәйле. Нишләргә кирәклеген үзең уйлагансыңдыр. Газетаның интернет сәхифәсен шәбәйтергә теләвең турында белдерү ясадың. Бирсен ходай! Саулык һәм тел ачкычлары китерсен! Ләкин татар интернетының да “тиражы” артык зур түгел. Бу очракта сүз бит нәкъ менә кәгазь гәзитне, ягъни гади укчучыны җәлеп итү турында бара...

Мин дә сиңа кайбер гамәлләр тәкъдим итәр идем. Синең хәлдә булсам, шуларны эшләп карар идем. Әлбәттә, мин киңәш кенә бирә алам. Кабул итсәң дә, итмәсәң дә – синең эш.

Шәһәр газетасының үз миссиясе

Гомумтатар милли һәм иҗтимагый басмалар бездә җитәрлек. “Ватаным Татарстан” республикабыз халкын, җитәкчелеген кызыксындырган темаларны күтәрә. “Акчарлак”, “Безнең гәзит”, “Ирек мәйданы” кебек шәхси басмалар рухи һәм сәяси хөррият мөмкинлекләрен кулланып, җаннары теләгән нәрсәне яза. “Татарстан яшьләре” үзенең күптән тапкан юлына хыянәт итмичә, тәмле телле, кыска язмалар белән тормышчан күренешләрне тасвирлый. Яше-карты дип тормый, 23 меңләп укучыны авызына каратып тора. “Мәдәни җомга” зыялыларның, аз акча алып та илгә хезмәт итүче мәдәният хезмәткәрләренең тормышын чагылдыра. Мин үзем “Мәдәни җомга”ның һәр санын һәм “Ватаным...”ның атналык “тостушка”сын җыеп барам. Лаеклы язмаларны укыганнан соң гына җомга көнне чыга торган “юан” газеталар мунча миче кабызырга тотыла. “Мәдәни җомга”ны ярты еллап саклыйм, ашыкмыйча укыйм, анда язганны укымасаң, зыялы татар булудан туктыйсың, “мокытлыгың” чыраеңа чыга.

Татар газетасының төп бурычы

Ә “Шәһри Казан” белән эшләр ничек тора соң? Ул да шул басмалар белән бер төргәктә алдымда ята. Алардан калышмый ул. Укыйм, һәр санны берәр атна саклыйм. Аннары искерә ул. Шулай булырга тиеш тә. “Шәһри...” башка басмаларга охшаш. Мин моның шулай булуын теләмим. Татар газеталарының уртак эчтәлеге, уртак тематикасы эчемне пошыра. Мин аларның өчесен-дүртесен дә түгел, берсен генә укысам да җитә кебек. Башкасы кабатлау, вакыт та җитми. Эле, аллага шәкер, татар интернеты бар бит! “Яңа гасыр” телеканалы, радиолар бар. Ләкин алар да үз миссиясен һәрвакыт аңлыймы соң? Татар мәгълүмат каналлары бергәләшеп уртак мөхиттәге яңалыкларны, төрле басмалар һәм тапшырулар агымын күзәтеп барса иде. Минемчә, бу өлкәдә “раскрутка”,”самореклама” җитми. Безнең милләт шулай тыйнак шул. Ә базар кайнап торганда тыйнаклар ач кала.

Төп вазифа – милләттәшләрдә милли үзаң тәрбияләү, бу катлаулы, зур дөньяга татар күзе белән карау һәм үзеңнең тарихи тамырларыңны, ата-бабалар кичергән юлны, милли максатны аңлату икәнлеген барлык татар басмалары чамалыймы икән соң? Гади сорау түгел бу. Телебезне куллану, традицияләребезне яшьләргә җиткерү, аларны татар итеп һәм заман кешесе итеп тәрбияләү иң зур максат итеп куелмаса, татарча сүзләр белән кәгазь буяуның хаҗәте юк. Барлык милли басмаларның бурычы бу. Ләкин “Шәһри Казан”га ул гына җитми. Казанда чыгучы башка басмалардан аермалы буларак, аңа ШӘҺРИ булырга кирәк. Хәтта казанлыларның яртысы бик үк “шәһри” булмаса да.

