Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 38195 articles
Browse latest View live

Юл һәлакәтенә эләккән сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллинның хәле ничек?

$
0
0
07.01.2024 Хәвеф-хәтәр
Яңа ел алдыннан юл-транспорт һәлакәтенә эләккән БР сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллинның хәле ничек? Исегезгә төшерәбез, җитәкче 29 декабрьдә авариягә эләгеп, дәваханәгә эләккән иде. Ул көнне Караидел районында дүрт автомобиль авариягә очраган.
Министр “Тойота Камри” эш машинасында булган. Кызганычка каршы, юл һәлакәте нәтиҗәсендә ике кеше үлгән, тагын өч кешене дәваханәләргә озатканнар. Җәрәхәтләр алучылар арасында Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин да булган. Ул республиканың төньяк-көнчыгышы буйлап эш сәфәреннән Уфага кайтып килгән. Рәхмәтуллинның умрау сөяге сынган, баш мие җәрәхәтләнгән.    Сәламәтлек саклау министрлыгында ул һаман да дәваханәдә дип хәбәр иттеләр. "Айрат Рәхмәтуллинның хәле тотрыклы, дәвалануын дәвам итә", – дигәннәр. Аның кайчан чыгасы әлегә билгеле түгел.   Фото: БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.    
Ләйсән КАСПРАНОВА

--- | 07.01.2024

Татарстанда бер-бер артлы ике зур авария булган. Прокуратура тикшерү башлады

$
0
0
07.01.2024 Хәвеф-хәтәр
Прокуратура Татарстанның Баулы районындагы булган юл-транспорт һәлакәте шартларын тикшерә, анда биш кеше зыян күргән. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
М-5 трассасында Hyundai машинасы каршы як полосага чыга һәм ике «Лада» белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, 4 хатын-кыз һәм ир-ат хастаханәгә озатыла.   Вакыйга урынына Баулы шәһәр прокуроры урынбасары Артем Родионов киткән. Юл хәрәкәте иминлеге таләпләрен үтәүне тикшерү оештырылган. Һәлакәтнең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.     Аңарчы Татар-информ Татарстанның Тукай районында берничә автомобиль бәрелешкән, дип язды. Бу хакта юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.   Авария 6 гыйнвар көнне Шилнәбаш авылы янында 17 сәгатьләр тирәсендә була. Анда җылылык электр үзәгеннән (ТЭЦ) ике километр ераклыкта ике «Лада» һәм Skoda бәрелешкән.   Һәлакәт урыныннан табиблар дүрт хатын-кыз һәм ир-атны алып китә. Алар арасында өлкән яшьтәге пенсионер хатын-кыз да бар. Фото: фрипик.ком    
---

--- | 07.01.2024

Дубайга күченеп киткән Казан блогерлары әти-әни булган

$
0
0
08.01.2024 Шоу-бизнес
Дубайда яшәүче Илүсә Фәләхова һәм Раушан Миңнегалиевлар әти-әни булган. Аларның тшүге сабыйлары - уллары туган. Блогерлар бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр итә.
  «Әлегә без ял итәбез, улыбыз белән танышабыз. Ашатырга тырышам, тик сөтем юк. Бала күкрәкне алырга теләми. Тырышабыз», – дип язган яшь әни.   Шулай ук укыгыз: Блогер Илүсәнең әнисе Миләүшә апа: “Бу теманы кузгатмагыз, зинһар...” Фото: © социаль челтәрдән

 


---

--- | 08.01.2024

Лилия Муллагалиева: «Елый-елый кайттым»

$
0
0
08.01.2024 Җәмгыять
Җырчы гаиләсе белән 4 гыйнвар көнне туган ягы – Актаныш районының Зөбәер авылына юл тоткан иде. Сәбәбе дә нинди әле! Әтисе Әбугали аганың 86 яшьлек гомер бәйрәме.

Әти-әнисенең тигезлегенә куанып, аларның хәлен белешеп килү үзе үк саваплы эш, ә монда бәйрәм бәлеше балаларны, оныкларны бер табын артына җыйган. 

– Авылда безнең ике йорт. Яңасына без кайтып йөрибез, аны кунак өе дип атыйбыз. Икенчесе – мин туган нигез. Әти белән әни шунысында яшиләр. төп нигезне дә иске дип булмый, әни бик заманча, алдынгы карашлы кеше безнең, кулы оста, түшәмнәргә кадәр без кайтканчы яңача төзекләндереп куя. Әллә ничә мәртәбә әйткәнем бар, кирәксә үз кулы белән мич тә чыгара, чигү дә чигә, кем әйтмешли, тимердән дә төймә коеп бирә сорасалар. Без йокыдан торганчы әни бәлеш пешереп куйган иде. Бәйрәм арасында төп йорттан кеше бушамады инде, апаларның әле берсе, әле икенчесе кайтып китә, дигәндәй. Әти дә: “Иртәдән кеше өзелми, бездә. Балаларың күп булгач, картайган көндә бик рәхәт икән. Рәхмәттән ары сүзем юк, олылап, хөрмәт итеп яшисез”, – дип үз теле белән матур сүзләр дә әйтте әле. Әти-әниле йорт бәхет белән тулган була икән, яши-яши ныграк аңлыйсың. Өстәл буенда гөрләштек, сөйләштек. Ике йортны бакча кишәрлеге генә бүлеп тора. Әниләрдән үзебезнең өйгә кайтканда күккә карасам – җемелдәшеп йолдызлар чыгып тулган. Күңелем тулды... Юл буе елый-елый, теләкләр теләп кайттым. Тигез яшәсеннәр, исән булсыннар – безнең өчен иң зур бәхет шул. Аларга да, үзебезгә дә бала хәсрәтләре килмәсен. 6 гыйнвар көнне киттек тә инде, озак тора алмадык. Үз тормышыңны коргач, йортны да озакка ташлап китәсе килми, балаларның күңелле мәшәкатьләре дә җитәрлек. Яңа елда яңа бәхетләргә сөенеп яшик! – ди Лилия.

Җырчының теләкләренә без дә кушылабыз. Әти-әниле бәхете кителмәсен, тигезлеге киселмәсен, сабыйлары уңышына сөенеп гомер итсен.    
Гөлнур ШӘРӘФИЕВА

--- | 08.01.2024

Замирә Рәҗәпова “Әй, язмыш, язмыш” тапшыруы ник ябылуын әйтте

$
0
0
08.01.2024 Җәмгыять
Замирә Рәҗәпова “Әй, язмыш, язмыш” тапшыруы ябылу уңаеннан фикерләре белән уртаклашкан. Язылучыларыннан күп сораулар килү сәбәпле, ул аларның һәркайсына җавап биргән.