Шәһәрдә татар булып калу һәм шәһәр тормышына күнегү

Әйе, шәһәр газеты “Шәһри Казан” башка татар басмаларына ошамаска тиеш. Макеты белән дә, баш исемнәре белән дә, буяулары белән дә XXI гасырда яшәүче замана кешесенең рухына туры килергә тиеш ул. Хәзерге глобализация, сәүдә-реклама, шоу-бизнес һәм масскульт, компьютерлар стилендә татарча сөйләгәч, бәлки аны хуҗабикәләр дә, эштә янып-көеп йөрүчеләр дә, балалар һәм яшьләр дә үз итәр. Моның өчен аларга яшәгән, укыган, эшләгән урыннарындагы гади көнкүреш, казанча яшәеш турында сөйләргә, кирәкле мәгълүматны бирергә иде.

Татарча чыгучы шәһәр газетасының формасы да, эчтәлеге дә, темалары да, шәхесләре дә нәкъ шәһәрнеке, ярты миллион татар яшәгән Казан рухына туры килсен. Казан татарларының яртысы диярлек әле авылдан аерылып бетмәгән, ял көннәрендә бәрәңге утарга, ит-каймак алырга авылга кайтучылар. Әмма мин туган телемдә шәһәр тормышы, шәһәрчә карашлар турында укырга телим. Урамнарда күбрәк урысча язмалар укыгач, русча сөйләшү ишеткәч, Казанны саф рус каласы кебек кабул итәргә мөмкин. Бәлки бу күпмедер дәрәҗәдә шулайдыр да.

Перестройка елларында шагыйрь Равиль Фәйзуллин:” Казан мәллә туган телне оныту башкаласы?” дип язган иде. Хәзер вазгыять бераз үзгәрде, шәһәрдә миллилек арта төште. Мин үзем Казанның кайсы урамында, кайсы биналарында татарлыкның исән-имин яшәвен, чын татар зыялыларының нинди булуын беләм. Ә башкалар? Милли иманы ныгып җитмәгән яшьләр, татарлыкны күрер өчен әллә кайлардан монда килүчеләр бар. Алар соңгы елларда булган татарлашу билгеләрен сизмәскә дә мөмкин. Шәһәр мәдәнияты, шәһәр көнкүреше миңа татарча килеп җитмәгәч, кайвакыт үземне ятим итем хис итәм. Инде кая барыйм, Казанның үзендә урамнар, кибетләр, шифаханәләр, институтлар, газет киосклары минем телемдә миңа эндәшмәгәч?

Сез кибеткә, аптекага кереп, үзегезгә кирәк әйберне татарча сорап карагыз. “Ипи”, “сөт” сүзләрен аңламаган сатучы кыз үзен уңайсыз хис итми, ә синең үзеңне сәер кеше итеп кабул итә бит. Сәүдәдә эшләгән кешегә 30-40 татарча сүзне, 5-6 стандарт җөмләне яттан белү үзе өчен җайлы булыр иде. Чит ил кибетләрендә сиңа 5-6 телдә эндәшәләр. Берсен дә аңламагач, “Ә, син Русиядән икән?” диләр. Бер теллелекнең оят нәрсә икәнлеген һич югы үз балаларыбызга, килен-кияүләребезгә өйдә аңлатасы иде. Газета битләрендә шул турыда киңәш тотканда да зыян булмас...

Әйдәгез, үзебез татарча сөйләшик!

Минем бер хыялым бар – Казан тутырып татарча сөйләшергә иде. Балаларны кыстап, көчләп татар теленә өйрәтсәк тә, нәтиҗәсе чамалы. Укыту сыйфатының түбәнлеге, методика, мотивация булмау, кәһәр суккан Иван Грозный, Сталин, совет системасы, Русия бюрократиясе дип зарлану гына җитми. Туган тел өйрәнүдә уңышсызлыкның төп сәбәбе – тел мөхите булмау. Балалар да, олылар да татарча сөйләшкән кешеләрне сирәк ишетә. Моның өчен Камал, Тинчурин, Кариев театрына барырга, татар телевидениесе, радиоканалларын кабызырга кирәк. Баручылар, кабызучылар сирәк шул. Тәнәфестә, урамда, ишек алдында, хәтта өйдә дә татар кешеләре нинди телдә сөйләшә? Татарча эндәшү бик сирәк, хәтта татарча белүчеләр дә үзара русча сайраша ич! Аларны теге заманнарда куркытканнар, оялтканнар, рус телен белми харап буласыз, дип кисәткәннәр. Хәзер инде эби-бабайлар оныклары  белән ватып җимереп русча сөйләшә. Чөнки балалар “безнеңчә” белмиләр. Сөйләшмәгәч, татар сүзен ишетмәгәч, каян өйрәнсен алар? Мәктәптә кагыйдә һәм бер мизгелдә онытылучан сүзлек ятлапмы? Ә менә узган гасырның 30нчы елларында үскән Казан малайлары, хәтта руслар да, татарча белә. Чөнки ишек алдында авылдан килгән татар малайлар татарча сөйләшкән!

Бу “Шәһри Казан”ның проблемасы гына түгел, ләкин бу нәкъ гәзит тикшерә торган тема. Әйдәгез, бер ай буе урамда, кибеттә, эштә һәм өйдә татарча аңлаган кешегә бары тик татар телендә генә мөрәҗәгать итик. Ә сатучыларның милләте белән кызыксынып та тормастан, аларга ипләп кенә татарча эндәшик. Әдәп-хөрмәт белән, ачуланмыйча, ләкин татарча, канун нигезендә. Кирәк кешегә ярдәм итеп, аңлатып. Татарның татарга башка телдә эндәшкән мизгелдә милләтебез, туган телебез юкка чыга башлаганын аңлаучы бармы?

Шәһәр, район администрациясе чиновниклары белән дә шул ук хәл. Казан хакимиятендә татарча белүчеләр бик аз, кулланучылар тагы да азрак. Ләкин шул ук акцияне башлаганда, алар һич каршы төшмәс, иншалла. Чөнки алар да үзебезнең булдыклы кешеләр, үзләрендә милли хис һәм аң уятасы гына бар. Аларга өстән килгән күрсәтмәләр дә, дәүләт программалары да, соңгы елларда кабул ителгән кануннар да милли компонентны үстерүгә юнәлдерелгән. Татар бистәсен тергезеп, үзләренең кем икәнлеген күрсәтә башладылар бит алар. Димәк, муниципаль тормыштагы яхшыны да, яманны да татарча сөйләп, уртак эшкә ярдәм итәсе генә бар.

60 процент мәгълүмат һәм белешмә!

Гөлнара сеңлем, син журфакта укыгач, безнең һөнәрнең функцияләрен беләсеңдер. Мин шул факультетта 5-6 ел буе журналистика нигезләрен укыттым. Беренче курста ук колакларга салып куя торган сабак – функцияләр турында. Идеологик (иҗтимагый-сәяси) функция, мәгърифәт-гыйлем тарату, мәдәни, шулай ук ял-итү һәм кәеф-сафага ярдәм итү, белешмә тарату һәм төрле чаралар оештыру. Без, татар журналистлары мәгърифәт, мәдәният, идеология миссиясен алга куябыз. Һәрвакыт үзен акламый бу. Кайчак ваграк мәгълүмат берәмлеге дә файдалы була.

Шуны өздереп әйтәм: шәһәр газетасының төп коралы – белешмә, оператив мәгълүмат тарату. Аның да конкрет йорт, бистә, район, урам, шәһәр мәшәкатьләре, транспорт көнкүрешкә бәйлесен. Җитмәсә алар оператив, көне-сәгате белән килеп җитсен. Шәһәр тормышының бөтен ачысы-төчесе, реаль шәхесләре, көтелмәгән вакыйгалары белән. “Эфир” каналының “Город” тапшыруы шул формат белән Казанны яулады, илдә дан алды, череп баеды бит, шуны милләттәшләр күрәләрме икән? Салмак кына эшләүче “Казанские ведомости” казанлыларның зур гына даирәсенә кирәкле белешмә мәгълүмат таратып, даими тираж җыя.