1. Ник ябылды?

Җитәкчелек шулай хәл итте. Безнең тапшыру ТНВ каналы белән килешү нигезендә эфирга чыга иде. Килешү ел башында, гыйнварда төзелә, декабрьдә вакыты чыга иде. Һәм 6 ел шулай булды. Быел ул озайтылмады, сәбәбе шундый ук форматтагы тапшыру чыга башлау.

2. Бу хәлгә сез ничек карыйсыз, кыен булмады?

Минем 20 елдан артык гомерем ТНВ белән бәйле. Мин эшли башлаганда ул гомумән ГТРК Татарстан иде. Тапшырулар ябыла-ачыла торды, бу гадәти хәл. Аннары минем финанс тотрыклылыкны тапшырудан кергән гонорар (бер тапшыру 4000 сум) түгел, ә башка компания белән хезмәттәштек тәэмин итә. Тапшыру – ул нибары хезмәт, эш урыны, ә яшәү чыганагы түгел. Минем өчен тормышта кыйммәтләр башка.

3. Ник тапшыру өчен көрәшмисез?

Әлбәттә, аерылышу һәрвакыт авыр. Тапшыруны яраткан тамашачылар да кызганыч. Ләкин холкым андый соранып йөри торган түгел. Җитәкчелек зур тәҗрибәле шәхесләр, димәк, шулай кирәк, шулай дөрес.

4. Телевидениегә кайчан кайтасыз?

Бар да Аллаһы Тәгалә кулында. Язган булса, кайтырмын. Ә хәзергә мин тулысынча бизнеска чумам.

   
---

--- | 08.01.2024

Җырчы Алсу әтисе Рәлиф Сафинны 70 яше белән котлаган

$
0
0
08.01.2024 Җәмгыять
Шушы көннәрдә җырчы Алсуның әтисе Рәлиф Сафинга җитмеш яшь тулган. Юбилее белән котлап, кызы изге теләкләрен җитергән. Күңелгә үтеп керерлек котлау сүзләре яздырылган видеоны Алсу социаль челтәрләрдә урнаштырган.
Әтисенә булган зур хөрмәте һәм чиксез рәхмәте чагыла ул язмада. Котлау видеосыда әтисе аның тормышында иң мөһим ир-ат булуын ассызыклаган. Ул бәхетле кыз булып үсүен, ә әтисе белән горурлануын һәм ул аның кумиры булуын әйткән. Аның тырышлыгы, кешелеклелеге, кыюлыгы һәм башка яхшы сыйфатлары аны канатландыруын, рухландыруын билгеләп үткән.   Алсуның котлау сүзләренә тамашачылары гына түгел, сәхнәдәшләре дә кушылган. Олег Газманов, җырчы Зара иң изге теләкләрен җиткереп, Алсуның әтисенә озын гомер һәм исәнлек теләгәннәр.  
Ләйсән КАСПРАНОВА

--- | 08.01.2024

Чирмешән авылында янгында җиде яшьлек кыз үлгән

$
0
0
09.01.2024 Фаҗига
Чирмешән авылында Заречная урамында бер катлы йорт янган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр хатынны һәм баланы өйдән алып чыгып, табибларга тапшыралар.

Зыян күрүчеләрне Чирмешән үзәк район хастаханәсенә алып китәләр. Реанимация чараларыннан соң табиблар 7 яшьлек кызның үлемен раслый. Аның 36 яшьлек әнисе хастаханәдә комада ята.

Янган мәйдан 20 квадрат метр тәшкил итә. Янгынның сәбәбен белгечләр ачыклый.

  Әлеге вакыйга урынына Чирмешән районы прокуроры Илдар Солтанов килде, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.   Прокуратура янгынның сәбәпләрен ачыклау өчен тикшерү оештырды. Шулай ук балигъ булмаганнарның караучысыз калуын профилактикалау системасы органнарының эшенә хокукый бәя биреләчәк. Хокук бозулар ачыкланган очракта прокурор реакциясе чаралары күреләчәк. Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе  
---

--- | 09.01.2024

Авариядә ир белән хатын һәм 10 айлык балалары һәлак булган

$
0
0
09.01.2024 Фаҗига
Башкортстанда фаҗига. Нуриман районында 7 гыйнварда коточкыч юл һәлакәтендә өч кеше үлде: яшь ата-ана һәм аларның 10 айлык баласы. Авария Уфа – Иглин – Красная Горка юлының Үкәрле авылы янындагы участогында теркәлгән.
Анда  Kia Rio машинасы белән Renault Duster бәрелешкән. 19 яшьлек хатын белән аның 27 яшьлек иренең гомерләре  һәлакәт урынында ук өзелгән. Аларның  кечкенә сабыйларын һәм 13 яшьлек туганын дәваханәгә озатканнар. Бик нык җәрәхәтләнүе сәбәпле 10 айлык сабый  да үлгән. Медицина ярдәме Renault Duster-дагы  өлкән яшьтәге (1962 һәм 1963 елгылар) ир белән хатынга да таләп ителгән.   Бүген, 9 гыйнварда, һәлак булган яшь әти-әнине һәм аларның баласын Нуриман арйонының Яңа Субай авылында җирләячәкләр. Вакытсыз гомерләре өзелгәннәрнең туганнары һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.  Автор:Әлфия Шакирҗанова Фото:БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.    
---

--- | 09.01.2024

Татарстанда дүрт айлык бала вафат булган. Сәбәбен ачыклыйлар

$
0
0
09.01.2024 Хәвеф-хәтәр
Беренчел мәгълүматлар буенча, дүрт айлык улларын яшь әти-әни уен вакытында өскә чөеп уйнаган. Көтмәгәндә бала сулыш алудан һәм хәрәкәтләнүдән туктый. Фаҗига 6 гыйнварда Яшел Үзәндә була. Фрунзе урамындагы фатирга «ашыгыч ярдәм» чакыралар.

Табиблар да сабыйга ярдәм итә алмаган. Бала муен умырткалыгының муен өлешенә кан сауганнан үлгән. Дөресрәге, үлем сәбәбе турында экспертизадан соң әйтергә мөмкин булачак.

Тикшерү комитеты сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү турында җинаять эше кузгаткан. Бу вакыйганың нечкәлекләре һәм шартлары ачыклана.Хокук саклаучылар баланың 26 яшьлек анасын һәм аның белән яши торган 32 яшьлек ир-атны тоткарлаган.   Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин сабыйның үлеме турындагы эшне тикшерүне үз контроленә алды, дип хәбәр итте Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе матбугат хезмәте.   Фото: пиксабай  
---

--- | 09.01.2024

Кызын җирләгән “Болгар радиосы” продюссеры: «Бала хәсрәтеннән дә авыр әйбер юк»

$
0
0
09.01.2024 Җәмгыять
“Болгар радиосы” продюссеры Ленар Кашафетдиновның гаиләсенә зур кайгы килүе турында хәбәр иткән идек. Аның олы кызы йөрәк авыруыннан вафат булды. Кичә Самираны җирләделәр.

Ленар якыннарына-дусларына рәхмәт белдереп, уйлануларын языган:

«Хөрмәтле хезмәттәшләр, барыгызгада Алланың рәхмәте яусын. Минем сабыйны хөрмәт итеп кайтканыгыз, килгәнегез өчен. Биргән сәдакаларыгыз өчен, Аллаһы тәгалә үзегезгә кайгысыз гомер бирсен.Биргән сәдакаларыгызга Алла бирса ашлар үткәрербез, кызыма чардуган бн таш ясатырбыз.Мин беләм кызым да сөенеп ятадыр, аны озатырга күпме кеше кайтты бүген.Нәрсә әйтәсем килә дуслар, яшәгез үзегез һәм гаиләгез,балаларыгыз өчен. Бик сагынам хәзер кызымны, аның миңа язган смс укып. Күбрәк вакытыгызны гаиләгә балаларга багышлагыз, аннары үкенерлек булмасын. Бала хәсрәтеннән дә авыр әйбер юк, безнең гаиләгә дә килер дип уйламадык. Саклагыз бер берегезне, яратыгыз балаларыгызны. Сау-сәламәт булыгыз дуслар.Тагын бер кат Алланың рәхмәте яусын», - дип яза ул социаль челтәрендә.

Фото: социаль челтәрләр

 
---

--- | 09.01.2024

Татарстан Милли музеенда Фатих Кәримнең шәхси әйберләре белән танышып була

$
0
0
09.01.2024 Мәдәният
9 гыйнварда Татарстан Республикасы Милли музее Фатих Кәримнең истәлек тактасы янында шагыйрьне искә алачак һәм Милли музейда шигъри-музыкаль кичә белән экскурсия оештырачак. Экскурсия дәвамында кунаклар шагыйрьнең шәхси предметлары белән таныша алачак.

Фатих Кәрим 1909 елның 9 гыйнварында Россиянең элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Бишбүләк районы) Ает авылында мулла гаиләсендә туа. 1925 елдан башлап әдәбият белән шөгыльләнә башлый, әмма 1938 елның 3 нче гыйнварында кулга алына. 1939 елның 14 мартындагы ябык утырышында Фатих Кәримне ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм, шуңа өстәп, тагын биш елга гражданлык хокукларыннан чикләргә дигән хөкем карарын игълан итәләр.

Язучы Кави Нәҗми һәм генерал Якуб Чанышевларның Фатих Кәримне гаепсез итеп күрсәткән гаризалары бер-бер артлы барып ирешкәч кенә, СССРның Югары мәхкәмәсе Фатих Кәримнең «җинаять эше»н яңадан тикшерүгә куярга мәҗбүр була. Бу тикшерү барышында шагыйрьне төньяктагы ерак лагерьдан Казан төрмәсенә кире кайтаралар. Ниһаять, 1941 елның 1 декабрендә, инде Германия белән канлы сугышлар барган көннәрдә, аны иреккә чыгаралар. 30 декабрьдә Фатих Кәрим нәкъ шул йорттан фронтка чыгып китә.

1942 елның февраленнән 1945 елның февраленә кадәр, ягъни өч ел буена, Фатих Кәрим фронтның алгы сызыгында була, солдат һәм кече офицер, взвод командиры сыйфатында Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сугыш юлын уза, Украинаны, Белоруссияне, Карпат илләрен азат итүдә катнаша, ике тапкыр яралана, шәхси батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. Ә сугыш бетәргә санаулы көннәр калганда, 1945 елның 19 февралендә, Көнчыгыш Пруссиядәге соңгы сугышларның берсендә 36 яшьлек шагыйрь дошман пулясыннан һәлак була. Күмелгән урыны – шундагы Туганнар каберлегендә, дип яза "Татар-Информ" МА.


---

--- | 09.01.2024

Татарстанда 30 градус салкын саклана, җил аркасында өшү куркынычы арта

$
0
0
09.01.2024 Җәмгыять
Якындагы көннәрдә Татарстанда аномаль салкын һава торышы саклана, һава температурасы төшү фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Синоптиклар хәбәр иткәнчә, 9 гыйнварда явым-төшем ихтималы аз, көндез бераз кар яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы -21..-26 градус, көнчыгыш районнарда -30 градус була. Көндез -14..-19 градус фаразлана.   Чәршәмбе төнлә бераз кар фаразлана, әмма көндез атмосфера басымы күтәрелү сәбәпле, явым-төшем юк. Төнлә һава температурасы -21..-26, аязганда -30 градус көтелә. Көндез -18..-23 градус фаразлана, дип яза Татар-информ.   Алдагы көндә, 11 гыйнварда, көннең беренче яртысында явым-төшем ихтималы аз. Әмма кич урыны белән кар, буран, шулай ук җилнең тизлеге секундына 15-20 метр булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы -24..-29 градус, аязганда -34 градуска кадәр төшәчәк. Төнлә һава температурасы -14..-19 градус, көнчыгышта -22 градус була.   «Җомга, 12 гыйнварда, республика актив циклон һәм аның атмосфера фронтлары йогынтысында була. Шулай итеп, кар, буран, секундына 15-20 метр тизлектә җил, юлларда кар көртләре көтелә. Һава температурасы төнлә -16..-21 градус, көндез -10..-15 градус булырга мөмкин», диелгән Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең якынча фаразларында.   Шимбә бераз кар яварга, һава температурасы -22..-27 градус, аязганда -30 градус көтелә. Көндез термометрның терекөмеш баганасы -18..-23 градус күрсәтәчәк.   Синоптиклар искәрткәнчә, көчле салкыннар һәм җил сәбәпле, үтә суыту һәм өшү куркынычы арта.  
---

--- | 09.01.2024

Вадим Захаров: «Сүз түгел, мөнәсәбәт яралый»

$
0
0
09.01.2024 Шоу-бизнес
Уйламый әйтелгәне дә, әйтелми калганы да куркыныч. Сүзнең көче дә, тәэсире дә зур – моны һәркем белә, әмма кайчак тиешенчә бәяләми. Сәхифәбездәге яңа сорау-җавап та тормыштагы әһәмиятле сүзләргә багышлана. Бүген без Татарстанның халык артисты Вадим Захаров белән сөйләштек.