Язучылар, галим-голәмә, сәясәтчеләр яраткан дәүләт, сәясәт, гомумтатар глобаль милли проблемалары башка басмаларга калсын. Бөтенләй моны онытырга кирәк димәс идем. Гомуммәдәни, гуманитар темаларга һәм мәгълүм шәхесләргә “Шәһри Казан” битләренең 20-30 процент кына урын да җитә. Калганы – тормышның, дөнья һәм милләт кичергән хәлләрнең үз йортыбызда, урамыбызда, мәхәлләбездә чагылышын күрсәтү.

Эх, дип хыялланам кайчак, туган телебездә шәһәр сурәте төзелсен иде: казанлылар тормышы, йортлардагы чисталык, баскычлар, тротуарлар, парковкалар, микрорайоннар, мәхәлләләр, вокзаллар, траспорт, конкүреш, юллар, тротуарлар, кибетләр, шифаханәләр, мәдәният учаклары... Һәр урам, һәр кибет, базар, транспорт тукталышы, алда бүген-иртәгә булып яткан хәлләр газетада чагылсын.

Сәнгать, мәдәният үзәкләре, музейлары үзәктә генә урнашкан, 60 проценттан артык казанлы торган урыннарда театрлар, мәдәният учаклары юк диярлек! Фәкать Универсиада алдыннан гына Яңа Савинода, Азинода, Таулар районында спорт сарайлары, бассейннар төзелде. Менә шуларның көндәлек кулланышы, яшәеше, тормыш шартлары һәм халыкны газаплаган чиновникларга каршы тору, тәртип урнаштыру йөз мең, миллион кешене кызыксындыра. Ачы хакыйкатьне, кирәкле белешмәне вакытында язып чыксаң, аны татарчадан русчага тәрҗемә иттереп телне белмәүчеләр дә укыячаклар, валлаһи!

Өстәвенә, Казанда театрлар, мәдәният сарайлары, редакцияләр, уку йортлары, тарихи һәйкәлләр, Иске һәм Яңа татар бистәсе бар, шагыйрьләр, артистлар, аларның иң соңгы вакытта кичергән хәлләре бар. Аерым әйтәм, мәчет-мәдрәсәләр бар әле. Шулар турында оператив һәм актуаль (бик кирәкле!) хәбәрләр, кызыклы фотолар әзерләп булмыймыни?

Безнең милләт язмышы авылда түгел, шәһәрдә хәл ителә

Милли телнең шәһәрдә сирәк кулланылуы беркемгә сер түгел. Халык иҗатын эстрада, шоу-бизнес бәреп егарга тора. Башка илләрдә дә урбанизация (шәһәрләшү) глобализация белән җитәкләшеп йөри. Милли мәдәниятның табигый дошманнары алар! Милләт өчен көрәшәм дип, халыкны авылга, урман-тугайга өстерәп булмый. Шәһәрне миллиләштерү, татарның узган гасыр башында ук формалашкан шәһәр мәдәнияты – менә шул безгә ярдәмгә килә. Татар булу - мәдәният тарихыннан, дөнья цивилизациясеннән йөз чөереп, мокыт булып калу дигән сүз түгел! Хәзер авыл яшьләре дә интернетта, клубта, мәктәптә үзара туган телдә аралашмый башлады. Телне белгән, мәктәптә өйрәнгән килеш тә милли коммуникацияне читкә куя. Бусы инде берничә милли басманың тиражы кимүдән мөһимрәк күренеш. Гомумән, милләтебез үз теләге белән инкыйразны якынайтып, үз-үзенә кул сала түгелме соң?

Үзәк хакимият, үзебезнең депутатлар катнашкан Федераль Җыелыш миллилекне киметү ярашлы кануннар чыгарып тора. Моңа үпкәләүнең, җаваплылыкны дәүләткә аударуның мәгънәсен күрмим. Без үзебез телебезне, мәдәниятыбызны яшәтергә тиеш. Әгәр дә алар тыелмый икән, калганы үзебездән тормыймыни?