:: Иң кадерле сүз?

– Әни.

:: Бирешкәндә тартып торгызган сүз?

– Гаилә.

:: Бик каты яралаган, рәнҗеткән сүз?

– Сүз түгел, мөнәсәбәт яралый. Ә яралар төзәлә. Рәнҗегән юк.

:: Әйтәсе килеп тә әйтә алмый калган сүз?

– Әнигә «Яратам!» дип аз әйтелде.

:: Бүген, хәзер ишетәсе килгән сүз?

– Җайланачак.

 
Лилия ГЫЙМАЗОВА

--- | 09.01.2024

Кариев театры 2024 елның беренче премьерасына әзерләнә

$
0
0
09.01.2024 Мәдәният
19-20 гыйнвар көннәрендә Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәре буенча «Матурлык» спектакле премьерасын тәкъдим итәчәк.

Спектакльнең режиссеры Егор Чернышов әйтүенчә, спектакльдә 10 персонаж бар. Ике персонажны режиссер һәм инсценировка авторы үзләре керткән. «Акъәби монологы тирәсендә сюжет җыелды. Сюжетның 40-50 процентын үзебез уйладык. Автор сюжетын тулыландырып, үзебезнең мотивларны керттек», – дип сөйләде ул.

Театр директоры драматургия кануннарына яраштырып эшләгән текстка «кире язганнар», «үзгәрткәннәр» дип әйтүчеләр булуын искәртте. Прозага алынабыз икән, без аны сәхнәгә экспонат кебек кертеп утырта алмыйбыз», – дип ачыклык кертте ул.

Спектакльнең инсценировка авторы Булат Минкин «Әйтелмәгән васыять» әсәрен «Матурлык» исеме белән чыгаруның сәбәбен аңлатты. «Әйтелмәгән васыять» жанр булып калды. Матурлык уза, аның кадере бетә бара, матур әйбер югалып бара, шуңа бу исемен калдырдык. «Матурлык» төшенчәсе Еникинең бөтен иҗатына кагыла», – диде ул.

Төп роль – Акъәбине Татарстанның атказанган артисты Фирүзә Зиннәтуллина башкара. 


---

--- | 09.01.2024

Айдар Тимербаев: “Мин сиңа барыбер өйләнәм”, – дидем

$
0
0
09.01.2024 Мәдәният
Татарстанның атказанган артисты, популяр җырлар авторы Айдар Тимербаев белән әңгәмәбезнең дәвамын тәкьдим итәбез.
– Композиторлар арасында дуслык бармы? – Матур җыр ишетсәм, иң беренче ул җырны иҗат авторлар белән кызыксынам. Тик беркемгә дә көнчелек белән карамыйм. Без барыбыз да бер милләткә хезмәт итәбез. Хәзер яшьләр дә бик актив иҗат итәләр. Үзем Фирзәр Мортазин, Альфред Якшимбетов, Илгиз Закиров җырларын яратам. Бөтен таныш композиторлар белән дустанә мөнәсәбәтләрдә. Аларга да бит бу сәләтне Аллаһ Тәгалә биргән, шулай булгач, алардан көнләшсәм, Ходайга каршы барган кебек тоела.    – Сезнең тормышыгыз, барыбер, күпләр өчен сер булып кала. Социаль челтәрләрдәге шәхси битегездә дә мәзәкләр генә куясыз. Ни өчен? – Шәхси тормыш юкка гына “шәхси” дип аталмый инде. Аны киң җәмәгатьчелек игътибарына куярга да кирәкми. Үземнең башкаруда җырларымны  күрсәтмим, күз тигәне бар. Хәтта өшкертергә барган да булды. Миңа шәхси тормышны куймаска киңәш иттеләр.
– Тормыш иптәшегез белән беренче концертыгызда танышкансыз икән. Бер күрәдән гашыйк булдыгызмы? – Элек милли китапханә урынында татарча дискотекалар була иде. Шул бинаның сәхнәсендә беренче концертым узды. Гөлнара сәхнәгә менеп, чәчәкләр бүләк итте. Шунда ук ошаттым аны. Концерт тәмамлангач, эзләп табып, озатып куйдым. “Мин сиңа  барыбер өйләнәм”, – дидем әле. Ул да мине ошаткан булган, күрәсең. Аның белән очрашырга барганда һәрвакыт чәчәкләр алып бара идем. Хәзер дә бәйрәм саен аңа чәчәк бүләк итәргә тырышам. 
– Сезгә күп гүзәл затлар игътибар иткәндер? – Яшь чакта булды инде. Тик җитди мөнәсәбәтләр булмады. Яраткан кеше берәү генә булырга тиеш. Ул чор үзенә күрә кызыклы иде.   – Кире кайтыр идегезме? – Мин хәзерге тормышымнан бик канәгать. Барыбер ул елларда илдәге вәзгыять авыр иде. Без дә бик тәртипле малайлар булып бетә алмадык. Ул елларны исән-сау кичерә алдык. Минем бернинди үкенечем дә юк.    – Гөлнара ханымга ничек тәкъдим ясадыгыз? – Мөгез чыгарып утырмадым. Элек тәкъдим ясауга аерым әзерләнмиләр иде. Тәкъдимне татар яшьләре көннәрендә ясадым. Без бергәләшеп табигать кочагына чыккан идек. Гөлнара белән кочаклашып торганда кисәк кенә: “Әйдә гаилә корабыз”, - дидем. Ул ризалашты. Әйбәт кенә 1994 тән яшәп ятабыз, шөкер.
– Гөлнара ханым нәрсә белән шөгыльләнә? – Тормыш иптәшем табиб булып эшли. Кемнәрдер: “Мин үзем дә иҗат кешесе, хатыным иҗат өлкәсеннән булмасын”, - диләр. Бу тормышны аңлап бетермәүчеләр сүзедер. Иң мөһиме – ике кеше арасында ярату булсын. Бөтенебез дә кеше бит инде. Бәхет - акчада да, дәрәҗәдә дә түгел. 
– Тормыш иптәшегезнең холкы нинди? – Безнең гаиләне чын татар гаиләсе дип атап буладыр. Гөлнара – сабыр, акыллы кеше. Ул ир-атлар эшенә кысылмый. Чын татар хатын-кызы нинди булырга тиеш дисәләр, үземнең тормыш иптәшемне атар идем.    – Ике улыгыз бар икән. Аларга нинди тәрбия бирдегез? – 1990 еллар үз башыбыз аша үткәч, балаларга да дөрес тәрбия бирергә тырыштык. Игелекле, кешелекле, мәрхәмәтле булсыннар өчен көчебездән килгәнне эшләдек. Балаларым, Аллаһка Шөкер, туры юлдан атлыйлар. Иң сөенгәнем алар татарча чип-чиста сөйләшәләр. 
– Сезнең ачу килгәнен бер дә күз алдына китерә алмыйм... – Тиз кызып китәм һәм тиз суынам. Кеше рәнҗетүдән куркам. Бу дөньяда дөрес яшәргә тырышам. Бакыйлыкка күчкәч, кылган гамәлләребез өчен җавап тотасы булачак бит.   
Илгизә ГАЛИУЛЛИНА

--- | 09.01.2024

Казанда төнге клубта 50 яшьлек ир-атның колагын кискәннәр?

$
0
0
09.01.2024 Җәмгыять
Бүген социаль челтәрләрдә Казан барында бер ир-атның колагын кисүләре турында хәбәрләр пәйда булган. Бу хәлнең Зәкиев урамындагы төнге барда булганлыгы әйтелгән. Шул урынга медиклар һәм полиция хезмәткәрләре килеп җиткән.

Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләп үтелгәнчә, Казанда яшәүче 50 яшьлек ир-ат узган җомгада җәмәгать транспорты тукталышында егылып, колагын авырттырган.

Җәрәхәт алуын раслату өчен, полиция хезмәткәрләрен һәм медикларны чакырткан. Ир эш урыныннан “больничный” алу өчен хезмәткәрләрне шулай алдаган булып чыккан.

Фото: фрипик.ком

 
---

--- | 09.01.2024

«Карап торып, яндырып бетердек, нишли аласың ул мәлдә?..»

$
0
0
09.01.2024 Хәвеф-хәтәр
5 гыйнвар таңы Питрәч районының Көек бистәсендә яшәүче 3 балалы Азмухановлар гаиләсен дә упкын кырыена этәрә: үзләре өйдә юкта йортлары янып китә.
Ут күзеннән бер кашык та, бер пар күлмәк тә калмый. Төнге сәгать икеләрдә килеп чыккан янгын 60 квадрат метрлы өйне тиз арада көлгә әйләндерә.  Хуҗаларның үзләре өйдә булмавы кызганыч хәлдерме, әллә бәхет эшедерме, шулай да соңгысына шөкер итәсе килә. Өч балалы гаилә, әгәр дә өйдә изрәп йокласа, янып та үләргә мөмкин иделәр, димәк, афәт килсә дә Аллаһы Тәгалә аларның гомерләрен Үзе саклаган.  – Артур минем бетуган абыем, кыш уртасында гаиләсе белән урамда басып калды. Ышанырлык та түгел. Үз көчләре белән моннан 5-6 ел элек кечерәк кенә йорт сатып алган иделәр, янкорма эшләп, әз генә зурайттылар да, төзеп, төзекләндереп бетерделәр. Узган ел гына мунча җиткерделәр, анысы читтәрәк булганга, шөкер, уттан исән калды. Ярый әле үзләре өйдә булмаганнар, дип куанам. Төнге сәгать икедә үлеп йоклый торган чак, төтен исен дә сизмәсләр иде. Чыгышыбыз белән төп Азнакай егетләре без. Әти белән әни Азканакайда яшиләр, ә без Казанда. Артур гаиләсе белән әниләргә 2 гыйнвар көнне кайтты. Үз йортың белән яшәгәч, бар нәрсәне кабат-кабат карыйсың инде. Балалар белән бигрәк тә. Алар болай да бик сакчыл кешеләр. Үзләре дә, суыткычтан кала башка әйбер эшләп тә калмады бит, диләр. Ә янгын сүндерүче егетләр белән сөйләшкән идем, алар музыкаль колонкадан ут чыккан, ди. Шулайдырмы, юктырмы, кем белә инде. Розеткадан алып та, шнуры чыгып ук җитмәгәндерме инде, әллә техника бер-бер хәл кылгандырмы - хәзер әйтүе кыен. Яшәргә йортлары юк – әлегә төп хәсрәт шул, – ди йорт хуҗасы Артурның энесе Салават.   Йортларының януы хакында Артурга күршеләре шалтыратып җиткерә. Ул исә Казанда яшәүче энесенә хәбәр сала. Салават яшен тизлеге белән барып җитә дә. Тик йортны инде ялкын камап алган була.  – Янгын сүндерүчеләр дә, “Ашыгыч ярдәм”, газ оешмасы хезмәте дә килеп баскан иде, карап торып яндырып бетердек, нишли аласың ул мәлдә? Йортка якын барырлык түгел, әз генә җил булса да ялкын котырып-котырып яна бит ул. Карап торырга да куркыныч иде, түбәсенең очкыннар чәчеп аска томырылып килеп төшүе әле дә күз алдымда. Артур да, балаларны әниләрдә калдырып, хатыны Илиза белән килеп җиттеләр. Күрсәтмәскә тырышса да, безнең Артур эчтән бик кайгыра. Тамагымнан ризык үтми ди, өстәл янына якын да килми. Буласы хәл булган, син артык кайгырып кына бернәрсә дә үзгәрми дип тә әйтеп карыйбыз. Сизенде бит ул. Мин дә авылда идем. Ике көнне бергә үткәрдек. 4 гыйнвар көнне мин китәргә чыктым. Капка төбендә икәү озак басып тордык. “Әллә миңа да китәргә инде...”, – дип озак икеләнде. Юлга җыенып чыгып китәргә никтер тәвәкәллеге җитмәде. Бәлки яхшыгадыр. Үзләре дә янып үлсә?.. Аллам сакласын, – ди Салават.   Азмухановларның олы кызлары Миланага – 13, Аидага – 6, ә төпчеге Ландышка 4 яшь. Илиза әлегә бала ялында, эшсез. Артур исә төзелеш оешмасында инженер булып эшли. Тагын бер көннән олы кызларына мәктәпкә, кечерәкләренә балалар бакчасына барасы. Тормыш һәм мәктәп кирәк-яраклары да, киемнәре дә тулысынча янып беткән. Салкын кышта бернәрсәсез урам уртасына куып чыгарган бу сынауны кичүе җиңел булмас аларга. Җитмәсә йортлары да страховкаланмаган.  – Әлегә яшәп торырга ике бүлмәле фатир таптык. Бүген шунда урнаштылар да, балаларны алып килергә дип, Азнакайга кайтып киттеләр. Йортны күтәреп бетерер өчен дә бөтен акчаларын төзелешкә салганнар иде. Җиңел булмас, әмма түзәргә, бу хәсрәтләрне ничек тә бергәләп кичәргә кирәк, – ди әңгәмәдәшем.    Акчалата яисә кием-салым белән ярдәм итәсе килгән кешеләр 89991631512 телефоны аша Азмуханов Салават Ленарович белән элемтәгә керә ала. Аның номеры Сбербанк һәм Тинькофф карталарына да бәйләнгән. Зәмһәрир салкыннарда йортсыз калган өч балалы Азмухановлар гаиләсенә ярдәм итик, изгелек-игелек кылудан, зинһар, тарсынмыйк.  
Гөлнур ШӘРӘФИЕВА