Милли матбугатны шәһәр шартларында, телевидение, интернет белән беррәттән тарату, куллану җәмгыятьнең, милләтнең өлгергәнлегенә бәйләнә бип уйлыйм. Милли кыйммәтләргә ихтыяҗ булмаса, эшләр шәп түгел дигән сүз. Бу – сискәндергеч күренеш. Димәк, милли мәгариф, фән, мәгълүмат системасы нәтиҗәсез эшли дигән сүз. Яки аларны эффекты бик түбән. Милли телләрне саклау, яшәтү өчен өченче дәүләт программасы кабул ителде, милли үзаңны саклау буенча да чаралар күрелә. Аларның үтәлеше шәһәр һәм республика депутатлары, башкарма хакимияте күзәтүендә.

Шәһәр газетасы “Татмедиа” оешмасы тарафыннан гамәлгә куела. Аның эшчәнлеге гомумреспублика, хөкүмәт, президент дәрәҗәсендә бәяләнә. Шулай ук ул Казан хакимияте, район, префектура, аерым оешмаларның көндәлек гамәлләреннән аерылмаска тиеш. Газетаның эчтәлегендә дә менә шул җитди инстанцияләр мәгълүмат һәм фикер чыганагы булып тора ала. Ягъни “Шәһри Казан” шәһәр структуралары белән көндәлек бәйләнештә булырга тиеш. Татар башкаласында татар басмасы яши алмаса, бу инде барлык шәһәр, республика элитасы өчен дә хурлык түгелмени?

Мәктәпләрдә, югары уку йортларында, фән һәм мәдәният ошмаларында милли тел, мәдәният белән бәйле меңнәрчә кеше эшли. Алар барысы да шәһәр шартларына яраклашкан. Профессиональ театр, эстрада, уку йортлары, иҗади оешмалар бихисап. Милли мәгълүмат җитештерү шуларның барысына да тәңгәл, яраклы булсын иде ул.

Максатыбызны аңлап эшләсәк

Милли матбугат алдына нинди максат куела соң? Иң мөһиме – милли матбугатның акча эшләү кәсебе буларак кулланышы шактый тар икәнлеген сине бу эшкә җиккән иптәшләргә аңлатасы иде. Безнең эшнең нәтиҗәлелеге  йөз мең, миллион сум керем белән үлчәнә дигән гыйбәрәнең ялгыш булуы ап-ачык. Милли басмаларның да, балалар бакчаларының да, музейларның да, уку йортларының да төп миссиясе – акча эшләү түгел, ә җәмгыятьнең рухи саулыгы, иминлеге икәнлеген төшендерә алырсыңмы икән? Үз-үзләрен туйдыручы “бәйсез” (дәүләт ярдәменнән) газеталарның уңышлы гына эшләп ятуы барлык басмаларны да андый юлга этәрүгә сәбәп булмас дип өметләнәм. Киресенчә, социаль яктан әһәмиятле барлык мәгълүмат чараларына грантлар биреп ярдәм итү хәерлерәк булыр иде.

Кайберәүләр милли мәдәниятка, матбугатка озын гомер юрамыйлар бугай. Кайчак кәгазь гәзитләрне интернет алыштырачак дигән фаразлар ишетелә. Чынлыкта әлегә инкыйраз көне килеп җитмәгән. Татарстан бар, милләт бар һәм үз йөзен югалтырга җыенмый. Үзебез бирешмәсәк, милли мәдәниятның һәм мәгълүмат системасының шанслары бар. Шул шансларның берсе – милли матбугат, телевидение, радио, интернет кебек әсбапларның милләт һәм халык яшәеше коралы итеп танылуы.