--- | 09.01.2024

Татарстанда бер бала тротуардан таеп, машина астына эләккән

$
0
0
10.01.2024 Хәвеф-хәтәр
атарстан Прокуратурасы Питрәч районының Көек авылында бер баланың тротуардан барганда, аягы таеп, машина астына эләгүе турындагы хәбәрне тикшерә. Бу хакта “KazanFirst” ведомствоның матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Социаль челтәрләрдә бер малайның мәктәптән кайтканда тротуарда таеп китеп, машина астына эләгүе турында хәбәрләр пәйда булган. Бәхеткә, балага җитди зыян килмәгән.

Әмма Татарстан Прокуратурасы килеп туган хәл буенча тикшерү үткәрәчәк.

   
---

--- | 10.01.2024

Россиядә берьюлы өч вирус тарала

$
0
0
10.01.2024 Җәмгыять
Россиядә грипп, COVID-19 һәм кискен респиратор вируслы авырулар белән чирләү очраклары арткан. Бу хакта “Известия” Роспотребнадзор һәм Смородинцев исемендәге фәнни-тикшеренү институтына таянып хәбәр итә. Басма материалында авыручанлык дәрәҗәсе 10 мең кешегә 128,1 очрак туры килә диелгән, бу билгеләнгән нормадан 83 процентка артыграк.
Белгечләр Россиядә өчләтә вирус эпидемиясе башланды, ди.     Аларның мәгълүматы буенча, әле башлыча А гриппы (H3N2) тарала. Медиклар февраль-мартта авыручанлык дәрәҗәсе кимер, дип фаразлый.   Роспотребнадзорда аңлатуларынча, бер атна эчендә (18-24 декабрьдә)  вируслар йоктыручанлык тагын 5 процентка арткан булган. Смородинцев исемендәге фәнни-тикшеренү институты авыручанлык ноябрь башыннан ук теркәлә, дип белдергән иде. Чыганак: lenta.ru Автор:Әлфия Шакирҗанова
---

--- | 10.01.2024

“Бер кызыгыз үлде бит”