Һәркайда милли учак дөрләсен

Бөтен дөньядан килгән татарларның Казанда инкыйраз күрүе котычкыч хәл булыр иде. Биредә милләтебезнең “каймагы”, фидакарь һәм талантлы шәхесләрнең көн күрүен аңлатасым килә. Милли вирусларның да хәтәрләре зур шәһәрдә, үзәктә була. Гаҗәп хәл бит, машинага, поездга, очкычка төяләбез дә, татарларны коткарырга еракларга китәбез. Ә үзебезнең Казаныбызда глобализациянең кайбер яман якларыннан ничек “котылабыз” соң? Бөтендөнья, гомумроссия күләмендә татар милләтен үстерәбез, ә шәһәр, мәхәллә дәрәҗәсендә аның сүнүенә юл куябыз түгелме?

Казанның татар җәмәгатьчелегенә, татар конгрессының Казан бүлегенә игътибар күбрәк булырга тиештер, мөгаен. Һәр микрорайонда, һәр йортта, тулай торакта, институтта, мәктәптә кечкенә татар үзәген корып, булдыклы, зыялы татарларның үзләрен эшкә җигү лазем. Монысы милли оешмалар, җирле хакимият эше булса, шәһәр газетасы андый “казан”ны кайнатырга ярдәм итә ала.

Менә нинди юл чатында тора безнең милләтебез! Нәкъ уртада – милләтебез каймаклары булып саналучы зыялылар, шулар арасында мәшһүр шәһри Казан һәм аның милли йөзе, рухияты, җыры, моңы һәм мәгънәле сүзе...

Мондый аяныч кисәтүләрне бер “Шәһри Казан”га юнәлтү дөрес булмас иде. Әммә газетада җитәкче алышыну, яңа кыйбла һәм фикерләр эзләү мәсьәләне шулай куярга мәҗбүр итә. Ярты миллион татарлы шәһәрнең татар басмасын 3 мең тираж (җомга саннары 7 мең данә) белән чыгару, ягъни потенциаль аудиториянең 0,7-0.9 процентын гына җәлеп итү журналистларны да, хакимиятне да уятып җибәрергә тиештер. Татарстан башкаласы хакимиятенең, район, префектураларның милли йөзен, татарча тавышын ишетергә “Шәһри Казан” да ярдәм итсен иде. “Адымнар” телевизион тапшыруы ирешкән уңышлар моның хыял түгеллегенә өмет уята.

Сүземне тәмамлыйм. Иң беренче чиратта ниләр эшләү, нинди газета чыгару турын фикерләремне әйттем, Гөлнара сеңлем. Калганын үзегез уйларсыз.

Күмәкләшеп, җилкенеп тотынганда, үзгәрешләр булыр дип өметләнәм.


Римзил ВӘЛИЕВ

в„–--- | 21.06.2014

Радик Сәлимов "Калеб"тәге иҗат кичәсендә беренче тапкыр җырлап күрсәтте (ФОТО)

$
0
0
21.06.2014 Мәдәният
Камал сәхнәсендә "Калеб" яңа буын җыенының чираттагы очрашуы узды. 1 ел элек дөньяга аваз салган бу проектның июнь герое - композитор, музыкант-импровизатор Радик Сәлимов. Кичәдә булганнар Радикның моңа кадәр радио-телевидениедә яңгырамаган әсәрләрен ишетә алды. Дуслары янында гына җырлаган Сәлимов бу кичтә беренче тапкыр киң аудиториягә үзе язган көйләрне үзе башкарды. Луиза Янсуар белән эшләнгән шигъри-музыкаль импровизация кичәнең кульминацион ноктасы булды.

 

  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Аида Сәйдәш, Диләнүр Әхмәтҗанова фотолары.


---

в„–--- | 21.06.2014

Татарстанда чит ил кешеләре белән гаилә коручылар арта: сәбәбен фаразларга гына кала

$
0
0
22.06.2014 Җәмгыять
Соңгы елларда Татарстанда чит ил ватандашлары белән гаилә коручылар саны ике тапкырга арткан. Бу никахларны документ өчен генә эшлиләр дигән шикләр арта.

Чит ил ватандашлары белән никах коручыларның кинәт артып китүе сәбәпләрен Татарстан ЗАГС идарәсе башлыгы Борис Хафизов аңлата алмавын әйтте.