$
0
0
10.01.2024 Язмыш
Нурания апа йомшак намазлыгына баскан саен газиз баласына дога кыла. Йөрәге богаулы – үкенече бар: үзләре эштә чакта, өйләрендә янгын чыгып, өч газизенең икесе исән кала, ә менә Нурзиләсенә ялкын телләре килеп ябыша.
Чистай районының Гаделша авылында яшәүче Нурания апа белән Мансур абый Мөхәмәтҗановларның йортына килгән хәсрәтне оныттырырга елларның гына көче җитми әлбәттә.    – Без кечерәк кенә беряклы өйдә яшәдек, сеңлем, – ди Нурания апа.— Олы мич тә шунда, газ плитәсе, караватлар, суыткыч, уртада – зур өстәл. Өч бала: Ләйсән, Нурзилә, Марат. Ипләп кенә яшәгәндә күз тиде... 6 нчы сентябрь көнне бакчадагы бәрәңгене алып бетердек, Нурзиләм мәктәптән кайтып та керде, тирес өеменә менеп тә басты: “Ура! Эш беткән!” – ди балакаем. 5 нче сыйныфта укый бу, мәктәп белән күмәк хуҗалык кырларына бәрәңге алырга йөриләр иде, бала гына бит, туйгандыр да. Икенче көнне иртән фермадан кайтып кердем. Нурзиләм идән юып йөри. “Кызым, ял көне, ник йокламыйсың?” – дим. Коедан ике чиләк су да алып кергән. “Йокым килми”, – ди. Үзе апасына карап елмая, теге юрган астында мышный. Ул көн дә матур гына үтте. Икенче көнне туганнарга бәрәңге алышырга тиеш идек. Иртән алты туларга унбиш минутларда елга аша чыгып киләм, күршебез кычкыра. Борылып карасам йорт түбәсендә төтен. Балаларның һәммәсе дә өйдә, йоклап калдылар. Өйгә йөгердем. Искергән электр чыбыкларыннан ут элгәндерме, белмәдек, ялкыны да тышка чыкмады аның. Элек бит өй эчендә нинди генә чүпрәк элми идек: чаршаулар, стена тутырып чигешләр, мич тирәли кашагалар... Чаршаулар яна башлап, кызларның өстенә килеп төшкән. Нурзилә беренче булып күзен ачкан. Тор, янабыз, дип, апасын уяткан. Ә үзе балакаем, йокы баскандырмы, күрәчәгенә каршыдырмы, кире урынына менеп яткан. Ләйсән тәрәзә пыяласын ватып, урам якка сикергән. Нурзиләне дә алып чыкканнар иде. Икесенең дә тәннәрен ут ялап кына алган. Нурзиләнең, ялкын кызуын йотып, үңәче пешкән. Әле Ләйсәнем, ут эченнән чыккач, үз хәлен үзе белештермичә, ике кулына ике чиләк тотып суга йөгергән. Туганыбызның оныгы да бездә иде. Марат белән икесен өйдән алып чыккач, бәгыркәйләрем, җитәкләшеп,  минем әнигә йөгергәннәр. Ул каршы йортта гына яши иде. Әни әле аңламаган. “Нишләп йөрисез сез бу көннән?” – дип аны-моны белештермичә, балаларны  урын җәеп яткырган.   Ул кайтып җиткәндә йорт тирәсендә күптән мәхшәр купкан, чиләк тоткан күрше-күлән кое белән ике арада йөгерә.    –Нурзилә капка төбендә утырып тора, мине күрүгә: “Әни, нигә мичкә яктың соң син?” – ди балакаем, — ди әңгәмәдәшем. — Алар мине мичкә ягып киткән дип уйлаганнар. Нурзиләне дә әниләргә алып кереп салдык. Элек бит эчке киемнәр синтетик инде, ут тигәч, Нурзиләнең киемнәре эреп, тәненә ябышкан. “Дәү әни су бир” – дип минут саен эчәргә сорый балакаем. “Ашыгыч ярдәм” чакырттык. Табиблар килеп җиткәч кызларны карадылар да, җыеныгыз, диләр. Нурзиләне япмага төреп чыктык. Кызларны озатып калганда кызганып, бөтен авыл әрнеде. Дүрт Өйле авылы янындагы күпергә барып җитүгә машинаның тәгәрмәче тишелде. Бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, кирәк бит юлны тоткарларга. Йөртүченең кыланмышына да хәтерем калды, ашыкмыйча гына тәгәрмәчен алмаштырганчы шактый вакыт үтте. Нурзилә юлда аңында иде, сөйләшеп барды. Тәненең сызлавына түзәр хәле калмагач: “Нинди  шәфкать туташы соң сез? Авыртуны басарга сыларлык мазегыз да юк” – дип кычкырды. Үзе апасына: “Минем дә чәчләрем янганмы? Синең бит маңгай өстендәге, баш түбәсендәге чәчләреңнең берсе дә калмаган”, – ди. Ә Нурзиләнең бер бөртек чәче көймәгән, чәчләрен үргән бантигына да ут кагылмаган иде. Хастаханәгә барып җиткәч, кызларның үзләрен генә алып менеп киттеләр. “Әни, син безне карарга менмисеңмени?” дип әй өзгәләнделәр инде. Мине кертмәделәр бит, иртәгә килерсез, диделәр. Мин төнлә хәлләре авыерлар дип уйламадым. Нурзиләм үз аңында, телендә сөйләшеп менеп киткән бала бит...   “Бер кызыгыз үлде бит” Ул чакта узгынчы машиналарга утырып йөреш. Алары да бүгенгесе кебек еш йөрми, очраса да, ярты көнгә бер.   – Икенче көнне иртүк юлга чыгып баскан идек, төш җитәрәк кенә барып кердек, , – ди Нурания апа. — Баш табиб белән ишектә кара-каршы очраштык. Мине күрүгә үк әйтергә йөрәге җитмәде ахрысы: “Әз генә көтегез, сөйләшәбез”, – диде дә каядыр югалды. Артыннан ук яшьрәк табиб чыгып килә. Күңел түзми бит. Тегене эләктереп алдым да кызларымның хәлен сорарга керештем. “Сез утта пешкән кызларның әнисеме? Бер кызыгыз үлде бит”, – диде. Бүтән сүзләрен ишетмәдем, гөрселдәп идәнгә ауганмын. Төнен Нурзиләнең табиблардан су сораганын Ләйсән ишеткән. “Иртән уянгач: “Нурзилә! Нурзилә!” – дип эндәшүемә җавап бирмәде. Ул яткан якка борылып карасам, Нурзиләнең күзләре дә, авызы да ачык, түшәмгә таба карап ята. Шәфкать туташларына бик озак кычкырдым. Йөгерешеп кергәч, Нурзилә тирәсендә бераз кайнаштылар да, аны караваты белән бергә алып чыгып киттеләр. Минем, нәрсә булды, дигән соравыма җавап бирмәделәр”, – диде Ләйсән. Без аңа ул чакта сеңлесе үлгәнен бөтенләй әйтмәдек. Нурзиләнең тәне 65 процент пешкән иде, исән калырлыкмыни?.. Мин яныннан да китмичә Ләйсәнне сакладым, Нурзиләмнең өчесен, җидесен үткәрергә дә хәйлә табып кына кайтып килдем.   Яшерен-батырын түгел, район хастаханәләрендә шартлар мәсьәләсе аксый. Ә пешүдән дәвалану үзгә төрле алымнар сорый.   – Нурзиләнең җидесен үткәргәнен генә көтте дә, абыем Казан табиблары белән сөйләште. Районныкыларга без үзебез әйтеп караган идек югыйсә. “Казанда сезгә урын юк”, – диләр. Әле бит телефоннан сөйләшүе дә мең бәла ул елларда, заказ биреп, ике көн көтәсе. Казан табиблары абыйга: “Бүген үк алып килегез” – дигәннәр иде. Ләйсәнне без көч-хәл белән шулай озаттык. Казанда Ләйсәнне апам карады, мин апа артыннан тагылып кына йөрдем. Авыл кешесе күп нәрсәне аңлап та бетерми бит. Ләйсәнгә бер-бер артлы әллә ничә мәртәбә операция ясадылар, тән тиресен күчереп утырттылар. Ярты кышка кадәр хастаханәдән чыкмыйча ятты балакаем. Арыды, туйды, – ди әңгәмәдәшем.   Ә сеңлесенең вафатын аңа бер айдан артык вакыт үткәч кенә әйтәләр. Нурзиләнең җидесен үткәргән көнне ул үзе дә төш күрә. Йөкле авылдашы коедан җиде чиләк су чыгара. Ә суы шул кадәр чиста икән... , – ди Нурания апа, кызын тыңлагач та аңлый, догалары кызы рухына барып ирешкән, Аллаһы Тәгалә кабул иткән.   – Нурзиләмнең вафатына 30 ел була инде, бер генә мәртәбә төшемдә күрдем. Бик сагынган чакларымда Аллаһыдан елый-елый сорый идем... Җәннәт кошыдыр дим, шуңа төшләремдә күрмимдер, – ди ул.   Шул чакны урамда калган гаиләнең тагын бер борчуы – түбәле булу ягын карыйсы. Ялкынны тиз сүндергәнлектән йорт кара көлгә әйләнми, шуны гына төзекләндерергә киңәш итсәләр дә, “Аяк та атлап кермим”, – дип , – ди Нурания апа каршы килә. Яңасын салырга уйлыйлар.     – Без ул елны әтиләрдә кыш чыктык. Көздән үк яңа йортның нигезен салдырып калдырдык. Ә янган йортны без сипләп җибәрдек тә, сарай ишерәк келәт итеп тоттык, – ди Нурания апа.    Югалтуның чиге булырмы? 2004 елның гыйнвары кабат югалтулар алып килә. , – ди Нурания апаның Ирек исемле бертуганы бакыйлыкка күченә.     – Ирек өйләнгәч Азнакай районына төпләнгән иде. 46 яшенә җиткәч кинәт кенә инсульт сукты. Бүген кеше бар, иртәгә юк икән. Ирекнең китеп югалганын да сизми калдык. Еракта яшәгәч, үлеменә озак ияләшә алмадык. Өендә яшидер, кайчан да бер шалтыратыр кебек иде. Иректән соң шул ук елның сентябрь аенда Илгиз бертуганымны да соңгы юлга озаттык. Төп йортта яши иде ул. Юл һаләкәтенә очрады. Дүртөйле авылына барып эшли иде. Илгизәр мотоцикл белән эштән кайтып килә икән, каршысына трактор очраган. Бер юлга сыешмаганнар. Трактор энемнең ярты башын сыдырып алып киткән, йөзенә карарлык түгел иде. Муеныннан ук өзеп алган, ышанасызмы? 3 баласы әтисез калды. Әни ул чакта үлем түшәгендә ята иде, энемнең үлгәнен әнигә әйтмәдек. 18 көннән әни дә өзелде. Минем хастаханәдә авырып яткан чагым, бик авыр иде хәлем. Энемне дә, әнине дә озатырга кайтып җитә алмадым. 2005 елның маенда Мингаяз исемле бертуганымны җирләдек. 2012 елны Нурислам абый 60 яшендә китеп барды. Менә бит ул гомерләр, ут өстендәге кыл сыман, – ди , – ди Нурания апа.   Бертуганнары белән тәгәрәшеп уйнап үскән балачагы күңелендә якты хатирәләр булып сакланса да аларның юклыгы да аны еш сагышландыра.    – Мәктәпне тәмамлагач, Чистайга укырга чыгып китем. Тегүчелеккә. 3 ел буе өс киемнәре тегү фабрикасында эшләдем дә Мансур абыегызга кияүгә чыктым, – ди , – ди Нурания апа. Шул чакны сүзебезгә Мансур абый кушылды:   –Әлегәчә куркып яшим, тикшерүчеләр эшне “йомдылармы” икән, мәхкәмәгә бирмәсеннәр, дим. , – ди Нурания апагызны урлап кайттым бит мин. Урлаганга канун бар.  – Мансур абыегыз шулай, елыйм дигән чакта көлдереп җибәрә белә. Гомергә уйнап сөйләште. Каян киләдер теленә моның кадәр мәзәк сүз? – ди әңгәмдәшем.    – Әле бит мин дә хәйләкәр. Яшьтәш егет белән икебезгә хәрби хезмәткә чакыру биреп кайтардылар. Әй куанабыз! Без китәрбез дә... Әйләнеп кайтканчы иң матур кызларны урлап бетерсәләр? Әллә берәр җаен табып китми калырга инде? - дип әйтеп кенә бетердем. Авыл башында елга аша сикергәләп чыкканда егылдым да. Аягым шартлап сынды. Дустым авылга йөгерде, трактор табып килеп җиткәнче 7 сәгать салкын су буенда яттым. 28 апрель иде, әле җирдән туң да китмәгән. Аяк сындырып, матур кызларны сакларга мин тылда калдым, сеңлем. Башта 13 ел тракторда, аннары 22 ел фермада эшләдем. Көтү дә көттем. Авыл егетләре кулыннан төрле эш үтә, берсенә дә иренмәдем, мактануым түгел, – ди Мансур абый.    Хәләленең сүзләрен , – ди Нурания апа дәвам итә: –Мансур гел бездә иде. Абыйларымның дусты дип кенә карый идем мин аңа. Чистайда эшләп йөргән чагым. Атна ахырында авылга кайтабыз бит. Әни сизендеме икән: “Кызым, бүген өйдә генә утыр әле. Миңсылу апаң кереп әйтте, сине бүген урларга йөриләр икән”, – диде. Әнинең сүзләренә ышанмадым. Сарык бәрәне түгел ич мин, дидем, имеш урлатмыйм. Чынлап та урлап кайттылар. Күңелем белән риза да булмадым. Өйдә җыенып көтеп торганнар. Кунаклар кайтып тулган. Икенче көнне әнине алырга кереп киттеләр. Батыраеп абый килеп керде. “Безнекеләр риза!” – дигән була. Әни өйдә елап калган... Әни кергәч, “Тора алмасам, бер-ике айдан кайтырмын”, – дигәнем хәтердә. Атылган җиргә таш булып баттык, сеңлем. 50 елга якын бергә яшибез менә. Монда кайткач кибеттә, фермада лаборантка булып эшләдем. Фермадагы хезмәтнең кайсысы да җиңел түгел, шунда мин үземә бик нык салкын тидердем. Саусызланып, 40 яшемдә эштән туктадым, калкансыман бизне алып, инвалидлык төркеменә чыгардылар. Яман шеш тә түгел ул, ләкин саулыкның да тезенә суга. Шөкер, намазда, ул да бер хәрәкәт, – ди , – ди Нурания апа.    Мансур абый 70 яшендә дә егетләр кебек әле. Ара-тирә эшкә чакырсалар да баш тартмый. Акчасы да шул кадәр генә, кеше арасына чыгып керүе рәхәт аңа! Җирдә яшәгәндә күңел аралашуга, фикер алышуга, сөйләшүгә мохтаҗ. Димәк, тормыш кайный җанында.    
Гөлнур ШӘРӘФИЕВА

--- | 10.01.2024
Viewing all 38195 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>