“Без инде фаразлый гына алабыз. Чит ил ватандашлары Татарстанны бик яраталар, чөнки караш начар түгел, халык - толерант. Шул ук вакытта чит ил ватандашы булган ир кеше бездәге хатын-кыз белән никах теркәгән булса, аңа Русия ватандашлыгын алу җиңелрәк булачак. Бу никахлар шуңа да артадыр дип уйлыйбыз. Документ алу өчен генә никахлар булмасын өчен үзебезнең белгечләрдән игътибарны арттыруны сорыйбыз. Кайбер чит ил кешеләре безгә киләләр һәм аларның кулларында "патент" дигән документ бар. Алар шушы “патент” паспорт урыныа бирелгән документ дип әйтмәкче булалар. Бу дөрес түгел. Паспортны яшәүгә рөхсәт биргән таныклык кына алмаштыра ала. Әгәр инде документлар тәртиптә булса, безнең хезмәткәрләр бер айда бу никахны теркәргә тиеш”, ди ул.

Казанда узган елның биш ае белән чагыштырганда чит ил кешеләре белән гаилә коручылар ике тапкырга арткан һәм барлыгы 238 кеше булган. Питрәчтә узган ел шул ук биш айга ике булса, быел инде 13 теркәлгән. Әлмәттә шулай ук ике тапкырга күбәйгән.

Аеруча Татарстан хатын-кызлары Төркия, Таҗикстан, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Украина ирләре белән никахлаша икән.

Интернетта төрле форумнарда, социаль челтәрләрдә акча эшләү өчен чит ил ватандашына кияүгә чыгарга риза булган хатын-кызларның игъланнары тулып ята диярлек. Бәяләр 50 мең сумнан алып (бер елга), 300 меңгә кадәр (өч елга) җитә. БДБ илләреннән эшкә килүчеләр саны арту сәбәпле, Русия ватандашлыгын алырга теләүчеләр дә күбәйгәннән-күбәя. Канун нигезендә Русия кешесе белән гаилә коручылар ватандашлыкны өч елда ала алса, болай аны сигез ел көтәргә кирәк.

“Никахны теркәү турында тапшырганда ЗАГС хезмәткәре барлык документларны яхшылап тикшерергә тиеш. Чит ил ватандашларына килгәндә, аларның паспортларында теркәлү турында мөһер куелмый, безнең илдә генә мондый әйбер бар. Шуңа чит ил кешеләре башка гаиләләре булмау турында консул белешмәсен алып килергә тиешләр, чөнки безнең канун нигезендә бер кеше ике никахта тора алмый”, ди Хафизов.

Чит ил ватандашлары белән никахның артуы Татарстан прокуратурасын да битараф калдырмаган. Республика баш прокуроры Илдус Нәфыйков мондый гаиләләрне тикшерә башлаячакларын белдергән иде.  


Ландыш ХАРРАСОВА

в„– | 20.06.2014

Татар футболчысы дөнья чемпионатында Нигериягә җиңү китерде (ВИДЕО)

$
0
0
22.06.2014 Спорт
Бразилиядә узучы футбол буенча дөнья чемпионатында Нигерия җыелмасы Босния һәм Герцеговинаны 1:0 исәбе белән отты. Бердәнбер голның авторы - Питер Одемвинги. Егетнең әнисе татар, әтисе нигерияле. Питерның Алсу исемле сеңлесе дә бар.

Одемвинги 10 яшеннән 15 яшенә кадәр Чаллыда яшәп "Камаз" футбол клубында уйнаган.

Шунысын да әйтергә кирәк, Нигерия өчен бу җиңү - дөнья күләм аренада 1998 елдан бирле беренче зур уңыш.

 


---

в„–--- | 22.06.2014

Россия - футбол чемпионатында: Инде безгә нишләргә?

$
0
0
23.06.2014 Спорт
Бразилиядә футбол буенча дөнья чемпионаты бара. Россия футболчылары үз группасында ике уен уйнады. Көньяк Корея белән ничья. Бельгиягә оттырдылар.

Россия командасына ни җитми? Алга таба ничек уйнарга? Без әле кая барабыз? Телевизордан карап утыручы тамашачы баш тренерга караганда һәрвакыт күбрәк белә. Шуңа күрә сезнең киңәшләрне көтеп калабыз.


---

в„–--- | 23.06.2014

Миңнеханов мәйданның нинди булырга тиешлеген аңлатты (Казан Сабан туеннан ВИДЕО)

$
0
0
23.06.2014 Бәйрәм
21 июньдә Казанның Мирный бистәсендәге Каенлыкта Сабантуй бәйрәме уздырылды. Узган елгы бәйрәмгә Универсиада кунаклары чакырылган булса, быелгысында Патрушев һәм Топбаш кебек Русия һәм Төркия түрәләре катнашты.

Сабантуй кунакларын Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле җыр-биюләр белән каршы алды. Бәйрәмгә иң элек Истанбул шәһәр хакимияте башлыгы Кадир Топбаш килде. Төркия кунагы икмәк һәм чәк-чәктән авыз иткәч Арча районы әзерләгән мәйданга кереп татар гореф-гадәтләре белән танышты. Шуны да әйтергә кирәк, мондый урыннар быелгы Сабантуйда дистәдән артык иде.



Ул арада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә зур гына икенче бер төркем кунак килеп төште. Алар арасында Свердлау өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев, Русия иминлек шурасы секретаре Николай Патрушев бар иде. Кунакларны чәк-чәкле каршы алудан соң Кукмара районы сәнгатькәрләре татарча, марича, удмуртча, русча сәламләп район осталары уңышларын карарга чакырды. Кадир Топбаш үс осталыгын балчыктан чүлмәк ясауда сынап караса, Николай Патрушев тимерчеләр ясаган ат дагасына тишек тишергә генә алынды.

Бу арада Сабантуй мәйданы ачылышка әзерләнә иде. Мәйдан уртасында бик зур итеп ясалган самавырдан су акты, мәйданга берничә метрлы "чынаяклар" тәгәрәтеп алып чыгылды.

Сабантуйның рәсми ачылышы Казан мэры Илсур Метшинның чыгышы белән башланып китте. Казан түрәсе башта Николай Патрушевка, аннан Кадир Топбашка һәм ахырдан Рөстәм Миңнехановка сүз бирде. Аларның чыгышлары рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә ителеп барды.

Мәйданга җыелучыларга "Исәнмесез", дип татарча дәшеп көчле алкышлар алган Кадир Топбаш үз чыгышында Казанга өченче, ә Сабантуйга икенче мәртәбә килүен әйтеп үтте һәм шушындый бәйрәмдә катнашканы өчен бик шат булуын белдерде.

Казан мэрыннан аермалы буларак үз чыгышын татар һәм рус телләрендә аерым ясаган Рөстәм Миңнеханов чын мәйданның нинди булырга тиешлеген аңлатты.

"Бүгенге Сабантуй исебездә матур итеп кереп калсын иде. Мәйдан менә нинди булырга тиеш ул. Мәйдан ул - спорт, дуслык, мәдәният, кунаклар дигән сүз. Әмма кайбер илләр күрсәтергә тырышкан башка мәйдан түгел", дип башка мәйданны искә алды, ләкин кайсы мәйдан икәнен әйтмәде.

Сабантуйның рәсми ачылышы түрәләр чыгышы белән тиз арада тәмамлангач, мәйданда күрсәтмә чыгышларга урын бирелде. Кемдер аркан тартты, кемдер кашыкка йомырка куеп йөгерде. Шулай ук капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, авыш колга башына бару кебек гадәти ярышлар да калмады. Ә мәйдан уртасында Сабантуйның яме булган татарча көрәш батырлары бил алышты. Бер минутка да буш калмаган сәхнәдә исә җыр-бию осталары халыкка үз осталыкларын күрсәтте.


Райнур ШАКИР

в„–--- | 23.06.2014
Viewing all 38832 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>